Гайнекамал әби истәлекләре
статья по краеведению на тему

Галиахметова Гульнара Габдулловна

Тыл ветераны турында язма

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sugysh_choryndagy_hatynnarnyn.docxyazma.docx256.63 КБ

Предварительный просмотр:

Кулдан килсә әгәр,

 һәрберсенә һәйкәл куяр идем мин коеп

Сугыш чорындагы хатыннарның

Исемнәрен ташка нык уеп,

Кулдан килсә әгәр һәрберсенә,

Һәйкәл куяр идем мин коеп.

1941 ел, 22 июнь таңы гүзәл шәһәрләр, авыллар татлы йокыда. Әниләренең куенында татлы төшләр күреп сабыйлар изрәп йоклый.  Шушы тынлыкны бозып дошман илебез чикләрен үтеп керә.  Бу коточкыч вакыйгалардан соң да инде 69 ел вакыт сизелмичә узып киткән. Менә кабат Җиңү көне якынлаша. Тик  авырлыкларның ачысын-төчесен үз җилкәләрендә кичергән өлкәннәребезнең  дәһшәтле еллар  шавы бер генә мизгелгәдә исләреннән чыкмый шул. Җиңү көне якынлашкан саен, хатирәләр тагын да яңара. Бу көннәрдә өлкәннәребезгә кадер-хөрмәтнең бермә-бер артуына да карамастан, алар бу бәйрәмне күз яшьләрсез искә дә алмый. Өлкәннәрне беркайчан да онытмыйбыз, алар белән һәрдаим очраушулар уза. Өйләрендә булабыз, хәллләрен белеп торабыз. Ялгыз яшәүче тыл ветераннарына кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә һәрвакыт әзербез. Бу авыр чорларны китап битләреннән укыганга караганда, шушы михнәтне үз җилкәләрендә күтәргәннәрдән ишетү бөтенләй икенче инде. Чыты мәктәбенең 11 енче сыйныф укучылары бу уку елында тарих укытучыбыз Гөлнара апа белән,  тыл ветераны Зиятдинова Гайнекамал әби янында кунак булып кайтты. Гайнекамал әби безгә үзенең авыр балачагы, сугыш чорлары турында сөйләде.  Яшүсмер кызның ничек итеп бер ялгызы ат җигеп шәһәргә ягулыкка баруы, аннан кайткач урман кисүгә йөрүләре турында ишеткәч, ирексездән сорау туа: “ Хәзерге буын бу авырлыкларга түзә алыр идеме икән?” Юктыр мөгаен, бүген заман бөтенләй башка.  “Ашарга икмәк юк, алабута күмәче белән тамак туйдырабыз. Туйганчы ипи ашау ул бары хыялда гына иде.  Безнең гаиләдә абыйны да сугышка алдылар, без аны кабат күрү бәхетенә ирешә алмадык.  Бары хәбәрсез югалган дигән хат килде. Әмма күңел әле бүгенге көндә дә исәндер, менә кайтыр дип көтә. Бик авыр еллар иде ул.  Сезгә мондый авырлыкларны күрергә язмасын. Ил көннәребез тыныч булсын. Дөньяның ямен тоеп, һәр туган көндә шатланып яшәргә язсын сезгә, балалар!” - дип тәмамлый 88 яше белән гомер итүче Гайнекамал әби.  Бүгенге көн җәннәт ул, кадерен генә белегез. Килене Суфия апа тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши тыл ветераны.  Ул сөйләгәннәрне күз яшьләрсез тыңлапта булмый.Тыл ветеранының да күзләре яшьле иде, мөган шатлык яшьләредер ул. Тагын бик күп  еллар исән-имин безне шатландырып яшәргә язсын сезгә, хөрмәтле тыл ветераны Гайнекамал әби!

Чыты урта гомуми белем бирү мәктәбе

 укучысы Сайфутдинова Динә язмасы

(Укытучы Галиахметова Г.Г.)

E:\алга\IMG_2642.JPG


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ә.Еники әсәрләренең тел үзенчәлекләре

Аннотация статьи Литературное наследие Амирхана Еники, которому 16февраля 2009 года исполнилось бы 100 лет, наверное, никогда не станет обычным фактом истории. Его немногочисленные рассказы и...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли эчтәлекле ял минутлары куллану.

Минем сезгә үземең эш практикамда файдалана торган, табышмакларга нигезләнеп ясалган милли эчтәлекле ял минутын (физминутка) тәкъдим итәсем килә. ...

Хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре

8 нче сыйныфта хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре...

"Үсемлекләрнең бүлекләре" темасына тест

Обобщающий тест по теме "Отделы растений"...

Казанның истәлекле урыннары.

Укучыларны  Казан  шәһәрендәге   истәлекле урыннар  белән таныштыру.Тата...

Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре 2013

Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре 2013 ...