Открытый урок
план-конспект урока по математике (5 класс) на тему

Тимербаева Флера Рахимзяновна

Открытый урок  . Математика 5 класс. Тема: Формулалар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Открытый урок 5 класс121.14 КБ

Предварительный просмотр:

Математика дәресе.

Тема:  Формулалар.

Укытучы : Тимербаева Ф.Р.

Үткәрү вакыты:  28.11.16

Класс: 5

Дәреснең тибы: яңа белемнәр ачу дәресе.

Дәреснең төп максаты:

Юлны,тизлекне, вакытны ,  турыпочмаклыкның мәйданын табу кагыйдәләрен искә төшерү; формула төшенчәсен кертү; мәсьәләләр чишкәндә формулаларны куллана белү күнекмәсен формалаштыру;

Үсешкә юнәлдерелгән: күрү, сүзлек хәтерләренүстерү, математик грамоталы сөйләм, математик фикерләү төрле формада бирелгән информация белән эшләү, уку материалын аңлы рәвештә кабул итү күнекмәләрен үстерү.

Шәхес буларак:  танып-белү күнекмәләрен, аралашу әдәбе, мөстәкыйльлекләрен һәм активлыкларын үстерү.

Регулятив: биремнәрне үтәү, үтәлешенә үзбәя һәм үзара бәя кую

Предметара бәйләнеш: физика, химия.

Дәреснең структурасы

Укучылар эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар өчен биремнәр

1. Оештыру моменты

Дәрес эшчәнлегенә кереп китәләр

Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн. Бу дәресебез дустәнә мөнәсәбәттә үтсен өчен, әйдәгез бер-беребезгә елмаю бүләк итик әле.    ( СЛАЙД 1)

  • Бер- берсенә  елмаялар

2. Дәреснең темасын ачу, максатын кую.

-Бирелгән мәсьәләләрне чишәләр.

- мәсьәләләр буенча дәреснең темасын ачалар һәм аны дәфтәргә язып куялар.

- дәрестә үзләренең эшчәлегенә максат куялар.  

- Укучылар дәфтәргә сыйныф эшен һәм теманы язып куялар.

Ә хәзер,  укучылар , әйтегез әле сез нинди  ел фасылын бик яратасыз? Әйдәгез хәзер бергәләп җәйге матур болынга барып кайтыйк әле. Укучылар кичә нинди көн иде ? Әйе, ӘНИЛӘР БӘЙРӘМЕ иде. Әйдәгез әниләребезгә чәчәкләр җыеп кайтыйк әле. Ләкин чәчәкләр серле , аларны гади генә җыеп булмый, аның өчен мисал һәм мәсьәләләрне дөрес итеп чишәргә кирәк. Әйдәгез чишеп карыйк әле. Һәм без серле чәчәкләрдән дәреснең темасын укырбыз. (“Формула” сүзе).   (СЛАЙД 2)

 

  • Дәфтәрләрне ачып  сыйныф  эшен һәм теманы язып куябыз. (СЛАЙД 3)

Укучылар аңлатмаларның кыйммәтен таба, мәсьәләләрне чишә.

Биремнәр:

  1. Без болынга  7 км/сәг тизлек белән 2 сәг барсак күпме юл үткән булабыз?  (14-Ф)
  2. Белмәмеш 4 км/сәг тизлек белән 12 км юл үткән . Ул ничә сәгать юлда булган? (3- О)
  3. 5 2 +  4=        (29- Р)
  4. Бал корты   35 км/сәг тизлек белән оча. Бал эзләп  2 сәгатьтә ул күпме очып үтәр?     (70-  М)
  5. 7 2 – 9=              (40- У)
  6. Су анасы  тарагын урлаучы малай артыннан чаба. 200 м/мин тизлек белән йөгерсә, 20 мин та күпме юл үтәр?

(4000- Л)

  1. (30 : 3) 2=                    (100- А)

Яңа теманы җиткерү

-укытучының сорауларына нигезләнеп яңа теманы ачалар

- формулаларны дәфтәргә язалар

- дәреслектәге биремне эшлиләр.

Укучылар, әйтегез әле безнең бу мәсьәләләр  нәрсәгә багышланган?   (СЛАЙД 4)

 -Хәрәкәт тизлеге һәм вакыт билгеле булса, үтелгән юлны ничек табабыз? Юл  = вакыт * тизлек

-Турыпочмаклыкның яклары билгеле булса, мәйданын ничек табабыз?  Мәйдан = иңе* буе

-Язылган җөмләләрнең ниди уртаклыгы бар? (Болар кагыйдәләр)

-Бу кагыйдәләрне математика телендә ничек язарга соң?

-Әйдәгез     үтелгән юлны табып карыйк әле

s-  үтелгән юл

v- тизлек

 t- вакыт    ( s = v * t ).

- Ә хәзер турыпочмаклыкның мәйданын табуны шушы хәрефләр белән язып карыйк әле:

S - мәйдан

 a –иңе

 b- буе       (S= a * b)

-Менә без сезнең белән  үтелгән юлны һәм турыпочмаклыкның мәйданын табу формуласын яздык.

-Нинди дә булса кагыйдәнең хәрефләр ярдәмендә язылышы ФОРМУЛА дип атала.

(СЛАЙД 5)

- Сез, укучылар, киләчәктә бик  күп формулалар белән танышырсыз әле. Мәсәлән, математика, физика, химия, география кебек фәннәрдә бик күп формулалар кулланыла.

-Ә хәзер әйдәгез шушы формулаларны кулланып,  мәсьәлә чишеп карыйк(№674)

-№674(103бит)- дәреслек буенча

Сингапур структурасы

-Сингапур структурасы (КОНЭРС) буенча

үзләре дөрес дип уйлаган  җавап варианты янына баралар

(СЛАЙД 6)  Мәсьәләне  чишәсез  һәм кайсы җавап дөрес дип уйлыйсыз шул җавап янына барасыз.

Мәсьәлә :

24 километр юлны 4 сәгатьтә үтү өчен

кеше нинди тизлек белән барырга тиеш?

Шул ук тизлек белән барса, ул 2 сәгатьтә

 ничә км юл үтәр ?

Җаваплар:

1.  6 км/сәг тизлек белән барыр.

     2 сәгатьтә 12 км юл үтәр.

2.  96 км/сәг тизлек белән барыр.

     2 сәгатьтә 48 км юл үтәр.

Физминутка

Дөрес һәм дөрес булмаган әйтелмәләрне аералар

15- ул натураль сан,

92 = 18

Вакытны s хәрефе белән тамгалыйбыз

0-натураль сан

Кушу нәтиҗәсе аерма була.

32= 9  була

Билгесез тапкырлаучыны алып табалар

Һәр дөрес җавапка кулларын өскә күтәреп чәбәклиләр; җавап дөрес булмаса башларын болгыйлар.

Яңа материалны ныгыту.

Биремнәрнең чишелешен дәфтәргә язалар.

  • Яңа тема буенча белем һәм күнекмәләрне тикшерә.
  • Аңлап бетермәгән урыннарны ачыклый.

( СЛАЙД 7)

Формулаларны кулланып, таблицаны тутырырга

90 км

12 км

120 км

3600 м

15 км/сәг

6 км/сәг

60 км/сәг

6 м/с

6 сәг

2 сәг

2 сәг

10 мин

Җавапларны тикшерү.

Яңа белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Таблицаны  тутыралар

Үзләренең эшләрен бәялиләр

 Мөстәкыйль эшне эшләргә тәкъдим итә

 (СЛАЙД  8)

  • Ә хәзер эшләрегезне  бәяләгез.

( СЛАЙД 9)

Мөстәкыйль эш:

s = vt формуласын кулланып, билгесез зурлыкны табарга:

1 вариант:                                     2 вариант

  

 

S = ab формуласын кулланып, билгесез зурлыкны табарга:

   

Эшләрне бәяләргә:

5-6 дөрес җавап   -  3 жетон,

3-4 дөрес җавап -  2 жетон,

1-2 дөрес җавап -  1 жетон

Өйгә эш бирү

Өй эшен аңлату

( СЛАЙД 10)

  • №701 (108 бит) зурлыкларны табарга.
  • Тизлек,  вакыт, юл зурлыкларын кулланып мәсьәлә  төзергә  

Дәресне йомгаклау.

Рефлексия

Анализ ясыйлар.  Үз максатларына ирешүләрен бәялиләр

-дәрескә нәтиҗә ясый

- билгеләр куя. Ә хәзер, укучылар, әйдәгез  үзегезнең жетоннарыгызны санап, билгеләрегезне куегыз.

(СЛАЙД 11)

- Дәрес өчен барыгызга да рәхмәт.

(СЛАЙД 12)

-укучыларга үзләренең  дәрестәге  эшчәнлеген аерым тамгалар (Кояш-барысын да аңладым,  Кояш һәм болыт- аңлап бетермәдем, Болыт- бернәрсә дә аңламадым ) белән ачыкларга тәкъдим итә

(СЛАЙД 13)

-Жетоннарын санап билге куялар.

- Дәрестә аңлауларын билгеләү

Барысын да аңладымhttp://go3.imgsmail.ru/imgpreview?key=239c931412082d5f&mb=imgdb_preview_927

                                       Мин аңлап бетермәдем

Мин бернәрсә дә аңламадым24999980-Happy-Sun-Smiling-Behind-A-Sad-Cloud-Cartoon-Mascot-Characters-Stock-Vector2747623-a-sorrowful-cloud-cries-and-it-is-raining


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка открытого урока по теме: «Географическая оболочка» Урок-открытие

Что такое географическая оболочка? ГО – это взаимосвязь и взаимодействие всех оболочек Земли -  всех сфер Земли.Какие это сферы?Постановка проблемы1.     Ученику дается г...

Открытый урок по алгебре в 7 классе «А» тема: «Уравнения с одной переменной». Открытый урок по алгебре в 7 классе «А» тема: «Уравнения с одной переменной».

Открытый урок по алгебре в 7 классе «А»тема: «Уравнения с одной переменной».презентация по данной теме...

Открытый урок (мастер-класс) по русскому языку, проведённый на Фестивале инновационных идей в региональном образовании «Педагогические открытия 21 века» по теме Урок – исследование. «Предлог». (7 класс)

Тема: Предлог. (Закрепление знаний)Цель урока а) учебная: систематизировать и обогатить знания учащихся о предлоге, на основе заданий-исследований предупредить возможные ошибки в употреблении предлого...

Открытый урок по английскому языку. Открытый урок на активность обучения английского языка». (2 е—5 е классы обучения предмету)

Применение различныхвидов игр на уроке с целью закрепления лексических и грамматических навыков в обучении английскому языку....

3.2.Совершенствование методов обучения и воспитания через проведение открытых уроков/занятий на МО муниципального уровня (экспертный лист оценивания, протокол посещения второго открытого урока от МО муниципального уровня)

3.2.Совершенствование методов обучения и воспитания через проведение  открытых уроков/занятий на МО муниципального уровня (экспертный лист  оценивания, протокол посещения второго открытого у...