доклад по математики
учебно-методический материал на тему

Сыраева Рузина Миннерасиховна

Математикада укучыларнын белем-кунекмэ осталыклары.Дэрестэн тыш эшлэр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon doklad_mat.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

Математикада укучыларның белем күнекмә һәм осталыклары

 

 Кешенең матур истәлекләре, изге хыяллары, иң беренче шатлык –куанычлары аның балачагы яки үсмер чагы белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый урынны мәктәп, балачак дуслары, әлбәттә, укытучылар алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя. Укыту –тәрбия эшендә иң мөһиме – баланы уйларга, эзләнергә, үз алдында торган мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл итәргә өйрәтү.

   Дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта  укыту –тәрбия эшен максатчан һәм эзлекле оештыру – шәхес формалаштыруның һәм үстерүнең нәтиҗәле юлы.

    Мин һәрвакыт укучыларның класстан тыш эшчәнлеген оештыруга зур игътибар бирәм. Чөнки фәнне тирәнтен үзләштерүдә, математик культураны үстерүдә, мөстәкыйльлек тәрбияләүдә класстан тыш эшләрнең әһәмияте зур. Математикадан дәрес материалын җиңелдән үзләштерүче укучылар белән беррәттән авырдан үзләштерүче балалар да бар. Шунлыктан укучыларны шушы фән белән кызыксындыру өчен класстан тыш чаралар үткәрүнең роле зур. Материалны авырдан үзләштерүче балалар да бу чараларда бик теләп катнашалар һәм аларның уйлау, фикерләү сәләтләре үсә бара.

   Укучылар өчен мәҗбүри булмауга карамастан, математика буенча дәрестән тыш чаралар  һәр укытучының ныклы игътибарын таләп итә. Дәрестән тыш чараларда укытучы укучыларының кызыксынуларын, сорауларын, мөмкинчелекләрен тулысынча канәгатьләндерә ала. Класстан тыш чаралар программа  буенча каралган  белем эшчәнлеген тулыландыра һәм укучыларның уку материалын тирәнтен үзләштерүләренә ярдәм итә.

    Фәнне тирәнтен үзләштерүдә, математик культураны үстерүдә, мөстәкыйльлек тәрбияләүдә класстан тыш эшчәнлекнең әһәмияте зур. Бу юнәлештә системалы эш алып барырга кирәк.

    Укучыларның сорауларын һәм ихтыяҗларын исәпкә алып, мәктәптә үткәрелә торган класстан тыш чараларның колачын һәм эчтәлеген һәрдаим үзгәртеп торам. Математик викториналар, КВН, башлангыч класс укучыларын дә катнаштырып, “Математик поезд”да сәяхәт итүләр, “ Ма-тематик турнир”да көч сынашулар, “ Математик лабиринт” кебек мәсьәлә чишү бәйгеләре, танылган математикларның тормыш һәм иҗат юллары белән танышу кичәләре һ.б. үткәрүләр гадәткә керде. Уен рәвешендә үткәрелгән класстан тыш чаралар балалар күңелендә һәрвакыт рухи канәгатьләнү хисе калдыра. Алар укучыларның бергәләп эшләү һәм үзара аралашу, ярдәмләшү күнекмәләрен, иҗади сәләтләрен үстерергә, фәнгә булган кызыксынуларын арттыра.

    Мәктәптә һәр ел саен үткәрелә торган математика айлыгында, ункөнлегедә “ Софья Васильевна Ковалевская истәлекләре”,  “ Лобачевский укулары”, фәнни - гамәли конференцияләр уздырабыз. Конференциянең темасы истәлекле даталарга, күренекле математикларның юбилейларына бәйле рәвештә сайлана, укучылар үзләрен кызысындырган темалар буенча да чыгышлар ясыйлар. Анда укучылар арасыннан үзләренең белемнәрен камилләштерергә омтылган, интеллектларын үстерергә, укытучы җитәкчелегендә фәнни эшчәнлек күнекмәләре алырга теләгәннәр катнашты. Мондый конференцияләргә әзерләнгәндә укучылар өстәмә эшләделәр, үз белемнәрен арттырдылар,  фәнни әдәбият белән эшләргә өйрәнделәр, реферат, докладларның аңлаешлы һәм эчтәлекле язылуына, чыгышларның күрсәтмәле булуына ирештеләр. Мондый эшчәнлек аларга киләчәктә дә зур ярдәм итәчәк. Укучыларның чыгышлары буенча, иң яхшы дип бәяләнгән эш район күләмендә үткәрелгән фәнни - гамәли конференциягә тәкъдим ителә. Районда үткәрелгән конференцияләрдә дә без катнашырга тырышабыз.

   Математикадан класстан тыш эшләр системасында олимпиадалар аерым урын алып тора. Алар укучыларның иҗади сәләтен үстерергә, ихтыяр көче тәрбияләргә булыша, фән белән кызыксынуын арттыра. Олимпиадалар түгәрәк дәресләренә йомгак ясау да булып тора. Безнең мәктәптә математикадан түгәрәк дәресләр булмаганлыктан, без белемнәрен арттырырга теләгән укучылар белән дәрестән тыш өстәмә эш алып барабыз. Мәктәптә җиңгән укучылар район олимпиадасында катнашалар. Олимпиада биремнәренең икесе яки өчесе  күпчелек укучылар чишә алырлык, ә бер-икесе, чын җиңүчеләрне билгеләү өчен, бик сәләтле балалар гына чишә алырдай катлаулы итеп алына. Мәсьәләләрне шулай әзерләү укучыларның олимпиадада катнашу теләген сүрелдерми, ә бәлки яхшырак укырга омтылыш тудыра.

    Математикадан класстан тыш эшләр системасында факультатив дәресләр дә аерым урын алып тора. Мондый дәресләрне дәреслекләрдә каралмаган темалар буенча аерым план төзеп, шул план нигезендә алып барырга кирәк. Шушы дәресләрдә мәсьәләләр чишүгә дә зур урын бирелә.

     Йомгаклап шуны әйтәсе килә, дәрестән тыш чараларның югары нәтиҗәлелегенә ирешкәндә, балаларның акыл эшчәнлеген дөрес оештырганда, математика да мавыктыргыч фәнгә әйләнә; дәрестән тыш үткән чаралар математиканы яхшы үзләштерергә этәргеч ясый.  

      Дәрестән тыш чараларның төп билгеләнеше – дәрестә каралган теоретик материалларны тирәнтен өйрәнү генә түгел, алган белемнәрен стандарт булмаган мәсьәләләр чишүдә куллана белү.

Тормыш безнең алга яңадан – яңа бурычлар куя. Хәзерге көндә тирән мәгълүматлы, югары белемгә ия булу гына җитми, ә бәлки белемне гамәли эшчәнлектә тулысынча куллана белергә дә кирәк. Боларның барысы да безгә зур җаваплылык йөкли.

Укытучының элек-электән килгән мәрхәмәтле вазифасы-киләчәк буынны укыту һәм тәрбияләү. Укытучы үзенең сәләте һәм осталыгы белән укучыларның йөрәкләрен ялкынландыра. Җәмгыять безгә иң кадерле нәрсәне – балаларның киләчәген, димәк, илебезнең киләчәген ышанып тапшыра. Бүгенге көндә төп бурычларының берсе белем сыйфаты һәм көндәшлеккә сәләтле, җәмгыятькә файдалы шәхес тәрбияләү куела. Бу турыда Г. Ибраһимов та үткән гасырда ук: “Мәктәпнең төп максаты укучыларны шәхси һәм иҗтимагый тормышка әзерләү һәм аларга тормыш көрәшендә егылып тапталмас өчен зарур булган куәтне бирмәктер”,- дип язган. Күрәбез, әдип эшләргә өйрәтү дигәндә, баланы “тормышка әзерләү”не күздә тота. Димәк, математика дәресләренең һәм башка дәресләрнең дә төп максаты- балаларны эшләргә өйрәтү.

Укыту процессы – укытучы һәм укучының бердәм эшчәнлеге. Укытучы укучыны фәнни үзләштерүгә актив катнаштыра алырга, аны мөстәкыйль рәвештә акыл эшчәнлегенә җәлеп итәргә һәм анда белем алуга кызыксыну уятырга тиеш.Укучысының абруен яулау өчен, бүгенге укытучының киң эрудицияга ия булуы, яңа педагогик технологияләрне, шул исәптән компьютер технологияләрен камил белүе, төрле яктан үрнәк шәхес булуы мөһим.

 21 нче гасыр укучысы 20 нче гасыр укучысыннан кискен аерылып тора.

Математика укытканда заманча технологияләр кулланмыйча гына сыйфатлы белем бирүнең нәтиҗәлеген күтәреп булмаячагы билгеле.

 Хәзер кешенең рухи дөньясы, фикерли белүе беренче планга чыгып бара. Шуңа күрә үз фикереңне эзлекле, дәлилләп һәм сурәтләп әйтә белү –һәркемгә дә кирәк. Төрле ситуациягә карата үз фикереңне булдыру, аны дәлилли һәм яклый белү, үзеңчә фикер йөртә белү һәм аны сөйләмдә чагылдыру – бүгенге көн таләбе дип яза иҗади үсеш технологиясен эшләгән галим Әхмәт Зәкиевич Рәхимов. Иҗади үсеш технологиясе түбәндәге этапларны үз эченә ала.

I. Мотивлаштыру, ягъни уку мәсьәләсен кую. Структурасы:

1) Иҗади өй эшен тикшерү. Гадәттә ул 3 дәрәҗәдә бирелә:

а) программа материалын белү, аны сөйли алу;

б) белем – күнекмәләрне стандарт ситуациядә куллана белү;

в) белем – күнекмәләрне иҗади куллану.

Укучылар группаларга бүленә, һәр группада бер лидер билгеләнә, ул өй эшләрен тикшереп, әйбәтләрен тәкъдим итә.

1. Белемнәрне тигезләү. Укытучы индивидуаль һәм фронталь сораулар аша,укучыларның белемнәрен кабатлатып кына калмый, алга таба кирәк булачак белем күнекмәләрне актуальләштерә.

2. Логик сораулар аша уку мәсьәләсен кую, өйрәнүне мотивлаштыру.

 Дәреснең бу 1 нче этабына 10 минут тирәсе вакыт китә, укытучы өй эшләрен тикшерә, белем күнекмәләрне тигезли, яңа материалны өйрәнү өчен җирлек әзерли.

 II. Уку мәсьәләсен чишү. Бу өлештә укытучының, үз дәресенең технологы буларак, уку мәсьләсен өлешләргә дөрес бүлүе, һәр өлешне индивудаль һәм хор белән кабатлатулар аша һәр балага сеңдерүе кирәк. Дәреснең бу этабында 10 бирем булса, һәр укучы 10 билге ала, ягъни үзен-үзе бәяли.

“5” – рефлекс дәрәҗәсендә үзләштерү (аң белән кабу итү),

“4” – вербаль дәрәҗәсендә (телдән сөйли алу),

“3” – предмет дәрәҗәсендә (китапка таянып сөйләү).

 III. Рефлексия, бәяләү этабы.

Бу технология тикшерү һәм бәяләүне укучының үзенә тапшыра. Укучы

өйрәнелгән мәгълүматны күз алдыннан үткәрә һәм дәрескә гомуми билгесен(үзенә) куя

Үзбәя кую – технологиянең төп таләбе.

Дәрестә укучының һәр өлештә һәм гомумән дәрес ахырында үзен тикшерүе һәм бәяләве, белемнәрне нигезләп бару, уку мәсьәләсен өлешләргә бүлеп өйрәтү, укучыларның группаларда үзара өйрәтешүләре балаларны белемле-белемсезгә бүлмичә генә белем –күнекмәләр бирүнең алшарты булып тора.

Дәресләрдә проект методын куллану үз нәтиҗәләрен бирә башлады. Проект яклау укучыларга билгеле бер белем, осталык һәм күнекмәләр генә биреп калмый, ә балада уңай кичерешләр тудыра, шуның нәтиҗәсендә укучыга фәнне өйрәнүгә омтылыш көчәя. Хәзерге шартларда проект эшчәнлеге эзләнү-тикшеренү эшләрен үз эченә ала

технологиясен куллану, бу укыту технологияләренең теоретик нигезен өйрәнү, яңача эшләргә мотивациясе булган укытучыларны курсларга җибәрү, технологияләр буенча махсус әдәбият белән танышу – безнең төп бурычыбыз булып кала.

 Безнең максатыбыз – балаларга милли белем һәм тәрбия бирү белән бергә аларның иҗади эшчәнлекләрен, үстерү, ачу тора.

Мәктәптә укучыларны иҗади эшкә тарту өчен, укучылар математика укытучылары белән төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашалар. Нәтиҗәлелеккә бары тик яхшы әзерлекле педагог кадрлар булганда, заманча эффектлы технологияләр нәтиҗәле кулланылганда гына ирешергә мөмкин булуын ассызыклап әйтелә.

 Чыннан да, Р. Фәхретдин әйткәнчә “Балаларны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр.” Чыннан да, хөрмәтле коллега, 21нче гасыр укучысы – компьютерлашкан заман баласы. Бу юнәлештә без фәнебезне укытуда бөтен көчебезне куеп, алардан алдарак атларга тырышыйк. Яңа технологияләр зур теоретик әзерлек таләп итсә дә, белемнәребезне күтәрүнең төрле формалары бар: өйрәник, укыйк – алган һөнәри белгечлекләребезгә тугъры калыйк.

 Кулланылган әдәбият:

1. “Мәгърифәт” газетасы №23, 2013 ел.

2. “Иҗади үсеш технологиясен укыту-тәрбия процессында куллану

тәҗрибәсеннән”, “Иҗат” нәшрияты, Яр Чаллы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад на районном семинаре учителей математики «Проблемы подготовки к ЕГЭ по математике»

В математике все по-иному: если ученик не освоил, скажем, раскрытие скобок при действии с многочленами, то дальше изучение алгебры бессмысленно. Некоторый процент учащихся, который не осваивает ...

Доклад на районном семинаре учителей математики «Проблемы подготовки к ЕГЭ по математике»

В математике все по-иному: если ученик не освоил, скажем, раскрытие скобок при действии с многочленами, то дальше изучение алгебры бессмысленно. Некоторый процент учащихся, который не осваивает ...

Доклад учителя математики МКОУ СОШ № 10 п.Лебединый Алданского района РС(Я) Ведерниковой Раисы Аркадьевны «Личностно ориентированное обучение математике".

В законе Российской Федерации "Об образовании"провозглашается адаптивность системы образования , предназначение которой - обеспечить каждому ученику достижение оптимального уровня  интеле...

Доклад на МО учителей математики и физики: « Использование развивающих заданий на уроках математики и во внеурочное время, как важнейшее направление работы с одарёнными детьми»

МКОУ « Александровская основная общеобразовательная школа»Докладна МО учителей математики и физики:« Использование развивающих заданий на уроках математики и во  внеурочное время, как важнейшее н...

Доклад "Преподавание математики в 5-9 классах в условиях внедрения ФГОС"

«Преподавание математики в 5-9 классах в условиях внедрения ФГОС. Отличительные особенности содержания предметной области «Математика»  при внедрении в учебный процесс новых стандартов и их отраж...

доклад учителя математики на тему "Проблемное обучение"

В докладе изложены основные принципы проблемного обучения в преподавании математики. Даны методические рекомендации учителю по методике проблемного обучения...

доклад по математике

доклад на тему «Развитие учебной мотивации при обучении математике»...