Кол Шәриф һәм аның заманы
материал по литературе (7 класс) по теме

Исследовательская работа на татарском языке о Кул Шариф. Работа ученика 7 класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kol_shrif_hm_anyn_zamany_2.docx30.1 КБ

Предварительный просмотр:

                     Конкурс

                  “ Кол Шәриф һәм аның заманы.”

Сочинение

                      Халык бәхете өчен көрәшүче-Кол Шәриф.

     

                                                                                 Эшне үтәүчеләр:

                                                                            Т.Р. Әлки муниципаль районы

                                                                            Карга  авылы төп белем   мәктәбенең

                                                                            7 нче сыйныф укучысы

                                                                             Фәттахов Айрат Илгизәр улы,

                                                                             татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                              Галиуллина Гөлсинә Әнвәр кызы.  

2011 ел.

                                 

       Кол Шәриф...Бу исем татар халкының бәйсезлек  өчен көрәше тарихына алтын хәрефләр белән гомерен, талантын, белем-зиһен куәтен, тырышлыгын һәм ахыр чиктә газиз җанын  да үз халкының азатлыгы өчен изге көрәшкә биргән мәһабәт озын буйлы, ак сакаллы, горур, олпат бер акыл иясе, философ, шагыйрь, дипломат һәм дин эшлеклесе, Казан ханлыгының иң күренекле имамнарының берсе килеп баса.

  Кол Шәриф турында без нәрсәләр беләбез соң? Аның турындагы тарихи мәгълүматлар, Казан ханлыгы чорындагы башка шәхесләрнеке кебек үк, аз сакланган. Сакланганнары да өзек-өзек кенә.

         Кол Шәриф – Казан ханлыгы тарихында күренекле роль уйнаган шәхес .Ул Казан халкы санламаган Шах Галигә 1546 нчы елда кискен каршы чыккан Мансур сәетнең улы була.Сәет дип гадәттә үзенең чыгышын Мөхәммәт пәйгамбәрдән, яки шул чордагы изге кешеләрдән алып саналган руханиларны атаганнар.Кол Шәриф яшьтән үк күңеленә иман нуры сеңдереп, әнисенең шифалы йогынтысында тәрбияләнеп үсә.Тиздән ул саф әхлаклы һәм тирән белемле укымышлы булып җитешә һәм аны

1546 нчы  елда, әтисе Мансур улгәннән соң, Казан ханлыгы руханиларының башлыгы, ягъни баш имам итеп билгелиләр.Шул вакыттан алып ,ул Казан ханлыгында яшәгән. Безнең ерак әби -бабаларыбызның ислам тәгълиматын үзләштереп, шәригать кануннарын, әдәп-әхлак кагыйдәләрен үтәп, күңелләрен иман нуры белән нурландырып яшәүләре өчен, аларны әхлаклы,  иманлы юлга – изге юлга кертү өчен зур тырышлыклар куеп яши.Һәм, әлбәттә, ул үзе дә тормышта бөтен бер патшалык – Казан ханлыгы халкы өчен әдәп- әхлак үрнәге, белемлелек өлгесе булып саналган. Аның халык арасындагы абруе гаять зур була.Аны үзе яшәгән патшалыкта гына түгел, чит мәмләкәтләрдә дә бик ихтирам иткәннәр.Аны Кырымда да,Төркиядә дә,Мәскәүдә дә яхшы белгәннәр..Бу олы ихтирам, хөрмәт хисе гасырлар буена, ничәмә-ничә буыннар алышынса да, халкыбыз күңелендә югалмыйча сакланып килә: ул хис, риваять-легендаларга әверелеп, әле бүген дә халкыбыз хәтерендә яшәп килә.Шундый риваятьләрнең берсендә, мәсәлән, Кол Шәрифнең ак атка атланып йөрергә яратканлыгы турында сөйләнә.Атка атланып,ул үзенең якыннары белән урамнан үткән вакытта, урамдагы бар халык хөрмәт йөзеннән аны, бил бөгеп, сәламләп үткәреп җибәрә торган булган.Хәтта хан Сафа Гәрәй дә, Кол Шәрифкә очраса, үзенең атыннын төшеп, Кол Шәриф янына килеп, аның чапанының итәген үбеп үткәреп җибәрә, аңа саулык-сәламәтлек теләп кала торган була.

    Кол Шәриф үз заманының күренекле дипломаты да була. Казан ханлыгы өчен авыр елларда ул үзенең бөтен көче, белеме белән халык мәнфәгате өчен көрәшә.Рус елъязмаларында, мәсәлән Кол Шәриф Казан белән Мәскәү арасында барган катлаулы дипломатия эшләрендә йогынтылы һәм дәрәҗәле рухани җитәкче буларак телгә алына.Мәсәлән, 1551нче елның җәендә, Казан ханлыгындагы иң буталчык вакытларның берсендә, Кол Шәриф, Себер кенәзе Бибарс Растов белән берлектә, Казан ханлыгыннан Рус хөкүмәте кулындагы Зөя шәһәренә җибәрелгән илчелеккә җитәкчелек итә һәм Зөядә Казан тәхетенә утыруга өметләнеп көтеп торучы Шаһ Гали белән бик җитди сөйләшүләр алып бара.Шул ук елның 14нче августында, Россиянең, Казан хөкүмәтенә әйтеп тә тормастан, Казан ханлыгының Тау ягын үзенә кушуы турындагы мәсьәләне тикшерүгә багышланган Корылтайда үз туган  илен яклап, ялкынлы-ялкынлы чыгышлар ясый.Тәхеткә Ядегәр хан утыргач, Кол Шәриф хөкүмәт составына кертелә һәм Казан ханлыгының көндәлек эшләрендә дә актив катнаша башлый.Явыз Иван, 1552нче елның 13нче августында, Зөя шәһәренә килгәч, Казан кешеләренә җибәрелгән мөрәҗәгатен Кол Шәриф исеменә күндерә.                Ш.Мәрҗани Кол Шәриф турында болай яза: “Галимнәрдән, хөрмәткә лаек габбасилардан һәм бөек сәедләрдән күмедер шәхесләр булып,аларның башында бөекләрнең җитәкчесе дип танылган мелла Шәрифкол исемле бер зат тора.Ул ислам ханнары һәм шәһәр халкы алдында ихтирамга һәм зур хөрмәткә лаек була.”Россия кенәзләре Казан ханнарына илчеләр аша хатлар күндергәндә,мелла Шәрифколга махсус хат һәм бүләкләр җибәрә иделәр”,-дип сөйлиләр”.    Тарихи хезмәтләрдә сакланып калган менә шундый өзек-өзек кенә мәгълүматлар да безгә аның үз туган иленең чын патриоты булуы,ул гына да түгел,хәтта халыкара даирәдә дә танылган,күренекле,олы дәрәҗәле бер шәхес булганлыгы турында сөйлиләр.    

        Кол Шәрифнең үлеме дә чын батырларча-каһарманнарча була.Ул Ватанын, Казанның мөстәкыйльлеген, үзенең һәм халкының иманын саклап калу өчен чын мәгънәсендә соңгы тамчы канына кадәр көрәшеп һәлак була.Халкыбыз тарихындагы иң авыр көннәрдә, 1552нче елның 2 октябрендәге Явыз Иван һөҗүме вакытында ул- ханлыкның баш имамы- Казан кальгәсендәге сугышлар белән җитәкчелек итә; кулына кылыч-калкан алып,иң алгы рәтләрдә сугыша.Рус гаскәрләренә иң нык һәм иң соңгы каршылык күрсәтүчеләр дә Кол Шәриф җитәкчелегендәге шәкертләр һәм муллалар төркеме була.Ул шунда  батырларча һәлак була: рус гаскәрләре Казан Кремленә ханлыкның баш имамы Кол Шәрифнең үле гәүдәсе аркылы атлап кына бәреп керә алганнар. Бу турыда шул вакыйгаларда үзе катнашкан рус кешесе А.М.Курбский болай дип яза:”Көтмәгәндә генә шәһәргә шулкадәр күп яңа гаскәр килүен күргәч, Казан патшасы үзенең бөтен гаскәрләре белән бик каты сугыша-сугыша чигенә башлады. Безнең полклар исә, көчле һөҗүм ясап, алар белән сугыша башладылар. Аларны патша сарае янындагы мәчетләргә хәтле куып килделәр. Шунда аларның һәлакәт алдында калган галимнәре , сәетләре, муллалары үзләренең бөек әмирләре Кол Шәриф мулла җитәкчелегендә, безнекеләр белән шулкадәр каты сугыштылар ки, хәтта күпләрне үтереп бетерделәр”.                                                                                          Казан ханлыгы тарихын махсус өйрәнгән тарихчы М.Худяков та:” Бик каты сугыш ханлыкның баш мәчете –Кол Шәриф мәчете янында булды. Кол Шәриф сугышта һәлак булды”, дип күрсәтеп үтә.                                                                                                    Әйе, бу бары тик әкиятләрдә генә сөйләнелә, җырларда гына җырлана торган батырлык! Бу, чын мәгънәсендә, үз тормышыңны, үзеңнең җаныңны-тәнеңне халык өчен ,Ватан өчен, аның азатлыгы өчен корбан итү һәм халкыбыз Кол Шәрифнең бу батырлыгын гасырлар буена онытмады, күңелендә саклады ;ул киләчәктә дә онытылмас! Халкыбыз Кол Шәрифне изге сугышта корбан булган изге җаннар-шәһитләр исемлегенә кертте...

Халкыбызның Кол Шәрифкә булган ихтирамы әле бүген дә чиксез.Ханлык дәверендә Казан Кремлендәге иң зур җәмигъ мәчете Кол Шәриф исеме белән аталган булган- “Кол Шәриф мәчете” дип йөртелгән. Татарстан хөкүмәте  шул мәчетне яңадан торгызу, яңадан салу мәсьәләсен күтәреп чыкты.1996 нчы елда мәчеткә нигез салынып,2005 нче елда Казан Кремлендә иң матур,мәһабәт Кол Шәриф мәчете ишекләрен ачты.Биек,нәфис манаралары белән күкләргә үрелеп,тирә-якка нур чәчеп тора ул.Кол Шәриф исемен йөртүче бу мәчет Казан шәһәренең җәүһәренә әйләнде. Соңгы елларда Кол Шәриф рухына багышлап Коръән чыгулар, җәмәгать намазлары укулар ешрак үткәрелә башлады.Язучыларыбыз, шагыйрьләребез Кол Шәрифкә багышлап поэмалар, шигырьләр иҗат иттеләр һәм хәзер дә иҗат итеп киләләр; аның образы тарихи романнарда чагылыш тапты. Ә киләчәктә Кол Шәриф  образы сәнгатьнең башка төрләрендә дә –музыка, рәсем, кино сәнгатьләрендә дә, опера-балетларда да үзенең лаеклы чагылыш табар әле. Болары алда әле...

Кол Шәрифнең безнең көннәргә дүрт шигыре һәм бер зур күләмле,сюжетлы поэмасы- “Кыйссаи Хөбби сүз Хуҗа” килеп җиткән. Ләкин әле бу Кол Шәрифнең бөтен иҗат мирасы шулардан гына торган ,яки Кол Шәрифнең безнең көннәргә кадәр шул әсәрләре генә сакланып килеп җиткән дигән түгел. Аның иҗат мирасының күләмен , шагыйрьнең нинди әсәрләр язган булуын, аларның кайсыларының бүгенге көнгә килеп җиткәнлеген ачыклау  өчен әле безгә Казан ханлыгы дәверенә караган  һәм моңа кадәр ныклап –җентекләп өйрәнелмәгән күпсанлы борынгы кулъязмалар катламын бик игътибар белән өйрәнергә, белергә кирәк.

Кол Шәриф барыннан да элек- суфый шагыйрь . Ул үзенең остазлары итеп урта гасырлар төрки поэзиясендә җуелмас һәм кабатланмас эз сызып калдырган мәшһүр суфый шагыйрьләр Хуҗа Әхмәт Ясәвине һәм аның шәкерте Сөләйман Бакырганине саный.Кол Шәриф үзенең шигырьләрендә Алла каршына гөнаһсыз бару идеяләрен пропагандалый; аның әсәрләре укучыларны, гамьсезлек йокысыннан уянып, Алланы олыларга, гомереңне гыйбадәт кыйлып үткәрергә, дөньяда мәңге калырмын дип алданмаска, Коръән аятьләрендә әйтелгәнчә яшәргә, гөнаһларың өчен Алладан ярлыкау сорарга чакыра.

Жанрлары буенча алар- газәлләр, ягъни мәхәббәт шигырьләре. Ләкин алардагы мәхәббәт ул дөньяви гыйшыклык түгел , ә суфыйчыл поэзиядә кабул ителгәнчә, Аллага мәхәббәт, күңелне Аллага юнәлтеп яшәүне аңлата.

     Ә “Кыйссаи Хөбби Хуҗа” поэмасы исә- зур күләмле, сюжетлы әсәр.Аның сюжеты ислам дөньясында билгеле булган бер риваять-легендага барып тоташа.Ул риваятьтә ислам диненең кәрамәтләр-могҗизалар эшләргә сәләтле булуы күрсәтелә һәм анда төп персонажлар булып шул ук Әхмәт Ясәви, аның мөрите Сөләйман Бакыргани, аның хатыны Ганбәр апа һәм аларның өченче уллары Хөбби Хуҗа тора.Төрки әдәбиятта бу риваятьнең төрле интерпретацияләре-вариантлары билгеле.Кол Шәриф поэмасында исә түбәндәге вариант китерелә: Әхмәт Ясәвинең иярчене Сөләман Бакырганиның (поэмада ул Хәким ата) хатыны Ганбәр анадан өч улы туа: Әсгар,Мәхмүд, һәм Хөбби хуҗа.Әсгар белән Мәхмүд икесе, әниләренең сүзен тыңлап, иген игү белән шөгыльәнәләр.Ә кече уллары Хөбби Хуҗа үзенә лачын белән ауга йөрү шөгылен сайлап ала.Моны исә әтиләре Сөләйман бик үк хуплап бетерми

      Беркөнне Хәким апа Ганбәр апага улларын үз янына чакырып китерергә куша.Кырда ясмык игеп йөрүче Әсгар белән Мәхмүд шул минутта ук әтиләре каршына килеп басалар.Ә Хөбби Хуҗа бары тик кат-кат чакырганнан соң гына килеп җитә.Ул узенең соңга калуының сәбәбен болай аңлата: “Суга батып бара торган көймәдәге кешеләр миннән ярдәм сорадылар да,мин аларны ярга тартып чыгардым”,-ди.Әнисе моңа ышанмый.Хөбби Хуҗа җилкәсендәге аркан эзен ачып күрсәтә һәм: “Тиздәнкәрван халкы килер һәм үзләренең нәзерләрен-малларының уннан бер өлешен безгә бирерләр,”-ди.Һәм чыннан да,бераздан сәүдәгәрләр киләләр һәм рәхмәт йөзеннән Сөләйманга нәзер әйткән малларын бирәләр.Сөләйман бу бүләкне кабул итми, аны ике улы Әсгар белән Мәхмүдкә бүлеп бирә.Ә ауга киткән Хәбби Хуҗага бу бүләктән өлеш чыгармый.Шулвакыт Хөбби Хуҗа аудан кайта, ун сыерны суйдырып, шундагы олы-кечене сыйлый-ашата һәм әтисеннән бер могҗиза эшләвен-суйган сыер тиреләренә җан өреп, аларны терелтүен үтенә.Хәким ата улы Хөбби Хуҗа белән бергә икәү башкаралар.Сыерларга җан керә һәм алар,Хөбби Хуҗаның аягын үбеп,аңардан рөхсәт сорап,кырга үлән ашарга китеп баралар.Моны күргәч,Сөләйман,башын горур тотып,улы Хөббигә:”Без икебез дә акыл иясе,бер илгә сыя алмабыз”,-ди.Хөбби Хуҗа әтисеннән үзенә китәргә рөхсәт сорый һәм китеп бара.Ганбәр апа Хөбби Хуҗа белән бер бүлмәгә керәләр; әнисе,улын бүлмәдә калдырып,өстеннән бикләп чыгып китә.Иртән барып,ачып караса – Хөбби Хуҗа бүлмәдә юк була: ул,әтисенең әйткәннәренә хәтере калып,киемнәрен бүлмәдә калдырып,юкка чыккан була.Ганбәр апа,өзгәләнеп елап,Алладан ялвара.Шул вакыт билгесезлектән җавап килә: “Улың терек.Ул Хозыр белән Ильяска иптәш...”

       Бу хәлләр әүлия Әхмәт Ясәвигә барып ишетелә.Ул үз янына шәкертне Хәким атаны чакырып ала,әмма аңа борылып та карамый һәм аны бер ел буе утын ташучы булырга хөкем итә.Бары тик бер ел буе көн дә утын ташыгач кына,ул аның гөнахын кичерә.Әхмәт Ясәви шунда Хәким атага аның киләчәк язмышын әйтә: “Гөнаһыңны мин кичердем,әмма Алла кичермәде әле.Син үлгәннән соң,каберең өстеннән кырык ел буе дәрья агачак; бары шунда гына гөнахың ярлыкалыначак “,-ди.

       Поэманың тезмә белән язылган өлеше әнә шунда тәмамлана.Әсәрнең әле тагын чәчмә белән язылган дәвамы да бар.Анда Хәким атаның үзенең рухи җитәкчесе Әхмәт Ясәвидән Аллаһе Тәгаләнең дога кыйлым,үзенә улы Хөбби Хуҗаны күрергә ярдәм итүен үтенүе,әмма Хөбби Хуҗаның Аллаһ кодрәте белән ак кошка әверелүе аркасында,аны күрә алмыйча газапланып йөрүе турында сөйләнә.Ак кошка әверелгән Хөбби Хуҗаның үзе кебек үк аны кош кыяфәтендәге изге җаннар Хозыр һәм Ильяс белән бергә булуы әйтелә.Әхмәт Ясәви Хәким атага үзенең улы Хөбби Хуҗаны бу дөньяда башка беркайчан да күрә алмаячагын,аның белән бары кыямәт көнендә генә очрашачагын әйтә.Әсәрнең аннан соңгы өлешендә Хәким ата тормышыннан бу сюжетка бәйле булмаган тагын берничә эпизод китерелә.

       Шулай итеп,әсәрдә гаделсезлеккә тиешле җәза бирелә.Хәким ата әсәрдә ике төрле   гаделсезлек эшли:беренчедән,ул сәүдәгәрләрнең үзләрен һәлакәттән коткарып калган өчен рәхмәт йөзеннән биргән бүләкләреннән(гәрчә ул сәүдәгәрләрне Хөбби Хуҗа коткарганын белсә дә) үзенең улы Хөбби Хуҗага өлеш чыгармый; икенчедән,Хөбби Хуҗаның да могҗиза эшләргә сәләтле икәнлеген күреп,аңардан көнләшә һәм “ике укымышлы бер илгә сыя алмый”дип,улын илдән китәргә мәҗбүр итә.Ә Хөбби Хуҗа ахырда,үзен белемле дип санаган әтисеннән мораль яктан өстен булып кала.Хәким ата шушы гаделсезлекләре өчен үзе дә ике төрле җәза күрә:беренчедән рухи җитәкчесе Әхмәт  Ясәви аны бер ел буе утын ташучы булып эшләргә мәҗбүр  итә һәм шуннан  соң гына ярлыкый; икенчедән,шушы вакыйгадан соң Хәким ата үзенең бөтен гомерен улы Хөбби Хуҗаны күрер өчен зар-интизар булып үткәрә,һәм аңа улы белән очрашу кыямәт көненә кадәр рөхсәт ителми.

      Гомумән, Кол Шәрифнең шигырләре,поэмалары үзләренең поэтик төзелешләре интонацион яңгырашлары,сурәт-детальләргә бай булулары белән аерылып тора.                        Мин Колшәриф турында  күптән кызыксынам.Борынгы татар әдәбияты 9нчы сыйныфта гына өйрәнелә.Әмма укытучым шулкадәр мавыктыргыч итеп сөйләде.Мин  инша язып, конкурста катнашырга булдым.Кол Шәрифнең:”Сез адәм затыннан,хайван хәленә төшәсегез килмәсә,укыгыз,белем алыгыз,”-дигән васыятенә турылыклы булырга телим.Ул безне гамьсез булмаска,Аллаһны танып,Ул кушканча иманлы,бәхетле булырга өйрәткән.Казан каласының яңарып,яктырып үсеп чыгачагын белгән ул.