Туган ягым - яшел бишек
материал по краеведению

Рәхмәтуллина Наилә Васил кызы

Теләче районы Сауш авылы тарихы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Туган авылым тарихы56.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                               Рәхмәтуллина Наилә Васил кызы,

                                                               Татарстан Республикасы

                                          Теләче   муниципаль районы

                                                            Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбенең

                                                                татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Бай тарихлы авылым Сауш

     Бүгенге буын авылның исемен Сауш дип атап кыскартып йөртә. Бу - аның беренче атамасын бозып әйтү. Кайчандыр бабаларыбыз аңа Коллар Саурышы дип исем биргәннәр. Өлкән буын аны хәзер дә шулай элекке исеме белән атый. Һәр төбәкнең буыннан-буынга сөйләнә торган күп төрле риваятьләре була. Безнең авыл тарихына карата да байтак  алар. Борынгы риваятьләр авылга нигез салыну турында болай сөйли... Куе урман ягыннан агып төшә торган мул сулы чишмә буена, ниндидер эзәрлекләүләрдән качып, ике кеше килеп урнаша. Алар, Сау һәм Рыш исемле ике кол, аның суы тәмле булуга таң калалар. Йорт салган вакытта, агач юнганнан калган йомычкалары Инеш буйлап агып киткән һәм аларны күреп, башка кешеләр дә килеп урнашкан. Авылга нигез салучылар хөрмәтенә, халык ике колның исемен кушып Саурыш, соңрак Коллар Саурышы дип атый башлаган. Еллар узган саен, чишмә буена урнашкан йортлар саны арта. Яңа авыл кешеләре аның суына өч тегермән дә корып җибәрәләр. Иң югарыдагысы – Йосыф, уртадагысы – Мәҗит, түбәндәгесен Мотый дигән кешеләр сала.

     Көчләп чукындыру башлангач, Коллар Саурышы халкыннан иген иккән җирләрне, печән чапкан тугайларны тартып алалар. Күп еллар буена Алан, Балыклы авылы кешеләрен дә Мишә буена аяк бастырмыйлар. Барысы да чукынудан баш тарткан өчен үч итеп эшләнә. Авыл халкы кораллы отрядлар иярткән миссионерларның инде күрше-тирәдә булуы турында ишетеп яши. Чират үзенә җиткәнен дә сизә. Менә беркөнне атларга атланган кораллы кешеләр авыл капкасына килеп керә. Араларында чылбырлы тәресен таккан поп та була. Ул, авыл халкын җыеп, саф татар телендә сүз башлый. Христиан диненә күчкән кешеләргә бушлай җир, терлек һәм акча вәгъдә итә бу. Ир-егетләрне хәрби хезмәттән азат итәргә булышачагын да әйтә. Һәм тиз генә эшкә дә керешә. Үз янына авлның мөхтәрәм карты Ярми бабайны чакыртып, аңа тәрене үбәргә куша.

     Ярми бабай, кораллы кешеләрнең янаулы карашларыннан куркып, тәрегә иренен тидереп ала. Аннары, төкерә-төкерә читкә китә. Моны күреп, кораллы отряд башлыгы картны сыек чыбык белән шәпләп суктырырга куша. Ярми бабайны нык кына типкәлиләр дә әле. Менә шул хәлдән соң, ул тора алмыйча үлә. Коллар Саурышында берәү дә христиан диненә күчми.

     Ярми бабайны бөтен авыл халкы зурлап күмә. Аның урыны озак еллар изге урын дип санала. Ул урын хәзер картлар хәтерендә “Иске зират” исеме белән саклана.

     Христиан диненә күчмәгән өчен, миссионерлар Мишә буендагы барлык болыннарны, әрәмәлекләрне, шулай ук меңләгән гектар чәчүлек җирләрне алып, Мишә ярындагы аз гына йортлы Ключище урысларына бирәләр. Казан ханлыгы басып алганнан соң килеп урнашкан берничә дистә генә йортлы әлеге авыл күрше-тирәдәге барлык татарларны үзенә буйсындырып яши. Менә шул елларда чыккан бер бәетне Коллар Саурышында озак еллар сөйләп йөриләр.

     Латыйф аганың Шәмсекамал һәм Шәмсеҗиһан дигән ике кызы абыйлары Мәүлә белән авыл читендә урнашкан Мишә елгасы буена әрәмәгә карлыган җыярга бара. Шул чакта яннарына Ключище авылы көтүчесе килеп чыга. Ул татарларны күреп алып, аларны куа башлый. Хәлнең кискенләшүен күреп, болар Мишә елгасына сикерәләр. Мәүлә тирән суны йөзеп чыга, ә кызлар йөзә алмыйча суга батып үләләр.

     Мишә буендагы көтүлекләр, күп кенә чәчүлек җирләре Алан, Коллар Саурышы авылларына 1925 елда суд карары белән генә кире кайтарыла. Бу эшне Алан авылының атаклы укытучысы Мөхәммәт Моратов башлап йөри.

       Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сауш авылы исә чишмә, күлләргә бай. Авылның төньяк-көнбатышыннан Мишә елгасы ага. Авылда исән калган чишмә-кизләүләр шактый. Шулар арасында аерылып торганы – Чакрак чишмәсе. Бу чишмәне бер бабай ачкан. Ул тумыштан чукрак булган дип әйтәләр. Бабай чишмәне карап, чистартып торган, улак ясап куйган. Бу бабай хөрмәтенә чишмә Чакрак чишмәсе исемен алган. Шушы чишмә суында картлар баш-кулларын юганнар, хәер акчасын чишмә ташлары өстенә салып киткәннәр. Шушы чишмәдән ерак түгел элек зур улаклы чишмә булган. Аннан атлы кешеләр су алырга килгән. Шуңа күрә халык телендә Атлар чишмәсе дигән исем белән кереп калган.

     Аерым хуҗалык вакытында ачылып, буралып куелган чишмәне Урыс чишмәсе дип атыйлар, чөнки аны рус кешеләре карап торган, атлар сугарырга шунда йөргәннәр, исеме дә шуннан калган. Умартачы Гариф абый ачкан чишмә - Гариф чишмәсе дип йөртелә. Ул аны караган, чистарткан, умарталыкка суны шул чишмәдән ташыган. Хәзер чишмәне умарталыкта эшләүче яшьләр карап тора.

      Изгеләр чишмәсен халык аеруча якын итә. Күп еллар элек бу урында бер кеше күмелгән булган. Берникадәр вакыттан соң, анда чишмә бәреп чыккан. Авыл халкы бу кешене изге дип исәпләгән. Аның хөрмәтенә чишмә Изгеләр чишмәсе исемен алган.

     Хәзерге мәктәп яныннан Баян елгасы ага торган булган. Бу елгада Баян исемле кеше батып үлгән. Шуңа күрә дә әлеге елгага Баян исемен биргәннәр.

 Авылдан читтәрәк тагын берничә чишмә һәм инеш бар. Алар Мәхмүт чишмәсе, Тирән елга, Югары су буе дип иемләнгәннәр. Заманында авыл тирә-юнендә чишмә һәм елгаларның саны тагын да күбрәк булган, ләкин, вакытлар үтү белән, карамау сәбәпле, аларның күбесе ябылган.

     Авыл уртасыннан ук инеш ага. Ул үзенең башланычын таудан агып чыга торган чишмәдән ала. Ә инеш мул сулы Мишә елгасына коя. Нәкъ менә инеш белән Мишә елгасы тоташкан урынны авыл халкы Баһавилар арты дип йөртә.

     Элегрәк авылның читендә бик бай әрәмәлек булган. Әрәмәгә авыл халкы балан, бөрлегән, шомырт, гөлҗимеш, миләш һәм башка җиләк-җимеш җыярга йөргән. Сауш белән аңа күрше саналган Алан авылының ике арасы Мишә аръягында әрәмә белән тоташкан булган. Күмәк хуҗалык оешкан чорда, көтүлек җирләр кирәк булу сәбәпле, бу җирләрне чистарталар һәм көтүлек ясыйлар. Хәзерге вакытта да монда көтү көтәләр. Яз көне кар сулары бу көтүлекне каплап җәелә. Су кимегәч, үзәнле үзәнле җирләрдә сулар торып кала. Шул үзәннәрнең берсе ике түгәрәк кушылган төсле булып тора, шуның өчен дә аны Сигезле күле дип атыйлар. Бу күлнең суы җәй көне кибеп, дымсу җир булып кала. Авылның көнбатышында Мишәдә язгы ташу вакытында үзәнлек аша иңкү җирләргә су кереп калу сәбәпле, күл барлыкка килгән. Бу күлнең суы чиста һәм җылы булган. Ләкин елдан-ел бу күлнең суы азайган. Хәзерге вакытта басулардан ләмнәр агып төшү сәбәпле, бу иңкүлек саеккан һәм суы исләнгән. Шуңа күрә халык аны Сасы күл дип атый башлаган. Бүгенгесе көндә дә җирле халык аны шулай дип атый. Хәзер инде бу күлнең суы кибеп беткән, ә кайбер өлешләре сазлыкка әйләнгән. Аның кырыйларын-да таллар үсә. Көтүлек җирендә тагын Сөлек күле дигән күл бар. Әлеге күлдә сөлек күп булу сәбәпле, халык аны шулай дип атый башлаган.

      Авылда сулыклар күп булганлыктан, авыл халкы күперләр төзү хәстәрен дә күргән. Элегрәк Мишә елгасының уң як ярында урнашкан көтүлек җирләре белән Мишәнең сул як ярында урнашкан хуҗалыкларны агачтан ясалган бер күпер тоташтырып торган. Әлеге күперне җирле халык Асылмалы күпер дип атый. Соңрак  исә тимердән ясалган күперләр дә барлыкка килә. Күперләр төзү белән авылда Борһанов Габдерәүф Борһан улы шөгыльләнгән. Авылда шулай ук Әмир күпере, Билал күпере,Тимршәех күпере, Әрәмә очы күперләре дә бар.

     Сауш күрше Шармаш авылы ягыннан да әрәмә белән тоташкан була. Бу әрәмәдә сазлыклы урыннар, күлләр күп була. 1970 елларда бу җирләрне дә чистартып киптерәләр. Җирен эшкәртеп культуралы үләннәр чәчәләр дә көтүлек ясыйлар. Соңрак бу җирләрне Шәтке, Нырсы, Сауш, Алан, Шармаш хуҗалыкларына бүлеп бирәләр. Хәзерге вакытта күп өлешләрендә совхоз  өчен печән әзерлиләр, кайсыбер җирләрендә көтү көтәләр.

     Мишәнең уң ягында, хәзерге вакытта сарык көтүе йөри торган җирдә, халык телендә Хәерче тугае дип кергән тугай бар. Ул Мишә елгасына таба кереп урнашкан сарык көтүе яткылыгы. Монда элек көтү көткәндә, бер көтүче үлгән дип сөйлиләр. Ул бик ярлы кеше була, көтү көтеп гомер итә. Авыл халкы аның хөрмәтенә әлеге тугайны Хәерче тугае дип атап йөртә башлый.

     Колхоз чорында Мишә елгасында буалар буганнар. Авылның төньягында, хәзерге вакытта сыер көтүе туплый торган урынны Тегермән тугае дип атыйлар. Элек анда буа буап су тегермәне эшләгән, шунда ук электр станциясе дә булган. Соңрак авылга якынайту өчен үзебезнең авыл аша агып чыга торган инеш суына күчергәннәр. Инешнең суы азрак булу сәбәпле, электр энергиясе бирергә көче җитми һәм  электр станциясе бетә. Авылның көнбатыш ягында икенче тегермән булган. Анда да Тегермән тугае булган, хәзергесе вакытта ул Савымчылар тугае дип йөртелә. Бу җирләрдә сыер савучыларга печән бүлеп бирә торган булганнар. Хәзерге бу җирләр буш ята.

     Тагын да безнең авылыбыз печәнлекле урыннарга бик бай. Мәсәлән, Тирән елга, Чыршылык, Пүчинкә авызы, Урыс елгасы, Мәхмүт чишмәсе, Шабулат җире, Нырсы җире, Шәтке җире (икенче төрле Баһау җире дип тә атыйлар) кебек печәнлекләрне атарга була. Печән чабу вакыты җиткәч, авыл кешеләре шул печәнлекләрне үзара бүлешеп чаба башлыйлар.

     Сауш авылында таулар бик аз. Авылның югары очындагы Гомәрә тавы, авыл читендә зур булмаган  Аю атавы  һәм  Алып чабата каккан җир дип исемләнгән тауларны гына атарга мөмкин.

         Сауш авылы белән Шармаш дип аталган рус авылы, Янсуар исемле керәшен авылы һәм Алан, Шәтке дигән ике татар авылы янәшә урнашкан. Саушта бу авылларга чыга торган юлларны: Шармаш юлы, Янсуар юлы, Алан юлы, Шәтке юлы дип йөртәләр. Урман авылдан 4 чакрым ераклыкта урнашкан. Аңа өч юлдан: Галәви, Әрдәнә, Каенлык юлларыннан барып була. Шулай ук Туры юл, Үләт базы юллары бар.

     Саушта үзенә генә хас булган урам исемнәре, хәтта тыкрык исемнәре дә элек-электән сакланып килеп, хәзерге көнгә кадәр халык арасында шушы исемнәр белән йөртеләләр. Иң көнчыгыш урамны Югары оч дип атыйлар, соңрак барлыкка килгән урам – Яңа урам дип йөртелә. Шулай ук Черек бәрәңге урамы, Посёлок, өч өйле генә Ник килдем урамы, Кәкәш урамы да бар. Соңга берничә елда урамнарның атамаларын: Тукай урамы, Баһавиева Бибинур урамы, Гарифуллин Васил  урамы, Сираҗетдиновлар урамына алмаштырдылар, ләкин халык телендә аларның элеккеге вариантлары да йөри.

     Тыкрыкларның исеме дә бик кызыклы. Авылда “Хан  тыкрыгы”, “Аю тыкрыгы”, “Кәкәш тыкрыгы” дип аталган тыкрыклар бар. Ә менә “Марҗа тыкрыгы”ның тарихы аеруча да үзенчәлекле. Әлеге тыкрыктан Шармаш авылы урыслары, тәреләрен күтәреп, Тегермән тавына чиркәүгә бара торган булганнар. Шулай итеп бу тыкрык халык теленә “Марҗа тыкрыгы” дип кереп калган.

         1875-1887 елларда Баян елгасы буенда кечкенә өй кадәрле генә мәдрәсә салына. Монда безнең авылның Хәбиров Мөбәрәк атлы кешесе дә укый. Бу мәдрәсәдә төрле яшьтәге егермеләп бала белем алган. Уку срогы булмаган. Мәдрәсәдә малайлар гына укыган, ә кыз балалар абыстайдан сабак алганнар.

  Әлеге мәдрәсә ачылып эшли башлагач, авыл ике мәхәлләгә бүленеп, анда ике мәчет эшли башлый. Беренче мәхәллә инде 1831 елда ачылган була, ә мәчет бары тик 1885 елда гына төзелә. Икенче мәхәллә 1909 елда ачыла, мәчет тә шул вакытта төзелә. Соңрак 1936-1937 елларда мәчетнең манарасын кисеп мәктәп ясыйлар. Әлеге мәктәп авыл халкына бик озак еллар буе хезмәт итә. 2000 елларда янгын чыгу сәбәпле, әлеге мәктәп яна һәм 2002 елда зур спортзалы, китапханәсе, компьютер белән җиһазландырылган сыйныфлары, ашханәсе, ягъни уку өчен барлык шартлары тудырылган яңа мәктәп салына.

Сауш авылы тарихы, аның үткәне турындагы язмалар бүгенгә көндә мәктәбебез музеенда саклана. Анда керсәң, бик күп кызыклы мәгълүматлар белән танышырга була.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....

"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше

Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап...

Гомәр Бәширов "Туган ягым - яшел бишек" йомгаклау дәресе

8 нче сыйныфта Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәре өйрәнелә. Укучыларда үз халкының гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен өйрәнү, халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдырун...

Гомәр Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1. “Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау;2.         Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формал...

Дәрес- презентация "Туган ягым -яшел бишек"

Конспект урока татарского языка для русскоязычных учащихся в 4 классе (на татарском языке). Автор учебника Сафиуллина Ф.С.,Фатхуллова К.С. Цели урока: экологическое воспитание,использование в речи пов...

"Туган ягым- яшел бишек"

Календарно- тематическое планирование кружка "Родной мой край, зеленая колыбель"...

Туган ягым - яшел бишек

Экология елы белән бәйләнешле рәвештә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...