Әлифба бәйрәме.
план-конспект на тему

Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинат кызы

Әлифба бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Әлифба бәйрәме.49.5 КБ

Предварительный просмотр:

                        Рәхмәт сиңа, әлифбам!

Максат.

      Зал бәйрәмчә бизәлгән. Түргә зур итеп әлифба китабы рәсеме эленгән һәм кисмә хәрефләрдән “Рәхмәт сиңа , әлифбам!” дип язылган.  Рәсем янына чәчәк бәйләмнәре тоткан укучы кыз һәм малай рәсемнәре, шарлар эленгән. Сыйныф тактасы тора, анда:

                     Әлифба, син алып кердең

                     Безне белем иленә.

                     Тырышлык та, ялкаулык та

                     Шушы илдә беленә,-

дип язылган.

Күңелле көй яңгырый. 1 нче сыйныф укучылары керә. Нигъматуллина Эльвира җырлый. 9 сыйныф укучысы.”Хәтерлим мин әле бүгенгедәй!”

1нче  укучы.  Күтәренке күңелле,

Бар да көләч, шат бүген!

Күктә кояш елмая,

Яшерә алмый шатлыгын!

2 нче  укучы. Җырлыйсы килеп кенә

Тора барыбызның да.

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

3 нче укучы. Җыр күтәрә күңелне,

Бар да  көләч, шат бүген.

Безнең Әлифба бәйрәме,

Котлагыз безне бүген.

Укучы. Бүген бездә зур тантана

         Моңсу да ул, ямьле дә,

         Әлифбабыз китә бездән-

          Бу көн калыр хәтердә.

Укытучы. Кадерле укучыларым, хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар, кунаклар! Бүген безнең мәктәптә зур бәйрәм- Әлифба бәйрәме!

Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

Әйе, балалар сезгә хәрефләр тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, диләр бит безнең татар халкында. Булдырдыгыз! Бүген безнең сыйныфта һәрбер бала укый белә. Чын күңелдән котлыйм сезне, укучылар. Бүген сезнең бәйрәм- безнең бәйрәм, барыбызның да бәйрәме!

 Кыңгырау тавышы ишетелә.  Әлифба китапларын тотып,  өч укучы чыгып баса.

4нче укучы. Без быел гына

Мәктәпкә килдек.

Аңарчы һаман

          Бакчада идек.

5 нче укучы. Кулыбызда безнең

Яңа әлифба.

Менә монысы “а”.

Менә монысы “ба”.

6 нчы  укучы. Без хәрефләрдән

             Сүзләр ясыйбыз,

Шуннан иҗекләп

Укый башлыйбыз.

  1. сыйныф башкаруында “Өйрәтәләр мәктәпләрдә “ җыр.

Әлифба. Мин – Әлифба, таныйсызмы,

Танымыйм дип тормыйсызмы,

Юктыр, юктыр, ышанам.

Сез күреп шатланам.

Хәзер инде зур кешеләр –

Укучылар булдыгыз.

Төрле- төрле китапларны

 Бик яратып укырсыз.

 7 нче укучы . Әлифба, әлифба, синдә бит

Чыныкты канатлар.

Чакыра әкиятләр,

Канатлы ак атлар.

Әлифба. Мине зурлавыгыз өчен рәхмәт , балалар! Минем ярдәмчеләрем-хәрефләрем сезне укырга өйрәтергә бик тырыштылар.

Кисмә хәрефләрдән Әлифба дип языла.

Ә хәрефе.  “Әни” дип телем ачылган,

Әни сөйгән , назлаган.

Кайсыбыз соң дәфтәренә

Ә хәрефен язмаган.

Л хәрефе. Күзләремнән яшьләр чыкты,

Капкан идем лимонны.

Сары булгач бик тәмле дип

Белгән идем мин аны.

И хәрефе. Иген үскән, биек үскән,

Башаклары тулып пешкән!

Комбайннар туктап тормый,

Ашлык суга җырлый-җырлый.

Ф хәрефе. Фил бүрәнә ташып йөри

Кара урман эчендә.

Һаман тора күз алдымда,

Күрсәм дә тик.... төшемдә.

Б хәрефе. Бөрлегәнем, җиләгем дип,

Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә,

Мин бит әле бик нәни.

А хәрефе. А хәрефе алмада,

А хәрефе агачта,

А хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

1 нче сыйныф укучылары башкаруында татарча бию.

          1 нче укучы. Мин үсәм, үсәм, үсәм,

Кояш нурын яратам.

Кояш та мине сөя,

Юлларымда гөл сибә.

2 нче укучы. Мин барам, барам, барам,

Мәктәптә белем алам.

Мәктәбем мине сөя,

Кояштай якты бирә.

3 нче укучы. Мин җырлыйм, җырлыйм, җырлыйм,

Туган телемне зурлыйм.

Туган җиремне зурлыйм,

Туган илемне зурлыйм.

Ашыгып , Шәвәли белән Белмәмеш килеп керәләр.

Белмәмеш. Без ялгышмадыкмы икән, 141 нче мәктәптә Әлифба бәйрәменә ашыгуыбыз иде.

Укытучы. Нәкъ бәйрәмнең үзенә килдегез.Әйдәгез,  кунаклар, түрдән узыгыз.

Шәвәли. Белмәмеш. Әссәламегаләйкем, мөхтәрәм укучылар, бәйрәмегез мөбарәк булсын!

Шәвәли. Мин- Шәвәли,

Шук малай,

Үткен малай,

Ут малай!

Мин бик уңган,

Өлгер мин!

Юк-бар белән көлдермим!

Бик тапкыр мин,

Җыйнак мин!

Мин, мин,

Мин бик тыйнак мин!

Белмәмеш. Ә мин- Белмәмеш. Исемемә карамагыз , мин сезнең хакта күп беләм. Монда иң  зирәк, иң  акыллы балалар җыелган, үзләре укый да, яза да беләләр дип ишеттек без, әйе бит, Шәвәли! Күп белсәгез әйтегез әле, әлифбада ничә хәреф бар.

1 нче сыйныф укучысы. Белмәмеш, син сорауны ачык итеп бир әле: сүз әлифба эчендәге хәрефләр, әллә татар алфавитындагы хәрефләр турындамы?

Белмәмеш. ( иңбашларын җыерып) Менә инде тагын! Ничә хәреф беләсез дип сорыйм ич мин!

Укучы. Әлифбадагы хәрефләрне рәттән беләбез без. Ул алфавит дип атала. Татар алфавитында 38 хәреф бар: сузыклар һәм тартыклар.

Сузыклар ( бергә) . Без монда!

Сузык булгач ул сузыла, җырлый ул.

Тавышы көр, күпме генә җырласа да туймый ул.

          Укучы.Тартыклар!

Тартыклар(бергә).

Ә тартыклар – тартыналар,

Тартынылар җырларга.

Кая инде, йомык авыздан

Бар үзең чыгып кара!

Укучы. Тавышсыз хәрефләр!

Ъ, ь хәрефләрен күкрәкләренә беркеткән ике укучы тавышсыз гына чыгып басалар.

Ң хәрефе (алар янына басып).

Бу хәреф баш хәрефсез-

Истә тотыйк шул хакта.

Шуңар аннан башланмый

Бер сүз дә язган чакта

1 сыйныф укучысы                    .....“Әлифба” җырын җырлый.

1 нче укучы. Әлифба, әлифба, беренче битеңне

Ачкан көн хәтердә- зур бәйрәм шикелле.

2 нче укучы. Иң якын дустыбыз булдың син гел безнең,

Һәр хәреф елмаеп әйтте үз исемен.

Һәм алар бик матур сүзләргә әйләнде,

Сүз төзеп укуы кызыклы,  күңелле!

3 нче укучы. Әлифба, әлифба, китәсең бит инде,

Җыр итеп җырлыйбыз иҗ соңгы битеңне.

1 нче укучы. Әлифба-тормышта

Беренче баскычым.

Син белем дөньясын

Ачучы ачкычым.

2 нче  укучы. Өйрәттең син миңа

Ватанны сөяргә.

Рөхсәт ит, ззур рәхмәт,

Мең рәхмәт дияргә.

Барысы бергә. Рәхмәт сиңа , әлифбам

Хәзер мин укый беләм.

3 нче укучы. Нәни чагымдагы кебек

Инде әйтмим әнигә,

Берне генә укып бир, дип

Ялвармыйм әбиемә.

Шәвәли. (зур шарга күрсәтеп) Укучылар, ә бу нәрсә?  Шар дисезме, шар түгел бу, серле шар!  Сере аның эчендә, кем эчендәге язуны ала, ул серне дә ача!

Күңелле көй яңгырый. Шәвәли, укучылар янына килеп, шарны күрсәтеп йөри, балалар шартлата алмыйлар.

Шәвәли. Әфсен, төфсен,

Шайтан үтсен,

Җилләр иссен,

Төтен чыксын,

Шар серен ачсын!

Шәвәли шарны шартлата, идәнгә язу килеп төшә.

Укытучы. Чү, укучылар, монда нәрсәдер язылган, кем укып бирә алыр икән аны?

Укучылар . Мин, мин, мин!

Шардагы язуга табышмаклар язылган, укучылар укыйлар, җавапларын табалар.

Күрешергә кулы юк,

Сөйләшергә теле юк,

Аның белән күрешмәгән кеше юк. (Китап.)

Күрсәтергә юк кулы,

Эндәшергә юк  теле,

Зирәклекне, тырышлыкны

Күрсәтеп тора үзе. (Бишле билгесе.)

Әлифба. Кадерле балалар,

Мин китәм, хушыгыз!

Бәхетле булыгыз,

Гел бишкә укыгыз! Үзем белән алмашка калдырам татар теле һәм әдәби укуны.

Укучылар. Рәхмәт сиңа, Әлифба,

Хуш, хуш , Әлифба.

Укытучы. Укучылар, табышмак сүзенә кергән хәрефләрдән кем күбрәк сүзләр төзер. (Магнитлы хәрефләр белән тактада сүзләр төзелә.)

Бу “ Могъҗизалар кыры” на нинди сүз яшерелгән икән?(Укучылар хәрефләр әйтәләр. “Туган  тел “ дип укыйлар.)

1 нче  укучы. Әле күп укымасак та,

“Туган телне “ беләбез.

Бу  Тукай абый бүләге,

Кадерле җыр диябез.

“Туган тел” җырын башкаралар.

2 нче  укучы. Дөньяда иң-иң матур ил

Укучылар. Ул- минем туган илем!

3 нче  укучы. Дөньяда иң-иң матур тел

Укучылар. Ул- минем туган телем!

Укучыларны бәйрәм белән ата-аналар, укытучылар, кунаклар тәбрик итә, бәйрәм тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифба бәйрәме.

Әлифба бәйрәме. Максат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү....

"Әлифба бәйрәме"

Әлифба белән саубуллашу кичәсе....

1 сыйныфта әлифба дәресе

1 нче сыйныфта үткәрелгән "Тартык [д] авазы һәм Д, д хәрефләре" дигән темага дәрес конспекты....

Календарно-тематическое планирование "Әлифба"

"Әлифба" дәреслеген планлаштырыу...

"Әлифба" бәйрәме

Открытое мероприятие посвященный  прощанию с букварем...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәмеМаксат: Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, ...

“Әлифба бәйрәме” Дәрестән тыш чара

Хөрмәтле укучылар, кунаклар!                  Бүген безнең зур бәйрәм-...