Әнкәй - җирдә иң зур кеше
классный час (6 класс) на тему

Вафина Гулия Илдусовна

Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nky_zhird_in_zur_keshe.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

( Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган кичә өчен сценарий)

           Алып баручылар: Егет һәм Кыз.                                                                 Егет: Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!

Кыз: Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Егет: Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен.

Кыз: Анысы да сөйли тагын: “Бәйрәм бүген, бөйрәм бүген!...”

Егет: Бүген- әниләр бәйрәме,

         Бүген җирдә тантана.

         Кояш шуңа көлә бүген,

         Гөлләр шуңа шатлана.

Кыз:  Мәктәп бүген гөрләп тора

         Шаулап тора, күрегез,

         Без бит бәйрәмгә җыелдык.

         Әллә шуны белмисез?

Егет: Кадерле асыл затларыбыз!

         Күңелегездә сезнең кояш яна,  

         Нурлы йөзегездә - яз яме.

         Җирдә яшәү җырга әверелсен,

Бергә: Котлы булсын дөнья бәйрәме!

                                     ***(җыр)

Кыз: Быелгы 2008 нче ел республикабызда Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Ни генә булмасын, кеше шул гаилә кочагында ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңелен бушатып, җан җәрәхәтләрен дәвалый ала.                                          Егет: Гаилә - ул җылы учак. Учак янына галәдәге һәр кеше җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчлерәк була. Гаиләнең терәге – ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз нарасыена бирә.  

Кыз: Ана баласын дөньяга тудыра, тереклекнең куәтен үзенә алган күкрәк сөте белән баласын тукландыра. Кочагында үстерә, сөекле йөрәк җимешенең рәхәте өчен татлы йокылардан, бөтен тынычлыгыннан аерыла. Аның тәрбияле һәм бәхетле булуы өчен җаны-тәне белән тырыша. Аналарның никадәр олы, хөрмәтләү һәм яратуга лаек икәнен күрсәтү өчен Мәдинә апа Маликованың “Җәннәт – аналарның аяк астында” дигән сүзләрен китерү җитә.

                                           *** ( концерт номеры)

Егет: Әниләр! Көчлеләрнең көчлеләре алар! Бу көч, бу гайрәт, саллы-сабыр куәт, аларның уңганлыкта гына түгел, җир үзе дә күтәреп тора алмастай кайгы-хәсрәтләрне сынмыйча-сыгылмыйча кичергәндәаеруча ачык күренә. Әниләрдәге соклангыч сыйфатлар санап бетерерлек кенә түгел.

Кыз: Әниләребезгә хас сыйфатларны алар үзләренең балаларында да тәрбияләргә тырышалар. Балаларның батырлыгы, гүзәл эшләре турында сөйләгән вакытта һәрвакыт рәткә аналар да мәңгеләштерелә. Дөньяның атаклы галимнәре, талантлы шагыйрьләре, батырлары тарихка аналары белән  керәләр, әдәбиятта үз урыннарын табалар, сәнгатьтә гүзәл образлар тудыралар.Ә Еникинең “Әйтелмәгән васыять”, Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы”, Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” әсәрләре моңа ачык мисаллар.

                                        *** (скетч)

Егет: Әниләрне, әбиләрне

         Кадерлибез,зурлыйбыз.

         Чын күңелдән һәммәгезне

         Бәйрәм белән котлыйбыз.

Кыз: Күмәкләшеп, барыбыз бергә

        Җырлап алыйк, әйдә әле.

        Котлы булсын! Гөрләп торсын

        Әниләрнең бәйрәме.

                                         *** (җыр)

Егет: Мин сокланып бүген баш иям

         Иң гүзәл бер ана каршында.

         Тик белмим, сүзләрем җитәрме

         Аңлатып бирергә барсын да.

         Ул – гүзәллек. Җирдә ярсу көч ул.

         Эшли ала барсын, барсын да...

         Без һәрвакыт шуның барсы өчен

         Бурычлыбыз ана каршында.

Кыз: Әйе, Ана – бөек зат! Ул –баланың иң якын киңәшчесе,хәленә керүче, кайгы-шатлыгын үз йөрәге аша үткәрүче кеше.Татар халкында шундый мәкаль бар: “Уч төбендә тәбә пешереп ашатсаң да, әниең каршында изге бурычыңны үти алмыйсың”.Кадерлик аналарны! Авырлык китермик аларга!

                                               *** (номер)

Кыз: Әниләребезнең күңелен “шәфкать диңгезе” дип атар идем мин. Чөнки алар кылган изгелекне санап бетерерлек түгел.

Егет: Шушы урында, борын-борыннан бабаларыбыз – аталарыбызга, аталар – улларына сөйләп, буыннан буынга күчеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән бер легенданы искә төшереп үтәсе килә.

  Бер яшь егет үлеп бер гүзәлгә гашыйк булган. Ләкин кыз егетнең мәхәббәтен кабул итә алмаган һәм теләктәшлек белән дә җавап та бирмәгән. Көннәрдән бер көнне кыз егеткә мондый боерык бирә

  • Әгәр син мине чыннан да яратасың икән, күкрәгеннән әниеңнең өйрәген ал һәм миңа алып кил, ди.

  Егетнең мәхәббәте көчле булган күрәсең, ул әнисен үтерә һәм өйрәген кулына тотып кыз янына китә. Барган чакта нәрсәгәдер абынып егыла, шул чак ана йөрәге телгә килә:

  • Балам, берәр җирең авыртмадымы, тезләрең сыдырылмадымы,- ди.

Кыз: Әлеге легенда безне әниләрнең урынын беркем дә алыштыра алмаганлыгын аңлап яшәргә өйрәтә, аларга карата һәрвакыт мәрхәмәтле булырга өнди.

                                  *** ( номер)      

  Егет: Гаилә тормышы һәр кеше өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы ул. Шул юллардан гомер буе аңлашып, шатлык-куанычларын уртаклашып, тормыш юлын бергә атлаучы гаиләләрдә балалар сәламәт, шат күңелле булып үсәләр.

Кыз: Әйе, “Ата – беләк, ана – йөрәк” диләр татар халкында.Әти-әниең булу – чиксез зур бәхет. Әти-әни янында без бер кайгысыз, рәхәт, бәхетле яшибез, тамагыбыз тук, өстебез бөтен, күзләребез нур, шатлык чәчеп тора. Ә әниләрнең бәхете безнең кулда.

                                   *** (номер)

Егет: Кем дөньяга кеше бүләк итә,

         Ә кешегә - якты дөньяны?

         Тойгылары кояш кебек кайнар,

          Эретерлек гранит кыяны.

Кыз: Кем күңеле тулган айдай серле,

        Язлар сыман, назлы, ягымлы?

        Шатлыкларын башкаларга бүлеп,                                                                                                    Кайгыларга түзем, сабырлы ?

Егет: Кем елмая җәйге таң аткандай,

         Балкып китә шундук тирә-як?

         Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

         Көләчлектә аңа тиңнәр юк.

Кыз: Кем куллары өйне, җирне ямьли,

         Изгелеге үлчәү тапкысыз?

         Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы.

Бергә: Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз!

                               *** (номер)

Кыз: “Әнкәйләрнең бөеклеген

          Яши-яши аңлыйбыз”,- дип яза Роберт Миңнуллин. Әлбәттә, шагыйрь хаклы. Аналарны кече яшьтән үк , аларның терәге, ярдәмчесе булырга кирәк.Без моны онытмыйк! Исән чакта әнкәйләрнең кадерен белик!

Егет: Ана йөрәге –бала өчен дәрья. Авыр хәлгә төшкәндә әнидән дәнык таяныч юк. Әни кеше үзенең бөтен йөрәк ялкынын бөтен рухи байлыгын үз вакытында балаларына өләшә. Ана мәхәббәте могҗизалар тудыра.

Кыз: Әйтәсебез килә бүген

         Кадерле әниләргә -

         Бу бәйрәм дөньяга килгән

         Кояш нуры сибәргә!

         Бу бәйрәмдәге җылылак

         Гасырларга җитәрлек

         Сезнең назлы кулларыгыз

         Әкиятне чын итәрлек.

Егет: Наз гөлләре үсеп чыга

         Сез үткән буш җирләрдән.

         Кабул итегез котлаулар

         Безнең кебек егетләрдән!

                                 *** (номер)

Кыз: Исәнлек-саулыгын сорап,

        Дога кылам.

        Әниемнән аермасын

        Берүк Ходам!

Укучы:  Бәхетле яшәсен Идел-йорт,

              Хәвефсез йокласын бәбиләр.

              Язларны, назларны дөньяга,

             Сез бүләк иткәнсез, әниләр.

Егет: Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә:

         Аларгадыр бөтен авырлык.

         Әнкәйләргә якты йолдызлардан,

         Якояштан һәйкәл салырлык.

Укучы: Сезгә булган бөтен хөрмәтебез

             Урын алсын йөрәк түрендә!

             Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

             Юлдаш булсын сезгә гомергә!

Кыз: Аналарга рәхмәт укыйк,

        Түр башында гына тотыйк.

        Авыр сүзләр әйткәндә дә

        Каршы килми эчкә йотыйк,

        Кадерлик аналарны!

Бергә: Мәңге яшәгез Сез - Әниләр!    

 

         

 

                                                                               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйыфтан тыш чара "Кеше- җирнең гүзәл чәчәге"

Чараны үткәрергә ярдәмлек, рус төркеме белән әзерләнгән тамаша. Актлар залында үткәрергә каралган бәйрәм....

Кеше шәхесен формалаштыруда әдәбиятның роле

татар теле укытучылары өчен педагогик доклад...

Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше

Татар теле һәм әдәбиятыннан һөнәрләр темасы буенча презентация...

Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше

Ачык дәрес "Хезмәтле кеше- хөрмәтле кеше" 9 сыйныф (рус балалары өчен)...

Табигать һәм кеше (9нчы сыйныфта профиль алды әзерлеге өчен)

Кеше һәм табигать(9нчы сыйныфта  профиль алды әзерлеге өчен)...