Татарстан - театрлар иле
план-конспект урока на тему

Галиуллина Диляра Ахмадулловна

Дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Дәрес эшкәртмәсе38 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Татарстан-театрлар иле. 3нчы сыйныф, рус төркеме

  1. Максатлар: Укучыларның алдагы дәресләрдә театрлар турындагы алган белемнәрен искә төшерү, ныгыту
  2. Аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, логик фикерләү, уйлау сәләтен үстерү
  3. Театрларга карата мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне системалаштыру дәресе.

Материал һәм җиһазлау: проектор, компьютер,экран, кәгазь битләре, җилем, маркерлар, рәсемнәр, презентация, лингафон кабинеты

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты. Психологик уңай халәт тудыру.

-Исәнмесез укучылар!. Хәлләрегез ничек?

-Яхшы. Ә сезнеке ничек?

-Яхшы. Рәхмәт. Хәерле көн, укучылар. Әйдәгез бер- беребезгә хәерле көн телик.

-Хәерле көн, миңа,

-Хәерле көн сиңа.

- Хәерле көн безгә,

- Хәерле көн, сезгә.

-Кәефләрегез яхшымы?

-Әйе.

Рәхмәт. Утырыгыз.Яхшы кәефләр белән дәресебезне башлыйбыз.

Укучылар, без бүген дәрестә сезнең белән төркемнәрдә эшләячәкбез. Төркемнәрдә эшләүнең үзенең бер кагыйдәләре бар. Беренче һәм икенче төркем. Беренче төркем беренче вариант, икенче төркем икенче вариант биремнәрен эшли.

Кыңгырау.

  • Укучылар, бу нәрсә тавышы?
  • Әйе, бу кыңгырау.
  • Кыңгырау нәрсәгә дәшә?
  • Дәрескә. Әйе, укучылар. Ә бу кыңгырау тавышын ишеткәнегез бармы? Ул нәрсәгә дәшә?
  • Театрга, яки спектакльгә.
  • Әйе, укучылар, бик дөрес.
  • Укучылар, ә сез театрга барырга яратасызмы?
  • Әйе. Анда баргач, үз үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсезме?
  • II. Белемнәрне актуальләштерү
  • Әйдәгез, төркемнәрдә эшлибез. Һәр төркемнең өстәлендә кагыйдәләр язылган   ал төстәге  карточкалар ята. Сез аны укып, төркемнәрдә киңәшләшеп,   дөрес җавапларны  әйтергә тиеш буласыз.
  • Театрда кычкырып сөйләшергә (ярый, ярамый).
  • Театрда ашарга (ярый, ярамый)
  • Кул чабарга (кирәк, кирәк түгел)
  • Спектакльгә соңга калырга (ярый, ярамый)
  • Рәхмәт, укучылар. Менә без сезнең белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән искә төшердек.
  • Димәк, без бүген сезнең белән дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икән?  Театр турында.
  • Әйе, дәресебезнең темасы- Татарстан театрлар иле. Без бүген Казанда  булган театрлар  турында сөйләшербез, татарча атамалары белән танышырбыз, текст  тыңларбыз.
  • Текстны тыңлар алдыннан сүзлек эше эшләп алабыз.
  • Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры-театр оперы балета  имени Мусы Джалила
  • Зур рус драма театры-
  • Яшь тамашачылар театры-
  • Г.Камал театры –
  • Кәрим Тинчурин  театры -
  • Татар яшьләр театры -
  • “Әкият” курчак театры-
  • Чит- зарубежный
  • Үт! Ул үтә!- Проходи! Он проходит
  • Халыкара – международный
  • дип атыйлар-
  • исемендәге- имени

Укытучы кабатлый, укучылар кабатлый, әлеге сүләр белән җөмләләр төзү)

-Укучылар, дәреслекләребезнең 92нче битен ачып,3нче күнегүне табабыз ,  хәзер без аны аудио язмада тыңлап үтәрбез.  Сез игътибар белән тыңлап утырыгыз. Текстның  укылышына, яңгарашына игътибар итегез.  Шигырьне тыңлау өчен колакчыннарыгызны киегез. Хәзер мин сезгә бу текстны компьютерларыгызга җибәрәм. (Тестны аудиоязмадан тыңлау)

Сораулар буенча эш

Казанда ничә театр бар?

Федор Шаляпин кем булган?

Рудольф Нуриев биючеме, җырчымы?

Салих Сәйдәшев кем булган?

-Ә сез спектакль уйнарга яратасызмы?

- Әйе. Ә хәзер төркемнәрдә эшләп алырбыз.

Спектакль уйнар алдыннан ике төркемгә дә игълан язарга кирәк.

Спектакльнең исеме-

Катнашалар –

(Спектакльне күрсәтү)

  • Дәреслек белән эш.
  • 93нче бит, 6нчы күнегү
  • Рефлексия.

- Укучылар, бүгенге дәресебездә нәрсәләр турында сөйләштек?

- Театрлар турында

Дәресебезне йомгаклап, тест эшләп алабыз.

  Өйгә  эш. “Мин театр яратам” темасына хикәя язарга

Укучылар бүгенге дәрестә бик актив эшләдегез. Бик зур рәхмәт сезгә. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан театрлары.

5 нче сыйныф өчен ( рус төркеме ) әдәбият дәресе....

Открытый урок на тему "Театрлар" для русской группы 5 класса

Разработка открытого урока на тему "Театрлар" для русской группы 5 класса...

Татар театрлары

Татар театрлары турында...

Татар театрлары

Казандагы татар театрлары турында информация...

Татарстан театрлары. (5нче сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресе)

Тема: Татарстан театрлары. (5нче сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресе)Максат: 1. Укучыларны Татарстанда булган театрлар белән таныштыру...

Театрлар иленә сәяхәт

Бинар дәрес эшкәртмәсе...

Казан театрлары

Театр - у л искиткеч могҗиза.Сәхнәгә чыгып кечкенә генә булса да роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр.Тормышта без көн саен билгесез режиссер язган пьесада үзебезнең рольләрне уйныйбыз бит....