Казан театрлары
классный час (8 класс)

Сайфутдинова Гульфания Туктамышовна

Театр - у л искиткеч могҗиза.Сәхнәгә чыгып кечкенә генә булса да роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр.Тормышта без көн саен билгесез режиссер язган пьесада үзебезнең рольләрне уйныйбыз бит. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kazan_theatre.doc69.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ   ПИТРӘЧ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

 БЕЛЕМ  БИРҮ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ “ЧЫТЫ ТӨП ГОМУМБЕЛЕМ МӘКТӘБЕ”

КАЗАН ТЕАТРЛАРЫ

(Тәрбия сәгате)

ЯНВАРЬ, 2019 нчы ел

     Максат.  1. Казан шәһәрендәге театрлар турында мәгълүматларны киңәйтү.

                      2. Театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.

     Материал. Казан театрлары турында китаплар, альбомнар, Г.Камал, К.Тинчурин портретлары, режиссерларның, артистларның фоторәсемнәре.

      Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры һәм К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры турында мәгълүмат җыюны өй эше итеп алдан бирергә кирәк.

Тәрбия сәгате барышы

  1. Кереш.

а) Слайд карау һәм теманы ачыклау

                   б) Укытучы. Укучылар, бүген искиткеч гүзәл, тылсымлы, хикмәтле, гаҗәеп серле бер дөньяга — театр дөньясына керәбез. Нәрсә соң ул театр? (Укучыларның фикерләрен тыңлау)

                 Мин бу сорауга җавапны бөек  шагыйребез Г.Тукай сүзләре белән әйтер идем: (Слайд)

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Театр көлдерәдер, уйнатадыр,

Тагы үткән гомерне уйлатадыр,

Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең,

Көләрлек булса, булмаса - еларсың.

             Әйе, театр — сәнгатьнең иң гүзәл төре, дияр идем мин. Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да... Мондый көч, шундый могҗиза кайдан килеп чыккан соң? Аның тамырлары тирәндә...

2.а.б. Театр - у л искиткеч могҗиза.Сәхнәгә чыгып кечкенә генә булса да роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр.Тормышта без көн саен билгесез режиссер язган пьесада үзебезнең рольләрне уйныйбыз бит. 
1.а.б. Театр-ул һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗизалар. 
2.а.б. Театр башка сәнгать төрләре белән чагыштырганда кеше күңеленең иң нечкә кылларына килеп кагыла ала торган көчкә ия. Театрда гына тамашачы образ тудыручы белән күзгә күз очраша. Театрда гына тамашачы иҗат процессында актив катнаша ала. К. С.Станиславский әйтүенчә, тамашачы нәрсә булганын “ бүген, биредә, хәзер” күрә ала. 
1.а.б. ... Татар халкын театрдан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Безнең Республикабыз да театрларга бик бай. 
2.а.б. 

Ә татар профессиональ театрына ничә яшь соң? Әйе, 2018 елның декабрь аенда театрның 112 еллыгын билгеләп үтте.  Без бүгенге тормышыбызны театрдан башка күз алдына да китерә алмыймыз. Чөнки театр — тормышның көзгесе.

             Бүгенге әңгәмәбездә Казан шәһәрендәге иң күренекле татар театрлары, артистлары, режиссерлары турында сөйләшербез. Әйтегез әле, укучылар, мәркәзебез Казан шәһәрендә нинди профессиональ татар театрлары бар? (Укучыларның фикерләрен тыңлау.  Слайдлар карау)

           Казан шәһәрендә иң зур театрлар — Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры һәм К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры. Сез шушы театрлар, артистлар турында мәгълүматлар җыйдыгыз. Бүген безне дә шулар белән таныштырырсыз.

     

     II. Театрлар турында мәгълүмат бирү.

      Укытучы. Иң беренче безне театрлар белән таныштырып үтсәгез иде.

     Укучылар. Г.Камал исемендәге театрның 100 елдан артык тарихы бар. 1906 елның 22 декабрендә Казан тамашачысы алдында беренче спектакль күрсәтелә һәм бу көн татар театры туган көн булып исәпләнә.

    1921 елда "Сәйәр" һәм "Нур" профессиональ труппалары актерларыннан торган бердәм татар дәүләт театры төзелә. Биш елдан соң аңа академия исеме бирелә. 1939 елда татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камал исемен йөртә башлый.

     Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Русиядәге милли театрлар арасында иң популярлардан санала.

     Театр репертуары киң һәм күп төрле: анда татар, рус, чит ил драматургиясе классиклары — Г.Исхакый, К.Тинчурин, Н.Исәнбәт, А.Островский, А.Чехов, Карло Гольдони, Лопе де Вега әсәрләре урын ала. Әмма репертуарның төп өлешен хәзерге заман драматурглары — Т.Миңнуллин, М.Гыйләҗев, З.Хәким һ.б. ларның пьесалары тәшкил итә.

     Укытучы.

Син Һәрвакыт юлда... халык белән:

Салкын кышны, эссе җәйләрен.

Рәхмәт сиңа, безнең уйны-хисне

Тамашачы белән бәйләдең.

Син һәрвакыт юлда... халык белән,

Тормыш үзәгеннән киләсең,

Син фаҗига булып кайгырасың,

Комедия булып көләсең.

     И.Юзеев бу юлларны кайсы театр турында язды икән? Әйдәгез, хәзер шул турыда тыңлап үтик.

     Укучылар. Күренекле драматург булу белән бергә, К.Тинчурин сәләтле артист һәм режиссер, реалистик татар театрын тудыру эшенә бөтен гомерен багышлаган шәхес була. Татар дәүләт драма һәм комедия театрының оешу тарихы да аның исеме белән бәйле. Театр 1933 елны, К.Тинчурин фатихасы белән, Татар дәүләт академия театрының колхоз филиалы булып оеша. Ул елларда К.Тинчурин академия театрының баш режиссеры булып эшли.

     Татарстан Министрлар Советы карары белән 1988 елда Татар дәүләт драма һәм комедия театрына үзенең рухи остазы К.Тинчурин исеме бирелә.

     Укытучы. Драма һәм комедия театры тормыш таләп иткән ихтыяҗлар нигезендә -авыл тормышын аякка бастыру, колхозчыларны мәдәниятле итү максаты белән оештырыла. Бу изге бурычны театр коллективы намус белән башкара. Театрның ярты гасырдан артык гомере юлда үтә. Аны үз итеп, якын итеп "авыл театры" дип тә атыйлар.

     Бу театрларда режиссер булып кемнәр эшли соң?

     Укучылар. Камал театрында 1966 елдан баш режиссер булып М.Сәлимҗанов эшли башлый (экранда фоторәсемнәр күрсәтелә).

     Укытучы. Әйе, М.Сәлимҗанов бөек режиссер иде. Ул - СССРның халык артисты дәрәҗәсен ала. Россиянең Станиславский, Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләренә лаек була. Ул 2002 елда вафат булды. Бу театр өчен зур югалту булды.

             Бүген Г.Камал театрының баш режиссеры - Фәрид Бикчәнтәев. Ф.Бикчәнтәев турында ниләр беләсез?

 Укучылар. Ф.Бикчәнтәев 1962 елда туган. Мәскәүдә А.В.Луначарский исемендәге

театр сәнгате институтын тәмамлый. Г.Камал исемендәге театрда 1991 елдан башлап режиссер, ә 2002 елдан баш режиссер булып эшли. Ф.Бикчәнтәев мәдәният һәм сәнгать институтында да укыта.

 Укытучы. Тинчурин исемендәге театрның баш режиссеры соңгы 20 елда берничә тапкыр алышынды. Искә төшереп китегез әле шуларны.

            Укучылар. 1985 елдан 1988 га кадәр — Батулла; 1988 елдан 1991 га кадәр — Дамир Сираҗиев; 1993 елдан — Рәшит Заһидуллин.

            Укытучы. Р.Заһидуллинның беренче куйган спектакльләре: К.Тинчуринның "Хәйләсез дөнья файдасыз" комедиясе; Н.Фәттахның "Итил суы ака торур" романы буенча спектакль.

Режисссер төрле җанрдагы спектакльләр куя: мелодрамалар, сатира, эпос, водевиль һ.б. 1993 елдан алып бүгенге көнгә кадәр 40 тан артык спектакльне сәхнәгә куя.

III.    Артист һөнәре.
             Укытучы. Артист булу өчен кайда укырга? (Җаваплар экранда чыга, язып алу мөмкинлеге дә була.)

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты. Бу университет Татарстанда һәм Россия Федерациясе регионнарында мәдәният өлкәсендә эшләү өчен югары квалификацияле кадрлар әзерли.

             Университет составында 4 факультет, 3 институт исәпләнә. Шуларның берсе — Театр институты. Монда берничә факультет бар.

               Халык әдәби иҗаты факультеты: үзешчән театр бүлегендә үзешчән театр режиссеры һәм укытучы квалификациясе бирелә.

              Актерлык осталыгы факультетында драма театры артисты, эстрада артисты, драма режиссеры.

              Керү имтиханнары: нәфис сүз (мәсәл, проза, шигырь); җыр, бию яки ритмика; драма әсәренә анализ, этюд, әңгәмә.

              Рус теле һәм әдәбияты (сочинение-зачет) яки татар теле һәм әдәбияты (сочинение-зачет һәм татар группасына керүчеләр өчен рус теленнән әңгәмә).

            Казан театр училищесы (бинасының рәсеме экранда күрсәтелә). Казан театр училищесы Россиянең иң борынгы уку йортының берсе булып санала. Бу училищеда укып чыккан артистларны нинди генә сәхнәдә очратмыйсың. Аларны Татарстанның һәм Россиянең бөтен театрларында күрергә була.

Казан театр училищесы рус һәм татар драма театрлары, курчак театрлары өчен артистлар әзерли. Актерлык бүлеге студенты булсагыз, дөрес итеп сөйләргә һәм җырларга, матур итеп биергә, сәхнә көрәшенең бар төренә дә өйрәнерсез.

             Училищеда тәҗрибәле педагоглар, танылган режиссерлар һәм театрларның әйдәп баручы артистлары эшли.

             Театр училищесы студентлары Казанның теләсә кайсы театрына студент билеты белән бушлай керергә хокуклы. Училищены тәмамлаучылар мәдәният һәм сәнгать университетының югары курсларына имтиханнарсыз керә алалар.

             Училищега 21 яшькә кадәр булган яшьләр кабул ителә. Уку 4 ел.

Рус һәм татар драма театры артисты булырга теләүчеләр өчен имтиханнар: нәфис сүз (мәсәл, шигырь, проза), тәкъдим ителгән этюдны башкарырга, музыкаль сәләтне тикшерү.

Белгечлек буенча имтихан биргәннәр башка имтиханнарга кертелә:

-        9 класс белем белән — анна теле (диктант), ана теле һәм әдәбияты (телдән);

-        11   класс белем белән: әдәбият язма (сочинение), тарих (әңгәмә).

V. Театр турында белемнәрне тикшерү.

1. Казанда нинди театрларны беләсез?

2. Театрның туган көне кайчан?

3. Татар профессионал театрына нигез салучылар кемнәр?

4. Беренче драма әсәрләре язучы драматурглар?

5. Ал арны дәвам итүчеләр?

6. Беренче мөселман артисты кем?

7. Г.Камал театрының яңа бинасы ничәнче елда төзелде?

8. М Җәлил исемендәге опера һәм балет театры ничәнче елда ачыла?

9. "Шүрәле" балетына көйне кем язган?

VI. Йомгаклау. Театрларыбызның иҗат юлы бай һәм катлаулы. Моның шулай булуына артистларның, режиссерларның иҗатларын, театр тарихын өйрәнгәч, тагын бер тапкыр ышанасың. Бер очрашуда гына театр турында бөтенесен дә сөйләшеп бетереп булмый. Без аны бүген бер яктан гына карадык. Ә алга таба театр турында өйрәнүебезне дәвам итәчәкбез.

Театр – милләт язмышының һич тутыкмас көзгесе ул. Бик күп еллар дәвамында татар милләтенең рухын, милли үзенчәлеген, телен, әхлагын саклап һәм үстереп, безне бербөтен халык итеп тотучы татар театры һичшиксез, олы ихтирамга, чиксез мәхәббәткә лаек. Безнең халык китаплы һәм театрлы халык бит ул. Һәр кешенең җанында театрга карата булган мәхәббәт яши. Шуңа күрә халкыбызның йөзе булып яшәп килгән театрыбыз киләчәктә дә чәчәк атар, дип өметләнеп калабыз. Шәһәребезнең театр артистларына бик зур рәхмәтебезне белдереп, аларны яратып, хөрмәт итеп кабул итүче тамашачы, иҗади уңышлар телибез....


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан театрлары.

5 нче сыйныф өчен ( рус төркеме ) әдәбият дәресе....

Открытый урок на тему "Театрлар" для русской группы 5 класса

Разработка открытого урока на тему "Театрлар" для русской группы 5 класса...

Казан тутие (Тетушка из Казани).

Воспоминания  Крюковой ( Бикмайкиной Алии Асымовны ),родственницы жены татарского писателя Шарифа Камала. Посвящается 130- летию со дня его  рождения ....

И Казан! Серле Казан!

Башкалабыз Казанның  тарихын өйрәнү максатыннан үткәрелгән чараларга йомгак ясау өчен кулланма....

"И Казан, нурлы Казан!" темасына үткәрелгән интеллектуаль уен

"И Казан, нурлы Казан!" темасына үткәрелгән интеллектуаль уен ...

"Казан! Казан! Мәңге тыныч булсын, Якты булсын туар таңнарың!" Әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий

Әдәби-музыкаль кичә өчен әлеге сценарий башкалабыз Казанның тарихи сәхифәләре, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйли.Укучыларның нәфис сөйләм телен үстерү белән беррәттән, аларда  туган җирне ярат...

Тема “Иске Казан каласының корылуы” риваяте яки Казанның беренче ханы

Тема “Иске Казан каласының корылуы” риваяте яки Казанның беренче  ханы...