Классный час
классный час (7 класс) на тему

Галиева Гульнар Шайхулловна

Сыйныф сәгате:

“Дуслык белән көчле без!”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syynyf_seg_duslyk_galieva_g.sh_.docx38.17 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныф сәгате:

“Дуслык белән көчле без!”

Максат:

 1)кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү. 

2) Матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатларын тәрбияләү.

 3) Дуслык хисен саклап кала белү, дусларга  карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

          4) Дуслык турында фикер алышырга өйрәтү.

          6) Дуслыкны саклый белергә, дус була белергә өйрәтү.

          7) Дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

Дәрес барышы

  ( Альбина Апанаева башкаруында “Чын дустым” җыры тыңлатыла.)

  1. Уку мәсьәләсен кую. Укучылар, мин сезгə бер əкият сөйлим. Дəрестə нəрсə турында сөйлəшүебезне шуннан аӊларсыз

Бик биек тауда көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы бер төндә өч кеше аның ишеген шакыган.

  • Минем өем бик бәләкәй, берегез генә керегез. Сез кемнәр соң?- дип сораган көтүче.
  • Без- Дуслык, Бәхет һәм Байлык. Иң башлап кайсыбыз керүен үзең хәл ит...

Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:( парлап утыру, бер – берсе белән фикер алышу)

  • Көтүче кемне сайлаган?
  • Дуслыкны.
  • Ни өчен?
  • (Чөнки Дуслык керү белән өйгә Бәхет тулган, Байлык килгән).

3.Укытучының кереш сүзе. 

-Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында  барачак?

  -укучылар җавабы: Дуслык турында

 Укытучы:   Дуслык  ул  -  зур байлык . Дуслар безгә укырга, эшләргә, яшәргә булыша. Дуслык ул олы бүләк кенә түгел, ә бөек хезмәт тә. Дусны табарга була, ләкин аны бик тиз югалтырга да мөмкин. Элек-электән үк борынгы әби-бабаларыбыз яхшы гамәлләр генә кылырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, ягымлы булырга һәм инде үзара дус булырга өйрәткәннәр. Аларның әйткән сүзләре хикмәтле әйтемгә әверелеп – мәкаль булып, безнең көннәргә килеп җиткән. Дус синең өчен шатлана, борчыла, хәлеңгә керә, ярдәм итә, кирәк вакытта аңлата, дөресен әйтә, син аңа ышанасың, сереңне сөйлисең, ....)

  • Дус!     Әйе, укучылар, нинди матур сүз.Ә сез аны ничек аңлыйсыз?

-  Дус – ул сиңа һәрвакытта да ярдәмгә килүче әниең, әтиең.

- Дус – ул яраткан китабың, аны укыган саен укыйсы килә.

- Дус – ул сине белем иленең серләренә төшендерүче укытучың.

- Дус – ул   сиңа авыр вакытта зарыңны тыңлаучы яраткан йомшак уенчыгың.  --- --- Дуслык – ул бик кыйммәтле язмыш бүләге.

 Дуслык безгә укырга, эшләргә, яшәргә ярдәм итә. Ул безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә. Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел.

Дустың булу – зур байлык.

4.Төркемнәрдеә тикшерү:

  1. нче бирем.    Нәрсә ул дуслык?

1. Дуслык ул -  бер-береңне ихтирам итү  , бер-береңә булышу, ярдәмләшү генә түгел, ә эчке тартылу, якынлык, эчкерсезлек, үзара тугрылык, бер-береңне ярату. 

- Берәр нәрсә белән мавыгу, аны ярату хисе

- Бәләкәйдән китап белән дус булу.

 2 нче бирем. Дуслык булган җирдә нинди сыйфатлар булмаска тиеш?        
                       (Саранлык, мактанчыклык, горурлык, хыянәт итү, ялган сөйләү, икейөзлелек һ.б.)
Бер минут эчендә үзегезгә иң ошамаган тискәре сыйфатларны кәгазьгә языгыз.

- Ә хәзер бу кәгазьләрне ертып ташлагыз. Сез язган сүзләр беркайчан да юлларыгызда очрамасын, сезгә авырлык китермәсен,булган очракта сез аларны бетерергә бөтен көчегезне куярсыз дип ышанып калам.

3 бирем  1) Дуслыкның нинди төрләрен беләсез?

  • Кызлар дуслыгы, малайлар дуслыгы, халыклар дуслыгы, туганнар дуслыгы, профессиональ дуслык, табигать белән дуслык, сәяси дуслык, китап белән дуслык һ

2) Төрле милләт кешеләре узара дус була аламы?   

  Милләтләр дуслыгы, милләтләр бердәмлеге – зур көч ул! 

Укучылар, уйлап карыйк әле, сезнең дусларыгыз арасында нинди милләт балалары бар?

- Дусларыгызның төрле милләттән булуына сез ничек карыйсыз?

- Димәк, чын дуслыкка милләт комачауламый. Игътибар итсәгез, сезнең сыйныфыгызда  да берничә милләттән булган балалар укый. Шуңа да карамастан сез дус, тату яшисез бит.

- Уртак фикерләре, хыяллары булган кешеләрне дуслык җепләре бәйли.

 

-Әйе,укучылар,халыклар дуслыгы Татарстанның иң зур байлыгы. 

Безнең Татарстанда 115 милләт яши.Сан буенча 1нче урында –татарлар,2нче урында руслар, 3нче урында чувашлар .. Безнен  Осиново бистэсендэ дэ 20 дэн артык миллэт вэкиллэре яши.

 Бу милләтләр узара дус һәм тату яшиләр : бер – берләренә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр. гимназиябездә ___11___,

 ә безнең сыйныфта  - 6 торле миллэт балалары укый.

      Борынгы заманнардан килгән дуслык төшенчәсенең әһәмияте илебезнең төп законында да чагылыш тапкан.(Укыла) Әйе, республикабыздагы барлык милләт вәкилләре дус һәм тату яшәргә тиеш. (ст.      Конституция РФ)

Татарстанның көче – халыклар дуслыгында.
   

  Төрле милләт вәкилләренең илебез иминлеген саклап берләшүе Ватанга куркыныч янаган очракта халыклар арасындагы  дуслык-туганлыкның нинди зур көчкә ия булуын ачык чагылдыра.

  Бу бердәмлек елдан-ел ныгый бара. Без илебезнең тарихи үткәнен, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын онытмаска, хөрмәт итәргә һәм төрле милләт кешеләре – барыбыз да тыныч, ямьле  Татарстаныбызда  дус-тату яшәргә тиешбез.

 

   - Республикабызда төрле милләт халыклары үзара дус яшиләр: белем алалар, хезмәт итәләр, бер-берсенә кунакка йөрешәләр, бергәләп күңел ачалар. Сабантуй элек-электән татар халкының милли бәйрәме санала, әмма ул хәзер республикабызда яшәүче барлык милләт кешеләре өчен дә уртак бәйрәмгә әйләнде. Анда татары да, русы да, удмурты да, марие да бергәләшеп уйный, жырлый, бәйгеләрдә катнаша. Бу дуслыкка чит ил кунаклары да соклана.

«Татарстан, чыннан да, бөтен дөнья өчен толерантлык, үзара тыныч һәм килешеп яшәү үрнәге булып хезмәт итә ала», – диләр алар.(укып бирү)

-укучылар (бергә).            Дуслык – безнең тормыш үзәге,

                                             Дуслык – безнең тормыш бизәге.

1 укучы:    

Без – бер илнең балалары,

Барыбыз да дуслар без.

Татарлар, удмурт, марилар,

Башкорт, керәшен, руслар без.

 2 укучы:

Без – татарлар! Шушы исем белән

Жирдә яшәү үзе зур бәхет,

Яшибез без туган җиребездә,

Бар халыклар белән берләшеп.

3 укучы:

Наш Татарстан

      Дружбой славится,

             Нам жить в Татарстане

Очень нравится.

  4 укучы:

Кайсы якта яшәсәк тә,

Чикләр юктыр дуслыкка.

Дуслык булса янәшәдә,

Дошманлык чыгар юкка.

5 укучы:

Торсак та без төрле җирләрдә,

Без яшибез дуслык илендә;

Сөйләшәбез төрле телләрдә,

Аңлашабыз дуслык телендә.

-Ә безнең аралаша торган телебез, ана телебез нинди? (татар теле). Әйе балалар, дөрес әйтәсез, безнең ана телебез – ул татар теле. Без  туган телебез белән беррәттән, рус телен дә өйрәнәбез. Рус телендә җырлар җырлыйбыз, рус халык биюләрен яратып биибез.

(рус телендэ шигырьлэр уку)

Безнең  Осиново  бистэсендэ дэ төрле милләт халкы яши, мәсәлән, әрмәннәр, үзбәкләр, башкортлар һ.б. Узбэк милләтенә килгәндә,алар татарлар һәм руслар кебек, хезмәт яратучы, җырлы – моңлы халык. Бәйрәм итәргә, күңел ачарга ярата торган халык. Безгә дә бүген  узбэк   егете –  Жасурбек   бик матур бүләк алып килгән. Әйдәгез әле  Жасурбекны игътибар белән  карап  үтик.    (узбэк биюе)

  Рәхмәт сиңа  Жасурбек, бик матур бүләк алып килгәнсең безгә, балалар сезгә ошадымы? (әйе, ошады). Менә күрдегезме, балалар,  үзе  узбэк егете булса да, саф матур итеп, татарча шигырь сөйләп күрсәтте.Үзбэклэр һәм татарлар элек – электән дус – тату яшәгәннәр.  

Укытучы -  Укучылар, һәрбер милләтнең дуслыкка карата мөнәсәбәтләре  мәкальләрендә чагыла

   1. Игелек эшләүче дуслар,бүләк таләп итмиләр.(поляк)

   2.Юләр дустың булудан акыллы дошманың артык (монгол)

   3.Дуслары булмаган кеше ярты гомерен генә яши.  (исландия)

   4. Дусны ашыкмыйча гына сайла, тапкач- тиз алыштырма. (америка)

   5.Дусларыңны рәнҗетсәң, дошманнарың куаныр. (фарсы)

(укучылар әйтеп китә: узбэк, таджик, торек , мари, рус телендэ мэкальлэр)

4нче бирем. Дуслык турында  татарларның нинди мәкальләрен һәм әйтемнәрен беләсез?

-Мәкалләр әйтү.

  -  Шулай ук сыйныфта безнен белэн бергэ укучы мари кызы Люба да булэк белэн килгэн.     (мари биюе)

5 нче бирем.  Кешеләр арасында үзеңә чын дуслар булдыру өчен ниләр эшләр идең.

Көтелгән план үрнәге:

  1. Бөек шәхесләрнең, батыр кешеләрнең  дуслыгы турында китаплар уку.
  2. Яхшы дуслык гадәтләре тәрбияләү. (ихтирамлылык, ихласлык, ялганга юл куймау)
  3. Дуслык турында халык авыз иҗаты материалларын туплау.
  4. Дуслык турында җырлар өйрәнү

 Укытучы : Укучылар, дәресебезнең темасы да “Без дуслык белән көчле” дип атала. Дәресебездә без шуны дәлилләдек. Ә хәзер барыбызда кулга кул тотынышып, бер- беребезнең кул җылысын тоеп, шагыйребез Р.Миңнуллинның сүзләрен бергәләп әйтик әле:

БЕРКАЙЧАН ДА ДОШМАН   БУЛМЫЙК

БЕРЕБЕЗДӘ

“ДУСЛЫК” СҮЗЕ  БУЛСЫН   БЕЗНЕҢ

ТЕЛЕБЕЗДӘ.

1 нче укучы.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса, тормыш күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.

2 нче укучы.

Төрле-төрле телдә сөйләшсәк тә,

Төрле-төрле милләт булсак та,

Тик бер безнең Туган илебез,

Тик бер безнең Туган җиребез.

3 нче укучы.

Бердәмлекнең көче океан,

Океаннан да хәттә көчлерәк.

Без күтәргән дуслык байрагы

Гасырларга барыр җилфердәп.

 Укытучы:      Халык бердәмлеге ул – җиңелмәс көч.  

Безнең отрядның исеме дә “Дуслык”. Девизыбыз “Бер, ике, өч-дуслыкта бар көч!”

Отряд җырыбыз”Чын дуслык”  (укучылар җавабы һәм күмәк отряд җыры башкарыла)

-Укучылар, без сезнең белән бүген дәрестә дуслык, иптәшлек турында фикер алыштык. Аларны һәр яктан карап киттек. Дусларның тормышта  кирәклеген ассызыклап үттек. Чын дусның нинди сыйфатларга ия булганын исбатладык.  

  Дус булу- җиӊел эш түгел, ə аны саклап калу- тагын да авыррак. Бүгенге дəрестə сөйлəшкəн сүзлəр килəчəктə сезгə ярдəм итсен иде.  Һәрберегезгә  дус булу кулланмалары тапшырам,бу кулланмалар сезгә  киләчәктә дә булышыр дип ышанып калам.

Өйдә бу теманы әти – әниләр белән дәвам итү өчен  притча таратам . Аның буенча   киләсе сыйныф сәгатендә бергә сөйләшербез.

- Яхшылабрак карасак дуслык турында нинди генә җырлар җырланмый да, күпме генә шигырьләр язылмый. Әйдәгез әле балалар дәресебезне А.Апанаеваның “Чын дустым” җыры белән  тәмамлыйк. Ул чын дуслык хисен бик матур сүзләр белән тасвирлый.  

 Өй эшеәти – әниләр белән эш)

- Укучылар сезнең алда мәкальләр бирелгән, ләкин аның ахыры юк. Өйдә    бергәләп уйлап карагыз .

*    Иптәшең үзеңнән ............................................ .

*    Дуссыз кеше .................................................... .

*    Дустың булса, сукмагына .............................. .

*    Юлга чыксаң, дустың үзеңнән....................... .

*    Дусларның теле каты тоелса да, күңеле......... .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий конкурса классных воспитателей "Мой классный самый классный"

В нашей школе существует институт классных воспитателей. Поэтому в своей деятельности стараюсь тесно взаимодействовать с ними. Зачастую ребята видят только одну из сторон личности классного воспитател...

Материал в помощь классному руководителю для подготовки классного часа, для оформления классного уголка на тему "Верь в себя"

Материал в помощь классному руководителю для подготовки классного часа, для оформления классного уголка на тему "Верь в себя"...

Сценарий выступления на районном конкурсе классных руководителей "Самый классный классный"

Презентация классного руководителя, включающая в себя самопрезентацию и выступление учащихся класса, поставлена в форме литературно-музыкального шоу....

Описание опыта работы классного руководителя на конкурс "Самый классный классный"

Описание опыта работы классного руководителя на конкурс "Самый классный классный" на тему:  « Духовно-нравственное воспитание учащихся класса казачьей направленности на основе отечественного...

Сценарий классного часа на конкурс "Самый классный классный"

Сценарий классного часа на конкурс "Самый классный классный" на тему: "Заходите до нашей хаты"...

Визитка на участие в городском конкурсе классных руководителей и классных коллективов обучающихся "Самый классный класс".

Визитка на участие в городском конкурсе классных руководителей и классных коллективов обучающихся "Самый классный класс"....

Сценарий финала районного конкурса для классных руководителей "Самый классный классный".

Есть особая категория педагогов, которые о своих учениках и воспитанниках говорят "это мои дети". Эти педагоги - классные руководители!...