Урок математики в 10 классе на тему "Параллельность прямой и плоскости"
план-конспект урока по математике (10 класс) на тему

Бикчурова Гульфира Рифкатовна

Разработка урока + презентация к уроку математики в 10 класса по теме "Параллельность прямых и плоскостей"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл План урока61.36 КБ
Office presentation icon Презентация740.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес № 35.

Дәреснең темасы: “Туры белән яссылыкның параллельлеге” темасы буенча мәсьәләләр эшләү.

Дәреснең максаты:

  • Туры белән яссылыкның параллельлеге турындагы белемнәрне ныгыту;
  • Мәсьәләләр эшләгәндә туры белән яссылыкның параллельлек билгеләрен куллана белү күнекмәләре булдыру;
  • Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү;
  • Мәсьәләләр эшләгәндә төгәллек, пөхтәлек тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, дәреслек.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

- Укучылар, бүген без сезнең белән туры белән яссылыкның параллельлек билгеләрен мәсьәләләр эшләгәндә кулланырга өйрәнербез. Ә хәзер, өйдәгез, үткән дәрестә өйрәнелгәннәрне искә төшереп үтик.

II. Телдән эш.

1. Сорауларга җаваплар бирик әле:

- Пространствода нинди ике туры параллель дип атала?

- Параллель турылар турындагы теорема ничек әйтелә?

- Пространствода туры белән яссылыкның үзара торышының нинди очраклары бар?

- Нинди туры белән яссылык параллель дип атала?

- Туры белән яссылыкның параллельлек билгесе ничек әйтелә?

2. Куб моделендә аңлатырга: (Слайдтан әйтергә)

АВСДА1В1С1Д1 кубы бирелгән. 4 пар параллель булган турыларны һәм 4 пар кисешүче турыларны атарга.http://festival.1september.ru/articles/620325/1.JPG

 III. Мәсьәләләр эшләү.

1) Бирелә: http://festival.1september.ru/articles/620325/1.JPG

Исбатларга:

http://festival.1september.ru/articles/620325/1.JPG

Исбатлау:

МN – АВС өчпочмакның урта сызыгы, димәк МN || АВ, АВ http://festival.1september.ru/articles/620325/img1.gif α, шарт буенча.

Әгәр яссылыкта ятмаган туры бу яссылыкта яткан берәр турыга параллель булса, ул туры яссылыкка да параллель була ( туры белән яссылыкның параллель билгесе буенча). Димәк, МN || α. 

2) Бирелә:                                    Исбатларга:

 http://festival.1september.ru/articles/620325/2.JPG                         http://festival.1september.ru/articles/620325/2.JPG

http://festival.1september.ru/articles/620325/2.JPG   Исбатлау:

МN – АВСD трапециясенең урта сызыгы. Димәк МN || АВ; ә АВ http://festival.1september.ru/articles/620325/img1.gif  α (шарт буенча),

туры белән яссылыкның параллельлек билгесе буенча МN || α .

(ял итеп алу)

3) № 26 (Геометрия 10-11, Л.С. Атанасян )

Бирелә: АС || α, АВ ∩ α = М; СВ ∩ α = N 

      Исбатларга:  ΔАВС ~ ΔMBN.

Кайчан өчпочмаклар охшаш була? (Охшашлык билгеләрен искә төшерү)

http://festival.1september.ru/articles/620325/3.JPGИсбатлау:

Шарт буенча АС || α. Беренче раслама буенча, АС турысы аша үтүче (АВС) яссылыгы α яссылыгын МN турысы буйлап кисеп үтә. Димәк, кисешү турысы МN || АC була.  Ул вакытта МN || АC турыларын АВ кисүчесе белән кистерүдән барлыкка килгән тиңдәш А почмагы белән ВМN почмаклары тигез була. В почмагы уртак. Димәк, ике почмагының тигезлеге буенча  ΔАВС ~ ΔMBN.

4) Өстәмә бирем. № 28 (Геометрия 10-11, Л.С. Атанасян)

Бирелә:∆АВС,  D  AB, Е  AC, DE = 5; ВД/АД = 2/3Описание: http://compendium.su/mathematics/geometry10/geometry10.files/image127.jpg 

Табарга: ВС = ?

http://festival.1september.ru/articles/620325/4.jpg

Чишү:

№ 26 буенча  ΔАВС ~ ΔАDЕ дип әйтә алабыз. Өчпочмаклар охшаш булгач аларның яклары нинди була? ( пропорциональ була). Димәк. АВ/АD = ВС/DЕ, ВС =х дип алыйк, ул вакытта 5/3 = х/5, х = 25/3, х = 81/3.

Җавап: 81/3.

5. Мөстәкыйль эшләү өчен:

Нигезләре АД һәм ВС булган АВСД трапециясе бирелгән. Ян-якларының урталары

аша α яссылыгы үткәрелгән.  α ӏӏ АД икәнлеген исбатларга

IV. Дәресне йомгаклау.

  • Мәсьәләләр эшләгәндә нинди теоретик белемнәр кирәк булды?

(укучылар төп үзлекләрне әйтеп чыгалар)

  • Дәрестә үзегезнең эшчәнлегегезне ничек бәялисез?

Өй эше: П.1- 6, №27,30, 14 нче бит.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

“ ТУРЫ БЕЛӘН ЯССЫЛЫКНЫҢ ПАРАЛЛЕЛЬЛЕГЕ” ТЕМАСЫ БУЕНЧА МӘСЬӘЛӘЛӘР ЭШЛӘҮ. а α

Слайд 2

Дәреснең максаты: Туры белән яссылыкның параллельлеге турындагы белемнәрне ныгыту Мәсьәләләр эшләгәндә туры белән яссылыкның параллельлек билгеләрен куллана белү күнекмәләре булдыру;

Слайд 3

КАБАТЛАУ: Пространствода нинди ике туры параллель дип атала? Параллель турылар турындагы теорема ничек әйтелә? Пространствода туры белән яссылыкның үзара торышының нинди очраклары бар? Нинди туры белән яссылык параллель дип атала? Туры белән яссылыкның параллельлек билгесе ничек әйтелә ?

Слайд 4

АВСДА1В1С1Д1 КУБЫ БИРЕЛГӘН. 4 ПАР ПАРАЛЛЕЛЬ БУЛГАН ТУРЫЛАРНЫ ҺӘМ 4 ПАР КИСЕШҮЧЕ ТУРЫЛАРНЫ АТАРГА. A 1 B 1 D 1 A B D С 1 C

Слайд 5

МӘСЬӘЛӘЛӘР ЭШЛӘҮ.

Слайд 6

МӘСЬӘЛӘЛӘР ЭШЛӘҮ. 2) Бирелә: Исбатларга:

Слайд 7

№ 26 Бирелә: АС || α, АВ ∩ α = М; СВ ∩ α = N Исбатларга: Δ АВС ~ Δ MBN. α А С В М N

Слайд 8

№ 28 Бирелә:∆АВС, D ∈ AB, Е ∈ AC, DE = 5; ВД/АД = 2/3; Табарга: ВС = ? А

Слайд 9

МӨСТӘКЫЙЛЬ ЭШЛӘҮ ӨЧЕН: Нигезләре АД һәм ВС булган АВСД трапециясе бирелгән. Ян – якларының урталары аша α яссылыгы үткәрелгән. α ӏӏ АД икәнлеген исбатларга

Слайд 10

ӨЙ ЭШЕ: П.1- 6, КАБАТЛАРГА , №27,30; 14 НЧЕ БИТ.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок объяснения нового материала по геометрии в 10 классе. Тема: "Параллельность прямой и плоскости"

Урок изучения нового материала с опорой на результаты предыдущей самостоятельной работы.Сопровождается компьютерной презентацией, которая позволяет сделать объяснение более наглядным....

разработка урока математики 6 класс по теме "Координатная плоскость"

Разработка урока по математике 6 класс по теме "Координатная плоскость" с презентацией...

Конспект урока, геометрия в 10 классе "Углы между прямыми и плоскостями"

При моделировании урока использованы цифровые образовательные ресурсы из единой коллекции, а также авторские демонстрационные презентации...

Презентация к уроку по геометрии 10 класса " Угол между прямой и плоскостью"

Данная презентация  пригодится учителям математики при проведении урока на тему " Угол между прямой и плоскостью"...

Открытый урок математика 6 класс. Тема: "Прямые на плоскости и в пространстве. Расстояние".

В данном материале описано проведение открытого урока по математике для учеников 6 класса. Обобщающий материал на тему: "Прямые на плоскости и в пространстве. Расстояние"....

Методическая разработка урока с использованием ИПО "Угол между прямой и плоскостью"

Используемый сайт:  https://www.geogebra.org/Материалы размещены по адресу:  https://www.geogebra.org/alla_kul5Ссылка https://ggbm.at/MZCmGVDE...