Әлифба бәйрәме.
материал по теме

Бурганова Римма Нурмухаметовна

 

Әлифба бәйрәме.

Максат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lifba_byrme..doc96 КБ

Предварительный просмотр:

Әлифба бәйрәме.

Максат: Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: интерактив такта, плакатлар, төсле кәгазьләрдән киселгән билгеләр, магнитафон, шарлар. 1 слайд “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры яңгырый.

Укытучы: Күтәренке күңелле

                   Бар да көләч, шат бүген

                   Күктә кояш елмая

                   Яшерә алмый шатлыгын.

                   Җырлыйсы килеп кенә

                   Тора барыбызның да

                   Көтеп алган бәйрәме

                   Бүген һәммәбезнең  дә.

  Кадерле укучылар! Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез, әлифбаны өйрәнүне тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба сезне дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте.   Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүендә сезнең дә өлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Бүген без сезнең белән “Хәрефстан” дигән илгә сәяхәткә чыгарбыз. Анда сезгә инде таныш булган 39 бертуган хәреф яши. Алар барысы да бик эшчән, матур, акыллы.   Аз да түгел, күп тә түгел,  утыз тугыз төп-төгәл.

            Кадерле укучылар!

 Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез, әлифбаны өйрәнүне тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба сезне дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте.  

          Хөрмәтле әти-әниләр!  Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүендә сезнең дә өлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булды

      I тукталыш “Шигърият” тукталышы.

1.Исемем минем Рәдис  

Йөземдә балкый гел нур.

Сөйләшергә яратам

Барысын үземә каратам.

2.Мин Әдилә- тырыш кыз   (Әдилә)

Барысына  өлгерәм.

Җырлыйм, биим, дәресемне дә

 бик оста сөйләп бирәм.

3.Гаиләдә мин бер генә  (Әмир)

Яратам күп укырга

Башваткычлар чишәргә

Чиста, пөхтә язарга.

4. Минем исемем Инсаф    (Инсаф)

  Бик тырышам укырга

Математикага сәләтем бар

Укуга да мин оста.

5.Русча да дөрес, матур сөйлим  (Ландыш)

Яратам исәпләргә

Матур-матур сүзләр өстәп

Әкиятләр сөйләргә.

6.Минем исемем Ислам   (Ислам)

Булышам бөтен эштә.

Бик тырышам мәктәптә дә

 Бишле  алырга теләп.

7.  Биергә дә мин  оста (Азалия)

Җырларга да бик  оста.

Тегәргә дә мин оста

Чөнки мин , Мәүлиева !

8.Алмаз абыйдан калышмыйм,- дип (Булат)

Тырышам бар көчемә.

Тәртипле бул Булат, күпне бел, -дип

Максат куйдым үземә.

9. Ә мин Гүзәл  классыбызда

Иң пөхтә , тырыш бала.

Чисталыкта, уңганлыкта

Кем миннән үрнәк ала?

10.Класста сез ничәү дисәгез?

Без класста ун бала.

Унынчысы кем дисәгез.

Унынчысы Ильмир була.

                 IV тукталыш “Рус теле”

   Укытучы: Татарча да яхшы бел,

                   Урысча да яхшы бел.

                   Икесе дә безнең өчен

                   Иң кирәкле затлы тел.

   Кызыл калфак керә:

  1. Здравствуйте, дети!
  2. Здравствуйте, Красная шапочка!

   Кр. ш. : Откуда вы меня знаете?

  1. Мы про тебя сказку читали.
  2. А вы знаете, куда я иду?

   1 нче укучы: Красная шапочка

                            Песенку поёт.

                            Красная шапочка

                            К бабушке идёт.

   Кр. ш. : Молодцы! Вы очень красиво умеете говорить. Давайте мне песенку спойте. 

             Матрешка җыры.

Кызыл Калфак:  Кадерле 1 класс укучылары! Хөрмәтле кунаклар, әти - әниләр, укытучылар! Менә бүген сез – 1 класс укучылары иң кадерле, иң беренче уку китабыгыз – “Әлифба” белән саубуллашасыз. Сезгә уңышлар телибез, “5” легә укыгыз. Кемдә иң күп “5” ле, шул ул иң көчле! Минем кәрзинемдә  сезгә әкиятләр дөньясыннан серле бүләкләрем һәм сынауларым да бар.

 - Сез әзерме?

1.Су анасының алтын тарагы кайда төшеп калган?

2.Бабай нәрсә чәчкән?

3.Әкияттә бер кечкенә малайны казлар – аккошлар кая алып киткәннәр?

4.Төлке хәйләкәр. Ә бер әкияттә ул алданып авызын ачып калган. Бу әкиятнең исеме ничек?

5.Торна белән Төлкенең дуслыгы ни өчен беткән?

6.Явыз бүре ничә кәҗә бәтиен ашамакчы булган?

   тукталыш “Тапкырлык” тукталышы.

           Кечкенә генә йорт,

Эче тулы корт.(кыяр)

  1. Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч үзен ашыйлар.(суган)

  1. Җир астында алтын казык-

Бик тәмле тамыразык.(кишер)

  1. Утыра бер ак чүлмәк

Өстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)

  1. Түгәрәк – ай түгел,

Сары – кояш түгел,

Тәмле – шикәр түгел.

Койрыклы – тычкан түгел.(шалкан)

  1. Тышы яшел, эче кызыл,

Җылы якларда үсә.

Бигрәк баллы, бигрәк сусыл!-

Исемен әйт әле белсәң!(карбыз)

  1. Җәен соры, кышын ак,

Кылый күз, озын колак.(куян)

  1. Бернәрсә тегә белми,

Энәләр тагып йөри.(керпе)

  1. Үзе ул бал ярата,

Кыш буе йоклап ята.(аю)

  1. Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Бозаулар эзли.(бүре)

2.Әниләр өчен табышмаклар.

  1) Берсе көнне ярата,

      Берсе төнне ярата.

      Икесе дә дөньяга

     Якты нурлар тарата. (Ай һәм Кояш)

2) Алмаш-тилмәш өчкүз яна:

   Яшел, сары һәм кызыл.

   Урамда исән йөрергә

   Булыша ул көнозын.(Светофор)

3) Агач түгел – яфраклы,

Тун түгел –тегелгән.(Китап)

4)Утырабыз урманда

   Ап-ак эшләпә киеп.

   Киптерә дә, кыздыра да

   Кешеләр безне җыеп. (Гөмбә)

         Тагын ишек шакыйлар.

Укытучы:Туктагыз әле! Безнең бәйрәмгә тагын кемдер килгән. Мөгаен, бу соры бүредер әле. Кызыл Калфак юлда бүрене  очратмаган идеңме? (Кабат ишек шакыйлар)

Балалар! Бүрене кертәбезме соң?

- Керсен әйдә.

Укытучы:Әйдә. Соры бүре, рәхим ит!

Бүре керә: Исәнмесез!? Мин сезне Әлифбаны уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйм! Минем сезгә биремнәрем бар. Башлыйбызмы? Сез әзерме?  (Бер сүз белән җавап бирергә)

1.Урман санитары. Бу кошның исеме ... (тукран)

2.Кәбестәнең үзәк өлеше ... (күчән)

3.Озын колаклар,  кыска койрык. Нәрсә ул? (куян)

4.Җәнлекләр патшасы ... (аю) 5.Дәрескә чакыра ... (кыңгырау)

6.Буратино нәрсәдән ясалган? (агачтан)

тукталыш “Билгеләр патшалыгы”

      “5” ле керә:

      Исәнмесез, саумысыз,

      Минем нәни дусларым,

      Кемнәр авырлыктан качмый

      Яратам мин шуларны.

      Кемнәр тырышып укый

      Дөрес һәм матур яза,

      Тәртипле һәм эштә җитез-

      Шулар минем дусларым.

   1 нче укучы:

   Укыгач – укы,

   Алгач “5” ле ал.

  Әйдә “5” ле дус,

   Мәңге бездә кал! (“5” лене үзләре янына алып килеп куя.)

 “4” ле керә:

  Мин дә “5” ле белән

   Гел янәшә йөрим.

   Һәр эшнең яхшы

   Булуын телим.

    2 нче укучы:

   Әйдәгез, “4” ле дус,

   Түрдән узыгыз!

   Бездән китмәгез,

   Бездә калыгыз.

                     Укучылар сезнең 3 ле, 2 ле,1ле билгеләре белән дус буласыгыз киләме?

     “2” ле һәм “1” легә

   Иптәш түгел без.

   Укыганда укыйбыз

   Эшне тырышып эшлибез

   Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,

   Бик күңелле яшибез.

                       Җыр: “Китап”

   тукталыш “Хәрефестан иле”   Укытучы: Балалар! Игътибар! Алдыбызда “Хәрефстан иле”. Монда безнең әлифбабыз һәм яратып укыган башка китапларыбыз яши.

Бергә:Исәнме, китап дус! Син ни өчен күңелсез?

Әлифба: Мин исемемне югалттым. Озак эзләдем, таба алмадым.

Бергә: Кайгырма, китап дус. Без сиңа булышырбыз.

Әлифба: Рәхмәт сезгә, дуслар.

                            Теремок әкияте.

                                     Ә Л И Ф Б А

Кем зирәк, тапкыр икән ?

Сынап карыйк, әйдәгез !

Сез җавабын табыгыз,

Без шигырьләр әйтәбез.

(Хәрефләр тезелеп басалар.)

Ә хәрефе:    Кая барсаң, күз алдыңда,

Һәрчак күңелеңдә яши !

Ул – безнең иң якын кеше

Ул кеше – безнең (әни).

Л хәрефе  Өйрәндегез күп хәрефләр,

Тырышып, тирләр түгеп.

“Л” хәрефенә башлана

Кайсыгызның исемнәре .(Ландыш)

И хәрефе.И хәрефе ипи дә бар

Бар ул ил һәм иректә

И хәрефе икелегә

Укымаска (өйрәтә)

Ф хәрефе:Кошлар – безнең дусларыбыз,

Алар оча һәркайда.

Китерәләр агачларга,

Басуларга күп (файда)

Б хәрефе Бүре диләр, бүре диләр

Нинди була ул бүре

Явыз булсада бүре

Ул урман (санитары)

А хәрефе: Охшаган ул ракетага,

Ул басуда багана да.

Аны белә һәрбер бала:

Алфавитны башлый ич...(А)

Укытучы:Кем бу хәрефләрдән сүз төзи?   (1 нче укучы Әлифба сүзен төзи)

Әлифба:Менә бит минем исемем! Исемемне таптым! Нинди зур шатлык! Әйдәгез. Бергәләп җырлыйбыз!

   Бергә: Һәммәбезнең үз урыны

                Барыбыз да кирәкле.

                Безне “Әлифба” китабы

                Дус булырга өйрәтте.

                                                   Җыр: “Әлифба”

И Әлифбам  , син тәүге фәннәрнең                  

Тәүге баскычы .                                                          

Син кадерле , син туган телемнең                          

Алтын ачкычы .

   

И Әлифбам , син кулымда балкыйсың

Нәкъ нур булып.                                                                            

Һәр баланы зур бәхеткә илтүче

Ак юл булып .

Укыра да өйрәттең

Язарга да өйрәттең.

Син кадерле син туган

Телемнең алтын ачкычы.

     1 нче укучы:  Әлифба – тормышта  

   Беренче баскычым

   Син белем дөньясын

   Ачучы ачкычым.

   2 нче укучы:39 хәреф белән

Таныштык без тиз генә

Олы ярдәмчең булдың син

Рәхмәт инде Әлифба.

      3 нче укучы:Әлифба, Әлифба  беренче битеңне

   Ачкан көн хәтердә – зур бәйрәм шикелле.

   Иң якын дустыбыз булдың син гел безнең,

   Һәр хәреф елмаеп әйтте үз исемен.

     Һәм алар бик матур сүзләргә әйләнде,

   Сүз төзеп укуы кызыклы, күңелле!

   Әлифба, Әлифба, китәсең бит инде

   Җыр итеп җырлыйбыз, иң соңгы битеңне.

               Гүзәл (Әлифба), Рәдис (Хәзинә) шигырь сөйли.        

      5 нче укучы:

   Хәрефләрне белгәч,

   Укуы рәхәт.

   Рәхмәт, Әлифба,

   Сиңа зур рәхмәт!

      1 б. Әлифба – иң якын дус.

      2 б. Әлифба – иң яхшы китап.

      3 б. Әлифба – иң яхшы җыр. 

                Җыр: “Мин иртә белән мәктәпкә барам”

   Әлифба: Нәни дусларым,рәхмәт сезгә дә

                    Әлифбаны нык үзләштергәнгә.

                    Белем сараен керергә ачып

                    Сезнең кулларда  хәзер бар ачкыч.

  Әдәби уку: Исәнмесез, хуш киләсез, кадерлеләрем! Минем янга килеп җитүегез белән котлыйм сезне. Мин сезгә яңа китаплар алып килдем, аларны бик яратып укыгыз, саклап тотыгыз. (“Туган тел” дәреслекләре өләшә. ” Туган тел” җыры башкарыла.

Гыйлем иясе керә

Исәнмесез дуслар. Мин гыйлем иясе.Әлфбаны уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйм.Минем кулымда бер әйбер бар. Ул җылык, яктылык бирә, күңелне күтәрә. Ул нәрсә? (Кояш)

Сездә кояш шикелле үзегездәге җылыкны һәр кешегә бирегез.Шат күңелле булыгыз.

Сезнең алда вәгъдә бирәбез!

Тырышып укырга

Ялкауланмаска,

Артта калмаска!

2” ле алмаска!

 Инструменталь ансамбль “ Әннәги-геннәги”  татарча бию

Алты малай һәм дүрт кыз.

Без барыбыз – унау.

Алты малай һәм дүрт кыз.

Дәрес барган вакытта

Эшләребез бик тыгыз.

Зифа камышлар шикелле ,

Үреләбез яктыга.

Нур сибүче кояш булып,

Римма апабыз тора.

Укытучы апабызны

Килми һич тә борчыйсы.

“4”ле,  ”5” ле билгеләренә

Килә дә соң укыйсы.

                                                                                  февраль, 2012 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әлифба бәйрәме"

Әлифба белән саубуллашу кичәсе....

1 сыйныфта әлифба дәресе

1 нче сыйныфта үткәрелгән "Тартык [д] авазы һәм Д, д хәрефләре" дигән темага дәрес конспекты....

Календарно-тематическое планирование "Әлифба"

"Әлифба" дәреслеген планлаштырыу...

"Әлифба" бәйрәме

Открытое мероприятие посвященный  прощанию с букварем...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәмеМаксат: Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, ...

Әлифба бәйрәме.

Әлифба бәйрәме....

“Әлифба бәйрәме” Дәрестән тыш чара

Хөрмәтле укучылар, кунаклар!                  Бүген безнең зур бәйрәм-...