Шәхси иҗади план 2011-2015
материал на тему

Мингазова Нурсия Фоатовна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минһаҗева Нурсия Фоат кызының шәхси иҗади планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shhsi_izhadi_plan_2011-2015.doc70 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

Шәмәрдән лицее

      1. Педагогның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме

                        Минһаҗева Нурсия Фоат кызы          

Шәмәрдән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2. Белеме югары

       3. Иҗади үсеш темасы: «Халык педагогикасына һәм яңа технологияләргә нигезләнеп, укучыларга тирән белем, әхлакый-эстетик тәрбия бирү».

     4. Әлеге   эшне   түбәндәге   алгоритм   буенча   алып барам:

         

            1)Үз    белемемне    күтәрү   темасын    һәм    юнәлешен сайлау;

  1. Үз белемемне күтәрүнең максат һәм бурычларын формалаштыру;
  2. Информация чыганакларын билгеләү;
  3. Үз белемемне күтәрү формасын сайлау;
  4. Шәхси иҗади план төзү;
  5. Үз белемемне күтәрүнең нәтиҗәсен күзаллау;
  6. Үз   белемемне   күтәрү  эшчәнлеген   анализлау  һәм бәяләү;
  7. Отчет әзерләү.

         5. Тема өстендә эш башланды: 01. 09. 2011

6. Эшне төгәлләү планлаштырылган дата: 31. 05. 2015

                                       Максат һәм бурычлар.

  1. Һөнәри дәрәҗәмне күтәрү. Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.  Хезмәттәшләрнең  дәресләренә керү. Киңәшмәләрдә, дискуссияләрдә,тәҗрибә уртаклашуда катнашу.

  1. Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнү, укыту-тәрбия процессына актив кертү.
  2. Яңа технологияләр кулланып, фәнни тикшеренүләр, педагогик тәҗрибәләр алып бару.
  3. Мәгълүмати технологияне камилләштерү.
  4. Методик һәм педагогик әдәбиятны өзлексез уку, өйрәнү.
  5. Һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү, профессиональлекне арттыру.
  6. Халык педагогикасын өйрәнүне дәвам итү, белем һәм тәрбия бирүдә татар халык традицияләренә, милли үзенчәлекләргә нигезләнү.
  7. Уку эшчәнлеген бала үсешенең мөһим дәрәҗәсен искә алып оештыру.
  8. Интеллектуаль һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыга индивидуаль якын килү.
  9. Укучының үсешен тәэмин итү, табигый көчен гамәлгә ашыру.
  10. Шәхси үзенчәлекләрен һәм шәхси сәләтен искә алып, укучыда гомуми уку күнекмәләре формалаштыруга аеруча нык игътибар итү.
  11. Укучыларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, гүзәл сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү.
  12. Укучыларга экологик, патриотик тәрбия бирү.
  13. Яңа технологияләргә нигезләнгән дәресләргә куелган таләпләрне өйрәнү.
  14. Гомуми һәм профессиональ культураны үстерү.
  15. Яңа заман шартларына яраклы, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.

      18.   Укучылар һәм укытучылар өчен оештырылган төрле     конкурс, конференция,  олимпиадаларда катнашу.

                 I. Профессиональ осталыкны үстерү,

педагогик һәм методик белемне камилләштерү.

     1.  Көч һәм рух тамырлары. Хрестоматтия. 5-11 сыйныфлар өчен. Р.А. Низамов.

     2.  Татар балалар фольклоры. Рәшит Ягъфаров.

      3. Балаларга үгет-нәсыйхәт. Н. Ибраһимов, Ә Мадияров, К. Бикчәнтәев, А. Низамиев

  1. Тахтамышева Г.Ч.ның шәхескә юнәлтелгән дәрес турындагы хезмәтләрен системалы файдалану.
  2. “Мәгариф” журналында яңа технология турында басылган язмалар, хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау.
  3. “Татар грамматикасы”ның 3 томын уку, өйрәнү.
  4. Сафиуллина Ф.С.ның “Хәзерге татар әдәби теле” китабын булдыру.
  5. “Татар телен укыту методикасы” китабының яңа басмасын булдыру.
  6. “Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы” китабын алу, эштә файдалану.
  7. Д.Заһидуллина хезмәтләрен уку, өйрәнү, туплау.
  8. Тел белеме, әдәбият белеме буенча яңа чыккан китапларны шәхси китапханәдә булдыру.
  9. Сүзлекләр туплауны дәвам итү.
  10. “Казан утлары”, Мәйдан”, “Идел” журналларына язылу, туплау.
  11. Ш.Ш.Җәләлиев хезмәтләрен өйрәнү.
  12. Академик  Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен шәхси китапханәдә булдыру.
  13. Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү өчен кулланмалар булдыру.
  14. Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.
  15. Методик папканы тулыландыру, баету.
  16. Портфолионы яңарту.
  17.  БРТ - ның яңа вариантларын булдыру, өйрәнү, дәресләрдә куллану.

II. Матур әдәбият әсәрләре, вакытлы матбугат материаллары  белән танышу, китаплар туплау.

  1. Шәхси китапханәне түбәндәге китаплар белән баету:
  • А.Гыйләҗевнең яңа чыккан томнары.
  • Ф.Яруллин китаплары.
  • Ә.Еники томнары.
  • Н.Фәттахның яңа китаплары.
  • И.Юзеев томнары.
  • Ф.Латыйфи китаплары.
  • Н.Гыйматдинованың яңа әсәрләре.
  • Г.Бәширов китаплары.
  • Т.Миңнуллин томнары.
  • Ә.Баянов томнары.
  • К.Насыйри томнары.
  • М.Җәлил китаплары.
  • Х.Туфан томнары.
  • А.Алиш китаплары.
  1. ”Казан утлары”, “Мәгариф” журналларына язылу, туплап бару.
  2. “Мәктәп китапханәсе” сериясендә басылган китапларны уку.
  3. “Хәзинә” сериясендә басылган китапларны сатып алуны дәвам итү.
  4. Яшь язучылар иҗаты белән танышу.
  5. Тугандаш халык язучыларының иҗатлары белән танышуны дәвам итү.
  6. Галимҗан Гыйльманов әсәрләрен укуны дәвам итү.
  7. “Милли әдәбият китапханәсе” сериясендә басылган китапларны сатып алуны дәвам итү.
  8. Халык педагогикасы турында язылган яңа басмаларны булдыру.

  III. Милли-мәдәни карашларны үстерү, сәяси белемне күтәрү, укучылар белән эшләүне камилләштерү.

  1. “Татар халык педагогикасы” китабы буенча дәрестә, тәрбия сәгатьләрендә файдалану.
  2. “Көч һәм рух тамырлары” китабы белән эшләү.
  3. Р.Фәхретдин, К.Насыйри китапларын куллану.
  4. “Җәлил хәзрәт вәгазьләрен” уку, файдалану.
  5. Тәрбия турында яңа китапларны шәхси китапханәдә булдыру.
  6. Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен өйрәнү.
  7. Тәрбия сәгатьләрендә, түгәрәкләрдә вакытлы матбугат материалларын системалы файдалану.
  8. “Сөембикә” журналына язылу, эштә файдалану.
  9. “Мәгърифәт” газетасына язылу, эштә кулланма итеп алу.
  10. Газета-журналлар белән хезмәттәшлекне үстерү.
  11.  “Татарстан” журналына язылу.
  12. “Время”, “Вести”, “Татарстан хәбәрләре” программасын карау.
  13. РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы эшен күзәтү.
  14. Законнар белән танышу.
  15. Сәләтле укучыларны олимпиадаларга әзерләү.
  16. Көчле укучыларга катлаулы бирем белән карточкалар әзерләү.
  17. Укучыларның дәрестән тыш укуларын даими тикшереп тору.
  18. Сәләтле укучыларны район бәйгеләрендә катнаштыру.
  19. Иншалар, рефератлар, иҗади эшләр яздыру.
  20. Укучыларны дәрестән тыш чараларга тарту.
  21. Авыр үзләштерүче укучылар өчен диктант текстлары әзерләү.
  22. Уку техникасы начар укучыларның уку тизлеген тикшереп тору.
  23. Авыр үзләштерүче укучылар өчен өстәмә биремнәр әзерләү.
  24. Авыр үзләштерүче укучыларның индивидуаль эш дәфтәрләрен тикшереп тору.
  25. “Халык педагогикасы” түгәрәге оештыру һәм үткәрү.
  26. Югары уку йортларының татар теле бүлекләренә керергә теләүчеләргә ярдәм итү.

27.Татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларга өстәмә биремнәр тәкъдим итү.

28.  БРТ әзерлек максатыннан  консультацияләр үткәрү.

29. Татар халкының тарихын, матур традицияләрен чагылдырган яңа китапларны уку, файдалану.

      IV. Кабинетны җиһазлау осталыгын арттыру.

  1. Кабинетны яңа уку елына таләпләргә җавап бирерлек итеп җиһазлау.
  2. Кабинет активы белән иҗади эшләү.
  3. Кабинетта искерә башлаган стендларны, папкаларны  яңарту.
  4.  “Туган телем- иркә гөлем” стенды эшләү.
  5. Индивидуаль-дифференциаль карточкалар эшләүне дәвам итү.
  6. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.
  7. Яңа китапларны презентацияләү.
  8. Сәләтле укучылар белән эшләүне дәвам итү.
  9. Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү.
  10. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.
  11. БРТ материалларын туплау, укучыларны әзерләү.
  12. Методик тәэмин ителешкә игътибарны көчәйтү.
  13. Укучылар өчен “Сүз төркемнәренә морфологик-синтаксик анализ ясау” папкалары әзерләү.
  14. Республика олимпиадасы призёрлары әзерләү.
  15. Район күләмендәге конкурсларда, бәйгеләрдә, конференцияләрдә  катнашу.

V. Педагогик тәҗрибә уртаклашу

  1. Методик киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашу: “ БРТ на әзерлек”, “Укучыларның белемнәрен тикшерүнең актуаль формалары”,  “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда бердәм таләпләр”.
  2. Педагогик киңәшмәдә доклад һәм содокладлар: “ Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сингапур структураларын куллану”, “Дәресләрдә электрон дәреслек һәм әсбаплардан файдалану”.
  3. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү: “Халык педагогикасына нигезләнеп, яңа технологияләр кулланып үткәрелгән дәресләрнең нәтиҗәлелеге.”

                     VI. Практик чыгышлар.

       1. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.

       2. “Туган тел” айлыгы үткәрү.

  1. Дәрестән тыш чаралар үткәрүне дәвам итү.
  2. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.
  3. Яңа басылган китапларны презентацияләү.
  4. Ачык тәрбия сәгатьләре уздыру.
  5. Татар теленнән һәм әдәбияттан РМБ, КМБ, ММБ күләмендә ачык дәресләр күрсәтү.
  6. Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.
  7. Үз эшеңә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.

VII. Компьютер технологиясен өйрәнү һәм камилләштерү

  1. Компьютерда, интерактив тактада  эшләүне камилләштерү.
  2. Интернеттан рациональ файдалану алымнарын өйрәнү.
  3. Татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләр белән эшне киңәйтү.
  4. Дистанцион олимпиадаларда һәм конкурсларда катнашу..

VIII. Халык педагогикасы буенча эш

алымнарын камилләштерү

  1. Ш.Ш.Җәләлиев хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.
  2. Дәресләрдә халык педагогикасы чараларын файдалану.
  3. Халык педагогикасы чараларын кулланып, дәрестән тыш мероприятиеләр үткәрү.
  4. Халык педагоглары Каюм Насыйри, Риза Фәхреддин хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.

    5.Укучыларны халык педагогикасы нигезендә тәрбияләү.

                           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Образовательная программа начального образования по Федеральным государственным образовательным стандартам II поколения на 2011-2015 год

Основная образовательная программа школы  является документом, регламентирующим содержание и педагогические условия обеспечения образовательного процесса, определяющим путь достижения образовател...

Проект перспективного развития школы на 2011-2015 гг

Проект перспективного развития школы на 2011-2015 гг создан на основе национальной образовательной инициативы "Наша новая школа"....

Образовательная программа школы на 2011-2015 гг

  Образовательная программа является нормативно-управленческим документом МОУ «Слободчиковская основная общеобразовательная школа», характеризует специфику содержания образовани...

План мероприятий по реализации программы перспективного развития школы на основе национальной образовательной инициативы "Наша новая школа" на 2011-2015 годы. Направление "Развитие учительского потенциала".

В плане имеются цели, задачи, критерии деятельности по направлению. План расписан на 5 лет. План включает пункты: участие педагогов в инновационных проектах, семинарах, конкурсах, сетевых сообществах,...

ПРОГРАММА ПАТРИОТИЧЕСКОГО ВОСПИТАНИЯ на 2011-2015 год

Программа патриотического воспитания учащихся  МБОУ Маргаритовской СОШ разработана в соответствии с Государственной программой «Патриотическое воспитание граждан Российской Федерации на 2011-2015...

Программа перспективного развития 2011-2015

Проект перспективного развития школы разработан педагогическим коллективом на период   с 2011 по 2015 г. В проекте развития отражены основные тенденции развития школы, охарактеризованы главн...

"Новая образовательная реальность и новая парадигма школьного историко-обществоведческого образования в контексте Федеральной целевой программы развития образования на 2011-2015 гг."

Изменения в содержании и преподавании курсов истории и обществознания в соответствии с Федеральной целевой программой развития образования на 2011-2015 гг....