"Уроки жизни"
классный час на тему

Сыйныф сәгате     “Укытучы – изге һөнәр иясе”

 

Максат. 1. Һөнәрләр турында белемнәрне үстерү, һөнәр  сайларга ярдәм итү.                      

               2. Укытучы һөнәре турында әңгәмә

     3. Игътибарлылык, логик фикер йөртү, чагыштыра белү сыйфатлары тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Конспект классного часа69.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныф сәгате     “Укытучы – изге һөнәр иясе”

Максат. 1. Һөнәрләр турында белемнәрне үстерү, һөнәр  сайларга ярдәм итү.                      

               2. Укытучы һөнәре турында әңгәмә

     3. Игътибарлылык, логик фикер йөртү, чагыштыра белү сыйфатлары тәрбияләү.

               

                                 ӘҢГӘМӘ  БАРЫШЫ

      “Үзегез башкарган эшне яратыгыз һәм сезгә уңыш килер”.

                                                                        Рей Крок, 1952 нче елда Макдональска нигез  салучы.

  1. Оештыру   өлеше.

Укучыларны  мине тыңлагаз әле:

«На златом крыльце сидели царь, царевич, король, королевич, сапожник, портной, — кто ты будешь такой?»    Моны берәрегез беләме? Бу нәрсә?

Әйе, бу санамаш. Уенны башлап җибәрер өчен гади бер җөмлә. Эчтәлегенә игътибар итеп уйлап карагыз әле, Үскәч сез кем булырсыз? Сынамыштагыча: Царь? Король? — Барыбыз да теләр иде – юк шул!.. Ә бәлки итекче (сапожник) булырга? Яки тегүче (портной)?

Сез кемнәр булыр идегез?

Укучылар, аңлагансыздыр инде, бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (җаваплар тыңлана)

- әйе укучылар, без бүгенге әңгәмәбез  һөнәрләр турында булачак.

2. Төп өлеш

Нәрсә соң ул һөнәр?  ( “Акыл штурмы )”

-  Һөнәр – ул нәрсә дә булса җитештерү, ясау өчен осталык, күнекмә һәм махсус белем таләп итә торган эш, шөгыль.

 -  Һөнәр – ул белгечлек, профессия.

 - Һөнәрләр безнең бик күп.  Илебездә 40 меңләп һөнәр барлыгы билгеле. Нинди генә һөнәрне сайласак та, белемле булырга, ә моның өчен иң элек, тырышып укырга кирәк. Алтын куллы табибларга да, батыр йөрәкле космонавтларга да, яңа ачышлар ясаучы профессорларга да .... белемне УКЫТУЧЫ  бирә.

-Укытучы  һөнәре – нинди һөнәр соң ул? Укытучы балаларны язарга, укырга, сөйләргә, мисаллар  чишәргә, җырларга, биергә, әти-әниләрне, олыларны һәм дусларны хөрмәт итәргә, әдәпле  тыйнак, ягымлы булырга өйрәтә.

                                                  Һөнәрләр күп: кем булсаң да

                                                  Табиб, эшче, тукучы...

                                                  Тик онытма бер нәрсәне –

                                                   Юл күрсәтә укытучы.

       Укытучы һөнәре сезгә бик таныш, кайберләрегез укытучы булу турында хыяллана да әле.

  • Укытучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң?  (төркемнәрдә эш)
  • “Укытучы апаң йокламаган” шигырен укып укытучы һөнәренең әһәмияте турында әңгәмә  

                     Абажурлы зәңгәр лампасыннан

                     Өстәленә якты сибелгән.

                     Дәфтәрләр дә инде тикшерелгән

                     Планнар да күптән төзелгән.

                      Ә ул әле һаман йокламаган,

                     Төн йокысын нәрсә алган соң?

                     Сәбәбе син Азат,  син дә бүген

                     Язма эштән бишле алгансың.

Укытучы… мәктәп… Бу ике сүз

Күңелемдә яши янәшә.

“Укытучым”,- диеп әйткән саен,

“Мәктәбем”,- дип йөрәк эндәшә.

(Мәктәп тарихына кыскача сәяхәт)

Архив мәгълүматларына караганда , 1921 нче елда мәктәп мәгарифе анкета тутырттыра. Бу анкетада мәктәп 1908 елда малайлар өчен ачылган дип бирелә. Мәктәптә дини дәресләр белән бергә дөньяви фәннәр дә укытылган.

1918 елдан авылда балаларга фән нигезләре укытыла башлый.. Балаларны укыту өчен махсус биналар булмый. Кыз баларны кеше йортларында укытсалар, ир балалар  мәдрәсә бинасында укыйлар. Авылда махсус курслар үткән Хәбибә Шакирова (Нөнәгәр кызы), Гыйлембану Фәхретдинова (Смәелдән), Гарифулла Хәлиуллин, Хәлим Заһидуллин, (Кукмарадан) беренче укытучылар булганнар. 1921 елларда укытучылар Искәндәров Нургали Ибәтулла улы (Астраханьннан), Әхмәрова Мөнәвәрә Сәләхетдин кызы, Латыйпова Маһибанулар балаларга белем бирә.

Мәктәптә 3 класс була, барысы 123 бала белем ала. 1925 елдан мәдрәсә-мәктәп мөдире булып Сәет Гаделшин эшли.

1928 елда авылда зур янгын чыгып, агач мәдрәсә яна , авылга яңа мәктәп төзү мәсьәләсе килеп баса.

1931 ел. Авылның тирә-юньдә балта эшенә осталыклары белән дан тоткан “аппапныкылар” нәселеннән Әүхәдиев Гарифулла төзегән проект буенча, аның җитәкчелегендә яңа мәктәп бинасы төзелә.

Яңа мәктәпнең 1 классына 90лап бала килә , аларның укытучысы итеп Смәел кызы Мәйсара Галиәкбәрова билгеләнә. 1932 елдан мәктәп мөдире булып Гыйльфан Гыйльманов эшли. Укытучылар: Гыйбадуллин Сөнгать (Көшкәтбаштан), Комзаводтан Акбаров Хәбиб килә. ә 1935 елдан Балтач һәм Арчаның укытучылар хәзерләү курсларныда укыган Гизатуллин Габделхак мәктәп мөдире , ә тормыш иптәше Гизатуллина Гарифә апа укытучы була.

        1941-1945 еллар. Сугыш еллары. Укыту-тәрбия эшләре тукталып калмый.. Гыйззәтуллин Габделхак, Сафин Зыялар сугышка алыналар.( Сугыш елларында һәм сугыштан соң мәктәптә Сөләйманова Наҗия, Закирова Гөлсем, Гарифуллина Әминә,  Терентьева Сима, Шафигуллина Гамилә,  Чернова Анна (Носладан), Шафигуллина Гаффә, Гарифуллина Мәликә, Шакиров Нури, Зәкиев Мәгъсүм, Дәминов Мансурлар укытучы булып эшлиләр)Укытучылар җитәкчелегендә укучылар колхозчылар белән бергә җир эшкәрткәннәр, чәчү чәчкән, кул белән урак урган, бәрәңге казыган, ындырда эшләгән, сукыр лампа һәм чыра яктысында чыпта суккан, солдатларга җылы бияләйләр, носкилар бәйләп посылкалар хәзерләгән һ.б. санап бетермәслек эшләр башкарганнар.

        1950 елларда мәктәп белән Субаш авылыннан килгән укытучы Гыйматдинов Гайни Гыйматдинович җитәкчелек иткән, тормыш иптәше Сания апа да дәресләр укыткан. Ә Гайни Гыйматдиновичны Павлова Елизавета алыштырган.

1956 ел. Нөнәгәр башлангыч белем бирү мәктәбе җидееллык мәктәп итеп үзгәртелгән , ә Чутай җидеелык мәктәбенең 5,6,7 нче сыйныфлары Нөнәгәр мәктәбенә күчерелә һәм директоры  Салихов Наил Салихович .

1956-57 нче уку елының 1 классына 31 бала кабул ителгән. Җидееллык мәктәпнең 1 нче чыгарылышында 23 бала укып чыккан.Бүген алар биредә.Көчле алкышлар астында аларны сәхнәгә чакырыйк.(  Беренче мәртәбә җидееллык итеп үзгэртелгәч укыткан укытучылар:  Салихов Наил Салихович – тарих, география, Салихова Мөнәвәрә Шәфигулловна, Мостафин Гаязетдин Нәҗметдинович– математика,физика. Фәхретдинова Сәрвәр Габделбәровна – рус теле, Гарипов Вилен Фәтхекадыйрович – биология, Рамазанова Равилә Хәбибрахмановна татар теле,химия, ә Гайнетдинова Зайтуна  Самигулловна, Мостафина Рафига Хабибрахмановна,Павлова Елизавета башлангыч классларда белем бирә.)

1960 ел. Нөнәгәр җидееллык мәктәбе сигезьеллык итеп үзгәртелә. 1 класска 27 бала керә, укытучылары Шәйхиева Роза Галиевна, 8 еллыкның беренче чыгарылышында 21 укучы була. 1962 нче елда кирпечтән яңа мәктәп бинасы төзелә башлый. Һәм 1964 нче елда “Волга” колхозы көче белән кирпечтән салынган, 200 урынлы яңа мәктәп ачыла.

1960-1970 нче елларда Нөнәгәр мәктәбенә килеп, үзләренең хезмәт юлын башлаган һәм дәвам иткән укытучылар -Ибраһимова Былбыл Фатыйховна-завуч, Алкин Разит Риязович, Гарипова Хания Гарифулловна, Зарипова Люция Мостафовна-завуч, Зарипова Люция Нурмөхәммәтовна, Гилязев Фарук Гыйләҗетдинович, Гыйләҗева Гөлсия Гарәфиевна, Гарифуллина (Әсхәтҗанова) Зөлхәбирә  Гарифулловна, Шәйхиев Мөдәрис Шәйхиевич, Шәйхиева Роза  Галиевна, Сөләйманова Венера Нургаяновна , Гайнетдинов Равил Гайнетдинович, Нигъмәтуллин Илдар Нигъмәтуллович, Салихова Роза Салиховна, Хәбибрахманова Тәнвирә Галимҗановна, Камилова Наилә Камиловна, Кәлимуллина Дания Закирҗановна,Борханов Хәбибрахман Хәбибрахманович, Абдракитова Гөлзада Әхмәтовна , Нәбиева Гөлнура Вәлиевна.

1970-80 нче елларда мәктәп коллективы зурая, яңа укытучылар килә. 1970 нче елдан 1972 нче елга кадәр мәктәп директоры булып Тәнвир Муллагалиевич Галимов эшли., ә 1972-73 кә кадәр Гарипов Велин Фәтхелкадыйрович, 1973-79 елларда Галләметдинов Нуретдин Галләметдинович мәктәп белән җитәкчелек итә. (Коллективка рус теле укытучылары:Гафиуллина Фәния Гафиулловна, Никитина, Башмакова, Бәйрәмова-Зәкиева Вәзирә Ханаевна, Воробьева Раиса Константиновна, Злобина Валентина Яковлевна, Кашина Нина Александровна, Галләметдинова Сания Галимулловна, Зиатдинова Люция Хабровна, Мингазова Рәмзия Мөэминовна, Нуриева-Сабирова Әлфия Солтановна,  химбиолог Салихова Роза Салиховна, пионервожатый Әхмәтханова Венера Заһировна,  математик- физик Галиева Зөләйха Абдулловна,  Дәминова- Зиннатуллина Миләүшә Мансуровна, Камилова Әлфия Камиловна, Зиатдинова Наҗия Гарәфетдиновна, Салихов Рафис Салихович, Шакирова Наилә Җәвитовна, Шәфигуллина Рүзилә Ногмановна, Борханов Мәхмүт Бариевичлар килә)

1981 елдан мәктәп Нөнәгәр урта мәктәбе итеп үзгәртелә. Шушы ук елны малайларны тракторчы һөнәренә өйрәтү өчен трактор кабинеты оештырыла. Фән нигезләренә укучыларны “ВЛКСМ ның 50 еллыгы” исемендәге колхозның баш инженеры Әшрәпов Солтан Йосыф улы башлап җибәрә һәм19малайның 16сы, мәктәпне тәмамлаганда, 3класслы тракторчы таныклыгы алды. Кызлар өчен “терлекчелек нигезләре” дәресләре  кертелә. Фәнне практика белән бәйләп Гыйләҗетдинова Гөлсия Гарәфиевна алып бара.

Нөнәгәр сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң укучылар урта белемне Чепья урта мәктәбе яки Нөнәгәр сигезьеллык мәктәбе каршында оештырылган кичке мәктәптә алалар.

Мәктәп һәм колхоз  җитәкчеләре, авыл халкы соравы буенча 1979 елда райком яңа мәктәп салдырырга карар чыгара. 1982 елда яңа мәктәпнең нигезен салалар. Ул 1 ел эчендә төзелеп бетә. Мәктәпне тизрәк өлгертү өчен төзелештә укытучылар һәм югары класс укучылары да эшли. Өлкән класс укучылары маляр-штукатур һөнәрен үзләштерәләр. өлкән пионервожатый Кәлимуллина Дания Закирҗановна җитәкчелегендә бригада оештырыла. Мәктәпне буяу, агарту эшләре алар тарафыннан башкарыла.

1979-1999 елларга кадәр Нөнәгәр мәктәбен Борханов Мәхмүт Бариевич җитәкли. 1983 елда мәктәп беренче чыгарылышын бирә. Ул елны мәктәпне 30 укучы тәмамлый. Шулар арасында  мәктәп тарихында беренче алтын медалист та була. Ул – Салихов Ранил Наилевич.

        1990-2000 нче елларда илебездә барган үзгәрешләр мәктәпләргә дә кагылмыйча үтми. Шул исәптән  мәктәп дә шушы вакыйгалар эчендә үз юлын табып акрын гына биеклекләр яулый тора.

Мәктәпнең материаль техник базасы көннән-көн ныгый бара. 1993 елда 10 компьютердан торган компьютер классы ачыла. Шул ук елны мәктәптә  кызлар өчен хезмәт кабинеты оештырыла.  Аның җитәкчесе –  Гыйләҗетдинова Гөлсия Гарәфиевна.

Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан укучылар һәм ветераннар белән берлектә  “Ветераннар аллея”сы булдырылды. Бүгенге көндә ул ветераннарның инде нибары   1се генә исән.

 Мәктәп коллективы иҗади эшләүче, яңалыкка омтылучан яшь укытучылар - Саттаров Ленар Билсурович, Ваккасова Ләйсән Дамировна, Нургалиев Раузит Равилевич, Нургалиева Алсу  Рамисовна, Фазулянова Луиза Икрамовна, Нургалиева Илүсә Рафиковна, Гарипова Зөлфия Дәминовна, Нигъмәтҗанов Тәлгать Сәгыйтьҗанович, Шәфигуллина Ләйсән Габдулловна, Гыйльфанова Рәзинә Нургаяновна, Закиров Радик Харисович, Нәбиева Римма Рахимовна, Фасыйхов Нияз Наилевич, Габдуллин Рәсүл Йосыфовичлар, Зарипов Фидаил Фәритовичлар  белән тагын да тулылана.

        

  • Мәктәбебезнең ике укытучысы – Шәфигуллина Рүзилә Ногмановна, Борханов Мәхмүт Бариевич Халыкара Сорос грантына ия булдылар. Мәхмүт Бариевич ни кызганыч бүген безнең арабызда юк. Аның матур, күркәм эшләре безнең күңелләрдә озак еллар буена сакланыр.
  • 2006 һәм 2009 нчы елларда Россия Президентының 100 мең сумлык Грантына ия булган югары квалификацион категорияле география укытучысы Хәбибуллина Рәйсә Харисовна һәм тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сәмигуллина Альфинур Хафизовна  - мәктәбебез маяклары.
  • “Безнең иң яхшы укытучы” грантына ия булучылар укытучыларны да әйтеп китик: Сәмигуллина Альфинур Хафизовна , Хәбибуллина Рәйсә Харисовн, Фазылянова Луиза Икрамовна, Гыйльфанова Рәзинә Нургаяновна, Гарипова Зөлфия Дәминовна, Гарипова Илүзә Икрамовна, Нургалеева Алсу Рамисовна, Закирова Алсу Наилевна.

Хәзерге вактытта мәктәп “Икенче буын ФДСна күчү этабында, укыту-тәрбия процессында заманча педагогик технологияләр кулланып,  укучыларның сәләтләрен,  укытучы потенциалын үстерү” методик темасы өстендә эшли. Мәктәп коллективы алдына куйган бурычлар дәрес методикасын камилләштерү, сәләтле һәм йомшак укучылар белән төрле эш формалары оештыру, укучыларда укуга омтылыш тәрбияләү, укытучыларны яңа методик һәм педагогик әдәбият белән таныштыру, электрон методик лабораторияләр туплау аша үтәлә. Һәм мәктәпнең  2013-14 нче уку елы нәтиҗәләре буенча районда рейтингта беренче урынны алып, Татарстанның “Иң яхшы 100 мәктәбе” арасында унтугызынча  урынны алып торуы укытучылар коллективының тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе.

  • Әйдәгез, укытучы булырга теләмәгәннәрне дә кызыксындырырлык итеп реклама иҗат итик әле.
  • Укытучы булу өчен уку йортлары безнең Казаныбызда да бар:
  1. ТДГПУ – татар дәүләт гуманитар педагогия университеты;
  2. КДУ – Казан дәүләт университеты;
  3. Педагогия көллиятләре.  

 

                                      Һәр баланың әнисе бар,

                          Укытучы апасы бар.

                          Андый апа булмас иде

                          Балаларның укыйсы бар.

                          Кайчагында каләм дәфтәр

                          Онытылып калыштыра.

                           Мондый чакта апа безгә

                          Дәү әнине алмаштыра.  

                          Кайчагында шелтәли ул

                          Кайчагында ала үбеп.

                          Укытучы апа безгә

                          Мәктәптәге әни кебек.

                          Без аны көтеп алабыз

                        “Апа,апа”дип торабыз

                          Тәртип бозасы килсәдә

                          Тәртип бозмый ,тик торабыз.

                          Армый –талмый балаларга

                          Һаман белем тарата ул,

                          Чын әниләр кебек апа

                           Балаларны ярата ул.

                                                                    (Галимҗан Гыйлманов)

  1. Йомгаклау. Укучылар, бүгенге дәрестән нинди нәтиҗә ясарга  була?            

                     

Укытучы һөнәре кызыклы да, авыр да.Укытучы булмаса дөнья алга бармас иде. Укымыйча өйдә яту бик рәхәттер инде ул .Әгәр бер кемдә белем алмаса , кешеләр һаман да таш гасырда яшәр иде.Белем алырга, безгә укытучыларыбыз булыша.

       Укучыларның иҗади эшләренә билгеләр куела.  

  1. Өйгә эш бирү. Үзеңнең яраткан китабыңа реклама ясарга.

 

                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уроки жизни в рассказе В.Г.Распутина «Уроки французского» литература в 6 классе

познакомить с жизнью и творчеством писателя В.Г.Распутина и его рассказрм "Уроки французского"...

Уроки жизни в рассказе В.Распутина "Уроки французского"

Уроки жизни в рассказе В.Г.Распутина«Уроки французского» Цели урока:      ...

Методические рекомендации для проведения урока истории России в 6 классе. Тема урока: «Жизнь и быт горожан»

Рекомендации к проведению урока истории в 6 классе. Продолжение изучения темы «Общественный строй Древней Руси"....

Презентация к уроку "Жизнь в городе,жизнь в деревне"

Презентация к уроку "Жизнь в городе,жизнь в деревне" для 7 класса к учебнику И.Л.Бим "Шаги"...

Уроки жизни в рассказе В. Г. Распутина «Уроки французского».

Открытый урок в 6 классе по литературе на тему: "Уроки жизни в рассказе В. Г. Распутина "Уроки французского""....

Урок ОДНКНР 5 класс Тема урока: «Жизнь ратными подвигами полна» Итоговый урок-викторина

Книга Б.Полевого: «Повесть о настоящем человеке»,которую необходимо обучающимся прочитать до проведения данного урока....