Татар театрлары
план-конспект занятия (6 класс) на тему

Гараева Дильбар Фирдинатовна

Казандагы татар театрлары турында информация

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kazan_theatre.doc46.5 КБ
Office presentation icon kazan_teatrlary.ppt2.85 МБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ   ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

 БЕЛЕМ  БИРҮ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ “ИСКЕ ӨҖЕМ ТӨП ГОМУМБЕЛЕМ МӘКТӘБЕ”

КАЗАН ТЕАТРЛАРЫ

(Тәрбия сәгате,  6 нчы  сыйныфлар)

Сыйныф җитәкчесе: Д.Ф. Гараева

Март, 2015 нче ел

     Максат.  1. Казан шәһәрендәге театрлары турында мәгълүматларны киңәйтү.

                      2. Театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.

     Материал. Казан театрлары турында китаплар, альбомнар, Г.Камал, К.Тинчурин портретлары, режиссерларның, артистларның фоторәсемнәре.

      Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры һәм К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры турында мәгълүмат җыюны өй эше итеп алдан бирергә кирәк.

Тәрбия сәгате барышы

  1. Кереш.

а) Слайд карау һәм теманы ачыклау

                   б) Укытучы. Укучылар, бүген искиткеч гүзәл, тылсымлы, хикмәтле, гаҗәеп серле бер дөньяга — театр дөньясына керәбез. Нәрсә соң ул театр? (Укучыларның фикерләрен тыңлау)

                 Мин бу сорауга җавапны бөек  шагыйребез Г.Тукай сүзләре белән әйтер идем: (Слайд)

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Театр көлдерәдер, уйнатадыр,

Тагы үткән гомерне уйлатадыр,

Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең,

Көләрлек булса, булмаса - еларсың.

             Әйе, театр — сәнгатьнең иң гүзәл төре, дияр идем мин. Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да... Мондый көч, шундый могҗиза кайдан килеп чыккан соң? Аның тамырлары тирәндә...

Мәшһүр Казаныбыз үзенең 1000 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу бик истәлекле вакыйга. Ә татар профессиональ театрына ничә яшь соң? Әйе, 2014 елның декабрь аенда театрның 108 еллыгын билгеләп үтте.  Без бүгенге тормышыбызны театрдан башка күз алдына да китерә алмыймыз. Чөнки театр — тормышның көзгесе.

             Бүгенге әңгәмәбездә Казан шәһәрендәге иң күренекле татар театрлары, артистлары, режиссерлары турында сөйләшербез. Әйтегез әле, укучылар, мәркәзебез Казан шәһәрендә нинди профессиональ татар театрлары бар? (Укучыларның фикерләрен тыңлау.  Слайдлар карау)

           Казан шәһәрендә иң зур театрлар — Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры һәм К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры. Сез шушы театрлар, артистлар турында мәгълүматлар җыйдыгыз. Бүген безне дә шулар белән таныштырырсыз.

     

     II. Театрлар турында мәгълүмат бирү.

      Укытучы. Иң беренче безне театрлар белән таныштырып үтсәгез иде.

     Укучылар. Г.Камал исемендәге театрның 100 елдан артык тарихы бар. 1906 елның 22 декабрендә Казан тамашачысы алдында беренче спектакль күрсәтелә һәм бу көн татар театры туган көн булып исәпләнә.

    1921 елда "Сәйәр" һәм "Нур" профессиональ труппалары актерларыннан торган бердәм татар дәүләт театры төзелә. Биш елдан соң аңа академия исеме бирелә. 1939 елда татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камал исемен йөртә башлый.

     Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Русиядәге милли театрлар арасында иң популярлардан санала.

     Театр репертуары киң һәм күп төрле: анда татар, рус, чит ил драматургиясе классиклары — Г.Исхакый, К.Тинчурин, Н.Исәнбәт, А.Островский, А.Чехов, Карло Гольдони, Лопе де Вега әсәрләре урын ала. Әмма репертуарның төп өлешен хәзерге заман драматурглары — Т.Миңнуллин, М.Гыйләҗев, З.Хәким һ.б. ларның пьесалары тәшкил итә.

     Укытучы.

Син Һәвакыт юлда... халык белән:

Салкын кышны, эссе җәйләрен.

Рәхмәт сиңа, безнең уйны-хисне

Тамашачы белән бәйләдең.

Син һәрвакыт юлда... халык белән,

Тормыш үзәгеннән киләсең,

Син фаҗига булып кайгырасың,

Комедия булып көләсең.

     И.Юзеев бу юлларны кайсы театр турында язды икән? Әйдәгез, хәзер шул турыда тыңлап үтик.

     Укучылар. Күренекле драматург булу белән бергә, К.Тинчурин сәләтле артист һәм режиссер, реалистик татар театрын тудыру эшенә бөтен гомерен багышлаган шәхес була. Татар дәүләт драма һәм комедия театрының оешу тарихы да аның исеме белән бәйле. Театр 1933 елны, К.Тинчурин фатихасы белән, Татар дәүләт академия театрының колхоз филиалы булып оеша. Ул елларда К.Тинчурин академия театрының баш режиссеры булып эшли.

     Татарстан Министрлар Советы карары белән 1988 елда Татар дәүләт драма һәм комедия театрына үзенең рухи остазы К.Тинчурин исеме бирелә.

     Укытучы. Драма һәм комедия театры тормыш таләп иткән ихтыяҗлар нигезендә -авыл тормышын аякка бастыру, колхозчыларны мәдәниятле итү максаты белән оештырыла. Бу изге бурычны театр коллективы намус белән башкара. Театрның ярты гасырдан артык гомере юлда үтә. Аны үз итеп, якын итеп "авыл театры" дип тә атыйлар.

     Бу театрларда режиссер булып кемнәр эшли соң?

     Укучылар. Камал театрында 1966 елдан баш режиссер булып М.Сәлимҗанов эшли башлый (экранда фоторәсемнәр күрсәтелә).

     Укытучы. Әйе, М.Сәлимҗанов бөек режиссер иде. Ул - СССРның халык артисты дәрәҗәсен ала. Россиянең Станиславский, Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләренә лаек була. Ул 2002 елда вафат булды. Бу театр өчен зур югалту булды.

             Бүген Г.Камал театрының баш режиссеры - Фәрид Бикчәнтәев. Ф.Бикчәнтәев турында ниләр беләсез?

 Укучылар. Ф.Бикчәнтәев 1962 елда туган. Мәскәүдә А.В.Луначарский исемендәге

театр сәнгате институтын тәмамлый. Г.Камал исемендәге театрда 1991 елдан башлап режиссер, ә 2002 елдан баш режиссер булып эшли. Ф.Бикчәнтәев мәдәният һәм сәнгать институтында да укыта.

 Укытучы. Тинчурин исемендәге театрның баш режиссеры соңгы 20 елда берничә тапкыр алышынды. Искә төшереп китегез әле шуларны.

            Укучылар. 1985 елдан 1988 га кадәр — Батулла; 1988 елдан 1991 га кадәр — Дамир Сираҗиев; 1993 елдан — Рәшит Заһидуллин.

            Укытучы. Р.Заһидуллинның беренче куйган спектакльләре: К.Тинчуринның "Хәйләсез дөнья файдасыз" комедиясе; Н.Фәттахның "Итил суы ака торур" романы буенча спектакль.

Режисссер төрле җанрдагы спектакльләр куя: мелодрамалар, сатира, эпос, водевиль һ.б. 1993 елдан алып бүгенге көнгә кадәр 40 тан артык спектакльне сәхнәгә куя.

III.    Артист һөнәре.
             Укытучы. Артист булу өчен кайда укырга? (Җаваплар экранда чыга, язып алу мөмкинлеге дә була.)

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты. Бу университет Татарстанда һәм Россия Федерациясе регионнарында мәдәният өлкәсендә эшләү өчен югары квалификацияле кадрлар әзерли.

             Университет составында 4 факультет, 3 институт исәпләнә. Шуларның берсе — Театр институты. Монда берничә факультет бар.

               Халык әдәби иҗаты факультеты: үзешчән театр бүлегендә үзешчән театр режиссеры һәм укытучы квалификациясе бирелә.

              Актерлык осталыгы факультетында драма театры артисты, эстрада артисты, драма режиссеры.

              Керү имтиханнары: нәфис сүз (мәсәл, проза, шигырь); җыр, бию яки ритмика; драма әсәренә анализ, этюд, әңгәмә.

              Рус теле һәм әдәбияты (сочинение-зачет) яки татар теле һәм әдәбияты (сочинение-зачет һәм татар группасына керүчеләр өчен рус теленнән әңгәмә).

            Казан театр училищесы (бинасының рәсеме экранда күрсәтелә). Казан театр училищесы Россиянең иң борынгы уку йортының берсе булып санала. Бу училищеда укып чыккан артистларны нинди генә сәхнәдә очратмыйсың. Аларны Татарстанның һәм Россиянең бөтен театрларында күрергә була.

Казан театр училищесы рус һәм татар драма театрлары, курчак театрлары өчен артистлар әзерли. Актерлык бүлеге студенты булсагыз, дөрес итеп сөйләргә һәм җырларга, матур итеп биергә, сәхнә көрәшенең бар төренә дә өйрәнерсез.

             Училищеда тәҗрибәле педагоглар, танылган режиссерлар һәм театрларның әйдәп баручы артистлары эшли.

             Театр училищесы студентлары Казанның теләсә кайсы театрына студент билеты белән бушлай керергә хокуклы. Училищены тәмамлаучылар мәдәният һәм сәнгать университетының югары курсларына имтиханнарсыз керә алалар.

             Училищега 21 яшькә кадәр булган яшьләр кабул ителә. Уку 4 ел.

Рус һәм татар драма театры артисты булырга теләүчеләр өчен имтиханнар: нәфис сүз (мәсәл, шигырь, проза), тәкъдим ителгән этюдны башкарырга, музыкаль сәләтне тикшерү.

Белгечлек буенча имтихан биргәннәр башка имтиханнарга кертелә:

-        9 класс белем белән — анна теле (диктант), ана теле һәм әдәбияты (телдән);

-        11   класс белем белән: әдәбият язма (сочинение), тарих (әңгәмә).

V. Театр турында белемнәрне тикшерү.

1. Казанда нинди театрларны беләсез?

2. Театрның туган көне кайчан?

3. Татар профессионал театрына нигез салучылар кемнәр?

4. Беренче драма әсәрләре язучы драматурглар?

5. Ал арны дәвам итүчеләр?

6. Беренче мөселман артисты кем?

7. Г.Камал театрының яңа бинасы ничәнче елда төзелде?

8. М Җәлил исемендәге опера һәм балет театры ничәнче елда ачыла?

9. "Шүрәле" балетына көйне кем язган?

VI. Йомгаклау. Театрларыбызның иҗат юлы бай һәм катлаулы. Моның шулай булуына артистларның, режиссерларның иҗатларын, театр тарихын өйрәнгәч, тагын бер тапкыр ышанасың. Бер очрашуда гына театр турында бөтенесен дә сөйләшеп бетереп булмый. Без аны бүген бер яктан гына карадык. Ә алга таба театр турында өйрәнүебезне дәвам итәчәкбез.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Габдулла Тукай Театр яктылыкка , нурга илтә.... Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр, Күңелдә йоклаган дәртне уятыр. Театр яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә. Театр көлдерәдер, уйнатадыр, Тагы үткән гомерне уйлатадыр, Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең, Көләрлек булса, булмаса - еларсың.

Слайд 2

Казан шәһәре театрлары

Слайд 3

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Русский драматический театр им.В.М.Качалова М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры Татар дәүләт курчак театры «Әкият» Казан дәүләт яшь тамашачы театры Казанский государственный театр юного зрителя Хәзерге вакы тта Казан шәһәрендә 7 про фессиональ театр бар .

Слайд 4

1906 елның 5 маенда Казанда беренче тапкыр татарча спектакль күрсәтелә. « Новый клуб» бинасында тамашачыларга Г.Камалның төрекчәдән тәрҗемә ителгән « Кызганыч бала» драмасы тәкъдим ителә

Слайд 5

1906 елның 22 нче декабре - татар театры туган көн . Галиасгар Камал

Слайд 7

«Сәйяр» труппасы Идел буе шәһәрләрендә һәм Төркестанда була. У л татарлар яшәгән һәр төбәктә булырг а өлгерә. 1912 елда Уфада «Нур» труппасы, 1917елда Семберд ә «Ирек» труппасы оеша.

Слайд 8

Беренче театр бинасы ачыла

Слайд 9

Күр: ничек, иртә кояш чыкса, җиһанда нур тула, — Һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина. Бу икәүгә тәңре биргән бертигез зур мәртәбә: Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә. Г.Тукай « Ике кояш»

Слайд 10

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Фәрит Бикчәнтәев режиссер Якупов Илфир Илшатович директор

Слайд 11

1926 елда театр Академия исеменә лаек була. 1939 елда Галиәсгар Камалның 60 еллык юбилее уңае белән театрга аның исеме бирелә . 1987 елда яңа бина ачыла.

Слайд 12

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры 1933нче елда ачыла. Бүгенге көндә татарча спектакл ь ләр уйнала.Кирәк булса , синхрон тәрҗемәдән файдаланырга мөмкин.

Слайд 13

Русский драматический театр им.В.М.Качалова Казанский академичес - кий русский драмати - ческий театр им.В.М.Качалова ведет свое начало с 1791 года. Здание ,в котором ныне располагается театр построено в 1914 году . Зрительный зал вмещает 505 зрителей.

Слайд 14

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры – дәүләт тарафыннан саклана торган архитектура һәйкәле. Театр 1939 нчы елда ачыла, шул вакыттан бирле республикада музыкал ь мәдәният үзәге булып тора. 1956 нчы елда аңа татар халкының атаклы шагыйре М.Җәлил исеме бирелә. Бинаның архитекторлары Н.Скворцов һәм И.Гайнетдинов. Һәр ел театрда халыкара фестивал ьләр – Ф.Шаляпин исемендәге опера (җыр)фестивале,Р.Нуриев исемендәге балет фестивале уздырыла . http://kazan-opera.ru/

Слайд 15

Татар дәүләт «Әкият» курчак театры http://tat.puppet-show.ru / 1934 нче елда нигез салынган Татар дәүләт "Әкият" курчак театры илнең тулы хокуклы иң зур тарихлы театрларыннан санала. А.Алиш исемендәге премия лауреаты

Слайд 16

“ Әкият”курчак театры репертуарында татар , рус һәм дө нья халыкларының утызлап әкияте. Спектакль ләрдә төрле-төрле курчаклар кулланыла. 1974нче елдан театр УНИМА – халыкара курчак театрлары әгъ засы булып тора. Театр Германия (Брауншвейг, Боттроп),Төркия (Адана,Измир,Бурса),Фран ция (Канн), Болгария, Россия шәһәрләренә халыкара фестивал ь ләргә бара. Пол ьшада гастрольләрдә була. Болгария, Россия, Франция, Германия, Югославия, АКШта иҗади конференция, симпозиум, конгрессларда катнаша.

Слайд 17

Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр … Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры тарихы 1987 елдан башлана . Ул башта Мәгариф министрлыгы каршында Татар театр-студиясе буларак оештырыла. Аңа нигез салучы – режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Әхмәтҗан улы Хәбибуллин (1941-2006) . Театр-студиянең беренче премьерасы – Диас Вәлиевнең «Намус хөкеме» спектакле 1988 елның 25 нче февралендә куела. ( http://karievteatr.ru/ ) Габдулла Кариев гомерен татар театрына багышлый

Слайд 18

Казанский государственный театр юного зрителя (ТЮЗ) - Бу бина XIX гасырның икенче яртысында төзелә. - 1917 нче елга кадәр монда сәүдәгәләр оешмасы була. Револю циядән соң бу бинада татар мәдәнияте йорты ачыла. - Беренче спектакл ь 1932нче елда күрсәтелә. - 2001 нче елда театр бинасына реконструкция эшләре башкарыла. - Бүгенге көндә театр яш ь тамашачыларны ишекләрен киң ачып каршылый. http://www.kazan-tuz.ru/

Слайд 19

Укырга кая барырга


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан театрлары.

5 нче сыйныф өчен ( рус төркеме ) әдәбият дәресе....

Открытый урок на тему "Театрлар" для русской группы 5 класса

Разработка открытого урока на тему "Театрлар" для русской группы 5 класса...

Татар театрлары

Татар театрлары турында...

Татарстан театрлары. (5нче сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресе)

Тема: Татарстан театрлары. (5нче сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресе)Максат: 1. Укучыларны Татарстанда булган театрлар белән таныштыру...

Татарстан - театрлар иле

Дәрес эшкәртмәсе...

Театрлар иленә сәяхәт

Бинар дәрес эшкәртмәсе...

Казан театрлары

Театр - у л искиткеч могҗиза.Сәхнәгә чыгып кечкенә генә булса да роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр.Тормышта без көн саен билгесез режиссер язган пьесада үзебезнең рольләрне уйныйбыз бит....