Математик парк
план-конспект занятия по математике (6 класс)
Предварительный просмотр:
Тема: Математик парк
Максат: балаларны математика фәне белән кызыксындыру, аларда фикерләү тизлеген, зирәклекне, уйлап табучанлыкны арттыру, коллективта бер-береңә ярдәмчеллек, ихтирам, дуслык хисләре тәрбияләү.
Дәрес барышы.
-Исәнмесез,укучылар! Бүген без сезнең белән паркка ял итәргә барырбыз. Парк гади генә тугел. Паркның исеме “Математика”. Исеменнән күренгәнчә-бу гади генә парк түгел. “Математика” паркында без арифметик атракционнарда, тирда булырбыз, һәм башка күп кенә уеннар уйнарбыз.
(укучылар ике командага алдан бүленгән. Өй эше бирелгән)
-Паркка керер өчен без билетлар сатып алырбыз. Билет алыр өчен кая барабыз?
-Кассага.
-Бик дөрес , укучылар. Сез минем кулдан әзерләнгән билетны сайлап аласыз һәм сорауга җавап бирәсез. Дөрес итем җавап бирсәгез билет сезнеке.
(укучылар укытучы кулыннан битлетларны тартып алалар)
Билетлардагы сораулар “Касса”:
- 1 йомырка 5 мин пешә. 4 йомырка ничә мин пешә?(5 мин)
- Өстәл өстенең 4 почмагы бар. 1 почмагын кисеп ташлады. Ничә почмагы калды? (5 почмагы)
- 1 кг мамык авырмы, яки 1 кг конфет авырмы? (тигез)
- Нинди санга 8 не кушкач 13 килеп чыга? (5кә)
- Ребусны чиш: (сумма).
- Иң кечкенә икеурынлы сан
- Ребусны чиш: (Точка).
- 3 сыерның ничә мөгезе бар? (6)
- Квартетта ничә музыкант? (4)
- 20 яше тулган кызга 4 ел элек ничә яшь булган? (16)
- Ребусны чиш: (Минус).
- Диңгездә нинди таш юк? (коры)
-Барыбыз да билетлы. Хәзер атракционнарга киттек.
1атракцион. “Шаян паровоз”.
-Сезгә паровозның вагонында ничә кеше утырган шуны санап чыгарырга кирәк. Моның өчен сезгә карточкада бирем бирелә. Сез дөрес итеп тиз генә чишәсез дә жюригә тапшырасыз.
(201∙21-3159)-(525+8664:76)=
2 аттракцион «Тир».
-Укучылар, сезгә паркта ошыймы?
-Алайса дәвам итәбез!
-Бу аттракционда максатка ирешер өчен һәр командага 5 мөмкинлек бирелә.
Сезгә тиз генә сораулар бирелә, сез тиз генә җавап биергә тиешсез.Сорауларның 5 сенә дөрес итеп җавап бирсәгез 5 очко була.
1 командага сораулар:
- 7 Х 8 = ? ( 56 )
- 5 шәм яна. 2 шәмне сүндерделәр. Ничә шәм калды? ( 2)
- Нинди санга бүләргә ярамый? (на 0)
- Ничә айда 30 көн? (11, кроме февраля)
- Фигура, 3 ягы 3 түбәсе бар. (өчпочмак)
- Ач карынга ничә йомырка ашап була? 1
2 командага сораулар:
- Кайчан тәүлек кыскарак: кышмы җәйме?? (бертөрле)
- 9х6=?(54)
- Кулларда 10 бармак. 5 кулда ничә бармак? (50)
- Нинди савыттан ашамыйлар? (буш)
- Барлык цифрларны тапкырлагач ничә була? (0)
- Тоннада ничә цетнер? (10)
3 аттракцион «Күзәтү тәгәрмәче».
-Укучылар, калган фәннәрдәге кебек, математика фәненә нигез салган, ачышлар ясаган шәхесләр бар. Мин сезгә бүген Августин Мёбиус турында сөйләрмен.. Аның иң зур эше “Мебиус бите”- дип атала. (лист Мебиуса).Шуның белән без танышып китәрбез.
Лист Мёбиуса (Мебиус бите) «Математических неожиданностей» санына керә. Хәзер без сезнең белән шул битне ясарбыз.
Аны ясау тәртибе экранда күрсәтелгән.
-Кайсы команда дөрес һәм матур итеп эшли - очко ала.
4 аттракцион «Арифметик табышмаклар».
1 командага:
1.Утыра, ди, дүрт мәче,
Һәр мәче алдында - өч мәче,
Һәр мәченең койрыгында - бер мәче,
Барысы ничә мәче булган? 4
2 командага:
Очкан өч карга,
Кунганнар талга,
Өчәү кунса, бер тал артып кала,
Берәмләп кунсалар, бер карга артып кала.
Ничә карга, ничә тал?-
Җавабын үзең табып ал. 3 карга 2 тал
5 аттракцион: “Анаграммалар”
Ике командага да бер үк биремнәр:
6 аттракцион : “Кара тартма”.
1 командага. Кара тартмада нәрсә?
1.(9 очко.) Грек уйлап табучысы Дедал һәм аның бертуганының улы, бик талантлы егет турында риваять яши. Әлеге егет дөньядагы беренче пычкыны, чүлмәк ясау түгәрәген һәм бу тартмадагы әйберне уйлап таба. Әлеге ачышлары өчен аңа гомере белән җавап бирергә туры килә, чөнки көнче абыйсы биек шәһәр ныгытмасыннан этеп төшерә.
2.(8 очко) Әлеге бик борынгы әйбер җирдә 2000 ел яткан.
3.(7 очко) Археологлар Помпей хәрабәләреннән бронзадан ясалган әлеге предметларны бик күп табалар. Безнең илдә беренче тапкыр ул Түбән Новгород шәһәрендә казу эшләре вакытында табыла.
4.(6 очко) Ул шулкадәр камил була ки, күп еллар буена аның конструкциясе үзгәртелмәгән.
5. (5 очко) Борынгы Грециядә бу предметны куллана белү зур дәрәҗә саналган, ә аны кулланып мәсьәләләр чишә белү җәмгыятьтә бөек акыл иясе булуны белдерә.
6. (4 очко) Әлеге предмет архитектурада һәм төзелештә алыштыргысыз.
7. (3 очко) Салкын һәм ялтыравыклы, аякларын бөкләп бәрхет тартмада ята.
8. (2 очко) Ул бер сызымнан икенчесенә үлчәмнәрне күчерү һәм тигез почмаклар төзү өчен кирәк.
9. (1 очко) Әйләнеп чыкса, түгәрәк сыза.
Җавап: циркуль.
2 нче командага. Кара тартмада нәрсә ?
1.(9 очко) Бу әйбер мең еллар элек уйлап чыгарылган. Төгәл генә кем уйлап тапканы билгеле түгел. Иң беренче аларны клепсидралар дип атаганнар.
2.(8 очко) Бу әйбер һәркемдә дә бар диярлек.
3.(7 очко) Ул еллар үтү белән камилләшә барган, кечерәйгән. Аңа үзгәрешләр кергән.
4.(6 очко) ХХ гасыр башында патша сараен бу әйбер белән атаклы фамилия иясе тәэмин иткән. Әлеге эшмәкәрлекне аның оныгы дәвам итә.
5.(5 очко) Рус телендә бу предмет күплек санда гына кулланыла.
6.(4 очко) Тизлеккә мәсьәләләр чишкәндә кулланыла.
7.(3 очко) Аның белән су, ком, кояш, электрон сүзләре янәшә килергә мөмкин.
8.(2 очко) Аягы юк-йөри,авызы юк-сөйли.
9.(1 очко) Келт-келт итә,
Бер урында гомер итә.
Җавап: сәгать.
-Молодцы укучылар! Без сезнең белән күңелле генә ял иттек. жюри нәтиҗәләр чыгарыр.
-Бүгенге уен сезгә ошадымы?
-Нәтиҗәләр чыгарыла. Җиңүчеләр билгеләнә.
-Барыгызга да рәхмәт, киләсе очрашуларга кадәр!
Таблица для жюри.
Команда | Аттракцион | Аттракцион | Аттракцион | Аттракцион | Аттракцион | Аттракцион | Итог | |
Дөрес җаваплар:
«Шаян паровоз»
(201∙21-3159)-(525+8664:76)=323
К Аттракциону «Арифметик табышмаклар»
Ответ: 1-ая задача- дүрт мәче булган алар өйнең дүрт почмагында утыралар. Һәр мәче үзенең койрыгында утыра.
2-ая задача- 3 карга 2 тал
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Парки Лондона - Гайд парк, Риджен Парк
Презентации учащихся к урокам в 5 классе по учебнику М.З.Биболетовой,Н.Н.Трубаневой...

Внеклассное мероприятие по математике для 4-5 классов "Математический парк"
Интерес учащихся к предмету....

Внеклассное мероприятие на татарском языке по математике "Математик парк" для учащихся 5 класса
Классташ тыш чара. "математик парк"та төрле конкурслар. 5 нче сыйныф укучылары өчен....

Конспект Внеклассного мероприятия по математике в 5 классе «Математический парк»
Цели: Воспитание интереса к предмету математики . Развитие внимания и сообразительности, логического мышления, формирование коммуникативных навыков, волевых качеств личности....

Внеклассное мероприятие по математике 5 класс «Математический парк»
Цели: Воспитание интереса к предмету математики . Развитие внимания и сообразительности, логического мышления, формирование коммуникативных навыков, волевых качеств личности.Задачи:Учебные:Повысить ур...

Урок математики в парке Александрино.
Фотографии урока в 6 классе размещены учащимися 6в класса на электронной доске....
КИМ. Математика по профессии 35.01.014 Мастер по техническому обслуживанию и ремонту машинно-тракторного парка
Контрольно-измерительный материал по профессии 35.01.014 на 2021-2022 учебный год...



