Театрлар иленә сәяхәт
план-конспект урока на тему

Бинар дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл binar_dres_teatrlar_ilen_syaht.docx25.8 КБ

Предварительный просмотр:

Театрга сәяхәт

Максат:

     Укчылар эшчәнлегенең төрле төрләрен берләштереп, татар халкының “Өч кыз” әкияте белән таныштыру, әкият сәхнәләштерү аша әдәби китап укуга кызыксыну уяту.

Бурычлар:

1.Әкият аша балаларда яхшылык, бөеклек, ярдәмчеллек һәм ярату сыйфатларының иң мөһим сыйфатлар булуына ышаныч булдыру

2.Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү, матур әдәбият белән кызыксынуларын формалаштыру.

3.”Театр “ темасы белән бәйле лексиканы ныгыту.

Сүзлек: гоберле бака, үрмәкүч, эрли.

Җиһазлар: шкатулка, рәсемнәр, серле сандык, “Өч кыз” мультфильмы (УМК), презентация , смарт такта .

Дәрес барышы.

1 өлеш

  1. Хәерле иртә,укучылар! Тирә-юньдәгеләрнең дә кәефләре яхшырсын әле, аларга да хәерле иртә телик:
  • Хәерле иртә,миңа!
  • Хәерле иртә, сиңа!
  • Хәерле иртә сезгә!
  • Хәерле иртә безгә!

         Һәрберебезнең көннәре хәерле булсын!Бүгенге дәресебез дә хәерле булсын. Мин сезгә барыгызга да уңышлар телим!

        Балалар, безгә кемдер бик матур сандык калдырып киткән. Хаты да бар, укып карыйк әле. “Кадерле балалар! “Серле сандык сезне сәяхәткә чакыра. Аның сере сандык эчендә.”

  • Балалар, сандыкның серен беләсегез киләме? (Сандыкны ачып аннан төрле театр биналары сурәтләнгән рәсемнәр күрсәтә )
  • Балалар, сез аңладыгызмы, серле сандык безне кайда чакыра? (балалар җавабы)
  • Әкиятләр иленә.
  • Ни өчен шулай уйлыйсыз? (балалардан көтелгән җавап)
  • Чөнки бу театр биналары.
  • Нәрсә соң ул әкият?
  • Әкият ул кызыклы маҗаралар, искиткеч хәлләр.(1 укучы)
  • Анда нәрсәләр яши?
  • Анда сихерчеләр дә, тылсымчылар да, зирәкләр дә, батырлар да, явызлар да, ялкаулар да, изгеләр дә, мактанчыклар да, юмартлар да, ярдәмчелләр дә яши.(2 укучы)
  • “Серле сандык” чакырган театр  иленә барабызмы?
  • Әйе , барабыз.
  • Театрга керер өчен нәрсә кирәк?
  • Билетлар.
  • Билетлар алу өчен сезгә 3 командага бүленеп сорауларга җавап бирергә кирәк була
  • (Слайдта 3 группага 3 сорау)
  • Афәрин , булдырдыгыз , ә хәзер театрда үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик

1.Театрга баргач, билетта күрсәтелгән урынга утыр.

2. Тамаша залында тирә-юньдәгеләргә комачаулама, утыргычны шыгырдатма, сызгырма, сөйләшмә, туңдырма ашама, конфет суырма.

3. Тәнәфес вакытында да үзеңне тыйнак тот, тәртипле бул, идәнне чүпләмә, чабып йөрмә.

  • Бүген без сезнен белән Әкият курчак театрына кунакка барабыз.

                                                                    2 өлеш

  • Укучылар , ә сез спектакльләр карарга яратасызмы?Рәхим итеп карагыз!
  • Алып баручы
  • Исәнмесез-исәнмесез,
  • Утырыгыз матурлап.
  • Әкият күрсәтәбез сезгә
  • Өч кыз килгән бүген безгә.
  • Әни: Кызларым, сез кайда?
  • Олы кыз:Әни мин монда. Көннәр якты булсын өчен әни кирәк!(әнисен кочаклый)
  • Уртанчы кыз: Ашлар тәмле булсын өчен, әни кирәк! !(әнисен кочаклый)
  • Кече кыз: Йокы татлы булсын өчен,әни кирәк! !(әнисен кочаклый)
  • Бергәләп җырлыйлар:
  • Гөлләр чәчәк атсын өчен,
  • Бәхет – шатлык артсын өчен
  • Әни кирәк, әни кирәк.
  • Иң кадерле кеше җирдә
  • Әни, димәк.
  • Өч кыз (бергә әкрен генә серләшәләр): – Әйдәгез, кызлар, биергә.
  • “Кызлар биюе”
  • (Бергә утырып чәй эчәләр)
  •  Алып баручы: Көн артыннан көн үткән. Кызлар үсеп буйга җиткәннәр. Бер-бер артлы туган өйләрен ташлап киткәннәр.
  • Олы кыз: (Әнисен кочаклап) Әни мин китәм инде. Сау бул!
  • Әни:  Исән-сау гына йөр балам!  Онытма мине балам!!!
  • Уртанчы кыз: (Әнисен кочаклап) Әни мин китәм инде. Сау бул!
  • Әни:  Исән-сау гына йөр балам!  Онытма мине балам!!!
  • Кече кыз: (Әнисен кочаклап) Әни мин китәм инде. Сау бул!
  • Әни: Исән-сау гына йөр балам!  Онытма мине балам!!!
  •  Алып баручы:Кызлары китә. Әни кеше берүзе ялгызы кала.Еллар уза. Әни чәчәләренә чал төшә.Кинәт кенә әниләре авырып китә.Ул тиен дустын чакыра.
  • Тиен:Исәнме дустым. Хәлләрең ничек?
  •  Әни: Тиен дустым бар әле, кызларыма әйт әле. Минем хәлемне белергә килсеннәр.
  •  Тиен: Ярар, ярар, борчылма, хәзер аларны чакырам. Алар килеп җитәрләр.(Тиен олы кызның тәрәзәсен шакый)
  • Олы кыз: Кем бар анда?
  • Тиен: Бу мин Тиен. Әниеңнән хәбәр китердем. Әниең авырый, сине чакырды.
  • Олы кыз: Ай – яй, яй! Бик барыр идем, тик менә вакытым юк, тазлар чистартасым бар.
  • Тиен: Ай – яй, яй! Юньсез кыз! Алайса гомерең буе шул тазларны чистарт..
  • Алып баручы: Тиеннең шулай дип әйтүе була, олы кыз бакага әйләнә.(Олы кызга бака битлеге кидертелә).
  • (Тиен уртанчы кызның тәрәзәсен шакый)
  • Уртанчы кыз:Кем бар анда?
  • Тиен:  Бу мин Тиен. Әниеңнән хәбәр китердем. Әниең авырый, сине чакырды.
  • Уртанчы кыз: Ай – яй, яй! Бик барыр идем, тик вакытым юк. Җеп эрлисем бар.
  • Тиен: Ай – яй! Юньсез кыз! Алайса син гомерең буен җеп эрлә!!!
  • Алып баручы: Тиеннең шулай, дип әйтүе була, уртанчы кыз үрмәкүчкә әверелә.(Үрмәкүч битлеге кидертелә)
  •  (Тиен кече кызның тәрәзәсен шакый)
  • Кече кыз:Кем бар анда?
  • Тиен: Бу мин Тиен. Әниеңнән хәбәр китердем. Әниең  авырый, сине чакырды.
  • Кече кыз: Әнием авырый? Мин хәзер аның янына барам.
  • Тиен: И сөйкемле бала. Гомерең буе игелек кыл. Кешеләр дә сине яратырлар. Кече кыз: Әнием, әнием…(Кече кыз әнисенә килеп хәлләрен сорый). Әнием, алтыным, син минем якыным. Хәлләрең ничек? Әйдә мин сине чәй эчерәм
  • Алып баручы:Афәрин , укучылар!Укучылар, әйтегез әле , әниләргә булышырга , ярдәм итәргә кирәкме ?Ә сез әниләрегезгә булышасызмы , аларны хөрмәт итәсезме ?

           Иң кадерле, иң хөрмәтле

  • Булсын җирдә әниләр.
  • Әниләрне кадерләсәк,
  • Тыныч булыр ил-көннәр.
  • Шуның белән безнен әкиятебез тәмам.
  • Игтибарыгыз өчен зур рәхмәт!Саубулыгыз!(Укытучы)
  •  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан театрлары.

5 нче сыйныф өчен ( рус төркеме ) әдәбият дәресе....

Открытый урок на тему "Театрлар" для русской группы 5 класса

Разработка открытого урока на тему "Театрлар" для русской группы 5 класса...

Татар театрлары

Татар театрлары турында...

Татар театрлары

Казандагы татар театрлары турында информация...

Татарстан театрлары. (5нче сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресе)

Тема: Татарстан театрлары. (5нче сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресе)Максат: 1. Укучыларны Татарстанда булган театрлар белән таныштыру...

Татарстан - театрлар иле

Дәрес эшкәртмәсе...

Казан театрлары

Театр - у л искиткеч могҗиза.Сәхнәгә чыгып кечкенә генә булса да роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр.Тормышта без көн саен билгесез режиссер язган пьесада үзебезнең рольләрне уйныйбыз бит....