Вечные проблемы в воспитании детей ( Выступление на родительском собрании. )
статья по теме

Хасанова Нурлися Фирдусовна

Трудные моменты в воспитании детей.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bala_trbiyalud_mngelek_kanunnar.docx18.23 КБ

Предварительный просмотр:

               Бала тәрбияләүдә мәңгелек кануннар.

Бала... Укучы... Бу ике сүзне янәшә куеп, аларны тәрбияләүдә, кешелек барлыкка килгәннән бирле, нинди генә алымнар кулланылмаган һәм кулланылмый.

Әйе, балага дөрес тәрбия бирү һәм шуның уңай нәтиҗәсен күрү – тырыш хезмәтеңнең иң биек ноктасыдыр, мөгәен.

Хәзерге заманда, барыбызга да, әти-әниләргә, укытучыларга һәм балаларыбызның өстенә ишелеп-ишелеп төшкән проблемаларны хәл итү чорында, балаларны тәрбияләү һәм аны дөрес юнәлештә алып  бару –  авыр эшләрнең берседер.

Шуңа күрә үземнең күзаллаулардан һәм эш тәҗрибәмнән чыгып, авыл шартларында бала шәхесен тәрбияләү алымнарының иң мөһимнәрен һәм кайсы өлкәдә, ни сәбәпле тәрбия эшенең йомшаруына да тукталып үтәсем килә.

Барлык чор кешеләренә тәрбиянең иң беренче баскычы булып – хезмәт тәрбиясе хас булган. Һичшиксез, хезмәт баланы кирәкмәгән нәрсәләргә вакытын калдырмый. Эшсез бала кая барып бәрелергә белми, кызык эзләп, ата-ана өчен дә, безнең өчен дә, гомумән, узләре өчен дә күңелсез тәмамланган очраклар азмыни!?

Авыл җирлегендә ел буе балаларга хезмәт тәрбиясе алу өчен алшартлар җитәрлек дип саныйм.

Шуңа карамастан вакытын ничек уздырырга белмичә, нәрсә белән шөгыльләнергә ярый яисә ярамаганлыкны аңламыйча йөрүче балалар артканнан арта. Бигрәк тә ата-аналар тарафыннан контроль булмаган очракта, тайгак юлга да кереп китәргә мөмкиннәр.

Әйе, сезнең тарафтан ниндидер аклану сүзләре дә булырга мөмкин. Тизләтелгән темпта яшәү заманында яшибез. Хәзергесе чорда тамак тук, өс бөтен булсын өчен көн-төн эшләргә кирәк, кубегез шәхси организацияләрдә, ун-уникешәр сәгать эшлисез. Балалар белән тыгыз элемтәдә булу, аларның уй фикерләре белән кызыксыну, кайда һәм кемнәр белән аралашулары турында белү өчен вакыт та калмаска мөмкин. Ләкин кызыксынырга кирәк, бүген нишләгән, хуҗалыкта нинди эшләр башкарган, иртәгәсе көнгә эшләнәсе эшләр турында искәртү һәм аның үтәлешен тикшерү – бала белән ата-ананың иң мөһим аралашу чараларының берсе.

 Мине борчыган мәсьәләләрнең тагын берсе һәм, әйтергә кирәк, иң мөһиме дип тә саныйм: укытучының авторитеты күп очракта ата-ана гаебе белән төште.

Хәзер әти-әниләр барысы да диярлек югары белемле. Үз эшләрегезнең осталары саналасыз. Үз хокукларыгызны да яхшы беләсез, бу бик дөрес, һәрбер кешегә үзенең хокукларын һәм бурычларын белү зарур!

Укытучы, берәр зыянлы эштән соң, балага кисәтү ясый. Бала өйгә кайтып, укытучы мине бер гаепсезгә әрләде дип зарлана. Әти-әни нишли дисезме? Укытучы турында тискәре фикерен әйтеп кенә калмый, икенче көнгә мәктәпкә үк килеп конфликтка керүдән дә тайчынмый. Ә теге бала, башын югары күтәреп, кем җиңәр икән дип, кызыксынып күзәтә. Мондый күренешләр нәрсәгә китерә соң? Беренчедән, балагызның һәрбер сүзенә, тикшермичә ышанып, алдашырга өйрәтсәгез, икенчедән, эгоист булып үсәчәк, өченчедән, укытучының бернинди авторитеты калмый һәм, билгеле, ул бала укытучыны санга сукмаячак. Олыны олы  итә белмәгән бала, үзегезне дә хөрмәт итмәячәк.

Иң беренче баладан сорашырга, балага әйтмичә генә укытучы белән элемтәгә керергә һәм аңлашырга кирәк дип саныйм.

Бер мисал китерә алам. Мәктәптә Яңа ел кичәсе. 9-11 нчы сыйныф укучылары өчен кичке вакытта оештырылган Бал-маскарад. Мин, 11 нчы сыйныф җитәкчесе, мәктәп буенча кизү торам. Укучылар көч сынаштылар, ярыштылар, дискотека өлеше башланды. Кечкенә сыйныфлар өйләренә кайтып киттеләр. Күземә 5 нче сыйныф укучысы чалынды һәм аңа кайтып-китү кирәклеген искәрттем. Берничә мәртәбә кисәту ясаганнан соң, өйгә елап кайткан. “Мине шул апа куып кайтарды”, - дип әйткән. Нәтиҗәсе ничек бетте дип уйлыйсыз? Башта әбисе килде, икенче көнгә әтисе директорга гариза тотып кергән. Ә бит бер сүз җитә иде ата-ана тарафыннын: “Укытучы дөрес эшләгән, дискотека зур сыйныфлар өчен”, дигән җөмләләр генә крәк иде.

Йомгаклап әйтәсе килгән фикерем шул:

  • балаларны хезмәт белән тәрбияләу;
  • балалар әйткән сүзләрне тикшермичә торып конфликтка керергә ашыкмау;
  • һәрвакыт контрольдә тоту.

Ата - ана – бала – укытучы берлектә эш алып барып, вакытында чара күргән очракта, бала шәхесен тәрбияләүдә югары уңышларга ирешергә була.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Актуальные проблемы музыкального образования детей" Доклад на родительском собрании

Актуальные проблемы музыкального образования детей         В современном мире музыкальное искусство рассматривается как часть общей мировой культуры. Оно ...

Выступление на родительском собрании « Роль примера и авторитета родителей в воспитании детей»

Воспитание детей- это государственное дело. Качества, которыми должен обладать гражданин нашей страны, не придут сами собой,- их надо воспитывать у ребёнка с самого раннего возраста, воспитывать целен...

Выступление на родительском собрании по теме: "Воспитание детей без насилия" с презентацией.

Материал может использоваться на общешкольных и классных родительских собраниях как в специальных (коррекционных) школах 8 вида, так и в массовых школах....

Выступление на родительском собрании "Роль родителей в воспитании детей"

Данный доклад можно использовать на родительских собраниях....

Справка. Выступление на родительском собрании "Народное искусство в воспитании детей". 2018

Справка. Выступление на родительском собрании "Народное искусство в воспитании детей". 2018...

Выступление на родительском собрании «Сотрудничество семьи и школы в работе по физическому воспитанию детей »

        С началом обучения ребенка в школе происходит смена ведущего вида его деятельности; игровая деятельность сменяется учебной. На уроках физкультуры процесс смены видов...

Выступление на родительском собрании по теме:"Проблемы детей в семьях, в которых родители злоупотребляют алкоголем"

Выступление на родительском собрании по теме:"Проблемы детей в семьях, в которых родители злоупотребляют алкоголем"...