Казан темасы буенча дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (5 класс) на тему

Хайруллина Гульназ Рашитовна

 Электрон ресурслар ярдәмендә Казан темасы буенча дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kazan_dres_konspekt.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Казан

Максат: укучыларның Казан турындагы белемнәрен барлау, аларга өстәмә мәгълүмат бирү, әдәби телдә дөрес, матур итеп сөйләү күнекмәләрен булдыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Җиһаз :  шигырьләр,  презентация,  интернет-ресурслар

Эпиграф: “Казан, Казан! Сине миннән  артык яратучы, белмим, бар микән?!” Н. Арсланов

        Дәрес барышы.

1. Дәресне оештыру

2. Актуальләштерү

3. Өй эшен тикшерү

4. Яңа материал өстендә эш

5. Интернет-ресурслар белән эшләү

6. Физкультминут

7. Бәйләнешле сөйләм үстерү

8. Йомгаклау

9. Өй эше

10. Билгеләр кую

1. Дәресне оештыру.

-  укучыларны барлау

-  уңай халәт булдыру

2. Актуальләштерү

-  укучылар, барыбызга да билгеле булганча, Татарстанның башкаласы –– Казан. Без алдагы сыйныфларда да әлеге мәшһүр шәһәр турында күп мәгълүматлар алдык. Хәзер бергәләп, Казан шәһәренә туры килерлек сыйфатлар билгелик әле.  

(Казан турында матур сүзләр әйтү : Матур Казан, Яңа Казан, Зур Казан, Серле Казан һ.б.ш.)

.

Презентациядә шигырь юллары күрсәтелә

        Казаным, син – минем моң бишегем,

        Балкып янар якты кояшым .

        Милләтемнең горурлыгы булып,

        Яктылыкка дәшеп торасың.

( Презентация дәвам итә)

- шигырь  нәрсә турында ?

 (шигырь Казан шәһәре турында)

- әлеге юлларда Казан турында нәрсә әйтелә?

(Ул – моң бишеге, милләтнең горурлыгы, кояш кебек балкып, яктылыкка дәшеп торучы)

- Казан шәһәре турында  үзегез нәрсә әйтә  аласыз ?

 (Казан - Татарстанның башкаласы. Ул борынгы шәһәр, аңа  нигез салуга 2005 нче  елда 1000 ел тулды. Казанда миллионнан артык кеше яши, 77 дән артык  милләт  халкы дус, бердәм  булып гомер кичерә. һ.б.ш.)

3. Өй эшен тикшерү.

  ( Казанның истәлекле урыннарын барлап килү. Укучыларның фикерләре тыңлана)

 4. Яңа материал өстендә эш.

 - без бүген Казан шәһәрендәге истәлекле урыннар турында белемнәребезне тагын да тулыландырырбыз. Игътибар итегез әле, бу җөмләләрдә нинди ялгызлык исемнәре бар?

        ( Презентация дәвам итә)

           1. Казан  университеты  –– Россиядәге иң өлкән университетларның берсе.

         2. Дәүләт музее Кремль  янында урнашкан. Пушкин һәйкәле опера  һәм балет театры янында.

           3. Болгар мәчете Мусин урамында. Министрлар кабинеты Ирек  мәйданында  урнашкан.

           4. Кол Шәриф мәчете –– архитектура ягыннан үзенчәлекле сәнгать корылмасы.

              (укучыларның җаваплары тыңлана)

5. Интернет-ресурслар кулланып эшләү (edu tatar. ru сайты ЦОР город Казань)

лексика бүлеге    1нче күнегү

                              2нче күнегү

                              3нче күнегү

грамматика          8нче күнегү

аудирование         2нче текст   9нчы күнегү

биремнәрне башкару, тикшерү, нәтиҗә чыгару

6. Физкультминут. Күзләргә гимнастика.

7. Бәйләнешле сөйләм үстерү

   - түбәндәге сүзләрне кертеп җөмләләр төзергә:

       ( Презентация дәвам итә)

  Сөембикә манарасы, Пирамида, Кремль, Спас манарасы, Кол Шәриф мәчете, Бауман урамы, Ирек мәйданы.

(Укучыларның фикерләре тыңлана, нәтиҗә чыгарыла)

- хәер шушы ук сүзләрне кертеп, партадашыгыз белән диалог төзегез.

(Укучыларның фикерләре тыңлана, нәтиҗә чыгарыла)

8. Йомгаклау. Бүген без сезнең белән Казан шәһәре, аның истәлекле урыннарытурында белемнәребезне тагын бер кат барлап чыктык, күп кенә яңалыклар алдык. Нәтиҗә чыгарып, шуны әйтергә кирәк: Казанның шактый истәлекле урыны Татарстанга гына түгел, ә бөтен дөньяга таныш.  Казан киләчәктә дә зур үсешкә ия булачак.

9. Өй эше. “ Киләчәктә Казанны ничек күз алдына китерәм”   темасына ирекле күләмдә инша язарга.

10. Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Казан урамнары буенча.

Г.Тукайның   "Печән  базары, яхуд  Яңа  Кисекбаш"    әсәрен  өйрәнгәннән соң   бәйләнешле сөйләм үстерү  дәресенең  эшкәртмәсе....

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес үткәрелә. Предметны белдергән сүзләр ныгытыла, аларны мәгънәләре буенча төркемнәргә бүләргә өйрәтелә....

Татар теле буенча ФГОСка нигезләнеп эшләнгән "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе.

Бу дәрес 3Б сыйныфында бирелде.Дәрес үстерелешле укыту методикасына нигезләнеп төзелде.Дәрес проблемалы сорау белән башланып китә.Укучылар дәрестә анализлыйлар, чагыштыралар, иң мөһимен аерып чыгарала...

Казан университеты темасы буенча биремнәр (мөстәкыйль эшләү өчен карточка)

Казан    университеты  темасы  буенча  биремнәр (мөстәкыйль  эшләү  өчен   карточка)...

6 класс - Вакланмасы буенча сан табу темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Дәрес планы.1.Оештыру моменты.2.Актуальләштерү.3.Дәрес темасын һәм максатын әйтү.4.Яңа дәрес материалын аңлату.5.Яңа дәрес материалын ныгыту.6.Физкультминут.7.Мөстәкыйль эш.8.Дәресне йомгаклау.9.Өй эш...

"Безнең гаилә" темасы буенча ачык дәреснең технологик картасы, Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча.

Әлеге дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төзелде. 1нче сыйныфлар өчен "Безнең гаилә" темасы буенча ачык  дәреснең технологик картасы....

2 нче сыйныф буенча татар теленнән "Тамырдаш сүзләр " темасы буенча презентация

Тамырдаш сүзләр темасы буенча презентация. Укучылар өчен файдалы тест....