"Әлифба бәйрәме"
материал по теме

Әлифба белән саубуллашу кичәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lifba.docx20.91 КБ

Предварительный просмотр:

                                   Рәхмәт сиңа,   Әлифбам!

                           Җиһазлау:

кисмә хәрефләр, тактада «Әлифба, син алып кердең

                                             Безне белем иленә.

                                             Тырышлык та ,ялкаулык та  

                                             Шушы илдә беленә!»

« Укытучыма»  дигән җыр җырлана.

1 нче укучы

Күтәреңке күңелле,

Бар көләч , шат  бүген!

 Күктә кояш елмая,

Яшерә алмый шатлыктан!

2 нче укучы.

 Җырлыйсы килеп кенә

Тора барыбызның да.

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

Җыр күтәрә күңелне

 Бар көләч , шат  бүген!

Бергә.

Безнең әлифба бәйрәме,

Котлагыз безне бүген.

Укытучы.

Кадерле укучыларым, хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар! Бүген безнең бәйрәм –Әлифба бәйрәме!

   Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасына тәгре мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген  беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

  Әйе, балалар, сезгә хәрефләрне тану, алардан иңекләр,сүзләр төзү, укырга өйрәнү бк җиңел булмады.Әмма сез тырыштыгыз.

Бүген һәрберебез укый белә. Чын күңелдән котлыйм сезне укучылар! Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм!

Укучы кыз.

Без бу ел гына

Мәктәпкә килдек,

Аңарчы һаман

Бакчада идеек.

Укучы малай.

Кулыбызда безнең

Яңа әлифба

Менә монсы «а»

Менә монсы «ба»

Укучы кыз.

Бу хәрефләрдән

Сүзләр ясыйбыз

Шуннан иҗекләп

 Укый башлыйбыз.

«Яратам» җыры.

 Белмәмеш керә.

 Белмәмеш.

Без ялгышмадык микән?  2нче мәктәпкә «Әлифба» бәйрәменә ашыга идек.

Укучы.

Нәкъ бәйрәмнең үзенә килеп кедең. Әйдә ,түрдән уз.

 Белмәмеш.

Әссәләмәгаләкем, мөхтәрәм укучылар.Бәйрәмегез мөбәрәк булсын! Мин - Белмәмеш. Исемемә карамагыз. Мин сезнең хакта күп беләм. Монда иң зирәк, иң акыллы  балалар җыелган, үзләре укый, үзләре яза белә  дип ишеттем. Күп белсәгез ,әйтегез әле әлифбада ничә хәреф?

Малай.

Белмәмеш, син ачык итеп әйт  әле, «Әлифба» сүзендәме, әллә татар алфавитындамы?

 Белмәмеш.

 Менә инде тагын! Ничә хәреф беләсез дип сорыйм  мин?

 Кыз.

 Алфавиттагы хәрефне  рәттән беләбез без.Ул алфавит дип атала.  Татар алфавитында 39  хәреф бар.: сузыклар!

Ә хәрефе.

Сузык булгач -ул сузыла,

Җырлый ул!

 Тавышы көр, күңелле генә,

Җырласа да туймый ул!

Малай.

Тартыклар!

Б хәрефе.

Ә тартыклар- тартылалар

Кая анда, йомык аваздан
бар үзең чыгып кара!

 Кыз.

Тавышсыз хәрефләр! (чыгып кына басалар,)

Ң хәрефе.

Бу хәреф баш хәрефсез.

Истә тотыйк шул хакта.

Шуңа алардан башланмый

Бер сүздә язган чакта.

 

  Кыңгырау тавышы.Барсы да урыннарына утыра.

 1 нче укучы.

Әлифба,  Әлифба, беренче битеңне

Ачкан көн хәтердә-

Зур бәйрәм шикелле.

 2 нче укучы.

Иң яраткан дустыбыз булдыңсин гел безнең

Һәр хәреф елмаеп әйтте үз исемен.

Һәм алар бик матур сүзләргә өйләнде,

Сүз төзеп укуы кызыклы , күңелле!

3 нче укучы.

Әлифба, Әлифба, китәсең бит инде,

 Җыр итеп  җырларбыз,иң соңгы битеңне.

 «Әлифба» җыры.

«Ә» Әни дип телем ачылды

       Әни сөйгән ,назлаган,

      Кайсыбыз соң дәфтәренә

      «Ә»хәрефен язмаган.

«Л»Күзләремнән яшьләр чыкты,

       Капкан иднм лимоны

      Сары булгач бик тәмле дип

      Белгән идем мин анны.

«И»Иген үскән, биек үскән,  

       Башаклары тулып пешкән.

       Комбайннар туктап тормый

      Ашлык суга җырлый-җырлый.

«Ф» Фил бүрәнә ташып йөри

      Кара урман эчендә .

    Һаман тора күз алдымда,

    Күрсәм дә тик төшемдә.

«Б»  Бөрлегәнем, җиләгем дип

       Иркәли мине әни.

      Мин бит әле бик кечкенә,

      Мин бит әле бик нәни!

 «А» А хәрефе алмада,
       А хәрефе агачта.

       А хәрефен яратабыз ,

       Өйрәнәбез иң башта!

«Бөрлегән» җыры җырлана.

 1 нче укучы.

Әлифба- тормышта

 Беренче баскычым.

 Син белем дөньясын

Ачучы ачкычым!

   

2 нче укучы.

 Өйрәттең син миңа

Ватанны сөяргә,

Рөхсәт ит, зур рәхмәт,

 Мең рәхмәт дияргә!

 Барсы.

Рәхмәт сиңа, әлифбам

Хәзер мин укый беләм!  

 3 нче укучы.

Нәни чагымдагы кебек

Инде әйтмим әнигә
Берне генә укып бир дип,

 Ялвармыйм әбигә!

  Белмәмеш.

 Укучылар , ә бу нәрсә? Шар дисезме? Шар гына түгел,  бу серле шар!

 Сере аның эчендә .Кем эчендәге язуны ала, ул серне ача!

Әфсен,төфсен,

Шайтан үтсен

 Җилләр иссен,

Шар серен ачсын!

 

Укучы.

Монда нәрсәдер бар.Кем укып күрсәтә?

( Табышмаклар)

1) Күрешергә кулы юк,

 Сөйләшергә теле юк.

Аның белән күрешмәгән ,

Киңәшмәгән кеше юк.(китап)

2) Күрсәтергә юк  кулы

 Эндәшергә юк теле.

 Зирәклекне, тырышлыкны

Күрсәтә тора үзе. («5»)

 Белмәмеш.

Мин сезгә тагын бер бирем  алып килдем. Эшли  алырсыз микән….

 «Табышмак» сүзенә кергән хәрефләрдән сүзләр төзиләр.

Белмәмеш.

Күрәм , балалар, сез барсын да беләсез икән. Рәхмәт ,сезгә, шушы мату бәйрәмегез өчен . Инде  миңа китәргә кирәк. Тырышып укыгыз! Уңышлар сезгә!

Укучы.

Әле күп укымасак та

«Туган тел»не беләбез,

 Без Тукай абый бүләге

 Кадерле җыр диябез!

«Туган тел» җыры  җырлана.




По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифба бәйрәме.

Әлифба бәйрәме. Максат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү....

1 сыйныфта әлифба дәресе

1 нче сыйныфта үткәрелгән "Тартык [д] авазы һәм Д, д хәрефләре" дигән темага дәрес конспекты....

Календарно-тематическое планирование "Әлифба"

"Әлифба" дәреслеген планлаштырыу...

"Әлифба" бәйрәме

Открытое мероприятие посвященный  прощанию с букварем...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәмеМаксат: Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, ...

Әлифба бәйрәме.

Әлифба бәйрәме....

“Әлифба бәйрәме” Дәрестән тыш чара

Хөрмәтле укучылар, кунаклар!                  Бүген безнең зур бәйрәм-...