Укыту -тэрбия эшендэ халык педагогикасы.
классный час (9, 10, 11 класс) на тему

Класс сәгатьләрендә куллану өчен.

Скачать:


Предварительный просмотр:

 (ата-аналар ,укытучылар,укучылар өчен чыгышлар)

Назипова Ләйсән  Мәсхут кызы

            Халык педагогикасының бала тәрбияләүдәге роле.

                                                                            «Бала чакта алынган тәрбияне

                                                                  Бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас»

                                                                                                       Р.Фәхретдин.

  Кешелек үзенең тарихи яшәеш дәверендә гаять бай тормыш тәҗрибәсе туплаган. Аның бер өлешен яшь буынны мөстәкыйль тормышка әзерләү тәҗрибәсе тәшкил итә. Һәр милләтнең бу өлкәдә үзенә генә хас карашлары (минталитеты), үзенчәлекле фикерләре, тәрбия алымнары, йөзләгән гасырлар буе сакланып килгән гореф - гадәтләре, йолалары бар. Бүген мәктәпләрдә укыту - тәрбия эшен камилләштерү максаты белән халык педагогикасы хәзинәләрен файдалану кирәклеге дә көн тәртибенә килеп басты. Чөнки милли мәктәпне торгызу, яшь буынны үз туган телендә сөйләшүче, халкын сөюче, аның чын тарихын өйрәнүче, иҗатка сәләтле буын итеп тәрбияләү эшен халык педагогикасыннан башка күз алдына китерүе дә кыен. Димәк, яшь буынны тәрбияләүдә, ирекле шәхес үстерүдә гаять зур урын тоткан милли үзенчәлекләрне, сыйфатларны, милли психологияне, гореф - гадәтләрне, йолаларны, бәйрәмнәрне бүгенге көн мәгарифе үз алдына белем һәм тәрбия бирүне, милли традицияләргә таянып, халык педагогикасы нигезендә алып бару бурычын куя. Буыннан  -  буынга килгән һәм тәрбия процессында кулланылган ысуллар, нәтиҗәле алымнар, гомуми кабул ителгән һәм гадәткә кергән таләпләр, гореф – гадәтләр, гыйлем – күнекмәләр, педагогик карашлар яшь буынга белем - тәрбия бирүдә аеруча зур роль уйный.  Бүгенге көндә укучыны тәрбияләү, баланы үстерү -  катлаулы һәм каршылыклы процесс. Ә шул баланы шәхес итеп тәрбияләүне нәрсәдән башларга соң? Белем һәм тәрбия бирү процессында  әхлакый тәрбия бирүгә ныграк басым ясарга кирәк, дип уйлыйм мин.

      Буыннан - буынга килгән һәм баетылган тәрбия процессында кулланылган ысуллар, нәтиҗәле алымнар, гомуми кабул ителгән һәм гадәткә кергән таләпләр, гореф - гадәтләр, гыйлем, күнекмәләр, педагогик карашлар һәм бәяләр җыелмасы,тәрбия максаты, идеалы, халыкның авыз иҗаты халык педагогикасын тәшкил итә. Халык педагогикасының нигезендә бу халыкның үзенә генә хас булган милли психологик үзенчәлекләре, тәрбия алымнары, гореф - гадәтләре, йолалары, тормыш - көнкүрешне оештыру, үз - үзеңне тоту рәвеше, әхлак нормалары, милли сыйфатлары салынган.

    Һәр милләтнең, шул исәптән татарларның да, иң изге, мәңгелек педагогик хыялы - һәр яктан камил шәхес тәрбияләү. Баланы тәрбия кылу ананың теләкләреннән башлана. Ана сөте белән кергән туган тел аша сабыйда газиз әнкәсенә, әткәсенә, әби - бабасына, туганнарына, туган туфрагына, чишмә - урманнарга, кош - кортларга, гомумән, тереклек дөньясына мәхәббәт, аны белергә, төшенергә омтылу хисләре тәрбияләнә.

              Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре - яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак. Халыкның бай рухлы, кешеләрне гүзәл киләчәккә рухландыручы әкиятләре, киң колачлы җырлары, тирән фәлсәфи әйтемнәре, тапкыр һәм үткен мәкальләре, үзенчәлекле табышмаклары, яшьләргә сабак бирердәй итеп иҗат ителгән риваять, дастан, легенда һәм башка күп төрле иҗат җимешләре киләчәк буынны милләт тормышын дәвам итерлек, аны үстерүгә өлеш кертерлек итеп тәрбияләүдә зур рухи чишмә, чыганак булып тора. Халык авыз иҗаты әсәрләре, яшь буынга тәрбия бирү чарасы булу белән бергә, әйләнә – тирә дөньяны танып белү чыганагы буларак та хезмәт итә. Сөекле шагыйребез Габдулла  Тукай да халкыбызның авыз иҗатына олы мәхәббәт һәм тирән хөрмәт белән карады. Аның бу карашы халык иҗаты турындагы хезмәтләрендә ачык чагыла: «Халык ядкарьләре - безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр…. Белергә кирәк ки, халык җырлары -  халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер», - диде  «Халык әдәбияты» исемле хезмәтендә. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә халыкның тарихи үсеш юлында алган тормыш  тәҗрибәсе, аң дәрәҗәсе һәм иң яхшы милли сыйфатлары чагыла. Халык авыз иҗаты безгә хезмәт ияләренең дөньяга карашларын,  матурлыкны аңлавын ачыкларга булыша. Халык иҗатында тәрбиянең һәр юнәлешенә караган, кешедәге барлык                                              

әхлакый сыйфатлар хакындагы фикерләр, тәкъдимнәр, киңәшләр, үгет - нәсыйхәтләр, таләпләр бар. Аларда халыкның балаларга әхлак, зәвык, физик һәм хезмәт тәрбиясенә караганнары аеруча эчтәлекле һәм әһәмиятле. Мәсәлән: « Коега төкермә, суын эчәрсең”,

 “Бусагага утырма, кәрлә булып калырсың”, “Майны күп ашасаң, күзең күрмәс”, “Әшәке сөйләшсәң, телең корыр”.

    Халкыбыз җырлары- күп төрле бизәкләрдән генә торган моңлы, аһәңле үзе бер дөнья. Җырларда дуслык, туганлык, татулык, кардәшлек, халыкның кунакчыллыгы һәм бердәмлек тойгылары ята.

    Шулай ук  мәкаль һәм әйтемнәрнең эчтәлекләре дә бик гыйбрәтле.Үсмерләрнең башкалар белән аралашканда мәкальләрдә әйтелгән үрнәккә омтылулары, гыйбрәт алулары мөһим. “Карама кешенең сүзенә, кара эшенә”, “Кыюлык – ярты бәхет”.

     Иҗтимагый үсешнең беренче баскычларыннан алып, бүгенге көнгә кадәр яшь буынны аякка бастыру, мөстәкыйль тормышка әзерләү, тәрбияләү халык кулында булган. Халык киләчәк буынның нинди булып үсүе, миһербанлы булуы, олылар өчен кайгыртучы, туган иле, туган җире, халкы мәнфәгатьләрен яклап көрәшергә сәләтле булып үсүе өчен һәрвакыт борчылып торган.

     Ыруг - кабилә җәмгыятендә үк халык кабиләдәге балаларны турыдан - туры хезмәткә катнаштырып, олылар тормышына әзерләгәннәр. Һәр көн кабилә әгъзалары белән аралашып, хезмәттә кайнашып, балалар тормыш тәҗрибәсен, хезмәт күнекмәләрен үзләштергән. Кабиләнең йолалары, гореф - гадәтләре белән дә кече яшьтән үк танышканнар. Алга таба, җәмгыять үсә барган саен, яшь буынны мөстәкыйль тормышка әзерләү дә киңәя башлый, ыруг бу эшне башкару өчен махсус кешеләр билгеләп куя. Билгеле, бу эшне башкару шактый зур тормыш тәҗрибәсе туплаган, физик хезмәткә катнашу мөмкинлеге чикләнгән аксакалларга йөкләнгән. Инде кабилә, уртак тормышка күчеп, игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек белән шөгыльләнә башлагач, яшь буынны тәрбияләү өчен мөмкинлекләр тагын да арта төшә. Бу мисал милли бәйрәмебез Сабантуйда ачык чагыла.

     Яшь буынны тәрбияләүдәге кайгыртучанлык - татар халкына да борынгы күренеш. Ул үзенең тарихи яшәешендә рухи бай хәзинә тудырган, гомумкешелек мирасына үзеннән өлеш керткән халык. Дөньяда татарлар кебек меңьярым еллык язма әдәбияты булган халыклар бик сирәк.  

    «Алтыннан да бәһале, оҗмах җимешләреннән   дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр,» - дип яза Риза Фәхретдин.   Халыкны аң - белемле, тәрбияле итү, үзенең милләте өчен зыялы шәхес, мәгърифәтчеләр әзерләүне мәдрәсәләр башкарган. Татарның беренче фәлсәфәчеләре, алдынгы карашлы кешеләре халыкны белемгә, һөнәргә өнди, наданлыкка, гамьсезлеккә каршы чыгарга чакыра. Шулар арасыннан татар халкыны мәсьәләләренә Ризаэддин Фәхреддиннән дә күбрәк көч куйган һәм гаҗәеп күп хезмәтләр язып калдырган зат бармы икән? Бер өлкәдә генә башкарган эшләре дә аның исемен мәңгеләштерергә җитәр иде.

   Язучы иҗат иткән һәр әдәби әсәрдә милләтне мәгърифәтле, ягъни белем - тәрбияле итү мәсьәләсе күтәрелә. «Балалар өчен», «Фәкать кыз балалар өчен», «Гаилә», «Гакыйдә», «Нәсыйхәт – I», «Нәсыйхәт – II », «Нәсыйхәт – III », «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Тәрбияле хатын», «Шәкертлек әдәбе», «Әдәбе – тәгълим» - турыдан – туры тәрбиягә караган хезмәтләре бербөтен тәрбия энциклопедиясен тәшкил итә. Тәрбия системасына ул  барлыгы 70 тән артык китап бастыра.

    Педагогикада гаилә  тәрбиясе зур роль уйный. Гаиләнең һәрвакытта парлы булуы бала өчен иң газиз «әткәй» һәм «әнкәй»  төшенчәләренең кыйммәтен белергә, тулы канлы тормышта тәрбияләнергә шартлар тудыра.

    Гаиләдә иң мөһим максатларның берсе - балада хезмәт сөючәнлек тәрбияләү. Хезмәткә хөрмәт, кеше тормышында хезмәтнең уйнаган роле турында халык күпсанлы мәкальләр иҗат иткән:  «Агач җимеше белән, кеше эше белән», «Намуслы хезмәт батырлар тудыра», «Ашаганың белән мактанма, эшләгәнең белән мактан» .

    Халкыбыз гасырлар төпкелленнән килә торган иң күкәм сыйфатларның берсе - өлкәннәргә ихтирам, ата - анага хөрмәт, кардәш - ыру белән тыгыз аралашып, ярдәмләшеп яшәүне бик мөһим санаган. Яшәеш барышында бу сыйфатлар нигезендә тирән эчтәлекле әхлакый нормалар, милләт өчен әһәмиятле таләпләр формалашкан: "ата - анаңны, өлкәннәрне  хөрмәтләү фарыз" , "олыларны олылау – фарыз” , “җиде бабаңны белү – фарыз”, “туганнарың белән аралашмау хурлык”.

    Гаиләдә ана - иң изге, иң олы шәхес.  “Анаң өчен уч төбендә тәбә кыздырсаң да, бурычыңны кайтара алмассың”,  “Ана җылысы -  кояш җылысы”,  “Ана сүзен тотмаган олыгайганчы игелек күрмәгән”….Халык анага булган мөнәсәбәтен, хөрмәтен шулай билгели.  Чөнки аналар -  кешелекнең төп тоткасы. Ана мәхәббәте - бердәнбер тугрылыклы, игелекле, эчкерсез, бернинди таләпләр дә куймый торган, гаҗәеп зирәк, акыллы, һәр сүзен уйлап әйтүче иксез - чиксез һәм керсез мәхәббәт. Кыз баланың холык -  гадәтләре әнисеннән бәйле булуына ишарә ителгән: “Анасына  карап кызын коч”, “Ул ояты - атага, кыз ояты – анага”.

    Халкыбыз педагогикасында һәм халык авыз иҗатында ата кеше - гаиләне яклаучы, туйдыручы, җылытучы, мал табучы, яшәү шартларын булдыручы һәм гаилә намусын саклаучы итеп күрсәтелә. Ата хезмәте җилкә, беләк көче сорый торган эш булганга, ул гайрәтле,  көч – куәткә ия кеше.

     Бер ук вакытта ата - салкын, аек акыл иясе дә. Ул булмаса, тормышның рәте юк. Халык бу хәлне яхшы аңлаган һәм яшь буынга аталарның да кадерен белергә кушкан: “Атасы барның - бәхете бар”, “Алты көн ач торсаң да, ата гадәтен онытма”,  “Атаң исән  чакта һөнәрен өйрән, ул югында куәтен истә тот”.

   Гомумән ата-анага хөрмәт турында халык гел искәртеп тора: «Ата - ана теләге утка - суга батырмас», «Ачтан үлсәң дә, ата - анаңны ташлама».

    Гаилә тәрбиясендә үзенчәлекле бер гамәл  - өлкәннәрнең  хәер - фатихасын алу. Нинди дә булса мөһим, кеше өчен әһәмиятле мәсьәләне хәл итәргә туры килгәндә  (ерак юлга чыгу, читкә укырга яки эшкә китү, өйләнү, кияүгә чыгу  һ.б.) ата - ананың, әби – бабайның  хәер - фатихасын,  ризалыгын,  рөхсәтен алу кирәк.

      Кешеләр арасында яхшы, дустанә, татулык мөнәсәбәтләре бала күңеленә кечкенәдән үк гаиләдә салына. Бу турыда халык бик төгәл итеп: «Яхшы белән юлдаш булсаң -  эшең бетәр, яман белән юлдаш булсаң - башың бетәр», «Дуслык ашта беленми, эштә беленә», ди.

    Татар гаиләсендә балада батырлык, тәвәккәллек, гайрәтлелек сыйфатлары бик кечкенәдән тәрбияләнгән. Моны дәлилләгән халык мәкальләре: «Кыюлык - ярты бәхет», «Тәвәккәл таш яра». Ата - ана тәрбия кылганда гадел, игелекле, шәфкатьле, таләпчән һәм даими булырга тиеш. Халык бу хакта киңәш итеп: «Усаллык белән баланы җиңеп булмый», ди.

       Риза Фәхретдиннең гаиләдә тәрбия өлкәсендә һәркем кулланырлык, бик үтемле холык вә гадәтләрен китереп китәсем килә. «Ата вә ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсеннән дә олуг байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга сәдака вә ахыйрәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала дөнья байлыгына бирелмәс вә бер мәмләкәт падишаһлыгына илә алмаштырмас. Аны һәркем яратыр вә мактап сөйләр, булган йомышын үтәрләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомышын үтәмәсләр, бәлки хурларлар вә кимсетерләр. Тәрбияле бала бетмәс хәзинә булса, тәрбияле булу мөмкин эштер.Тәрбияле бала булырга һәр баланың  кулыннан килер,  көче дә җитәр. Әтием һәм әнием шатлансын дип, кешеләр миңа рәхмәт әйтеп мине яратсыннар һәм мине үрнәк итеп сөйләсеннәр дигән балаларның барчасы да тәрбияле бала була ала».

      Татар халкында әхлак кагыйдәләре ислам әхлак кагыйдәләре белән тыгыз бәйләнгән.  Ислам әхлагында иң алда торучы һәм иң мөһим саналучы сыйфатларның берсе – гаделлек. Гаделлек булмаган җирдә явыз - золым булыр. Золым Ислам динендә  хәрәм һәм иң зур гөнаһлардан санала. Гаделлек белән янәшә генә торган икенче бер сыйфат - тугрылык. Тугрылыкны Аллаһ мөселманнарга фарыз кылган. Мөселманга хас булган әхлак сыйфаты- сабырлык. Сабырлык ул түземле булуны, авырлыклар килгәндә үз - үзең белән идарә итә алуны, ямьсез сүзләр әйтү һәм начар гамәлләр кылудан үзеңне тыеп калуны аңлата.

    Мөселман каты бәгырьле, каты күңелле түгел, киресенчә, мәрхәмәтле һәм яхшы күңелле булырга тиеш. Ислам динендә шәфкатьле булуга һәм ярдәм итүгә мәрхәмәт диелә. Мөселман кешеләргә генә түгел, бәлки хайваннарга һәм барча табигатькә  дә мәрхәмәтле .

     Һәр мөселманда булуы кирәкле иң мөһим нәрсәләрнең берсе - әдәп һәм тыйнаклык. Әдәп - тәрбия, гүзәл холык, нәзакәтлелек ул. Тыйнаклык - ояла белү. Әдәпле кешеләр башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәрләр, кечеләргә шәфкать күрсәтер.  Әдәпле кеше үзен түбән төшерерлек хәрәкәтләрдән тыяр. Ислам дине буенча, әдәп тыйнаклык -  кешеләрне ямьсез эшләрдән туктаткан бер калкан, сакчы. Кеше һәрвакыт әдәпле, саф әхлакле булырга тиеш.                                          

   Халкыбыз кешелек тормышында гыйлемнең зур урын тотканын тирәнтен аңлаган. Белем яхшы тормыш өчен көрәшне җиңеләйтү көченә ия. Гыйлемне барлык байлыклардан да югары бәяли. Фәкать укуга, аң- белемгә омтылган кеше генә тормышта дөрес юлны таба. «Алтынга омтылган - югалган, акылга омтылган - юл алган»,  «Алтынга ия булган - хур булган, акылга ия булган - зур булган».

    Халык бик күптәннән барлык балаларның да мәктәп - мәдрәсәдә укып белем алулары турында хыялланган. Әдәпсезлек, наданлык һәм ялкаулыкны бер дә өнәмәгән. Мәсәлән: «Надан белән бәхәсләшү - үзе наданлык билгесе», «Наданның белгәне «белмим», ди халык.

     Халкыбызның рухи тормышында гүзәл бер казаныш -  үз хисабына мәктәп -  мәдрәсәләр тоту, ничек булса да балаларны мәктәп - мәдрәсәләрдә укыту. Безнең халык, күченеп йөрүгә дә карамстан, килеп урнашу белән үк, мәктәп - мәдрәсә оештырырга тырышкан.

    Укыту процессы бездә бик күптәннән, б. э. кадәр 3000 нче елларда ук оештырылуы билгеле.

     Татар милләте үзенең яшәү, үзара һәм башка милләтләр белән аралашып яшәү кануннарын булдырган. Алар әдәп - әхлак нормаларында, кешегә булган таләпләрендә чагылыш табалар. Милләтнең иң изге хыялы һәрьяклап үскән кеше тәрбияләү. Аның асылын әдәп, әхлак төшенчәләре тәшкил итә.

   Әхлак төшенчәсе - кешеләрне бер - берсенә һәм җәмгыятькә карата мөнәсәбәтләр калыбы, ә әхлаклы, тәрбияле, әдәпле дип аңлатыла. Әдәп - әхлак кысаларында үзеңне тота белү кагыйдәләре, яхшы гадәтләр. Әдәпле кеше - инсафлы, тыйнак, тәртипле, тотнаклы, үз - үзен тота белә. Димәк, бу сүзләр гамәлдә бердәй  мәгънәле итеп кулланылсалар да, мәгънә үзенчәлекләреннән дә күрергә мөмкин.

      Батырлык һәм туган илне ярату - милләтебезгә хас иң мәртәбәле һәм мактаулы әхлакый сыйфатлар. Әлеге сыйфатларны яшь буында тәрбияләүгә юнәлдерелгән тәгъбир -өйрәтүләр татар милләтендә зур үсешкә ирешкән.

    Һәр милләтнең яшәешендә формалашкан үзенчәлекле һәм аның характерында өскә калкып, кычкырып тора торган сыйфатлар, шул исәптән әхлакый сыйфатлар бар. Ул безнең татар милләтенә дә хас күренеш. Немец милләте дөньяга үзенең төгәллеге, грузиннар кызу канлылык, яһүдләр хәйләкәрлек һәм бердәмлек белән танылса, без татарлар холкында мөстәкыйльлек, бәйсезлеккә омтылу, горурлык, мәгърифәтлелек, сабырлык, кунакчыллык, хезмәт сөючәнлек,  ярдәмчеллек белән беррәттән, кызганычка каршы көнчелек, хөсетлек, масаючанлык, тәккәберлек, эчүчелек, таркаулык сыйфатлары да өстенлек итә. Әлеге сыйфатлар халкыбызның мәкальләрендә дә киң чагылыш таба. Мәсәлән: «Мактану хур итә, тыйнаклыкка ни җитә», «Тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр», «Начарны күрмәгән - яхшылыкның кадерен белмәс».

     Безнең милләт үзенең аеруча әһәмиятле әхлак нормаларын аларның асылын ачуга юнәлдергән тәкъбирләр аркылы яшьләргә ирештерә. «Икмәк белән су адәм баласының тән азыгы булса, хакыйкать белән гаделлек - җан азыгыдыр», - ди халкыбыз.

       Нинди кеше әдәпле була? Бу сорауга гади һәм кыска гына итеп җавап бирү мөмкин түгел.

     Әдәпле кеше:

-  башкаларга игътибарлы, шәфкатьле була, аларның шатлыкларын, кайгы - хәсрәтләрен аңлый һәм уртаклаша белә;

 - үзен өстен санамый, аеруча өлкән яшьтәге кешеләргә, авыруларга, гарипләргә ярдәмчел, ихтирамлы, йомшак мөгамәләле була, башкаларны беркайчан да кыен хәлгә куярга тырышмый;

- саф күңелле, ялганламый, биргән вәгъдәсен үти;

- мактанчык һәм тәкәббер түгел, мактанып, үзең турында гына сөйләп дуслар табып булмый, киресенчә, булганнары да читләшергә мөмкин.

- әдәпле кеше, гомумән, тыйнак, намуслы, гадел, саф күңелле, эчкерсез, сабыр була. «Холкы күркәм, күңеле яхшы булмаган кеше чын кеше була алмый», - ди милләтебез.

     Әхлак тәрбиясе нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар эш икәнлеген белерлек итеп тәрбияләү тора. Ата - ананың вазифасы үз балаларын кече яшьтән үк әнә шул таләпләрне үзләштерүенә, аларның күнекмә булып әйләнүенә ирешүдән гыйбарәт.

     Халыкның матурлыкны сөюе, үзенең рухи байлыгына хәзинә итеп каравы, аны кадерләп саклавы,  үстерә һәм һәртөрле формаларда буыннан - буынга тапшыра баруы һәркайсыбызда милли горурлык хисе уята. Матурлык төшенчәсе киң кырлы. Беренчедән, ул телебезнең байлыгында, матурлыгында чагыла. Өлкәннәрнең сөйләме, телгә карата саклыгы, сөйләү - сөйләшү рәвеше,  балаларга сөйләгән әкиятләре, көйләгән бишек җырлары, бәет, мөнәҗәтләр болар бар да телебездә булган матурлык үрнәкләре.

    Икенчедән, татар телендәге яратып, иркәләп, сөеп, назлап эндәшү формаларының күп булуын күрсәтергә кирәк: акыллым, чибәрем, гөлкәем, иркәм, туганкай, дустым, үскәнем һ. б . Бу өлкәдә телебезнең мөмкинлеге чикләнмәгән.  Халык бу турыда болай ди: “Ана баланы ике кат тудыра: бер кат тән биреп, икенче кат- тел биреп».

      Баланың әдәплелек кануннарын үзләштерүе, кешеләр арасында үзен инсафлы тотуы, гомумән, кешеләр арасында матур мөнәсәбәтләр урнаштыруга хәзерлеге халкыбыз зәвык кануннарында зур урын алып тора. Кешеләр белән сөйләшкәндә ягымлы тавыш; ачуың килгәндә дә тавышны күтәрмәү, хәл - әхвәл сорашу, рәхмәт әйтә белү, гайбәт сөйләмәү  – хәзерге көндә дә кешеләргә кирәкле, һәркемне күркәм итеп күрсәтә торган гадәтләр. Бу гадәтләргә ия булган кешеләр, кеше әйберен актармас, ябык ишек ярыкларын тикшермәс,

тирә - юньдәге кешеләрнең кәефен төшермәс. Халык сүзләре белән әйткәндә, «Әдәп төбе- матур гадәт», «Җылы сүз - җан азыгы»,”Күркәмлек холыкта” .

     Күренеп тора, кешегә тышкы матурлыкны, күзгә күренеп торган матур гадәтләрне халык эчке гүзәллек, яхшы әхлак сыйфатлары, хезмәт сөючәнлек белән тыгыз бәйләп, аларны үзара гармоник килешүендә каршылый. Баласын да буш ялтырывыклардан саклау чарасын күрә: «Һәр ялтырыган алтын түгел», «Чибәрлеккә чибәр, күрсәң гайрәтең чигәр».

 Шул ук вакытта , безнең халык тышкы матурлыкны да арткы планга куймый, аны өстәмә сыйфат итеп карамый, «кешенең һәрнәрсәсе матур булырга тиеш» дигән фикердә тора.

    Хезмәт итеп яшәү - халкыбызның төп халәте. Хезмәт сөючән яшь буын тәрбияләү - иң төп тәрбия бурычы. Шуның өчен дә хезмәт тәрбиясе халкыбыз педагогикасының йөрәген тәшкил итә.

     Хезмәт сөю һәм хезмәт кешесенә карата хөрмәт тәрбияләү - халык педагогикасында иң мөһим кануннардан һәм ул балаларга сабый чактан ук сеңдерелә. Бала -  чагадан уенчыкларын,  уен урыннарын тәртиптә тоту таләп ителә.

     Яшь буынны хезмәткә хәзерләүнең эчтәлеге халыкның икътисади яшәеше белән билгеләнгән. Татар халкының төп кәсепчелек төрләре булып игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек һәм сәүдә итү торган. Иртә таңнан караңгы төшкәнчегә кадәр һәммәсе эштә булган. Балалар да өлешсез калмаган: вак -  төяк йомышларга йөрү, кечкенә эне-сеңелләрен карау, өстәл җыештыру  йөкләнгән. Шул ук вакытта өлкәннәр эшен күзәтү, алар кул астына керү процессы бара. Кыз балалар әниләреннән чигәргә, тегәргә,бәйләргә өйрәнәләр. Соңыннан үз һөнәрләрен балаларына тапшыралар.

    Кызганычка каршы, бүгенге көндә хезмәт тәрбиясенә кагылышлы фикерләрне хәзерге вакытта санга сукмавыбыз, баланы кечкенәдән эш белән тәрбия итмәвебез, эш эшләргә кирәк икәнлегенә инандырмавыбыз аркасында, без балаларыбызны балигъ булгач та җилкәбездән төшерә алмыйбыз. «Ана сөте имеп туймаган ата җилкәсен кимерә»,- ди халык бу турыда. Эшләргә өйрәнеп үсмәгән адәм һәрвакыт чит кеше ярдәменә мохтаҗ була, шулай итеп, ул мөстәкыйьлеген югалта.

   Шулай итеп,  халык тәҗрибәсе балаларда хезмәткә һәм хезмәт кешесенә, аның җимешләренә мәхәббәт хисләре, тырыш хезмәт күнекмәләре, киң һәм күпкырлы алымнар, ысуллар тудырган, аны өлкәннәрнең шәхси һәм иҗтимагый эшчәнлегенең барлык яклары белән дә тыгыз бәйләнештә караган.

      Милләт киләчәгенә кирәкле шәхес тәрбияләүдә тел дә мөһим роль уйный. Безнең яшәешебез иҗтимагый күренешләрдән гыйбарәт. Тәрбия бирү эшчәнлеге дә җәмгыятьтәге шартлар йогынтысында даими үсә, камилләшә. Димәк, киләчәк кешесен без үз милләте турында күп белүче, милләте өчен җаваплы, дини белемле һәм теле камил булган, әдәпле шәхес итеп күз алдына китерәбез.

    Тәрбия бер көн эчендә генә бирелә торган процесс түгел. Ул кеше туганнан алып, соңгы көненә кадәр дәвам итәргә тиешле процесс. Шуңа күрә тәрбия дә бала тугач ук, гаиләдә башлап; кеше соңгы сулышын алганда да, гаиләдә тәмамланса, шунда гына уңыш китерәчәк.

    “Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз”.

   

           Балаларны халык педагогикасы нигезендә тәрбияләүдә

халык җырларының әһәмияте.

                                            Халык күңеленең һич тутыкмас

вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер.

                                          Бу бер төрле сихри көзгедер.

Габдулла Тукай

     Безнең татар халкы борын-борынга җырга-моңга хирыс халык. Шатлыгын да, сагышын да җыр аша белдерә ул. Татар халкы моңнан яралгандыр, ахрысы. Шулай булмаса, халкыбызның “Кара урман”, “Шахта”, “Гөлҗамал”, “Тәфтиләү”, “Әллүки”, “Зиләйлүк”ләре булмас иде. Әйтерсең,  халык җырларында бөтен үткән фаҗигале татар халкының күңелен нечкәртеп, җанына рәхәтлек бирүче аһәң булып яңгырый, аның йөрәгенә барып җитә дә күңелендәге изге хисләрне уята, тетрәндерә.

     Халык җырлары бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале мирастыр. Халык җырларының җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бер нәрсә булганы өчен аларга зур әһәмият бирергә кирәк. Аларны кадерләргә, югалтмаска, буыннан буынга тапшырырга кирәк. Халык җыры, халык көе – ул, халык авазы, халык тойгысы һәм фикеренең турыдан-туры чагылышы, аның музыкаль теле.

     Кеше, үзенең көндәлек тормышында, сагыш, кайгыдан арынасы, яки, киресенчә, эченә сыймаган шатлыгын, куанычын белдерәсе килсә, җырлап җибәрә. Күптән ишетелгән, күңелендә сакланган, үзенең хис – тойгыларына туры килә торган көйне суза.

     Җыр туа, җыр яши, җырлаучысы булганда – җыр мәңге яши. Җыр ул – яшәү чарасы. Җыр – ул халыкның җаны. Үзенең теле булмаган халык булмаган кебек, үзенең җыры, музыкасы һәм музыка уен-кораллары булмаган халык та дөньяда юк.

     Татар халкының гасырлар буе тудырган бай җыр культурасы үсеп килүче яшь буынга музыка тәрбиясе бирүнең нигезен тәшкил итә. Кешенең туганнан алып бөтен гомере җыр һәм музыка белән тыгыз бәйләнештә уза. Ул иң элек бишек җыры тыңлап үсә. Соңрак кеше тормышында уен, хезмәт һәм көнкүреш җырлары киңрәк урын алып бара.

     Җыр – ул рухлану, җыр – ул матурлыкка соклану. Җыр кешенең юлдашы. “Җырсыз кеше – канатсыз кош” – ди халык.

     Җыр – кешенең балачагыннан алып соңгы гомеренә кадәр аерылмас юлдашы. Җыр яраткан кеше матурлыкны ярата. Ул нечкә күңелле, мәрхәмәтле була. Ә нечкә күңелле, матурлыкны яраткан кеше беркайчан да начарлык эшләми. Ул кешеләрне ярата, чит җирләрдә яшәгәндә дә туган ягын сагынып яши, йомшак бәгырьле кешеләргә ярдәмчел, мәрхәмәтле була.

     Халык җырларын, халыкның милли көйләрен, уен җырларын бөтен нечкәлекләре белән оста һәм матур итеп башкару – ул үзе бер сәнгать. Халкыбызның уен җырлары элек бик киң таралган булган. Кич белән болыннарда, авылның елга буйларында, клубларда “Наза” уены, түгәрәкле җырлы уеннар, кара-каршы җырлап уйный торган уеннар, “Йөзек салыш”, “Йолдыз санау” һ.б. уеннар киң таралган. Заманалар үзгәрү белән бу җырлар, уеннар акрынлап онытылып баралар.

     Аларны кабат халыкка кайтару, бу бай халык мирасын яшь буынга тапшыру халык педагогикасының мөһим бурычларыннан берсе булып тора.

     «Халык иҗатын белми торып, хезмәт халкының чын тарихын белеп булмый», - дигән бөек рус язучысы М.Горький.

     Үз халкыңның улы яки кызы булу өчен аның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын, әкият-дастаннарын, күп гасырлы тарихын, әхлак, тәрбия тәртипләрен ана сөте белән сендереп үсү кирәк. “Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс” – дип халык юкка гына әйтми.

     Танылган педагог В.А.Сухомлинский үзенең “Чын кеше тәрбияләү” хезмәтендә: “Музыка лирик поэзия белән тыгыз бәйләнгән һәм аны кешенең рухи үсешендә алдагы этап дип әйтергә була. Музыка кешенең мораль, эмоциональ һәм эстетик сфераларын берләштерә. Музыка – хисләр теле ул. Мелодия кичерешләреннән сүз биреп бетерә алмаган иң нечкә төсмерләрен бирә. Тәрбияче яшь йөрәкнең иң яшерен урыннарына үтеп керүдә сүз белән генә чикләнсә, сүздән соң тагы да үтемлерәк тәэсир итә торган музыкаль йогынтысы булмаса, тәрбия туры була алмый” – дип язды.

     Күренекле демократ В.Г.Белинский музыканың балалар күңеленә уңай тәэсир итүен, аларга рәхәтлек китерүен һәм аларның бу хисләрне үзләрендә никадәр иртәрәк татып, тоеп карасалар, алар өчен шулкадәр әйбәтрәк һәм файдалырак булуын ассызыклап үтә.

     Җыр балаларның рухи дөньяларын гына баетып калмый, ә бәлки аларга әхлак һәм эстетик тәрбия бирүдә дә зур көч булып тора һәм шул ук вакытта кешедә хезмәткә, көрәшкә дәрт уятуда зур этәргеч булып тора.

     Яшьләрдә җырга, музыкага мәхәббәт кече яшьтән үк уяна. Балаларга музыкаль тәрбия бирүнең гомуми характеры әйтемнәрдә дә зур чагылыш таба. “Җыр белмәгән, җыр сөймәгән бу дөньяда бик сирәк”, - ди халык.

     Балаларга сәнгать тәрбиясе бирүдә җыр-музыка ысулын куллану һәрвакыт һәм һәркемгә кирәк. Әгәр дә кеше тирән тойгы кичерсә, җыр аның хәсрәтен җиңеләйтә, шатлык килсә, җыр аны тагын да ныграк тоемлырак итә. Бу хакта: “Җыр-көй үлгән йөрәкләрне дә тергезә”, - ди халык.

     Әгәр дә татар халык җырлары халыкның талантлы шагыйрь икәнлеген күрсәтсә, музыка халыкның композиторлык сәләте турында сөйли, бәян итә. Һәр милләт өчен иң моңлы көй – милли көй, иң матур тел – туган тел.

     Күп кенә тикшерүче музыка белгечләре татар халык җырлары репертуарын өч төргә: озын көй, кыска көй, катнаш көйләрнең элементлары катнашуында туа. Мәсәлән, “Салкын чишмә”, “Сибелә чәчәк” һ.б.

     Балалар арасында шат күңелле, уеннарда тиз хәрәкәтләр һәм балаларның вокаль мөмкинлекләренә җавап бирә торган кыска көйләр киң таралган. Аларны күпчелек очракта такмаклар дип тә атыйлар. Бу җырларның шигырь юллары гадәттә 7-8, яисә 7-7 иҗектән тора. Мондый җырлар төгәл ритм, матур һәм ачык чагылышлы рифмалар булдыру өчен бик уңай.

     Халык җырларының сәнгатьчә характерлы үзенчәлеге импровизация элементларын үз эченә алып, мелодиянең милли төсләр белән бизәлүендә. Татар халык җырлары балалар тиз кабул итеп алырлык, аларның нәни күңел түрләренә тиз кереп урнашырлык, сеңеп калырлык орнаментка, ритм һәм колоритка бик бай. Җырның аһәңлеге һәм сәнгатьлеге гаҗәеп үзенчәлекле.

     Музыка белгече И.Бәхтиярова популяр җырчы Фәхри Насретдиновның балалык һәм үсмерлек елларын тасвирлап язганда аларның гаиләләрендә барысы да, балалар да, зурлар да җырларга яратуын күрсәтеп уза. Кичләрен барлык гаилә әгъзалары да җыелып беткәч, алар хор белән җырлый торган булганнар. Әтисе авылда скрипкада иң оста уйнаучылардан саналган. Хәтта әтиләре үлгәннән соң да, гаиләдә хезмәт көненнән соң ял иткәндә, бөтенесе бергә җыелып моңарчы яшәп килгән гаилә традициясен нык саклап, үзләре яраткан җырларны җырлаганнар.

     Татар балаларының беренче җыр “укытучылары” – аларның әниләре һәм әбиләре. Бишек җырлары үз халкының музыкаль теле турында беренче тәэсирләрне бирә. Ул җырлар яшь  балаларны карау вакытында өлкәнрәк балалар тарафыннан да башкарыла. Бишек җыры репертуарларының бай булуы, аларны иҗат итүчеләрнең зур иҗади диапазонлы булуын күрсәтә.

     Яшь буынның халык җыр культурасы белән танышуларында икенче чора булып, зурлардан лирик, көнкүреш шаян һәм уен җырларын ишетеп, өйрәнеп үсүләре тора.

     Мөгаен, балаларның музыкаль сәләтләрен үстерүдә нәтиҗәле чора булып күпчелек очракта, аларның үзләренең практик җыр күнекмәләре соналадыр. Балалар 5-6 яшьләрендә үк җырлы уеннар уйныйлар. Уеннар башкарганда такмаклар, сонамышлар ритм белән рифмалаштырып көйгә салынып әйтелә.

     Балалар башкаруында иң киң таралган ңанр – такмаклар. Алар күпчелек очракта балалар уеннары процессында коллектив белән башкарыла. Татар балаларында андый такмаклар аерым җитешсезлекләреннән сатира һәм юмор белән көлүләрендә, яисә кәҗә, куян, тычкан, мәче һ.б. булып шаярганда да башкарылалар.

     Халык җырлары балалар күңелендә кече яшьтән үк тирән эз калдыра. Татар халкының сөекле шагыйре Г.Тукайның бөтен биографиясе моның ачык мисалы булып тора. Шагыйрь бала чактан ук халык җырларын бик ярата. Аларны бөтен нечкәлекләре белән аңлап сабый күңеленә сеңдерә, үзе дә җырларга ярата.Ул истәлекләрендә алты яшеннән үк халык җырларын башкаруын әйтә. 1910 елда “Шәрык клубы”нда шагыйрь “Халык әдәбияты” дигән лекциясен укый. Ул анда бик рухланып болай ди: “Чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җырларыннан гына табып була”. Нечкә күңелле һәм бай хыяллы татар поэзиясе йолдызы Г.Тукай үзенең халык җырларына булган чиксез мәхәббәте турында болй дип язды: “Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем. Мәдрәсәдә үк мине җырчы диләр иде”.

     Балаларның күңеленә җырга, моңга карата булган матур караш бик иртә сеңүчән була. Чөнки җыр-музыка шул халыкның тарихын, гореф-гадәтләрен, тормыш-көнкүрешен, рухи тормышын һәм аның мораль йөзен бөтен тулылыгы белән чагылдыра. “Кара урман”, “Зөлхиҗә”, “Сәфәр көе” һ.б. борынгы татар җырларында челтерәп аккан инеш һәм чишмәләрнең көмеш тавышларында халыкның меңнәрчә еллык тәҗрибәсе чагыла. Халык җырлары моңлы һәм озын көй булуларына карамастан, аларда халыкның шат күңеллеге тормышка гашыйк булулары, дәртле омтылышлары яңгырый.

     Татар халык педагогикасында яшь буынга әхлак, зәвык тәрбиясе бирү өлкәсендә кулланыла торган татар халык җырларын тематик яктан ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин, иҗтимагый һәм көнкүреш, лирик җырлар. Беренче төркемгә халыкның социаль яктан тигезсезлеген чагылдырган, хезмәт ияләренең авыр тормышын тасвирлап күрсәткән җырлар керә.

     Педагогик күзлектән чыгып караганда, бишек җырларының кыйммәте аеруча зур. Хезмәт һәм табигать турындагы җырлар балаларга хезмәткә дөрес караш формалаштыруда зур әһәмияткә ия. Балалар арасында шаян җырлар һәм уен җырлары популяр санала. Аларның барысы да үсеп килүче яшь буынга сәнгать тәрбиясе бирүдә мөһим чара булып тора. Алардагы шигьри һәм музыкаль яңгырашлы, көчле һәм лаконик сәнгать образлары балалар күңеленә тиз барып ирешә.                                                                                                              Җыр – татар халкының иң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Җыр – бер-берсенә тыгыз бәйләнгән ике өлештән – көйдән һәм поэтик сүзләрдән тора. Җыр сөйләр өчен түгел, ә көйләр өчен чыгарыла. Әгәр халыкның моңлы, аһәңле матур көйләре аның тиңдәшсез һәм оста композитор булуы турында сөйләсәләр, шул көйләрнең нәфис сүзләре аның акыллы һәм талантлы шагыйрь булуын раслый.

     Татар халкының җыр хәзинәсе үзенә күрә бер тарих ул. Анда без ерак гасырлар тавышын да, бүгенге көннәр аһәңен дә ишетәбез.

     Җыр исә лирик жанр. Ул сәнгатьчә самимлек һәм нечкәлек белән кеше күңеленең иң тирән якларын яктырта. Җырда хезмәт ияләренең иҗтимагый тормыш турындагы уйлары, көнкүреше, гаилә мөнәсәбәтләре, яшь гомерХалык күңелендәге  хисси байлык, һәм мәхәббәткә бәйле кичерешләре, хис-тойгылары, Г.Тукай сүзләре белән әйткәндә халыкның бай “халәте рухиясе”, “бертөрле сихерле көзге”дәге кебек күз алдына баса.

     Бу “сихерле көзге” дә без халык  җырларының лирик геройларын: игенче һәм бәхет эзләп читтә йөрүче сәфәрчене, шахтерны һ.б. күрәбез. Алар белән бергә татар хатын-кызлары – меңләгән җырларга моң һәм яшәү көче биргән образлар торалар. Татар халык җырларының мәгънәви тирәнлеген, шигъри гузәллеген әнә шул геройлардан, образлардан башка аңлау  мөмкин түгел. Халык күңелендәге хисси байлык,  шигърият һәм фәлсәфә шул образлар аша ачыла. Алар һәммәсе бергә татар халкының милли характерына хас иң куркәм сыйфатлары – аның тормыш сынаулары көр күңел белән үткәрә алуы, чыдамлыгы, туган илгә мәхәббәте, гуманлылыгы һәм әхлакый сафлыгы турында сөйлиләр.

     Җырның тормышта, көнкүрештә тоткан урыныы халык эстетикасында бик тулы ачылган. Халык җырны юлдаш һәм сердәш дип, сабак һәм васыять дип атый. “Җыр – эшнең камчысы”. “көй-күңелнең моңы” дигән әйтемнәр яши.

     Халык җырларының мәгънәви байлылыгына һәм шигъри матурлыгына татар культурасы  һәм  әдәбиятының күненекле вәкилләре һәрвакыт сокланып, ихтирам белән караганнар. Халык җыры, халык көе алар өчен бай илһам чишмәсе булып тора, халыкчан рух белән сугарылган нәфис әсәрләр иҗат итү өчен шифалы бер чыганак булып хезмәт итә.

     Татар халкының күренекле галиме К.Насыйри җырларны, көйләрне рух азыгы дип атый.

     Татар халык җырларын җыю һәм бастыру эшенең бай гына тарихы бар.

     Беренче җыр куплетлары 19 гасыр башында ук басылалар. Тора-бара җырлар басылган чыганаклар саны да, аларга кергән җырлар  саны да арта, күбәя, төрләнә. Октябрь революөиясенә кадәр йөз ел чамасы вакыт эчендә татар халык җырлары тупланган унбишкә якын чыганак күрсәтергә мөмкин. Совет чорында чыккан җыр китаплары һәм җырлар басылган төрле җыентыклар саны да егермегә якын. Җырлар басылган һәрбер китапның татар фольклористикасы тарихында уңай урыны бар. Без алардан халык җырының теге яки бу сыйфатны, эчтәлек, поэтика һәм ңанр үзенчәлеген гәүдәләндергән күп мисаллар, үрнәкләр таба алабыз.

     Шулай ук халыкта поэтик иҗат мәйданын дүрт юллы җырлар белән чикләп карау барлыкка килә. Үз вакытында татар җыры турында язган күп кенә галимнәр, язучылар, белгечләр безнең халык поэзиясе нигездә дүрт юллы кыска җырлардан тора дигән берьяклы карашны кабатлыйлар. Бу Н.Ф.Катановның рус телендә чыккан “Казан татарларының тарихи җырлары” (1899), Г.Тукайның “Шигырьләребез мәкаләсендә” (1907) һәм Г.Рәхимнең “Халык әдәбиятында бер караш” хезмәтендә (1915) хезмәтләрендә чагыла.

     Чынлыкта исә татар халкының җыр хәзинәсе таң калырлык бай һәм гаҗәеп төрле!

     Дүрт юллы  җыр үзенә күрә ирекле жанр. Калган җырлар йола, уен, көй белән тыгыз элемтәдә торалар, аларның яшәеме, яңгырамы, башкарылуы билгеле бер шартларга, урынга һәм вакытка бәйләнгән. Кыска җырларның көйләре дә күп, ул бер көйдән икенче көйгә җиңел күчеп йөри, хәтердә тиз кала, шул ук вакытта тиз онытыла да. Бер үк җырның кайвакыт уннарча варианты, төрдәше була.

     Җырларны халыктан язып, җыюда соңгы 15-20 елларда тел, әдәбият һәм тарих институтының махсус фольклор экспедиөияләре шөгыльләнә. Кыска җырлар халыкта йөзәрләгән, меңнәрләгән кыска җыр язылган дәфтәрләр очрый. Шул сәбәпле аларны җыюы да җиңелерәк.

     Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә. Юлында карурманнар, биек тау-кыялар очраса да, туктамаган ул чишмә, үзенең сихерле моңнары, тылсымлы авазлары белән кешеләргә куаныч, юаныч, дәрт биреп һаман аккан, һаман җырлаган. Яңа тормыштан матур аһәңнәр алып ул чишмә бүген дә чылтырап ага.

    Яшь буында татар халкы иҗатына мәхәббәт тәрбияләүдә халык җырлары әһәмиятле роль уйный. Җыр мирасы – татар халкының бетмәс-төкәнмәс рухи хазинәсе, күңел көзгесе ул. Үзендә тарихи  шигърият һәм көй-моңны берләштергән булуы белән җыр элек-электән халыкның рухи талаәләренә җавап биреп, эстетик ихтияҗын канәгатҗләндереп килгән һәм килә.

   Татар халык җыры ул – эчке эчтәлек, герой образлары, сүзләренең байлыгы.

   Сабый бала күңеленә ничек бу матурлыкны аңлатырга, аның эчтәлеген ул аңламый, ул игенченең кырда иген иккәнен күргәне булмаган, ничек шәл бәйләүләрен, ничек матур бизәнү әйберләре аларның булган, ничек  авыл малайлары тау шуып уйнаганнар – болар барысы да аңа якын түгел.                                                                                                                                      

   Менә шуңа күрә мин үз эшемне татар  халык җырлары музейен оештырудан башладым. Татар халык  инструментлары: курай, тальян, кубыз, гөслә, думбра уен коралларын ата-аналар һәм балалар ярдәмендә җыйдым. Музейда мин җырның эчтәлегенә туры килгән экспонатлар җыйдым, нинди уен коралында уйналына һәм фоторәсемнәр, кемнәр аларны җыйган һәм көйгә салга

Бишек җырларының бала тәрбияләүдәге әһәмияте.

Җыр мирасы – татар халкының бетмәс рухи хәзинәсе, күңел көзгесе ул. Үзендә тарих, шигьрият һәм көй моңны берләштергән булуы белән җыр элек-электән халыкның рухи таләпләренә җавап биреп, эстетика ихтыяҗын канәгатьләндереп килгән һәм килә. Кеше үзенең кичерешләрен, ниләр уйлавын, сагышын һәм куанычын җырга салып көйли. Баланы бишектән үк җырлап юаталар, көйләргә өйрәтәләр. Шуңа күрә кечкенәдән куңелләренә сеңеп калган җырларны балалр яратып, теләп җырлыйлар.

Балалар кече яшьтән үк әниләреннән, әбиләреннән, апаларыннан ишетеп җырлар өйрәнәләр, аларны җырлыйлар. Ул җырлар балалар куңелендә озак саклана.

Татар балаларының беренче җыр “укытучылары” – аларның әниләре һәм әбиләре. Бишек җырлары үз халкының музыкаль теле турында беренче тәэсирләрне бирә. Ул җырлар яшь балаларны карау вакытында өлкәнрәк балалар тарафыннан да башкарыла. Бишек җыры репертуарларының бай булуы, аларны иҗат итүчеләрне зур иҗади диапазонлы булуларын күрсәтә.

Җырларның иң беренче чаткылары мең еллар элек яшәгән хатын-кызларның “Ә-ә-ә! Ә-ә-ә!” дип бала юату, бала иркәләү авазларында ук яңгыраган. Ана теле сабый күңеленә җыр булып иңә; бишек тибрәткәндә дә, аны елавыннан юатканда да, аңа үзенең газизенә әйтәсе сүзләрен җыр-моңга төреп, җиткерә һәм, ни гаҗәп, сабый аларны тыңлый, ишетеп юана, кайвакыт хәттә елавыннан да туктый.

Ошбу хәл Япониядә була. Ниндидер фаҗигале хәл аркасында, бик сирәк очрый торган аккошларның бер төре йомыркада утырган чорда, ояларын ташлап очып китә. Барысы да хафага төшә, чөнки аккошларның бу төре бөтенләй югалачак бит. Шул чак олы яшьтәге карт хезмәтче йомыркаларны җылы ояга сала. Ул элегрәк аккошларның ояда утырганда, бәбкәләрен үстергәндә чыгарган авазларын магнитофонга язып алган була, шул авазларны өйрәнә бу. Көннәр буе йомыркалар янында утырып, шул авазларны кабатлый хезмәтче.

Хуш, бәбкәләр чыгалар, бәбкәләр аны, үз аналары итеп, ияреп йөриләр, үсәләр, тәрбияләнәләр. Көз җитә. Хезмәтче аларны, нәкъ аналары шикелле, бәбкәләр алдыннан йөгереп, “кыйгак-кыйгак” кычкырып, кулларын ике якка җәеп, талпынып очарга өйрәтә. Тора-бара болар үсеп очып та китәләр. Шулай итеп, бу сирәк аккошларның буыны сакланып кала...

Бу – уйдырма түгел, аның турында Японнар фильм да эшләгәннәр.

Ягымлы авазлар, моңнар үсемлекләр үсешенә дә уңай тәэсир итә, диләр галимнәр. Яхшы музыка җәнлекләрне дә тынычландыра. Табиблар кешеләрне авырулардан дәвалаганда да музыкаль әсәрләр кулланалар.

Кеше баласы да ягымлы, матур сүзгә, изге теләккә, моңлы авазга мохтаҗ бит. Халык аны гасырлар буена бала күңеленә бишек җыры аша җиткерә килгән.

Безнең дәү әниләребез, әбиләребез, апаларыбыз белмәгән бишек җырлары юктыр. Әни кеше сабыеның теле ачылганчы, сүзләрне аңлый башлаганчы ук аңа ягымлы, җылы, назлы бишек җырларын көйли. Бишек җырларының нинди тәрбияви көчкә ия булуы, баланың теле ачылуда, зиһен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы икәне һәркемгә мәгълүм.

Бишек җырлары балаларның аваз кимчелекләре булганда да бик отышлы кулланыла. Бу бигрәк тә “ә” авазын өйрәнгәндә биктә уңышлы. Бишек җырларының күбесе “Ә-ә-ә!” авазлар тезмәсе белән тәмамлана.

Әле үзебез әниләр, әбиләр булгач та, кечкенәдән өйрәнгән бишек җырларыбызны бер дә онытмыйбыз. Шуңа күрә, балалрга беренче елларында ук бишек җырларын көйләгез, ул баланың хәтеренә уңай тәэсир итә, тора-бара хәтере формалаша, үсә. Татар халкыбызның бишек җырлары белән бер рәттән күренекле композиторларыбыз иҗат иткән бишек җырларын да онытмагыз. Хәзер кибет киштәләрендә “Бишек җырлары” китапларын алырга мөмкин.

Буш вакытларыгызда, ял көннәрендә, эшләгәндә, бала йоклатканда (бишек җырлары) халык җырларын искә төшерегез, үзегез белгән, җырлаган җырларны балалрыгызка өйрәтегез.

Педагогик күзлектән чыгып караганда да бишек җырларының кыйммәте аеруча зур. Беренче еллар, һичшиксез, кеше өчен иң мөһим, кабатланмый торган чор. Бишек җырлары белән безнең киләчәгебез шәкелләнә. Балаларны шул могҗизалы җырлардан мәхрүм итмәсәк иде. Җырларыбыз учагы сүнмәсен, алга таба дәвам итсен. Экзюпери сүзләре белән әйткәндә - без чыгышыбыз белән барыбыз да балачактан...

Халык педагогикасы нигезендә әхлак тәрбиясе бирү

     Әхлак тәрбиясе бирү мәгариф системасында һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Бүген әлеге мәсьәләгә тагын да зуррак игътибар кирәк. Чөнки хәзер рухыбызны баетуга – хезмәткә, кешеләр белән кешелекле аралашуга ихтыяҗ булдыруга, намуслылык, җәмгыять байлыгын саклау һәм ишәйтү турында кайгырту кебек сыйфатлар булдыруга бик үк әһәмият бирмибез.

      Бүгенге мәктәп тирәнтен үзгәртеп коруларга әзер булырга, тәрбиягә иҗади яктан килә белергә, хәзерге иҗтимагый үсешнең яңа рухи чынбарлыгы белән элекеге тәҗрибә арасында “күперләр” булдыру инициативасы белән чыгарга сәләтле булырга тиеш.

         Кешелек җәмгыятендә төрле формада чагылыш тапкан ихтыяҗлар туктаусыз кабатланып тора. Болар кешеләрдә төрле-төрле гадәтләр, яшәү кагыйдәләре һәм нормалары, халыкта үзенә хас йолалар һәм традицияләр тудыра. Әнә шулай җәмгыятьтә үсеп формалашкан әдәп-әхлак кагыйдәләре халкыбызда борынгыдан ук килә. Шәфкать, миһербанлык, мәрхәмәтлелек, кешеләргә изге эш кенә кылу кебек күркәм сыйфатларның тамырлары чал тарихка барып тоташа.

        Яшьләргә әхлак тәрбиясе бирү өлкәсендә халык гасырлар буе яшәп килгән үзара мөгамәләне чагылдырган. Халык педагогикасында игътибарны җәлеп итәрлек, кызыксындырырлык уңай тәҗрибәләр һәм халыкның гади әхлак нормалары хәзерге мәктәпләрдә яшь буынны тәрбияләү процессында мөһим роль уйный.

        Халкыбызның әхлак тәрбиясендә балаларның өлкәннәрне ихтирам итә белүләренә нык игътибар ителә. Яшьләрнең әхлакый принциплары формалашуда гаилә тәрбиясенең тоткан урыны да гаять зур.Яхшы белән яманны бутамау, үзара мөнәсәбәттә хөрмәт, ялагайлык һәм ясалмалык кебек сыйфатларны аера белү кешене чолгап алган тирәлекнең йогынтысы астында бара. Өлкәннәрне, зурларны ихтирам итмәгән баланың үскәч үзенә дә шундый караш буласын аңлатып торганнар.

        Өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү безнең гимназиядә  ачылган көннән башлап бара. Укытучылар бәйрәме, Өлкәннәр көне,  Халыкара хатын-кызлар көне, Җиңү бәйрәме кебек истәлекле даталарда ветеран укытучыларыбызны кунакка чакырып хөрмәтлибез. Аларга концерт күрсәтәбез, бәйрәм табыны әзерлибез,  һәм,  әлбәттә,  инде аларның үгет-нәсихәт сүзләрен тыңлыйбыз.Волонтерлык эше дә тиешле дәрәҗәдә оештырылган, һәр сыйныф үзенең ветеранына даими игътибар һәм хезмәт күрсәтә.  Шул рәвешле өлкән буын белән яшь буын арасындагы бәйләнешне тагын да  ныгытырга омтылабыз.

         Олы кешегә карата ихтирам уку һәм әдәбият дәресләрендә халык авыз иҗаты әсәрләре -- әкиятләр, бәетләр, мәзәкләрне анализлау аша тормышка ашырыла.Халык тарафыннан иҗат ителгән гади һәм образлы әсәрләр балалар күңеленә тиз үтеп керә, яхшылыкка, гаделлеккә омтылыш тәрбияли. Ата-анага, әби-бабага, өлкән кешегә карата ихтирам тәрбияләүдә эченә бик тирән мәгънә сыйдырган,  кыска , ләкин төгәл җөмләле халык хикмәте – мәкальне дә еш кулланабыз.Әхлак тәрбияләүдә ата-аналарга карата ихтирам, хөрмәт күрсәтергә өндәүче бик тә нәтиҗәле ысул буларак,  мөнәҗәтләр өйрәнү икәнлеген дә эш тәҗрибәсеннән чыгып әйтә алабыз.Әлбәттә,  инде әхлак тәрбиясенең нигезендә дини тәрбия тора. Бу яктан да бездә эш бара, укучылар даими дин әһелләре белән очрашалар, “Әти-әниләрне хөрмәтләү”, “Белем алуның мөһимлеге”, “Начар гадәтләрдән саклану”темаларына вәгазьләр тыңлана. Өстәмә белем  бирү дәресләрендә дә “Әхлак тәрбиясе” сәгатьләре укытыла.  

        Балалар кечкенәдән гаделлекә омтылалар. Алар бу үрнәкләрне өлкәннәрдән кабул итәләр. Әгәр дә өлкәннәр моның киресен эшләсә,                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                              балаларның да шуларны кабатлавы – табигый күренеш. Кешегә карата нинди мөнәсәбәттә булсаң, үзеңә дә шундый мөнәсәбәт булыр. Халык педагогикасында бу фикер нык үстерелгән.

         Әхлак тәрбиясе нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген белерлек итеп тәрбияләп үстерү тора. Ата-аналарның һәм уку йортының вазифасы балаларны кече яшьтән үк әнә шул принципларны үзләштерүенә, аларның күнекмәгә әйләнүенә ирешүдән гыйбарәт.

         Балалар тормышында уеннарның әһәмияте искиткеч зур. Ялгыз һәм күмәк уйный торган уеннар бар. Ялгыз уен баланы бик тиз туйдыра. Балага көчен-көчкә каршы куярга, ярышырга, тиңләшергә, җиңешергә иптәш кирәк. Алдан уенның шарты билгеләнә. Аны үтәп чыгу, максатка ирешү өчен, көрәш башлана. Шушы көрәш барышында балада ирекле ярыш рухы, иҗади тапкырлык, өлгерлек, җитезлек һәм мөстәкыйльлек кебек кирәкле сыйфатлар тәрбияләнә.Тәнәфесләр вакытында уеннар уйнау, спорт уеннарыннан торган сәламәтлек көннәре, спортакиадалар, “Аҗаган” хәрби уеннары оештыру укучыларның рухи халәтен генә канәгатьләндереп калмый, сәламәтлегенә дә уңай йогынты ясый.

         Яшь буынга тәрбия бирүдә халык биюләренең дә әһәмияте бик зур. Татар халык биюләре үзләренең нәфислеге һәм затлылыгы, биюченең зирәклеге һәм кыюлыгы белән күңелне әсир итә.

        Тамашачы алдында чыгып бию ихтыяр көче һәм кыюлык сорый. Шул ук вакытта көчле, дәртле кешеләргә үзләренең һөнәрләрен күрсәтергә мөмкинлек тә ачыла.

        Күмәк биюләр башкару балаларда игътибарлылык, оешканлык, коллективлык сыйфатлары тәрбияли, туплый, оештыра. Бию вакытында бер хәрәкәт бик тиз икенчесенә алыштырыла, аларның барысын да истә калдырырга кирәк, димәк, бию белән шөгыльләнү акыл үсешенә дә ярдәм итә. Тагы шунысы да бик мөһим: татар биюләрен өйрәтү һәм аңа мәхәббәт тәрбияләү аша, укучыларның милли үзаңы да үсә.    Бер сүз белән әйткәндә, халык педагогикасын өйрәнү һәм куллану яшь буында югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә. Моны һәрвакыт истә тотарга кирәк.

Халыкның гореф-гадәтләрен һәм йола-бәйрәмнәрен балаларны укыту-тәрбияләү эшендә куллану тәҗрибәсеннән.

                                                                             “Һәр чәчәкнең – үз исе,

                                                                                  Һәр халыкның – үз төсе”.

татар халык мәкале

   Яшь буынның әдәп-әхлак кануннарына буйсынмыйча яшәп, мәрхәмәтлелек, миһербанлык, олыларны ихтирам итү кебек төшенчәләрне онытып, алар урынына  төрле ямьсез күренешләрне үзләштерүе педагогларны күптәннән борчыган темаларның берсе.  Әлеге халәттән чыгу юлларының берсе буларак мөгаллимнәр,  галимнәр, зур фикер ияләре, зыялылар халык педагогикасына таянганнар һәм таяналар.

   Нәрсә  соң ул халык педагогикасы? Ул – тормышта, тәрбия гамәлендә сыналган, ерактан килә-килә камилләшкән, тулыландырылган, тормыш тәҗрибәсе нәтиҗәсендә  чистарынып, сафланып ярамаганнары төшереп калдырылган,  халыкның тәҗрибәсе тудырган акыл бирү, тәрбия турындагы тәгълимат-фикерләр, үгет-нәсихәтләр, тәрбия алымнары һәм чаралары җыелмасы. Һөнәри педагогика тарихы борынгы болгар бабаларыбызның ислам динен кабул итү чоры белән бәйле булса, халык педагогикасының тарихы аннан да элгәрерәк чорларга барып тоташа. Чөнки халык педагогикасының нигезен тәшкил итүче тәрбия, әдәп, әхлак мәсьәләләре кешелек җәмгыятендә гаилә булып яши башлау рәвеше тугач ук иң төп мәсьәләләрнең берсе булып тора.

   Узган заман педагоглары, галимнәр, зур фикер ияләре, халыкның тәрбия алымнарын, тәҗрибәсен үз иҗатларында нигез итеп файдаланганнар. Мәсәлән, чех галиме Я.А.Коменский “Ана мәктәбе” дигән хезмәтендә халыкның гаилә тәрбиясенә таяна. Г.Песалоцци “Аналар өчен китап” хезмәтен Швейцария халкы педагогикасы тәҗрибәсенә нигезләнеп яза. Бөеке рус галиме К.Д.Ушинский да халык педагогикасына югары бәя бирә, аны үзенең  педагогик хезмәтенең нигезе итеп ала. Л.Н Толстой, педагог буларак, укытучылык эшендә һәм үзенең “Азбука” китабында халык педагогикасыннан киң файдалана.

   Безнең олуг мәгърифәтчеләребез һәм әдипләребез Шиһап Мәрҗәни, Каюм Насыйри, Риза Фәхретдинов һәм башкалар тәрбиядә халыкчанлык идеясен яклаганнар, аңа таянганнар. “Һәр милләт кешесе үзенең үткәнен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын”, - ди Р.Фәхретдинов. Шулай ук узган гасырның Г. Тукай, Г.Ибраһимов, Г.Исхакый, Н.Исәнбәт кебек бөек әдипләре иҗатын халыкчанлыктан, халыктан аерып карау һич мөмкин түгел.

   Укыту-тәрбия эше халыктан аерылгысыз, халыкчан булганга, аның гореф-гадәтләре белән сугарылганга күрә көчле һәм тәэсирле. Халык педагогикасының асылын өйрәнмәү, милләтнең психологиясен, рухи мәдәниятен, аның табигый үзенчәлекләрен белмәү, аларны гамәлдә кулланмау тәрбия эшенең уңай нәтиҗәлелеген киметә.

    Халык педагогикасын, халык педагогикасына таянып язылган бөек мәгърифәтчеләрнең хезмәтен мин үземнең дәресләремдә, класстан тыш чаралар үткәргәндә киң кулланам. Халык җырлары, мәкальләр әйтемнәр, әкиятләр, уеннар, йолалар, бәйрәмнәр – болар барысы да балаларны тәрбияләүдә уңай нәтиҗәләргә ирешергә, ә белем бирү процессын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырырга ярдәм итә.

    Бүгенге көн укучыларына олылар, иптәшләре белән аралашуда үзара түземлелек, такт, гуманлылык җитеп бетми. Балалар матур итеп, өлкәннәрне, әти-әниләрен, дусларын ихтирам итеп сөйләшә белмиләр. Аларның сүз байлыклары ярлы һәм жаргон сүзләр белән чуарланган. Балалар үзләре дә сизмәстән әдәп, әхлак кануннарыннан читләшәләр,  ләкин бер баланың да үзен тәрбиясез итеп күрсәтәсе килми. “Чир китә, гадәт кала” дигән халык мәкале бар. Укытучыларның һәм ата-аналарның максаты –  балаларда үзләренең начар  гадәтләрен капларлык, бастырырлык көчле рух,  яхшы сыйфатлар һәм гадәтләр тәрбияләү. Бу максаттан Р.Фәхреддиннең “Балаларга нәсыйхәт” китабы, минем уйлавымча, бик кулай ярдәмлек. Мин үземнең эш тәҗрибәмдә бу китапка еш мөрәҗәгать итәм һәм анда бирелгән нәсыйхәтләрне кулланам. Мәсьәлән дәрестә без “Нәсыйхәт” китабының “Утыру әдәпләре” дигән бүлегеннән мондый юллар укыйбыз “Утырган вакытыгызда, кирәк булмаса таянмагыз, ятмагыз, бәлки төп-төз буларак утырыгыз! Сөйләшкән кешегә кулыгызны куймагыз, бер аягыгызны икенчесе өстенә салмагыз, аяк-кулыгыз белән уйнамагыз! Укыган вә язган вакытыгызда күзегез белән китап вә кәгазь арасын бер карыштан аз куймагыз. Күкрәгегез белән өстәлгә тәмам таянмагыз, әгъзаларыгызга зарар китермәс рәвештә утырырга гадәтләнегез!” Мондый юлларны укыганда балалар үзләре дә сизмәстән тураеп утыралар. Икенче юлы башка темага бирелгән нәсыйхәтләр укыганда, үткәндә укыганы исләренә төшеп, укытучының: “дөрес утырыгыз”,- дип әйткәнен дә көтмичә үзләре үк тураеп утаралар.

     Каюм Насыйриның халык педагогикасына нигезләнеп язган “Китаб-әт-тәрбия” хезмәте шулай ук укытучыларга балаларны укыту-тәрбияләүдә зур ярдәмлек.  Әлеге хезмәттәге текстларны укып укучылар татар телен дә өйрәнәләр, кызыклы мәгълүмат та алалар. Шундыйлардан мисалга туксанынчы тәрбияне китерәсем килә.

   Әй угыл, кешенең пәрдәсен ертма, ягъни халык алдында аның гаебен йөзенә әйтмә, халык алдында аны оялтма, бу бик яман холыктыр. Кешенең гаебен вә килешмәгән эшен халык алдында әйтү – башына тукмак белән сукканнан да яманрактыр. Үзеңнең гаебеңне халык алдында үзеңә сөйләсәләр, яхшы булырмы?

   Мондый текстларны укыгач, әлбәттә инде фикер алышулар да үткәрәбез. Мин укучыларга төрле-төрле сораулар биреп, аларга әлеге тәрбиянең асылын аңларга ярдәм итәм. Мәсәлән: ни өчен кешенең начар сыйфатын әйтергә ярамый, әгәр ул ялгыша икән, кешене дөрес юлга бастыру яхшырак түгелме соң? Без һәрвакыт ялгышкан кеше белән икәүдән-икәү генә аның хаталары турында сөйләшәбезме? Сезне кеше алдында гаебегезне  күрсәтеп оялтканнары бармы, сез нинди кичерешләр кичердегез? Сезне кеше алдында оялткан кешенең үзен дә оятка калдыру турында уйладыгызмы, гомумән үч алуга сез ничек карыйсыз?

   Мондый әдәплелек дәресләрендә шулай ук бөек шәхесләрнең төрле темаларга әйткән сүзләрен укып фикер алышабыз. Мәсәлән:

     Матур үлемгә кыю рәвештә бара алган кешене генә батыр дип атыйлар. (Аристотель).

    Тыйнаклык – һәрвакыт һәр җирдә хатын-кыз өчен иң кирәкле сыйфат. (Н.М.Карамзин).

   Фикер алышулар, дискуссияләр вакытында укучылар беренчедән, үз фикерләрен әйтергә өйрәнәләр, икенчедән, бер-берсен тыңларга өйрәнәләр, өченчедән, үгет-нәсыйхәтсез генә, үзләре дә сизмәстән тәрбия алалар.

   Милли бәйрәмнәр, йолалар – аеруча тәэсирле, үтемле тәрбия чарасы. Анда чын халыкчанлык – олысы - кечесе катнаша, аралаша, бергәләп уйный, шаяра, көлә, ял итә. Бәйрәмнәр яшьләрнең тормышка, хезмәткә әзерлеген үзенә күрә ачыклау чарасы да. Мәсәлән, Сабан туе – яшьләр өчен, төрле ярышларда катнашып, егетлекне сынау һәм үзләрен халыкка күрсәтү мөмкинлеге дә ул. Бу бәйрәмнең саф халыкчанлыгын саклап, яңартып, тәрбия эшендә даими куллану, һичшиксез, уңай нәтиҗәләр бирә.

   Программа буенча без башлангыч сыйныфлардан башлап милли бәйрәмнәр темасын өйрәнәбез. Кызганычка каршы, татар халкының, сабан туеннан тыш, милли  бәйрәмнәре турында аз билгеле. Ә бит безнең халыкта “Сөмбелә, “Нардуган”, “Нәүрүз”, “Карга боткасы” кебек күңелле бәйрәмнәр бик күп. Мондый бәйрәмнәрдә олысы-кечесе катнашып, үзара аралашып, көч сынашып тәҗрибә уртаклашкан, үзе яшәгән җәмгыятьтә урынын тапкан. Шуңа күрә мин укучыларга кызык, мавыктыргыч булсын өчен һәм яңадан-яңа мәгълүматлар белән таныштыру максатыннан әлеге теманы өйрәнгәндә өстәмә материалдан файдаланам. Татар халкының милли бәйрәмнәре белән танышканда мин укучыларга  таныш булмаган бәйрәмнәр, уеннар турындагы текстлар тәкъдим итәм, чөнки татар халкының бай мәдәниятьле халык булуын укучыларга исбатлу өчен гел бер Сабан туе  бәйрәме турында гына сөйләү җитми. Укучылар татар халкыныда кызыклы бәйрәмнәр күп булуын укып беләләр. Ә инде мәктәп күләмендә татар халкының милли бәйрәмнәрен үткәрү бездә күптәнге традиция. Шулай ук дәресләрдә без татар халык уеннары белән дә танышабыз, кайберләрен уйныйбыз һәм алар укучыларга бик ошый, мәсәлән, “Йөзек салыш”, “Ватык телефон”, “Күрсәт әле , Габдулла” һәм башкалар. Шулай ук татар теле дәресләрендә рус балалары кызыксынып үзләренең милли бәйрәмнәре турында укыйлар. Татар телендә бу бәйрәмне мактап сөйлиләр, ни өчен кирәклеген, нинди тәрбия максаты булуын исбатлыйлар. Шулай итеп балалар тәрбия алса, мин аларны татарча сөйләшергә өйрәтәм.

   Халык педагогикасында әкиятләр аерым урын алып тора. Һәр бала әкиятләр укып үсә, алар аша матурлык, дуслык, ата-анага карата ихтирамлык, үзара ярдәмләшү кебек күркәм сыйфатлар, ялкаулык, саранлык, явызлык кебек кире сыйфатлар белән таныша. Әкиятләрне бөтен балалар да ярата. Шуңа күрә мин дә үземнең дәресләремдә әкиятләргә мөрәҗәгать итәм. Төрле яшьтәге балалар төрле темага язылган әкиятләрне ярата. Мәсәлән, 6 яшьлек балала яратып тыңлаган әкият 10 яшьтәге балага кызык түгел. Шуңа күрә әкиятләрне сайлаганда мин балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып сайлыйм. Тәрбия эшендә әкиятләрне  сайлап алу, андагы батырларның балаларга үрнәк булырлыкларын, аларда тормышта  кирәк булган сыйфатлар тәрбияләүгә ярдәм итә торганнарын сайлап алу бик мөһим. Япон халкы әкиятләренең төп герое кырмыска. Ул һәрвакыт эштә, аның үз йорты бар, ул үзе турында гына түгел, “гаиләсе” турында һәрвакыт кайгырта, башкаларга да булыша. Безнең халыкның да әкият каһарманнары зирәклек, хезмәтчәнлек үрнәге күрсәтәләр. Әкиятләрдә ата-анага хөрмәт хисе, бер-береңә булышу, башкалар турында кайгырту үрнәге күрсәтелә. Мәсәлән “Өч кыз” әкияте, “Үги кыз” әкияте, “Өч килен” әкияте.

   Халык педагогикасының балаларны укыту-тәрбияләүдә тагын бер уңышлы бүлеге – халыкның, милләтнең тарихын өйрәнү. Үз халкының тарихын белмәгән кешене тәрбияле, белемле дип әйтеп булмый. Шуңа күрә мин балаларны халкыбызның тарихы, мәдәнияты  белән таныштырырга тырышам. Әлеге тема буенча үземнең методик лабораториямдә “Әбием сандыгы” дип аталган бүлек булдырдым. Монда Болгар дәүләте ханнарына багышланган язмалар, Казан тарихына, Казанның истәлекле урыннарына багышланган истәлекләр, шәһәрләр, авыллар турындагы текстлар тупланган. Әлеге бүлектә аерым урынны халыкның мәдәниятенә багышланган истәлекләр тота. Монда татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре, төрле чорларга караган казылма истәлекләренең фоторәсемнәре тупланган.  Тарих белән балалар кызыксыналар. Тарих – ул серле дөнья. Шуңа күрә мондый темага язылган текстларны укучылар теләп укыйлар, теләп тыңлыйлар. Һәм кечкенә генә тарихи тексттан да алар үзләренә яңа мәгълүмат алалар.

   Балаларны халыкның мәдәнияты белән таныштыру, аларда толерантлык тәрбияләүдә дә уңышлы чара. Һәр халык үзенең бай тарихы, мәдәни үзенчәлеге белән башка халыклардан аерылып тора. Һәр халыкның талантлы, тырыш, дөнья мәдәнияты үсешендә зур өлеш керткән шәхесләре бар. Укучылар шуларны белеп үссә генә үз халкының гореф-гадәтләренә, йолаларына, теленә, диненә тугры калалар һәм башка халыкларның традицияләренә хөрмәт белән карарга өйрәнәләр.  Халык педагогикасы, милли йолалары һәм гореф-гадәтләренең нигезендә кешенең тәрбиялелеге, түземлелек (толерантлык) ята. Кечкенә генә бер җәмгыятьтә, мәсәлән гаиләдә, мәктәптә, дус-ишләр арасында, күршеләр арасында ул кешеләрне дуслыкка чакыра.  Адәм балалары кечкенә генә оешмаларда бер-берсенә карата гүзәл мөнәсәбәттә булсалар гына тулаем зур җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләр әдәплелеккә, бер-береңә карата хөрмәткә нигезләнгән булырга мөмкин.

   Һәр илнең тарихы булган кебек һәр гаиләнең, нәселнең дә үз тарихы бар. Гаиләләр, кешеләр язмышы тулаем ил язмышы белән, ә ил язмышы кешеләр язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә һәр кеше үзенең җиде буын бабасын белергә, үзеннән соң  килгән буынны ата-бабаларының кемнәр һәм нинди кешеләр булуы белән таныштырырга тиеш. Элек заманнарда әти-әниләр үзләренең балаларына мирас итеп нәсел шәҗәрәләрен калдырганнар. Бу үзенә күрә буыннар арасында бәйләнеш тә, ата-бабалар һәм киләчәк буыннар алдында җаваплылык та булып торган. Шәҗәрәләр төзүгә бүгенге көндә дә  зур игътибар бирелеп төрле конкурслар, күргәзмәләр оештырыла. Безнең мәктәп укучылары да бик бай эчтәлекле шәҗәрәләр төзеп конкурсларда катнашалар һәм призлы урыннарны яулыйлар.

   Халык педагогикасы – киң мәйданлы, зур фән. Балаларны укыту-тәрбияләүнең һәр адымында, һәр баскычында ата-аналар, мөгаллимнәр үзләре дә сизмәстән халык педагогикасына мөрәҗәгать итәләр, буыннан-буынга күчеп килгән, камилләшә барган тәрбия чараларыннан, алымнарыннан файдаланалар. Кайвакыт: мәктәпнең эше – укыту, ә тәрбияне бала гаиләдә ала, – дигән фикерләр ишетергә туры килә. Беренче карашка бу шулай. Әмма дәресләдә укыла торган текстлар, әсәрләр, әдәплелек дәресләре, класстан тыш чаралар һәм башкалар аша да балалар белем генә түгел, ә һәр кеше өчен кыйммәтле булган тәрбия дә алалар.

   Балаларны тәрбияләүдә мөһим булмаган нәрсә юк. Монда аларның укыган әсәрләре дә, караган рәсемнәре дә, очрашкан кешеләре дә, сөйләгән һәм ишеткән сүзләре дә, барысы да мөһим. Шуңа күрә яхшы күңелле кешеләр үстерик дисәк, балаларыбызда гүзәл холыклар, матур гадәтләр тәрбияләүдә көчебезне кызганмыйк. Сүземне Р.Фәхретдин сүзләре белән тәмамлыйсым килә.“Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә - гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия – иң кирәкле бер эш булачактыр...”

Кулланылган әдәбият

  1. “Балаларга үгет - нәсыйхәт”. – Казан: “Дом печати” нәшрияты.- 2001. - 192 бит
  2. Габдуллин Г. Г., Нигъмәтов Җ. Г., Хуҗиәхмәтов Ә. Н., Мәктәп педагогикасы. – Казан: Мәгариф. – 1993.-124 -128 битләр.
  3. Ш. Ш. Җәләлиева Татар халык педагогикасы. – Казан: Мәгариф, 1997. - 40 – 138 битләр.
  4. В. С. Казыйханов. Әхлак дәресләре. – Яр Чаллы, 1998. – 240 бит.
  5. “Татар халык иҗаты” сериясендә чыккан 1- 5 китаплар. – Казан: Тат. кит. нәшр.
  6. Ә. Н. Хуҗиәхмәтов, Р. Х. Шәймәрданова. Татар милли педагогикасы. – Казан: Мәгариф, 2007. - 399 бит.    
  7. К. М. Миннулин, Ф. И. Урманче. Татар халык иҗаты. Казан–Мәгариф, 2001–183 б.
  8. Р. Х. Шәймәрданов, Ә. Н. Хуҗиәхмәтов. Татар милли педагогикасы. Казан – Мәгариф, 2007 – 399 б.

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Халык педагогикасы-тәрбия чыганагы.

Халык педагогикасы – тәбия бирүдә халыкта яшәп килгән карашлар, аның тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән тәрбияләү, укыту алымнары һәм чаралары, буыннан буынга күчеп камилләшкән педагогик белемнәр, х...

ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ – ТОЛЕРАНТЛЫК ТӘРБИЯ ЧЫГАНАГЫ.

Дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда балада гуманлылык, намуслылык, гаделлек, хезмәт ярату, тәртиплелек, җаваплылык, тыйнаклык кебек сыйфатлар формалаштыруда, аң - белем һәм тәрбия бирүдә без халык п...

Авторлык программасы. Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ

Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ         (7-8 сыйныф укучылары өчен электив курс программасы)         ...

Габдулла Тукай иҗатында халык педагогикасы чагылышы

Габдулла Тукай иҗатында халык педагогикасы чагылышы...

ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ НИГЕЗЕНДЭ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕН КУЛЛАНУ

ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ НИГЕЗЕНДЭ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕН КУЛЛАНУ ...

Дәрестән тыш эшчәнлек " Халык педагогикасы" 5 сыйныф

Дәрестән тыш эшчәнлек " Халык педагогикасы" 5 сыйныф өчен эш программасы (татар мәктәпләре өчен )...

Җәгыять белеме дәресләрендә халык педагогикасы элементлары

Җәмгыять белеме укучыларга, бердәм дәүләт имтиханнары тапшырганда, иң авыр фәннәрнең берсе булып кала бирә.Әлеге фәнне укытканда, үземә бер закончалыкны ачтым: фәнни нигездә бирелә торган белемнәр тат...