Конспект занятия
план-конспект по математике на тему

Гайнетдинова Фаниса Фанисовна

                       

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematika.docx22.75 КБ

Предварительный просмотр:

Элементар математик кузаллау эшчәнлеге юнәлешендә

йомгаклау шөгыле.

Яшь үзенчәлеге белән буенча төркем: икенче кечкенәләр

Белем бирү өлкәләре интеграциясе: танып белү, сөйләм устеру, тирә-юнь белән таныштыру.

Тема: «Фермага сәяхәт»

Максат: Закрепить понятие количества: бер-күп, зур-кечкенә, тар-киң; геометрикфигуралар: түгәрәк, өчпочмак, дүртпочмак, өчкәхәтлесанау.

Җиһазлар: зур һәм кечкенә гөмбәләр, уенчык «Йорт хайванныры», бер  сары уенчык «Үрдәк», киң һәм тар зәңгә ртөстә тукыма (күл-киң; гөрләвек-тар), яшел төстә тукыма(аланчык), кыягаздан ясалган көймә (кораблик), геометрик фигуралар, ак кыягаз, карандашлар.

Шәхси эш: пассив балаларны активлаштыру.

Сүзлек өстендә эш: ферма,

Алдан эшләнгән эш: «Йорт хайваннарын» танып белу, рәсемнәр карау, ял минуты «Вышла курочка гулять».

Шөгельнең төзелеше:

  1. Кереш өлеш (дәвамы 3 минут)

Максат:балаларның игътибарын җәлеп иту, эшчәнлеккә кызыксыну уяту.

  1. Төп өлеш (10 минут)

Максат: куелган максатларны үзләштерү

Методик алымнар

  1. Йорт хайваннарын искә төшерү
  2. Сәяхәткә фермага урман аша бару
  3. Аланда зурһәм куп гөмбәләр очрату
  4. Ел фасылын искә төшерү
  5. Гөрләвек аша сикерү
  6. Елганы күзәтү
  7. Икенче аланга барып җитү
  8. Фермага барып җитү
  9. Уен «Бу нинди йорт  хайваны?»
  10. Ял минуты «Вышла курочка гулять»
  11. Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге.
  1. Йомгаклау өлеше(дәвамы 2 минут)

Максат: Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау. Йомгаклау.

Шөгыль барышы:

- Исәнмесез ,балалар. Бүген без сезнең белән сәяхәткә чыгабыз, ә кая икәнен мин сезгә хәзер әйтәчәкмен. Балалар, әйтегез әле миңа, сез нинди  «Йорт хайваннар»ын беләсез?(Сыер, ат, дуңгыз, кәҗә, сарык…)

-Дөрес, балалар. «Йорт хайваннары кайда яшиләр» (Авылда, сарайда..)

- Әе. Балалар, «Йортхайваннар»ыавылда гына түгел, алар хәтта фермада яшиләр. Менә без сезнең белән буген фермагасәяхәткә чыгабыз. Барабызмы? (Әе, барабыз). Алайса киттек балалар!!!

- Ой, балалар, карагыз әле аланда нәрсә үсә (гөмбәләр усә).

- Ничә гөмбә үсә? (Күп гөмбә үсә)

- Нинди гөмбә үсә, зурмы әллә кечкенәме? (Зур гөмбәләр үсәләр)

- Әе,бик дөрес. Әйдәгез юлны дәвам итик. Балалар безнең хәзер нинди ел фасылы (Яз).

- Әе, дөрес. Яз килгәч безнен табигать ничек үзгәрә? (Кояш җылыта, карлар әри…)

Әе,балалар чыннан да кояш ныграк җылыты башлагач карлар әри башлый һәм урамда гөрләвекләр барлыкка килә. Балалар шул гөрләвекләрдән көймәләр ясап җибәрәләр.

- Балалар, карагыз әле гөрләвек ага, көймәседә бар. Әйтегз әле миңа, без гөрләвек киң ме әллә тар мы? (Тар)

-Әе,бик дөрес гөрләвек тар. Без аны сикереп чыга алабыз мы? (Әе,сикереп чыга алабыз, чөнки ул тар). Сикереп чыгабыз мы? (Әе, сикерәбез)

Сикереп яки атлап чыгалар.

- Балалар, карагыз әле елга. Елга киңме, әллә  тар мы? (Киң)

- Әйе, балалар елга киң. Без аны сикереп чыга алабыз мы? (Юк, елга киң без аны атлап чыга алмыйбыз).

- Бик дөрес балалар. Әйдә без юлыбызны дәвам итик.

- Балалар, карагыз әле икенче аланга да килеп җиттек. Монда да нәрсә үсә? (Гөмбә үсә)

- Ничә гөмбә үсә? (Бер гөмбә үсә)

- Гөмбә нинди? (Гөмбә кечкенә)

- Дөрес балалар, бу аланда бер кечкенә гөмбә үсә.

- Әйдәгез әле балалар, чагыштырыйк беренче очраткан аланда гөмбә күбрәк ме, әллә икенче аланда мы? (Беренче аланда гөмбә күп, ә икенчесендә бер генә гөмбә).

- Дөрес балалар. Балалар, карагыз әле без сезнең белән фермага да килеп җиттек. Карагыз әле монда нинди йорт хайванныры бар, атап чыгыгыз әле? (Сыер, кәҗәләр, атлар)

- Әйе, дөрес. Ничә сыер? (Сыер берәү)

- Ничә кәҗә? (Кәҗә икәү)

- Ничә атлар? (Атлар өчәү).

-Бик дөрес, балалар. Төн җиткәч йорт хайваннары нишли? (Йоклый)

-Әйе, төн җиткәч йорт хайваннары йокларга яталар. Әйдәгез без аларны һәрберсен аерым-аерым өйләргә урнаштырыйк, ләкин бу өйләр серле булачак (әйләндерелгән ягы белән геометрик фигуралар түгәрәк, дүртпочмак, өчпочмак рәсемнәре ята).

- Бу нәрсә? (Түгәрәк)

- Нинди төстә? ( Зәңгәр)

- Әйе, түгәрәктә сыерның өе булачак.

- Бу нәрсә? (Дүрпочмак)

- Нинди төстә? (Кызыл)

- Дөрес, дүртпочмакта кәҗәләр яшәсен.

- Һәм сонгы рәсем, бу нәрсә? (Өчпочмак)

- Нинди төстә? (Яшель)

- Әйе, өчпочмак монда без атларны урнаштырабыз.

- Булдырдыгыз балалар, хәзер ял итеп алыйк.

Физминутка

Выша курочка гулять

Свежей травки пощипать

А за ней ребятки, жёлтые цыплятки

Ко-ко-ко, ко-ко-ко, не ходите далеко (стучат по столу)

Не ходите далеко (грозят пальцем)

Съели толстого жука, дождевого червяка

Выпили водицы (запрокинуть голову вверх)

Полное корытце (руки в сторону)

- Молоды, балалар!

- Балалар,  ишетәсезме безне кемдер чакыра. Ишетәсезме? (өстәл янына килеп атны колак янына куеп)Атлар: «Безгә монда өчпочмаклы өйдә урын әз диләр» балалар. Әйдәгез без аларга өй ясыйбыз. Ясыйбыз мы? (Әйе, сыйбыз).

Балалар өстәл артына утыралар.

- Балалар сезнең һәрберегезнең алдыгызда ак кыягаз ята, әйләндерегез әле аларны. (Кыягазның икенче ягында өчпочмак төшкән рәсем). Нәрсә төшерелгән? (Өчпочмак)

- Әйе дөрес. Безнең атларның өйләре өчпочмак формасында иде. Ә нинди төстә иде? (Яшель)

- Бик дөрес, хәзер без сезнең белән атларга өчпочмаклы өйләрен яшель төскә быибыз.

Балалар ярдәм итү, карандашларны дөрес тоту өстендә эшләү, дөрес утыруны күзәтү.

- Булдырдыгыз, балалар!!! Без сезнең белән кайда бардык? Сезгә сәяхәт ошады мы? (фермада сәяхәттә бик күңелле булды). Күңелле булгач, балалар, әйдәгез хәзер балалар бакчасына кире кайтыйк. Безгә анда йорт хайваннары күчтәнәч җибәргәннәр. Шуңың белән шыгылебез тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Формирование коммуникативных универсальных действий на коррекционно-развивающих логопедических занятиях с учащимися, имеющими нарушения устной и письменной речи. Конспект занятия.

Совершенствование методов обучения в Новых Стандартах Образования предусматривает всестороннее развитие творческой активности учащихся, повышение их самостоятельности. В связи с этим большое значение ...

План -конспект занятия "Введение в образовательную программу". Тема занятия "В царстве волшебных лоскутков"

Занятие рассчитано на младший школьный возраст. На этом занятии дети знакомятся с видом декоративно- прикладного творчества -художественным гильошированием....

Конспект занятия по РРС и ФПСР.Индивидуальное занятие по РРС и ФПСР.Здоровье. Автоматизация звука С.

Тема ФПРС:  Автоматизация звука «С».Цель: Тренировать ребёнка в умении правильно произносить звук «С» в открытых слогах и между гласными в словах, фразах и предложениях. Тема РРС:  «Здо...

План-конспект занятия "Волшебные пальчики" и презентация к занятию.

Занятие «Волшебные пальчики».Цель:  Формирование чувства психологической защищённости у детей в условиях совместной творческой деятельности.Задачи:        I....

Конспект занятия по дополнительной образовательной общеразвивающей программе «Волшебный бисер». Тема занятия «Вводное занятие. История бисера».

Конспект занятия по дополнительной образовательной общеразвивающей программе «Волшебный бисер».Тема занятия «Вводное занятие. История бисера»....