Мама, папа и я - веселая семья.
материал (7 класс) на тему

Хаметова Гульназ Рафаэлевна

Сценарий семейного праздника на татарском языке. Содержит стихи, песни, развлектаельные игры . Сценарий на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kontsert_dlya_roditeley.docx21.93 КБ

Предварительный просмотр:

Лейсан Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар, укучылар! Сезне үзебезнең залларда күрүебезгә  чиксез шатбыз. Барыгызга  да исәнлек-саулык, тынычлык-иминлек, аяз күк йөзе, гаиләләрегездә муллык, бәхет телибез.           

         Фәнис  Без бик күңелле яшибез, бәйрәмнәр яратабыз,

Барлык күңелсез уйларны без җырлап таратабыз!

Иркә, Ләйсән    башкаруында җыр

Илсаф

Яратышу җиңел чакта түгел

Авырлыклар белән сынала

Гаиләдә тату, үрнәк парлар гына

Авырлыкны җиңеп чыга ала!

Уйныйк әле, җырлыйк әле

Биик әле күп итеп.

Бүгенге кичәбезне

Сагнып сөйләрлек итеп!

Фәнис

Сандугачның балалары

Талга кунганнар икән;

Кара, болар чәчрәп тора,

Бигрәк уңганнар икән!

Җилсез орчык эрлисез,

Әрле-бирле йөрисез;

Бигрәк оста биисез,

Күз тияр дип белмисез.

 Кызлар башкаруында бию

Конкурс

«Балагызны беләсезме?»

  1. Баланың туган көне?
  2. Иң яраткан ризыгы?
  3. Иң якын дусты?
  4. Балагыз манный боткасы яратамы?
  5. Партадаш күршесе?
  6. Иң яраткан фәне?
  7. Күзләренең төсе?
  8. Көндәлеге нинди төстә?

Конкурс “Гаилә серләре” (балалар өчен)

  1. Гаиләгездә кем баш?
  2. Әтиеңнең өйдә иң яратып куллана торган сүзе.
  3. Гаиләдә кем иртәрәк тора?
  4. Өйдә телевизорны кем күп карый?
  5. Әтиеңнең яраткан ашы?
  6. Әниеңнең туган көне?
  7. Әтиеңнең әтисенең исеме.
  8. Әниеңнең кыз фамилиясе?

Фәнис  Укучылар башкаруында “Яңа ел маҗаралары”  шаян-скетч .

Яңа ел төнендә төрле кешеләр кызыклы ситуацияләргә эләгергә мөмкин!

Сочинение “Мой папа.”

Фәнис

Ул җирдә иң шәп кеше,

Шәп кеше, гаҗәп кеше.

Кем дисезме? Ул кеше –

Минем әти, әлбәттә.

Ләйсән

Минем әти иң көчле кеше

Баһадир төсле кеше

Ул зирәк тә, шаян да,

Акыллы да, әйбәт тә.

Фәнис

Әти булса өйдә ешрак,

Өебез балкып тора.

Әнинең дә йөзе якты,

Елмаеп кына тора.

Ләйсән

Әтием белән икәү

Без гел бергә йөрибез.

Бергә утын кисәбез,

Бергә карлар көрибез.

Фәнис

Кайчагында эшеннән

Арып кайткан чагында

Йөгереп кенә йөримен

Әтием янында.

Ләйсән

Хөрмәтле әтиләр сезне үткән бәйрәмнәр белән  тагын бер тапкыр кайнар котлыйбыз!!! (подарки)

Конкурс     «Найди свою жену-мужа». Дети нарисовали своих мам,пап , а вы, главы семейств и жены, должны узнать, на каком рисунке изображена ваша жена. (и наоборот)

Ләйсән

Кызып-кызып бәхәсләшә, бүген бездә малайлар,

Фәнзил, Фәнис,Алмаз, Илсафлар,
Фәнзил

Минем әни пәрәмәчне шундый тәмле пешерә

Телеңне йотарсың, малай ашап карасаң менә.

Фәнис

Өчпочмакка җитми инде ни генә әйтсәгез дә

Әнием кебек берәү дә пешерә белми лә

Алмаз

Камыр тылсымга әйләнә, минем әни кулында

Кәнфит-прәннек кирәк түгел гөбәдия барында.

Фирдүс

Кыстыбыйны бик яратам, бәлешне дә үз итәм

Әнием кебек пешекче бар микән җирдә бүтән.

Чәк-чәк белән торт ясарга минем әни бик оста

Тәмле, татлы ризыкларны әтием дә ярата.

Рәим

Мактанышмагыз, малайлар, иң оста минем әни

Сумса , пилмән, шәңгәләрне вәт пешерә билләһи.

Илсаф

Менә шулай берсен-берсе уздырышып малайлар,
тәмле әйберләр ашагач, әниләрен мактыйлар.

Ләйсән

Укучылар башкаруында шаян скетч. (пешекчеләр конкурсы)

Конкурс “Әниеңне таныДля этого конкурса усаживаем мам вряд, спиной к детям. Главное условие конкурса – дети не видят, как рассаживаются их мамы. Детям завязываем глаза, и они по очереди проходят и пробуют волосы мам.

Ләйсән

Ана – бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга.

Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке-  ана булуда.

Иң кадерле кешеләр сез –

Сөекле әниләребез.

Сез булганга, без бәхетле,
Тыныч, рәхәт яшибез.

Олыгайгач та табынып сиңа,
Чал чәчеңә башым иярмен.

Олы бүләгемне биргән чакта

Озын гомерле бул, әнием ,диярмен.

 Песня “Королева красоты” (подарить цветы)

Конкурс  «Рыбалка»

Фәнис

“Бәйрәм вакытында хастаханәдән   күренеш .

Бәйрәм көнне больницаларда яраларны дождик ярдәмендә тегәләр диләр.

Конкурс “Семейные танцы”

Конкурс «Самый быстрый и меткий»

Эстафета: "Неуловимый шарик - к ногам прикреплено по шарику - надо лопнуть шарик соперника"

Фәнис

     Туган илсез кеше булмый.

Җырлаучысыз җыр кебек.

Тырыш булсаң, эшләр уңа,

Күңелгә тула шатлык.

Җырламыйча түзәме соң

Хезмәт яраткан халык.

Ләйсән

Бер җырың – бөтен бер тормыш

Җырлап туярлык түгел.

Күңелләрдән моңнарыңны

Чорлап җуярлык түгел.

Әллә инде һәр җырыңа

Чишмәләр салдың микән.

И халкым, дәрьядай моңнар

Кайлардан алдың икән?

 

Фәнис

        Ерак араларны җыр якынайта,

        Ерак күңелләрне җыр кавыштыра.

        Җырлыйк әле дуслар, шундый бер көч белән

        Һәрберебезне таный алсыннар

        Йөз мең телле моңнар арасында

        Безне тыңлап хәйран калсыннар.

                   (Яратыгыз)             җыр башкаралар

             

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Спортивные соревнования "Мама, папа и я спортивная семья"

Положение и сценарий спортивных соревнований "Мама, папа и я спортивная семья" среди подразделений ОАО "Сахалинморнефтегаз"...

Мама, папа и я - отличная семья

Социализация – это процесс взаимодействия человека и социальной среды, в процессе которого человек не просто усваивает социальный опыт, а преобразует его в свои ценности, ориентации и установки. Глав...

Спортивный праздник "Мама, папа и я - спортивная семья!"".

В празднике участвуют учащиеся 1, 2, 3, 4, 5 классов и их родители....

сценарий мероприятия "Мама, папа и я - спортивная семья"

Внеклассное мероприятие "Мама, папа и я - спортивная семья", посвящённое Дню космонавтики....

Сценарий «Мама, папа, я – дружная, кубанская семья!»

Сценарий конкурсно-игровой программы, посвященной 150-летию г. Горячий Ключ...

Мама, папа и я -спортивная семья!

В нашей школе традиционно проходят соревнования среди младших классов в режиме "Веселых стартов". Я-главный организатор и судья соревнований. На школьных дневниках учащихся прописан календарь выступле...

Мама, папа, я - дома пребывающая семья! - психологическая консультация для родителей Как сохранить самообладание и психологически комфортную обстановку в семье в условиях карантина.

Уверена, что многие из Вас успели познакомиться с некоторой информацией на эту тему (добровольно или навязанную неравнодушными знакомыми), но все же предлагаю сделать акцент основных моментах. За...