Математика укытуның сыйфатын күтәрү
материал для подготовки к егэ (гиа, 11 класс) на тему

Гайфуллина Дамира Гилфановна

Укытучыларның август киңәшмәсенең пленар утырышында ясаган чыгыш.

Максат:

1.Укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konferentsiya.docx20.14 КБ

Предварительный просмотр:

               Математика укытуның сыйфатын күтәрү.

  ( Август конференциясенең пленар утырышында ясалган чыгыш)

   Хәерле көн, исәнмесез! Барыгызны да яңа уку еллары белән!

Һәр укытучының үзенә генә хас педагогик табышлары, эш алымнары бар. Мин бүген укучыларны математикадан ничек итеп дәүләт йомгаклау аттестациясенә һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерләү турында кыскача гына фикер алышасым килә.

Бердәм дәүләт имтиханы дигән термин ата-аналар өчен дә,укытучылар, укучылар өчен дә зур проблемага әйләнде.Ә чынлыкта аннан куркырга кирәкме соң? Минем “юк” дип әйтәсем килә.Чөнки кечкенәдән мәктәп программасын укып, аңлап барган укучы аны бирә ала дип уйлыйм мин. Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү укучыларда җаваплылыкны арттырды,кыюлык,үз-үзеңә ышаныч кебек сыйфатларны тәрбияләде кебек.

БДИ форматында имтихан тапшыру,әлбәттә җиңел эш түгел. БДИ – алынган белемне тикшерү ысулы, тормышта чираттагы бер сынау. Ул, югары һәм махсус уку йортларына укырга кергәндә, укучы өчен яңа мөмкинлекләр ача, булачак һөнәрне сайлауда ярдәм итә. Әлбәттә, шул елны гына имтиханнарга әзерләнеп «яхшы» билгесе алып булмый. Шуңа да, бу сынауга кечкенә сыйныфлардан ук әзерләнү таләп ителә.  

Математика курсын өйрәнүнең башлангыч этабында ук имтиханнарга әзерли башларга кирәк. 5-7 сыйныф укучыларына төрле тест биремнәре, дифференциаль өй эшләре, төрле карточкалар белән мөстәкыйль эшләр эшләтү зарур. 8 нче сыйныфтан ГИА биремнәрен эченә алган эшләр тәкъдим итәргә кирәк. Аерым бүлекләрне өйрәнүне төгәлләгәч белем үзләштерү дәрәҗәсен ГИА сораулары аша ачыклап була. Контроль эшләрне күбрәк тест формасында үткәрсәң уңышлы була.

Имтиханны яңача тапшыру балада гаять киеренкелек тудыра. Беренчедән бала татарча укый, татарча уйлый, ә биремнәр рус телендә. Биремнәрне , бигрәк тә мәсьәләләрне татар баласына аңлау авыррак. Шул максаттан чыгып, 5 нче класстан ук дәрестә темаларны татар һәм рус телләрендә дә яздыра барам. Шулай ук математик терменнарны кагыйдә дәфтәрләренә рус телендә дә язалар.

Балаларның күбесенә геометрия фәне кыен бирелә. 9 нчы сыйныфта “геометрия” модуле биремнәре ансат димәс идем , ныклы фикерләү таләп итәләр. Шуңа күрә 7 нче сыйныфтан ук исбатлауларны күбрәк рус телендә яздырырга тырышам, кагыйдәләрне рус телендә ятлатам. Бу юнәлештә укучыларга Казанның “Яз” нәшрияты бастырып чыгарган “Математикадан кыскача белешмәлек.Геометриянең төп формулалары” дип исемләнгән китап нык ярдәм итә. Аны безгә информацион методик үзәк тәкъдим иткән иде. Татар һәм рус телендә бастырылган бу ярдәмлектә бөтен геометрия курсы буенча кагыйдәләр тупланган.

Уку елы башында ук мәктәпнең БДИ га һәм ДЙА га әзерлек буенча чаралар планын эшләнә. Гомуми планнан чыгып, укытучылар үзебезнең эш планын төзибез һәм эшне план буенча алып барабыз.Бу чаралар арасында имтиханнарны үткәрү процедурасы турында мәгълүмат бирү, тиешле психологик атмосфера тудыру, ата-аналарны дәресләргә чакыру, консультацияләр, мәктәп буенча сынау тәртибендә имтиханнар үткәрү һ.б күздә тотыла.

ДЙА һәм БДИ да аерым уңышларга ирешкәнбез икән, монда барыбызның да, укытучының, ата-аналарның , укучыларның өлеше зур.

Бездә ата-аналар балаларының имтиханга әзерләнүләренә аеруча нык игътибар бирәләр. Өчпочмакның 3 түбәсе кебек, укытучы, ата-ана һәм укучы һәрвакыт тыгыз элемтәдә без. Һәр сыйныфта ата-аналар өчен ачык ишекләр көннәре үткәрү безнең мәктәпнең матур традициясенә әйләнде. Әти-әниләр ачык дәрестә, тәрбия сәгатендә булалар. Сыйныфларның җыелышлары аерым була. Бу укучыларның тырышып укуларына зур йогынты ясый.

Ә 9 һәм 11 нче сыйныфларда яртыеллык саен әти-әниләр катнашында сынау тәртибендә имтиханнар үткәрәбез. Әлбәттә, 3-4 сәгатьлек түгел, эшләрнең бер өлеше буенча гына. Нәтиҗәләр буенча һәр укучының белеменә тулы анализ ясала. Җитди ук сәбәпләр булмаса, мондый чараларда барлык ата-аналар да катнаша.

Ата,аналарга мәктәп администрациясе ,укытучылар тарафыннан төрле кинәшләр бирелә, аерым сөйләшүләр үткәрелә.

Безнең мәктәптә дәүләт имтиханнарына әзерләнү буенча мәктәп администрациясе тарафыннан яхшы атмосфера тудырылган. Елдан - ел укучылар имтиханнарга әзерлеккә җитди карыйлар, бер-берсеннәннән уздырып әзерләнәләр.

Имтиханны уңышлы тапшыруның беренче адымы,әлбәттә бланкларны дөрес тутыру. Урта сыйныфларда укыганда ук бланклар белән эшне башларга кирәк.

Укучылар мәктәптә үткәрелгән сынау тәртибендәге имтиханнарның һәрберсендә җавапларны бланкка язалар. Шулай ук өй эше итеп бирелгән эшләрнең тулы чишелешләрен дә ,җаваплар тутырылган бланкларны да тикшерүгә тапшыралар. Матур язуга аеруча игътибар бирелә.Шундый очраклар бар, укучы мисалны дөрес чишә, ә бланкта җавап дөрес түгел. Чөнки биремдә нәрсә соралган, шуңа игътибар итеп бетермәгән була. Укучыларга биремнәрне кимендә 3 тапкыр укырга киңәш бирәм. Бланкка җавапларны язганчы,татар халкының “7 кат үлчә, 1 кат кис” дигән мәкален исегезгә төшерегез дип гел әйтеп торыла. Гомумән, һәр дәрестә укучыларда игътибарлылык, төгәллек , мөстәкыйльлек сыйфатларын тәрбияләү кирәк.

Уку елы башланып китүгә ДЙА һәм БДИ буенча яңа демонстрационный вариантны һәм үзган уку елындагы чынбарлыктагы имтихан вариантларын интернеттан алып, шулар буенча эш алып барабыз, яңалыклар,үзгәрешләр белән танышабыз.

ДЙА һәм БДИ форматындагы контроль эшләр уку елы дәвамында үткәрелеп тора,

консультацияләрдә һәр бирем җентекләп тикшерелә, интернет-ресурслар кулланыла. Һәр укучының белем дәрәҗәсе һәм сыйфаты даими мониторинглана.

Мәктәптәге әзерлек белән генә имтиханнарда уңышларга ирешеп булмый, укучының өйдә күп эшләве аеруча кирәк. Шуңа күрә ,дәресләрдә өстәмә өй эше итеп аерым вариантлар бирелә. Хаталар буенча эш алып барыла. Әлбәттә, бездә укучылар санының аз булуы һәр бала белән индивидуаль шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.

Укучыларның барысының да диярлек өйләрендә компьтер бар. Интернет буенча вариантларны күп чишәләр. Кыенсынган эшләрен язып киләләр, консультацияләрдә тикшерәбез. Укучылар интернетта яңа эшләр күрәләр икән, кәгазь вариантта чыгарып киләләр. СтатГрадның барлык вариантларын Электронное образование буенча сообществодан ала барам, папкаларга җыела бара. Ул папкаларда тупланган эшләр укучылар тарафыннан чишелгәннәр.

Имтихан нинди форматта булуга карамастан, җаваплылык тоеп әзерләнгәндә генә нәтиҗәнең яхшы булуы билгеле. Укучылар армый-талмый шөгыльләнергә, әти-әниләр аларга уңай психологик шартлар тудырырга бурычлы. Яңа уку елында имтиханнарда барыбызга да зур уңышлар юлдаш булса иде!

Сәламәтлек,сабырлык,түземлек барыбызга да!

В конце своего выступления хочу поздравить всех с началом нового учебного года.

Желаю, самого хорошего!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә рус телле балаларга дифференцияләштереп укытуның төрле алымнарын куллану

Индивидуаль-дифференцияле белем бирүнең структурасын укытуны индивидуальләштерүнең максатлары мондый: өйрәтү (укучыларның белемен тирәнәйтү һәм киңәйтү, сәләтен, күнекмәләрен ныгыту); камилләштерү (мө...

БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФЛАРДА ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫН КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯ НИГЕЗЕНДӘ УКЫТУНЫҢ ӨСТЕНЛЕГЕ

Мәкаләдә рус телле балаларны татар теленә өйрәтү проблемасы яктыртыла. Бу эшне Р.З.Хәйдарованың коммуникатив технологиясенә нигезләнеп башкару иң отышлысы дип саныйм....

“БЕЛЕМ СЫЙФАТЫН ҮСТЕРҮДӘ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЭШЛӘРНЕҢ АКТИВ ФОРМАЛАРЫН КУЛЛАНУ”

Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: бу фәннәрне тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәд...

Рекламаланган теш пасталарының сыйфатын тикшерәбез

Соңгы вакытта  телеведениедә теш пасталарын рекламалау бик популярлашты.  Безнең максат иң яхшы теш пастасын билгеләү...

Заманча педагогик технологияләр һәм методлар ярдәмендә укытуның нәтиҗәсен үстерү

Доклад на тему:Заманча педагогик технологияләр һәм методлар ярдәмендә укытуның нәтиҗәсен үстерү:...

Рус балаларына татар телен укытуны мәдәниятләр диалогы итеп оештыру.

Конференциядә чыгыш ясаган доклад. Публикация....