Казан шәһәре буенча җәяүле экскурсия
материал по краеведению (9 класс) на тему

Шарафеева Гулюса Расимовна

Казан шәһәре буенча җәяүле экскурсия.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ekskursiya_kyskart_2.docx16.82 КБ

Предварительный просмотр:

       Исәнмесез, хөрмәтле кунакларыбыз. Мин сезне күпмилләтле Татарстан башкаласы булган Казан шәһәрендә сәламлим. Казан - меңъеллык тарихы булган, бөтен дөньяга танылган шәһәр, Идел буендагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Аңа 1000 ел элек нигез салынган. Ул истәлекле урыннарга бик бай. Казанның берсеннән-берсе матур йортлары, урамнары, истәлекле биналары турында ниләр беләсез? Әйдәгез, Казан буйлап сәяхәткә чыгабыз. Экскурсоводыгыз, мин 9нчы сыйныф укучысы Әхмәтҗанова Райлә булам. Кузгалдык!

   Безнең 1нче тукталыш- тимер юл вокзалы. Вокзал 1895-1896 елда төзелгән, (архитектор Руш) һәм 1986-1987 елда гына төзәтү эшләре алып барылган.  Хәзерге вакытта төзек һәм күркәм урын булып тора. Төп бинада көтү залы, төрле киосклар, шәфкать туташлары бүлмәсе, ресторан бар.

Татарстан халкы элек-электән алтын куллы осталары белән дан тоткан. Чигү сәнгате татар халкында элек-электән яшәгән. Аның үрнәкләрен музейларда, сувенир кибетләрендә һәм киоскларда күреп була.

Ирләр арасында ювелирчылык һөнәре дә элек-электән килгән. Көмештән, алтыннан алкалар, беләзекләр, чулпылыр койганнар. Нинди матур гореф-гадәтләр булган! Сезгә ошадымы? Сезгә сатып алырга мөмкинлек бар. Рәхим итегезче.

Безнең 2нче тукталышыбыз – Кремль. Ерактанрак карасаң, ул бер утрауны биләп торган кебек. Кичләрен шушы утрауны төрле төстәге утлар яктырта. Бу − искиткеч күренеш. Биредә Президент Сарае, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы урнашкан.

Кремльгә кергән юлда ап-ак Спас манарасы урнашкан. Ул 16нчы гасырда төзелгән, 18нче гасырда аңа сәгать урнаштырылган.

             3нче тукталышыбыз – Сөембикә манарасы. Тирә-якка нур бөркеп торучы бу манара Казанның йөзек кашына һәм гүзәл тарихи символына әйләнде. Сөембикә − татар халкының горурлыгы, иминлек билгесе, иманы, кыйбласы ул. Ул иң атаклы милли архитектура һәйкәлләренең берсе. Манара җиде катлы, биеклеге 58 метр. Ул кызыл кирпечтән төзелгән, башына ай куелган. Манара эчендә тар һәм текә баскычлар ясалган. Аның өч каты – дүрткырлы, ә калганнары сигезкырлы итеп эшләнгән.

         1549нчы елда Казан ханы Сафагәрәй үлә.  Сафагәрәйнең хатыны Сөембикә кушуы буенча хан кабере өстенә шушы манара салына. Ул бик тиз арада төзелә. Сөембикә Нугай ханы Йосыфның кызы булган. Тарихта ул гүзәл һәм акыллы хатын итеп сурәтләнгән. Сөембикәне 1551 нче елда Мәскәүгә алып киткәннәр. Димәк, манара 1549-1551 нче елларда салына.

1552 елда Сафагәрәй кабере аннан алына. Шуннан соң бу корылма күзәтү манарасы итеп файдаланыла. Шул заманнар  өчен бик мөһим  стратегик урын була.

4нче тукталыш – Кол  Шәриф мәчете булыр. Ул искиткеч матур һәм зур мәчет, һәм, хаклы рәвештә, илебезнең җиде могҗизасы исемлегенә керергә тиеш.

       Әйтегез әле, без кемгә куелган һәйкәл янында торабыз? Әлбәттә, бу һәйкәл герой-шагыйрь Муса Җәлилгә куелган. Ни өчен бу һәйкәлгә басым ясап әйтәбез?  Әйе, 2015нче елда Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел була.  5нче тукталыш- Кремль янында герой шагыйребез Муса Җәлил һәйкәле. Муса Җәлил – күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты. Бөек Ватан сугышы башлангач, Җәлил фронтка китә. 1942 нче елгы сугышларның берсендә каты яралана һәм әсирлеккә эләгә. Тик ул дошманнан курыкмый. Фашистларга каршы яшерен оешма төзи, үлемсез шигырьләр яза. Ул дошманга каршы куркусыз, геройларча сугыша. Сугыш туктап торган арада шигырьләр яза. Хәзер инде аның    шигырьләре сугышчыларның  кыюлыгын,  батырлыгын күрсәтә. Әмма ул иле, халкы турында шигырьләр язудан һәм ничек тә иреккә чыгу, Туган иленә кайту турында хыялланудан туктамый.

Карлыгач булсам иде,

Канат кагынсам иде.

Җидегән йолдыз    батканда,

Чулпан йолдыз калыкканда

Туган илем, якты өем,

Очып сиңа кайтсам иде.

Сызылып таңнар атканда.

Булсам җитез аргамак,

Көмеш ялымны тарап,

Таң җилләре искәндә,

Үләнгә чык төшкәндә,

Чулпан кызым, таң йолдызым,

Чабып сиңа кайтыр идем,

Гөлләр хуш ис сипкәндә.

1944 нче елда фашистлар М.Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен җәзалап үтерәләр. Без аның шигырьләрен яратып укыйбыз. Аның шигырьләре табигатьне яратырга; туган илне, Ватанны сөяргә, аңа тугрылыклы булырга өйрәтә.

Туган халкы көрәшче улын беркайчан да онытмый. Чынлап та андый кешене онытып булмый. Һәр шәһәрдә диярлек Муса Җәлил исемен йөрткән урам бар, Казанда опера һәм балет театры, Муса Җәлил музее бар. Шагыйрьгә куелган һәйкәлләр дә байтак.

     6нчы тукталыш - Татарстанның Милли музее.  Элек бу бинада Сәүдә йорты булган. Ул 1800нче елда төзелгән, архитекторы – В.Е.Емельянов. 1847нче елда архитектор И.П.Бессонов тарафыннан үзгәртеп эшләнгән. 1895нче елда биредә шәһәр музее ачыла. Бу музей 2001нче елдан ТР-ның Милли музее дип атала. Музейның беренче уставында болай итеп язылган: “Музейның төп максаты – бу якның табигате, биредә яшәүче халыклар турында киң мәгълүмат бирү”.

7нче тукталыш – Казан Дәүләт Университеты. Университет – Татарстанның горурлыгы. Аңа 1804нче елда нигез салына. Университетта атаклы математик Н.Лобачевский, органик кушылмалар теориясенә нигез салучы А.Бутлеров, атаклы табиблар П.Лесгафт һәм В.Бехтерев, тел галимнәре И.Хәлфин, Н.Катанов һәм башкалар эшләгәннәр. Казан университеты- бүгенге көндә дә Россиядә иң данлыклы уку йортларының берсе. Бу бина 1822-1825 нче елларда төзелгән. Архитекторы- П.Г.Пятницкий.

Киләсе 8нче тукталышыбыз – Татарстан милли китапханәсе. Ул университет архитектурасына ярашып, аңа матурлык өсти. Шәһәрнең иң матур корылмаларыннан санала ул. Аның яныннан битараф узып китеп булмый. Бу бинаны 19 нчы гасыр башында фабрикант Ушаков салдырган, соңыннан ул китап йортына әверелгән. Бу нисбәттән әтиле-уллы Второвлар турында кызыклы истәлекләр сөйлиләр. Заманның шактый зыялы кешесе И.А.Второв гомере буе китап җыйган. Аның китапханәсендә төрле телләрдәге китаплар тупланган. Байлык мирас булып, улы Николай Второвка күчкән. Петербургка күчеп киткәндә, ул әтисе китапханәсен шәһәр идарәсенә бүләк иткән. Шулай итеп, 1865 нче елда Казанда Милли китапханә ачылган.

Менә бу җирдә безнең сәяхәтебез тәмамлана. Сезгә уңышлар телим. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Казан урамнары буенча.

Г.Тукайның   "Печән  базары, яхуд  Яңа  Кисекбаш"    әсәрен  өйрәнгәннән соң   бәйләнешле сөйләм үстерү  дәресенең  эшкәртмәсе....

Презентация по теме "Экскурсия по Казани"

Презентация на английском языке для гостей  столицы Татарстана....

Казан тутие (Тетушка из Казани).

Воспоминания  Крюковой ( Бикмайкиной Алии Асымовны ),родственницы жены татарского писателя Шарифа Камала. Посвящается 130- летию со дня его  рождения ....

Казан университеты темасы буенча биремнәр (мөстәкыйль эшләү өчен карточка)

Казан    университеты  темасы  буенча  биремнәр (мөстәкыйль  эшләү  өчен   карточка)...

Казан темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Электрон ресурслар ярдәмендә Казан темасы буенча дәрес эшкәртмәсе....

И Казан! Серле Казан!

Башкалабыз Казанның  тарихын өйрәнү максатыннан үткәрелгән чараларга йомгак ясау өчен кулланма....

«Туристические места Татарстана» Экскурсия по городам Татарстана Казань – Елабуга – Свияжск

Туристический маршрут для гостей столицы с посещением достопримечательностей Республики Татарстан...