Дәресләрдә милли-төбәк компонентын куллануның әһәмияте
методическая разработка по краеведению на тему

Зайнуллина Эльвира Тимеряновна

Дәресләрдә милли-төбәк компонентын куллану һәр заманда актуаль булачак, чөнки киләчәк буында милли рух, патриотизм хисләре тәрбияләү беренчел максатларның берсе. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Дәресләрдә милли төбәк компонентын кулланып, балаларда туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

Туган җиргә, туган җир төшенчәсе аша туган халкыңа, аның үткәненә һәм бүгенгесенә, теленә һәм, гомумән, яшәү рәвешенә карата укучыларда хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү-тел һәм әдәбият дәресләренең асыл максатыдыр. Үз илен, үз өен, үз ана телен яраткан бала гына үзенең туган җире белән горурлана, аның өчен җаваплылык хисе тоя ала. Ә горур кеше- ирекле шәхес, ул беркайчан да үз дәрәҗәсен югалтмый.

   Дәресләрдә милли төбәк компонентын куллану зарурлыгы менә шундый зур максатларга барып тоташа. Балада туган җиренең һәр почмагына, һәр кешесенә, аның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә кызыксыну, якын итү, үзенеке итеп тою хисләре салу зур бурычыбыз. Ә шәһәребездә горурланырлык урыннар, тарихи истәлекләр дә, үрнәк алырлык шәхесләр дә җитәрлек. Биредә бөтен Рәсәйгә билгеле кавалерист кыз Н.А.Дурова яшәгән һәм үзенең әсәрләрен иҗат иткән, А.С.Пушкин белән хатлар алышкан. Рәссам И.И.Шишкин да Алабуганыкы, нинди мөмкинлекләре булып та чит илгә китмәгән, үз ватанын данлаган, Алабуга табигатен үзенең рәсемнәре аша бөтен дөньяга таныткан. Шәһәребез шагыйрә М.Цветаева белән дә истәлекле. Атаклы врачлар Бехтерев, Нечаев кебекләр – безнең горурлыгыбыз. Атаклы Стахеевларның бер вәкиле Д.Стахеев үзенә әдәби тәхәллүс итеп Елабуганин исемен алган... Әлбәттә, болар барысы да рус милләтеннән, Алабуганың рус каласы булуын дәлилли кебек. Әмма иң борынгы тарихи истәлегебез- Ак мәчетебез барысын да үз урынына куя. Күз алдыннан татарның фаҗигале язмышы үтә; юл, елга буйларыннан куылган бабаларыбыз турында искәртә корылма. Әйе, татарның бетүгә, юкка чыгуга мәҗбүр ителгән гасырлары да булган. Әмма җимерелеп баручы әлеге корылманы И.В.Шишкин (бөек рәссамның әтисе) реставрацияли, саклап кала. Шушы мисал белән генә дә бүгенге буыннарга никадәр тәрбия бирергә, халыкның бөек уллары бер милләт кысаларына гына сыеп бетмәвен аңлатырга мөмкин бит. Бик ерак булмаган тарихыбызда горурланырлык татар шәхесләре дә җитәрлек. Г.Тукай турында диссертация язып, татар хатын-кызларыннан беренче профессор булган М.Фәйзуллина, Алабугада халык театры, хор һәм музыка түгәрәкләре оештырган Т.Гыйззәт биредә яшәгәннәр. Иҗаты сугыш аркасында өзелгән, бары бер генә шигырьләр җыентыгын чыгарып кала алган Хәбра Рахман да безнең горурлыгыбыз. Романтик шагыйрь С.Мөлеков язмышы да шундый ук. Танылган язучы Э.Касыймов озак еллар биредә яшәгән, иң яхшы әсәрләрен иҗат иткән. Ә бүгенге шагыйрьләребез, язучыларыбыз нихәтле! Боларны әкрен-әкренләп укучылар күңеленә сеңдерә барырга гына кирәк.

    Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә әлеге байлыкны ничек файдаланырга, укучының хәтер запасына кереп калырлык, әмма төп дәрес материалына зыян китермәслек итеп дәреснең кайсы этабына кертеп җибәрергә соң?

     Әлбәттә, сыйныфтан тыш чаралар, сыйныф сәгатьләре, туган тел атналыклары аша, шәһәрнең истәлекле урыннарына экскурсияләр аша (бәхеткә, шәһәребезне чын-чыннан музейлар каласы дияргә була) бу максатларга өлешчә ирешергә мөмкин. Әмма бу эшне даими, дәрестән дәрескә эзлекле алып барганда гына, ягъни төбәк компонентын дәрес этапларына кертеп, тематик бәйләнеш, структур бөтенлек булдырганда гына нәтиҗә яхшы булачак, дип уйлыйм. Моның өчен уку елы башында ук тематик планнарда МТК ны күрсәтү, ничек куллануны планлаштыру зарур. Ул төп дәрес структурасына, темага бәйләнешле булырга, төп материалны ачарга ярдәм итәргә, шул ук вакытта артык басым ясамыйча гына укучының хәтер запасына керә барырга, әһә, шәһәребездә мондый шәхес тә бар икән бит, дип уйландырырга тиеш. Югыйсә, урынсыз, төп материалга ямаулык төсендә генә кереп киткән мәгълүмат укучы күңелендә тискәре караш та формалаштырырга, дәреснең төп яңалыгына зыян да салырга мөмкин бит.

     Мәсәлән, Г Ахуновның “Идел кызы”н өйрәнгәндә, дәреслектәге өлештә үк Алабуга телгә алына. Әмма әсәрдән Солтанның Алабугага Стахеевларның көпчәкле пароходында килүен, пристаньнан текә тау буенча исәпсез-хисапсыз баскычлардан менүен тасвирлау укучыга Солтанны тагын да якынайта: бу әдәби герой укучы үзе йөргән баскычлардан йөри ләбаса! Шушы мәгьлүматка ияреп, укучыга Стахеевлар турында, бу нәселнең Алабуганы үстерүгә керткән өлеше турында сөйләргә, яисә бер укучыга алдан ук шушы материалны табарга кушарга мөмкин. Роман геройларының Казанский урамында йөрүләре, шунда ук Ерзовка бистәсендәге дүрт катлы кызыл кирпеч бина- Епархиаль училищены күрүләре тасвирлана. Балалар үзләре үк бу бинаның бүгенге Алабуга дәүләт педагогия университеты булуын әйтәчәкләр. Шәһәребездә мондый уку йорты булу- зур горурлык, ул Алабуганың мәдәниятле, мәгърифәтле шәһәр булуы турында сөйли. Менә фикер салып куйдык. Университет турында өстәмә өй эше бирергә була, эзләнсеннәр.

     Т.Гыйззәт, Э.Касыймов, Г.Кашапов иҗатларын өйрәнгәндә дә, бу язучыларның Алабуга эшчәнлегенә киңрәк тукталу кирәк. Алабуга, “Шайтан каласы” турында әсәрдән әсәргә яза килгән М.Хәбибуллин иҗаты да укучыларда кызыксыну уята, язучының әлеге әсәрләре дә истә кала. 9нчы мәктәптәге Т.Гыйззәтнең музее драматург турында күбрәк мәгълүмат тупларга ярдәм итә. Әйе, туган төбәккә мәхәббәт тәрбияләүдә музейларның роле гаҗәеп зур, аларны белем һәм тәрбия бирү процессында мөмкин кадәр киңрәк файдаланырга кирәк.

     Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә шәһәребезнең истәлекле урыннары турында әңгәмәләр үткәрү, экскурсия, юлъязма характерындагы сочинениеләр яздыру алган белемнәрне системалаштырырга ярдәм итә.Югары сыйныфларда презентацияләр дә ясарга мөмкин. Картина буенча сочинениеләр язу өстендә эшләгәндә Шишкин рәсемнәре ярдәмгә килә. Алар буенча сочинение язганда, туган җиребезнең матурлыгына, илаһилыгына сокланмый, үзеңнең шушы матурлык эчендә яшәвең белән горурланмый мөмкин түгел. Картиналардагы матурлыкны шигырь, хикәя, эссе аша әйтеп бирү таләбе укучыны иҗади эшкә этәрә, балада үзенең хисләрен сүзләр аша тасвирлап бирү күнекмәсе булдыра. Үрнәк итеп якташыбыз Равил Вәлиевның “Шишкиның шашкын мәхәббәте” эссесын укып күрсәтү отышлы.

    Тукай, Такташ, Җәлил, Гыйззәт иҗатларын өйрәнгәндә, җирле шагыйрьләребезнең бу бөекләргә багышлап язган шигырьләре дәресләрне үзенчәлекле башлап җибәрергә я тәмамларга ярдәм итә. Мәсәлән, Ф.Шәех “Такташ җитми”, “Такташка гашыйк якташ”, Г.Әхтәмова “М.Җәлилгә”, “Таҗи Гыйззәт”, Л.Абдуллина “Тукайга”, Д.Каюмова “Тукай анасына” һ.б. шигырьләр шундыйлардан.

      Җирле шагыйрьләребез шигырьләрен мин үзем күбрәк тел дәресләрендә бирем башкару өчен текст итеп файдаланам, өстәмә материал дәрес структурасына кушылып китә, ә инде текст буенча әңгәмә тәрбияви максатны күздә тота. Экологик тәрбия бирү өчен Т.Кәримова шигырьләре отышлы булса, Ф.Шәех шигырьләре уйланырга, тормышка аек акыл белән карарга өйрәтә, Г.Әхтәмова исә әхлакый тәрбия бирә... Өзек буенча шигырьнең исемен фаразлау, стиле буенча авторын билгеләү кебек эшләрне укучылар яратып башкара.

      Туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, әлбәттә, үткәннәргә дан җырлау, гел мактау характерында гына була алмый. Алабуга- борынгы төрки шәһәр дисәк тә, төрки-татар чыгышлы истәлекләрнең аз булуы укучыда сорау тудырмый кала алмый.Элеккесе югалтылган, юкка чыгарылган дисәк, бүгенгеләргә дә тиешле игътибар җитми.Укучыны болар турында да уйланырга өйрәтергә кирәк, чөнки бүгенге укучы- шәһәребезнең иртәгәсе. Туган җиргә мәхәббәт аның өчен сызлану, әрнү аша дә формалаша, аны үзгәртү, яхшырту теләге уята. Туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү- укучыны уйларга, һәрнәрсәгә аек акыл белән карарга өйрәтү дә, матурлыкка соклану белән беррәттән ямьсез күренешләргә битараф булмаска чакыру да ул.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компоненты элементларын куллану

Заман алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр уку-укыту эшчәнлегенә дә үтеп керде. Бүгенге җәмгыять шартларында укытучының тоткан урыны тамырдан үзгәрде.Аның  бурычы – белем алу эшчәнлеге  белән...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли эчтәлекле ял минутлары куллану.

Минем сезгә үземең эш практикамда файдалана торган, табышмакларга нигезләнеп ясалган милли эчтәлекле ял минутын (физминутка) тәкъдим итәсем килә. ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компонентын куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли- төбәк компонентын куллану буенча чыгыш һәм электив курс программасы....

Укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә милли төбәк компонентының әһәмияте

Конкурсная работа, опубликованная в научном сборнике...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Ш.Камал әсәрләрен куллануның актуальлеге

Әлеге мәкалә Ш.Камалның юбилее уңаеннан оештырылган Рәсәйкүләм фәнни-гамәли конференция өчен язылды, җыентыкта бастырылды....