Балаларны милли гореф-гадәтләр үрнәгендә тәрбияләү алымнары.
классный час

Вильданова Лилия Равиловна

Балаларны милли гореф-гадәтләр үрнәгендә тәрбияләү алымнары

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon doklad_goref-gadetler.doc18.83 КБ

Предварительный просмотр:

Балаларны милли гореф-гадәтләр үрнәгендә тәрбияләү алымнары.

Притча.

Бер яһүд хатыны һәр кичне йоклатыр алдыннан баласына бер үк хикәятне сөйли икән. Газиз халкының нинди михнәтләргә таруы, никадәр җәфа чигүе турында булган бу хикәят. Көннәрнең берендә моның баласы кычкырып елап, куркып уянган. Әнисе сөйләгәннәрне төшендә күргән икән сабый.

  • Инде үлсәм дә үкенечле түгел. Син хәзер үзеңнең яһүд икәнлегеңне, халкыңа кемнәр җәфа күрсәткәнлеген беркайчан да онытмаячаксың, - дигән әнисе балага.

            Әйе, кырыс тәрбия мисалы бу. Әмма күкрәк сөте имезеп үстергән балаңа тарихи хәтер җиткерүнең бик тә үтемле, нәтиҗәле ысулы. Туган телеңне өйрәтү белән бергә балаңа борынгыдан  килгән гореф-гадәтләрне тапшыру зарур. Чөнки йола һәм гореф-гадәтләр  - алыштыргысыз тәрбия чарасы.

                 Бу тема юкка гына миңа бирелмәгән. Беренчедән, класс җитәкчесе буларак, минем тәрбия эшемнең проблемасы: “Тәрбия эшендә милли традицияләр”. Икенчедән, мин педагог- оештыручы. Өченчедән, мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы да. Ә инде милли гореф-гадәтләр һәм традицияләр системалы рәвештә нәкъ менә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә өйрәнелә дә. Шуңа күрә мин сезгә дәресләрдә һәм класстан тыш эшләрдә милли гореф-гадәтләр кулланылышы турында үземнең тәҗрибәм белән уртаклашырмын.

           Мәктәп ишеген ачкан һәр укытучының изге бурычы – баланы белемле итү белән беррәттән, тәрбияле, әхлаклы итү. Ә бу сыйфатлар үзеңнең милләтеңне, аның тарихын, кешеләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын  яхшы белгәндә генә формалаша ала. Милли кыйммәтләрдән башка чын кеше, шәхес була алмый.

         Бүгенге көндә мәктәп бик күп “экспериментлар” үткәрү урынына әверелде. Әле тегенди, әле мондый реформа үткәреп кенә торалар. Ә алга китеш юк, чөнки ялтыравык сүзләр белән генә мәктәп тормышына үзгәреш кертеп булмый. Шуңа күрә балаларыбызны әдәпле, инсафлы, тәртипле итеп күрәсебез килә икән, без халык педагогикасына, милли гореф-гадәтләребезгә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

                Мин докладка әзерләнгәндә әти-әниләргә мөрәҗәгать иткән идем. Халык педагогикасы дигән төшенчәне ничек аңлыйсыз дигән сорауга күп кенә ата-аналар әби-бабаларыбыз  тәҗрибәсе дип җавап биргәннәр. Әйтергә кирәк, дөрес җавап. Ә инде бала тәрбияләүдә милли гореф-гадәтләргә мөрәҗәгать итәсезме, кайсы очракларда дигән сорауга  60% ата-ана милли гореф-гадәтләрне дин белән бәйләгән. Моңа балага исем куштыру, никах, малайларны сөннәтләү, дини бәйрәмнәр, бисмилла белән эш башлау һ.б. ны керткәннәр. Бу чыннан да шулай. Бүгенге көндә балалаларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар тәрбияләүдә гаиләдә күбебез нәкъ менә дингә мөрәҗәгатъ итә. Ә инде 30 % ата-ана милли гореф-гадәтләргә бишек җырлары, әкиятләр сөйләү, табышмаклар әйтүне керткән. 10% ата-ана гореф-гадәтләр дип ата-ананы , өлкәннәрне хөрмәт итүне санаган.

          Чыннан да, халыкның күп еллык тәҗрибәсе белән тупланган тәрбия алымнары янында теләсә нинди экспериментлар көчсез. Әйдәгез, гап-гади генә күренгән, һәммәбезгә таныш булган берничә мисалга гына тукталыйк. Балачагыбызда кайсыбызга гына ашыңны ашап бетер, бәхетең калыр димәгәннәр икән. Кемнең бәхетсез буласы килсен, ашап бетерәсең. Шулай итеп, бүленгән аш әрәм булып калмасын дигән теләктән чыгып әйтелгән сүз бу, ризыкка кадер-хөрмәт әнә шулай тәрбияләнгән. Һәм тора-бара күнекмәгә әйләнгән. Балада өстәл янында үз-үзеңне тоту культурасы формалашкан. (Үземнән мисал китерү). Яисә бусагага утырма, бәләкәй калырсың дигән әйтемне алыйк. Кемнең генә бәләкәй каласы килер икән. Ә бу әйтем белән чисталык ягына әһәмият бирелгән. Чөнки бусага аяк асты, бөтен кеше таптап йөри торган урын, тузанлы урын. Мондый мисалларны күп китерергә булыр иде.

               Алдагы мисалларны мин тормыштан алып әйттем. Без, тәрбиячеләр, гаиләдән килгән гореф-гадәтләрне өйрәтүне дәвам итүчеләр генә. Үз эшебездә әлеге чараларны ни рәвешле кулланабыз соң?

          Балалар кечкенәдән үк әкиятләр тыңларга яраталар. Юкка гына 5 нче класска килү белән иң беренче итеп халык авыз иҗаты әсәрләреннән әкиятләр өйрәнүне программага кертмәгәннәр. Без дә программа материалы белән генә чикләнмичә, класстан тыш чараларда да әкиятләр өйрәнүне ел буена дәвам итәбез. Әйтик, кичә генә әле без 6 нчы сыйныф укучылары белән Г.Тукай әкиятләрен сәхнәләштердек. Бер караганда гади генә әйбер кебек тоелса да, әкиятләр өйрәнү баланың тел байлыгын арттыра, ихтирамлылык,шәфкатьлелек кебек сыйфатлар тәрбияли.

             Тәрбияви яктан бәетләр дә зур әһәмияткә ия. Бәетләрне өйрәнү дә программа материалына кертелгән. Ләкин мин программа материалы белән генә чикләнмим, балаларга әби-бабаларыннан, күрше-тирәләрдән сорап, үзебезнең җирлек белән бәйле кешеләр турында  бәетләр алып килүне сорыйм. Балалар белән бергәләп бәетләр җыябыз. Аларны махсус папкага теркәп барабыз. Газета-журналда басылган материалларга караганда, үзебезгә таныш кешеләр турында язылган бәетләр белән балалар ныграк кызыксына, аларның исендә ныграк кала.  Кайбер нечкә күңелле балаларның күзләрендә яшь тә күренә.  (Артур алып килде)

           Табышмаклар, мәкальләр, әйтемнәргә аерым тукталып тормыйм. Һәр класстан тыш чарада кулланабыз. Ә менә халык җырларына килгәндә авырлык сизелә. Чөнки хәзерге балалар халык җырларына караганда эстрада җырларына, я булмаса чит ил җырларына зуррак игътибар бирәләр. Шуңа күрә җай чыккан саен кичәләрдә халык җырларын кертеп җибәрәбез. Әйтик без куйган театрның эчтәлегендә җыр бөтенләй юк иде. Без балалар үзләре җырламаса да, ишетсеннәр дип халык җыры керттек. Бер булмаса бер искә алырлар, кирәге чыгар дип ышанабыз.

                   Дини тәрбиягә килгәндә, дин мәктәптән аерылган булса да, кайбер әсәрләрне үткәндә  вакыйгаларны дини күзлектән чыгып та аңлатырга туры килә. Әйтик, “Сак – Сок бәете” үткәндә ана каргышының гамәлгә ашачак иң куркыныч каргыш икәнлеген күрсәтү өчен дингә мөрәҗәгать итәм. Чөнки Корьәндә дә язылган: 3 тапкыр ана, аннан соң гына ата диелгән. Гаиләдә ана – иң изге, иң олы шәхес. Аларга ихтирам тәрбияләү йөзеннән бер гыйбрәтле вакыйга китерәм. Башта балалардан сорыйм: сез үскәч ял итәргә кемне алып барыр идегез? Докладка әзерләнгәндә дә балалар арасында сораштыру үткәргән идем. Нәтиҗәсен соңрак әйтермен. Бер ана улын янына утырткан да әйтә икән: “И улым, менә мин синең өчен бернәрсә дә кызганмыйм. Теләгән әйбереңне алып бирәм, чит илләргә йөртәм. Син дә үсәрсең, кеше булырсың, акчаң да күп булыр, мине чит илләрдә ял иттереп кенә йөрерсең инде”, -дигән. Улы әйткән: “Юк инде, әни, чит илгә мин сине түгел, балаларымны алып барырмын. Син дә бит әбине түгел, мине алып барасың”, - дигән. Ә хәзер балаларның җаваплары белән таныштырам. 23 баланың нибары икесе генә ял итәргә әнине алам дигән. Бу вакыйга белән нәрсә әйтергә телим, чыннан да без әниләребезгә караганда, балаларыбызга күбрәк игътибар бирәбез түгелме соң? Ә инде балалар үсеп буйга җиткәч, әнине онытты дибез, кайда ялгыштык микән дип уфтанабыз. Монда уйланырга җирлек бар. Һәр ата-ана моннан  үзенә нәтиҗә ясасын иде.

               Әти-әниләргә биргән 3 нче соравым “Элеккеге тәрбия чараларына (каеш, чыбык белән тәрбияләү) мөнәсәбәтегез ничек? Андый ысулларны кулланганыгыз бармы? дигән сорауга 35% ата-ана уңай карыйм, ләкин үземнең кулланганым юк  дип җавап биргән. Шулар арасында кулланганым булмаса да, вакыт-вакыт күрсәтеп булса да алам дигән җаваплар да бар. Кайбер ата-аналар нәкъ менә шул тәрбия чаралары кулланылганга күрә элек балалар тәртипле булган дип язган.  Чыннан да, элеккеге татар гаиләләрендә ишек башында сыек чыбык эленеп торган. Бу да үзенә күрә бер тәрбия чарасы булган бит. Бу безнең классик әдипләребезнең әсәрләрендә дә чагыла. Г.Бәшировның “Туган ягым –яшел бишек” әсәрендә Гомәр шыңшый башлагач, Бәшир ага түзмәде:  “Туктыйсыңмы син, юкмы? Менә күп шыңшысаң”- дип, дилбегә башы белән селкеп тә җибәрде, дигән юллар бар.

                       65% ата-ана балаларны каеш-чыбык белән тәрбияләмибез дип җавап биргән. Чыннан да бүгенге көндә каеш-чыбык белән бала тәрбияләү җинаять саналса да, бер ана язганча “кайбер баланың үз-үзен тотышына карагач, каеш кирәк моңа дип уйлап куясың”.

          Әйе, халык педагогикасы төшенчәсе күпкырлы, киң планлы. Халык педагогикасы һәм гореф-гадәтләр ярдәмендә бала тәрбияләү турында күп сөйләргә булыр иде. Ләкин без укытучылар күпме генә, нинди ысуллар белән генә бала тәрбияләү турында сөйләмик, тәрбия гаиләдән башлана. Толстой юкка гына: “Ребенок до трех лет воспитывается, а после трех – перевоспитывается” димәгән. Шуңа күрә, хөрмәтле әти-әниләр, сезгә мөрәҗәгать итәм, тәрбияне гаиләдән башласак иде. Чөнки ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән сеңдереп булмый.

Бала күңеле – нәфис ак кәгазь

Әле бит ул каләм күрмәгән.

Әле беркем аның күңелендә

Тылсымлы эз салып йөрмәгән.

Дөнья аңа яңа яуган кар –

Тели бала барын аңларга.

Тәүге юлны бала күңеленә

Ана тиеш үзе язарга.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү алымнары

Бүгенге мәктәптә мөһим бурычларның берсе – балаларның сәләтләрен ачу өчен җирлек тудыру, сәләтле укучыларны үстерү.  Галимнәр сәләтсез балалар юк, һәркемнең нәрсәгә дә булса сәләте, омтылышы...

УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.

Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...

Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәрендә милли йола, гореф-гадәт һәм традицияләрнең бирелеше

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы Г.Исхакыйның «Кәҗүл читек» хикәясендә киң чагыла. Язучы татар халкын халык иткән гореф-гадәт, традицияләрне ...

Милли йолаларга нигезләнеп, укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру.

Милли йолаларга нигезләнеп, укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру....

Милли йолаларга нигезләнеп, укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру.

Милли йолаларга нигезләнеп,  укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру....

Күренекле мәгърифәтче-педагог Каюм Насыйри хезмәтләрендә укыту-тәрбия алымнары

План-конспект предназначен для учителей татарской литературы, а также для проведения мероприятий с целью воспитания нравственных качеств у учащихся....