КОНСПЕКТ ОРГАНИЗОВАННОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ С ЭЛЕМЕНТАМИ ЛОГОРИТМИКИ
план-конспект по теме

Мухаметзянова Рафиса Рафисовна

конспект организованной логопедической деятельности вм средней тат арской группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon oeshtyrylgan_eshchenlek.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Олы Әтнә балалар бакчасы”

Балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен регионара семинар

“Сөйләм үсешендә кимчелекләр булган балаларны тәрбияләүдә уеннар, күнегүләр һәм психогимнастика”.

Уртанчылар төркеме

Логоритимика элементлары белән оештырылган эшчәнлек.

Логопед: Мухаметзянова

Рафисә Рафисовна

2012 ел.

        Максат: логоритмик күнегүләр ярдәмендә балаларның сөйләм телен үстерү, артикуляцион аппаратны аваз әйтелешенә әзерләү.

        Бурычлар:

-  тәрбияви: логоритмик күнегүләргә кызыксыну уяту; бер – берләренә                           карата игътибарлылык тәрбияләү.

- белем бирү: сөйләмне хәрәкәт белән бәйләп эшләүне ныгыту; хис, теләк, кәеф  кичерешләрен белдерә торган сүзләрне кулланырга өйрәтү.

- коррекцион: - фонематик ишетү сәләтен үстерү, тавышка игътибар һәм тирә - юньдә ориентлашу күнекмәләрен  ныгыту;

  1. артикуляцион аппаратны ныгыту, телнең иреннәрнең хәрәкәтчәнлеген арттыру;

  1.  психомоторик функцияләрне үстерү,  хәтерне,  игътибарны, логик фикерләү сәләтен ныгыту;

  1. дөрес сөйләм өчен кирәк булган диафрагмаль сулышны ныгыту.

Методик алымнар: уен, күрсәтмә материаллар, сөйләү (күрсәтү, сорау бирү, әйтеп җибәрү), хуплау, анализ.

Материал һәм дидактик җиһазлар: проектор, рәсемнәр, күбәләк макетлары, чәчәкләр, ярма салынган савытлар, кисмә рәсемнәр, пиктограммалар.

Алдан эшләнгән эш: артикуляцион гимнаститка һәм сулыш гимнастикасы элементлары белән танышу, тизәйткечләр, шигырьләр өйрәнү, индивидуаль эш.

Оештырылган эшчәнлекнең структурасы:

  1. Оештыру моменты.
  2. Эшчәнлекнең максатлары белән таныштыру.
  3. Өйрәнелә торган тема буенча кирәк булган белемнәрен актуальләштерү.
  4. Яңа күнекмәне өйрәнү.
  5. Өйрәнелгән материалны ныгыту.
  6. Эшчәнлекне йомгаклау.

Эшчәнлекнең барышы

  1. Оештыру моменты.

Логопед: Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!

Балалар: Хәерле көн!

Бергә: Хәерле көн, кояшка да! (Кулларны өскә күтәреп)

            Хәерле көн сезгә дә,

            Хәерле көн безгә дә!

  1. Артикуляцион гимнастика. Көзге белән эш.

Логопед: Без сезнең белән бу дәресләргә дөрес, матур итеп сөйләшү серләренә төшенү өчен җыенабыз, шулаймы?

Балалар:Әйе.
        Логопед: Дөрес сөйләшү өчен безгә телебезнең һәм иреннәребезнең җитез, хәрәкәтчән булуы кирәк. Моның өчен безгә артикуляцион гимнастика ярдәм итә. Бүгенге гимнастиканы без әкият рәвешендә ясарбыз. Кулларга көзгеләрне алдык, әкиятне игътибар белән тыңлыйбыз, күнегүләрне эшлибез:

- Яшәгән ди, булган ди, бер Шаян Тел. Ул йокыдан иртә торырга, торгач төрле күнегүләр ясарга, уйнарга яраткан.

Гадәттәгечә, ул бүген дә йокысыннан бик иртә уянды, тәрәзәне киң итеп ачты, уңга карады, сулга карады, өскә һәм аска карады, тел тәрәзәне япты. (слайд №1. “Тәрәзә”.)

Шаян Тел юынырга йөгерде. Тел юынды, тешләрен чистартты, башта – аскы, аннары - өске тешләрен.(слайд №2. “Тешләрне чистартабыз”)

Шаян тел ашау бүлмәсенә йөгерде, анда ул  варенье банкасын ачты, вренье бик тәмле булды, Тел иреннәрен ялады. (слайд №3. “Тәмле варенье”)

Тел яшәгән өй тирәсендә озын коймалар куелган, менә мондый. (слайд №4. “Койма”)

Буяучы коймалар буяп йөри. (слайд №5. “Буяучы”)

Шаян Тел үзенең аты янына йөгерде.Атына утырып китеп барды. (слайд №6. “Ат”)

Шаян Тел үзенең аты белән алга чапты, урман аша узганда ул тукранны күреп алды, ул агачтан корт чүпли иде: д – д – д ...(слайд № 7. “Тукран”)

Тел тагын алга чапты, бара торгач зоопаркка килеп чыкты. Анда фил чиләгенә су тутыра иде. (слайд №8. “Фил”)

Икенче читлектә бегемот утыра иде. Авызларны бегемот кебек киң итеп ачабыз. ( слайд №9. “Бегемот”)

Зоопарктан чыккач ул футбол уйнаучы малайларны күреп алды. Алар белән бергә футбол уйнады. (слайд №10. “Футбол”)

Тел сәгатькә карады. Сәгать телләре тикелдиләр иде. ( слайд №11. “Сәгать”)

Тел өенә ашыкты, өендә аны әнисе төрле төстәге шарлар алып көтеп тора иде. Ул шарларны кабартып уйнады. (слайд №12. “Шар”)

Ул арада көн кичкә авышты арган – талган тел өенә кереп китте тәрәзәләрен япты. (слайд №13. “Тәрәзә”).

  1. Сулыш гимнастикасы.

 Логопед: Әйдәгез телләребез ял иткән арада без сулыш гимнастикасы эшләп алыйк, барыбыз да бастык аяклар җилкә киңлегендә.

1) Бармак белән бер борын тишеген каплыйбыз, сулышны алабыз, авыздан чыгарабыз, хәзер икенче борын тишеген каплыйбыз (шул ук күнегү кабатлана).

2) Молодцы, ә хәзер “Чәчәк кибетендә” уенын уйнап алыйк.  Мин чәчәк сатучы булам, сез сатып алучылар, әйдәгез үзегезгә ошаган чәчәкләрне сайлап алыгыз( Балалар санынча чәчәкләр өләшенә) . Сезгә бу чәчәкләрнең исе ошармы икән иснәп карыйк әле: сулышны борын белән алабыз, авыздан чыгарабыз.

3) “Күбәләкләр”. Бик әйбәт, безнең чәчәкләр исенә күбәләкләр очып килгән, балалар, ләкин аларның көчле җилдә канатлары авырткан, әйдәгез сез аларга очарга булышыгыз: акрын музыка уйнаса салмак кына өрегез, музыка катыланса,  көчлерәк итеп өрегез ( Җепкә эленгән күбәләкләр макеты, музыкаль язма).

4. Фонематик ишетү сәләтен үстерүгә уен.

Логопед: Балалар, булдырдыгыз, ләкин дөрес сөйләшер өчен дөрес итеп сулау гына җитми, авазларны ишетеп аера да белергә кирәк. Хәзер игътибар белән тыңлагыз, нәрсә ишеткәнегезне әйтерсез.

(Төрле табигать тавышлары: яңгыр, җил, язгы күлләвек тавышы  яздырылган тасма, җавап әйтелгәннән соң, проекторда слайдлар № 14, 15, 16, 17, 18).

5. Ял минуты.

Логопед: Молодцы, балалар, инде ял итеп алсак та була, барыбыз да коверга чыгып түгәрәккә бастык, “Кул чап, тыпырда, йогер” уены уйныйбыз.  Әгәр яңгыр тавышы ишетелсә – кул чабабыз, язгы күлләвек тавышы ишетсәгез – аяк тыпырдатабыз, кошлар сайравы ишетелсә - йөгерәбез.

  1. Пиктограмма. Тавыш модуляциясе.

Логопед: Яхшы, утырдык. Хәзер мин сезгә төрле йөзләр күрсәтәм, сез аларның нәрсә аңлатканын әйтерсез. ( Елмаю, аптырау, ачулану пиктограммалары күрсәтелә).  Елмаю – кеше кайчан елмая?

Балаларның җаваплары: шатлнганда, кызык булганда...

Логопед: бик дөрес, ә бу йөз нәрсәне аңлата? ( аптырау пиктограммасы күрсәтелә)

Балаларның җаваплары: Аптырауны, гаҗәпләнүне, аңлап бетермәүне...

Логопед: Бу йөз нәрсә аңлатканны беләсезме? ( ачулану пиктограммасы күрсәтелә)

Балаларның җаваплары: ачулануны, орышуны...

Логопед: бик дөрес, әйдәгез элегрәк өйрәнгән алма турындагы шигырьне искә төшерик әле:

Алмасы да алмасы –

Өзеп кенә аласы!

Өзмим әле – баллансын,

Бераз гына аллансын!

Хәзер шушы шигырьне аптырап, елмаеп, ачуланып әйтеп карыйк.

  1. Бармак моторикасын һәм психик функцияләрне үстерүгә уен.

(Балалар санынча  манный ярмасы тутырылган һәм кисмә җиләк – җимешләр  яшерелгән савытлар өләшенә, магнитлы тактага бирем – рәсем эленә.)

Логопед: балалар, тактага игътибар белән карагыз әле, нәрсәләр күрәсез?

Балаларның җаваплары: алма, груша, мандарин, апельсин, виноград, слива.

Логопед: Әйе, ә сезгә шушы савытлардан җиләк – җимешләрне  табарга һәм мин биргән тәртиптә тезәргә кирәк.

  1. Релаксация.

Логопед: Булдырдыгыз, балалар, бүген без нәрсәләргә өйрәндек икән, кем әйтә?

Балаларның җаваплары: дөрес итеп суларга, матур итеп сөйләшергә...

Логопед: хәзер күзләрне йомдык, уңайлы итеп утырдык, киң итеп сулыш алабыз, акрын гына чыгарабыз, кулларны йодрыклыйбыз, бушатабыз, бөтен арыганлыкларыбызны онытып күзләребезне ачабыз, бер – беребезгә көне буена җитәрлек елмаю бүләк итәбез, эшчәнлектә катнашканыгыз өчен барыгызга да рәхмәт! Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект организованной образовательной деятельности по образовательной области "Художественное творчество" на тему: "Русская матрешка".

В данном материале представлены стилевые особенности украшения матрешек из разных областей России, дана методика росписи декоративных элементов семеновской матрешки....

Конспект совместно организованной деятельности с детьми с ОВЗ Зимние приключения

Авторская  разработка  учителя - дефектолога  для  детей  с  ОВЗ  старшего  дошкольного  возраста....

Конспект организованной образовательной деятельности по английскому языку в подготовительной группе

Конспект открытого занятия, приученного ко дню космонавтики в старшой и подготовительной группе детского сада....

Конспект интегрированного занятия с элементами логоритмики "Идем к Мишке в гости"

Главное препятствие на пути устранения проблем в становлении речевой функции заключается в том, что дети не могут раскрепоститься, а значит, полностью погрузиться в содержание логопедических упражнени...