"Химик белемнәрне тормышта куллану" темасына мастер класс
материал по химии по теме

Фазулянова Луиза Икрамовна

Мастер классның девизы итеп мин бөек рус галиме Дмитрий Иванович Менделеевның Фәннең көче – фактларның күплегендә, максаты – шул фактларны аныклап раслау”  дигән канатлы сүзләрен алдым

  

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon master_klass.doc57 КБ

Предварительный просмотр:

Химик белемнәрне тормышта куллану

     “Фәннең көче – фактларның күплегендә, максаты – шул фактларны аныклап раслау”

                                                                                        Д.И. Менделеев

  • Исәнмесез, хәерле көн! Мин, Нөнәгәр урта мәктәбенең химия, биология укытучысы Фазулянова Луиза Икрамовна, сезнең белән очрашуга бик шатмын. Әйдәгез , бер- беребезне матур итеп елмаеп сәламлик һәм күтәренке рухта дәресебезне башлыйк.

Мастер классның девизы итеп мин бөек рус галиме Дмитрий Иванович Менделеевның Фәннең көче – фактларның күплегендә, максаты – шул фактларны аныклап раслау”  дигән канатлы сүзләрен алдым

 

      Бүгенге көндә тормышыбызны химиядән башка күз алдына китерүе дә кыен. Химик юл белән җитештерелгән продукция кешелек дөньясының барлык өлкәләренә дә үтеп керде һәм аның алга китүенә зур этәргеч ясады.

Хәер, бөек галим Теофраст Парацельс әйткәнчә, кеше организмы ул үзе дә химик “реактор” һәм аның тереклек нигезен химик процесслар тәэмин итә.

  • Уйланыйк әле: көндәлек тормышта, көнкүрештә кулланыла торган, химик юл белән җитештерелгән нинди продукт һәм материалларны әйтергә мөмкин:

 ( сүс яки тукымалар, каучук,күптөрле  пластмассалар, витаминнар, гармоннар, дарулар, синтетик юучы матдәләр )

  • Бик дөрес санадыгыз. Без сезнең белән үзебез көндәлек очрашып тора торган синтетик юучы матдәләр һәм дарулар турында сөйләшербез.

Юучы матдәләр дигәндә без иң беренче сабынны һәм төрледән төрле порошокларны, сыеклыкларны күз алдына китерәбез

Беренче синтетик юучы матдәләр бары тик  1916 елда гына барлыкка килә һәм промышленностьта кулланыла .  Ә көнкүрештә  СЮМ 1935  елда, кулларга артык зыян китерми башлагач кулланыла башлый .Шуннан бирле синтетик юучы матдәләрнең бик күп төрләре барлыкка килде һәм аларны җитештерү химия промышленностенең мөһим тармагына әверелде.

  • Сабын һәм кайбер СЮМнең үзлекләрен карыйк.

Үзләренең составларында селте, сода яки фосфатлар булган порошоклар селтеле тирәлекне бирәләр һәм алар киҗе – мамык тукымаларны юу өчен кулланыла.

Ә составларында селте булмаган юучы матдәләр нейтраль тирәлек бирәләр һәм ефәк  яки йон тукымаларны юу өчен кулланыла.

Тәҗрибә: 6 колбада төрле юучы матдәләрнең эремәләре хәзерләнгән. Нинди тирәлек икәнен билгеләү өчен индикатор салып карыйбыз.

( Тәҗрибә үткәрү, нәтиҗәләр ясау )

Ә хәзер дарулар турында. Тарих битләренә күз салсак, дарулар турында кешеләр бик борынгы заманнардан  ук белгәннәр. Б.э.к 17 гасырларга туры килә торган папирус кәгазендә үсемлекләрдән  алынган дару препаратлары турында сүрәтләнгән язма табылган. Ә химик юл белән дарулар җитештерү 1899 нчы елдан башлана, шул елны иң беренче булып синтезланган аспиринны куллануга патент бирелә. Һәм бу препарат бүгенге көндә дә бөтен дөньяда иң популяр дару булып кала бирә. Шулай итеп, дарулар килеп чыгышы ягыннан 2 төрле була:табигый һәм химик. Бүгенге көндә химик юл белән синтезланган бик күп дару препаратлары бар,  организмга тәэсирләре буенча алар берничә төркемгә бүленә.

-Сезнең алларыгызда терминнар язылган карточкалар бар, бу медицина терминнары сезгә тормышта очрадымы, алар нәрсәне аңлата:

Антисептик- микробларга һәм ялкынсынуларга каршы кулланыла торган препаратлар (фурацилин, йод,зеленка)

Анальгетик – авыртуны баса һәм температураны төшерә (аспирин, фенацетин,  анальгин, амидопирин)

Антибиотик- бер төр микроорганизмнарның (бактерия, гөмбә) икенчеләренең эшчәнлеген туктатучы специфик матдәләре булган препаратлар ( амоксициллин, пенициллин, стрептомицин, тетроциклин, левомицитин

Анестезитик – нерв очлары рецепторларның вакытлыча сизгерлеген туктата, вакытлыча авыртуны баса ( новокаин – кан тамырларына укол кадаганда, лидокаин  - теш алдырганда )

  • Әйтегез эле, шулар арасында врачка мөрәҗәгать итмичә генә кайсын бик еш кулланасыз?
  • Бик дөрес, анальгетиклар : аспирин, анальгин, амидопирин, парацетомол, эффералган.
  • Нинди очракларда аспиринны кулланасыз? ( температураны төшерү өчен, томау төшкәндә, салкын тигәндә, сызланганда )
  •   Без сезнең белән аспиринның составын тикшереп карарбыз. Ә аңарчы химик белешмә тыңлап китик,  ул безгә тәҗрибә буенча нәтиҗәләр ясау өчен кирәк, игътибарыгызны тупласагыз иде.

Химик белешмә:

Органик химиядә фенол дигән матдә бар. Ул ак төстәге кристаллик матдә, кискен исле. Фенол  бер яктан файдалы – аны дезинфикцияләүче матдә буларак мебельләрне, хирургия инструментларын эшкәрткәндә, башлангыч матдә буларак дарулар җитештергәндә, фотопленкалар, буягыч матдәләр ясаганда кулланалар.

Икенче яктан караганда фенол организм өчен бик зыянлы, чөнки фенол һәм аның кушылмалары – көчле агулы ( агулану һәм пешүләргә китерергә мөмкин ), канцероген ( яман шеш авырулары китереп чыгаруда ярдәм итә ), мутаген һәм тератоген матдәләр (мутацияләр һәм зәгыйфьлекләр китереп чыгарырга мөмкин .

Фенол барлыгын белү өчен аңа сыйфат реакциясе үткәрәләр: тимер (III)

 хлориды салгач, ул шәмәхә төскә керә.

Лаборатор тәҗрибә.

Максат : ацетилсалицил кислотасының (аспирин) составын өйрәнү.

     1.Бер таблетка аспиринны төйгеч белән        

        ваклагыз һәм пробиркага салыгыз.

     2. Пробирканың 1/5 өлешенә су салыгыз; суда эрүчәнлеге ничек?

     3. 1-2 тамчы тимер (III) хлориды өстәгез, пробирканы бераз селкетеп җибәрегез

      4. Нәрсә күзәтәсез ? Ничек аңлатырга мөмкин ?

Шушы  тәҗрибәләр аша, аспиринны кабул иткәннән соң, кеше ашказанында нәрсәләр булганын күзалларга мөмкин.

Аспиринны һәм гомумән фенол кушылмалары кергән башка  препаратларны куллануга карата нинди киңәшләрегез бар ?

Киңәшләр:

  • Аспирин һәм парацетомолны кабул иткәндә күп су белән йотып җибәрергә кирәк, чөнки алар ашказаны стеналарын тынычсызлыйлар
  • Озак вакыт куллану кан оючанлыгын киметә
  • Алкоголь белән куллану тискәре нәтиҗәләргә китерә
  • Авырлы һәм бала имезүче аналарга кулланмаска

Дарулар дөньясы гаҗәеп кызыклы . Химиянең мөмкинлекләре , переспективалары гаять зур. Галимнәр көн саен яңадан – яңа препаратлар уйлап таба һәм синтезлый: хәтерне яхшырта торган, картаюны тоткарлаучы, элек дәвалап булмый торган авыруларга каршы торучы препаратлар бар бүгенге көндә.

Ә безгә химиядән алган белемнәребезгә таянып кирәкле даруларны тиешле урында гына куллана белергә һәм инструкцияне төгәл үтәргә кирәк. Дарулар кулланганда кирәкле кайбер кагыйдәләр:

Истә тотыгыз!

Башка дарулар белән куллану

Организмның халәте

Профессиянең үзенчәлекләре

Организмга тәэсирен көчәйтә яки киметә

Бавыр һәм бөерләр авыртканда даруларны саклык белән генә эчәләр

Игътибарлылык, тиз генә ориентлашу кимергә, йокы килү халәте булырга мөмкин. Машина йөртүчеләргә, кеше тормышы өчен җаваплы хезмәткәрләргә аеруча сак булырга кирәк

 

   Без еш кына табигатьне саклау, үсемлекләр, хайваннарны саклау турында сөйләшәбез. Ә кешене сакларга кирәкме? Шул турыда бик мәгънәле шигырь тыңлап китәбез:

Кеше дә бит тулы бер табигать

Ул – бер тулы төсләр гаммасы.

Кыш таэ җәй дә, яз да була ала

Кеше бит ул – серләр дөньясы

               Вакытны да сыйдырган ул үзенә

              Атом бураннары  сукырайткан

             Кеше ул -  орлык, шытым,чүп үләне,

            Тормышны да җигелеп тарткан.

Кеше дә бит тулы бер табигать:

Анда нинди һава торышы ?

Күпме анда очрашу шатлыклары,

Никадәрле аның кайгысы... ?

                 Кеше дә бит тулы бер табигать:

                Ул шулай ук сихри һәм серле.

                Табигатьне  саклый җирдә кеше,

                Һәм дә саклыйк әйдә үзебезне!

Үзегезне, якыннарыгызны, бер – берегезне саклагыз, авырмагыз,  сәламәт булыгыз!  

Бүгенге очрашудан сез үзегезгә нинди дә   булса  яңалык  яисә файда ала алсагыз, мин бик шат. Сезгә очрашу истәлеге итеп  кайбер теләкләремне калдырам. Актив катнашуыгыз өчен рәхмәт, сау булыгыз!

                   

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

Мастер - класс "Рыбки", Мастер-класс"Лесовичок из сосновых шишек"

quot;Рыбки"-Техника выполнения - срезы из веток березы.Проводился мастер - класс для педагогов технологии и дополнительного образования."Лесовичок"- работа с природным материалм....

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR» Тема: «Проведение Мастер-класса по выполнению вечерней прически » .

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR»Тема:  «Проведение Мастер-класса по выполнению  вечерней прически »Цель:     Дать учащимся возможность...

Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»

 Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...

"Химик белемнәрне тормышта куллану" темасына мастер класс

Мастер классның девизы итеп мин бөек рус галиме Дмитрий Иванович Менделеевның “Фәннең көче – фактларның күплегендә, максаты – шул фактларны аныклап раслау”  дигән канатлы ...

Презентация "Линогравюра"Мастер- класс. Презентация "Линогравюра"Мастер- класс. Мастер- класс подготовлен и и проведен для детей с ОВЗ в Ларьякской коррекционной школе .

Презентация "Линогравюра"Мастер- класс. Мастер- класс подготовлен и  и проведен для детей с ОВЗ в Ларьякской коррекционной школе ....