Внеклассная работа "Дети войны" (7г сыйныфы)
материал (7 класс) по теме

Авхадеева Алсу Вагизовна

Бу чара сугыш  чоры балаларын  онытмау  максатыннан эшләнелде.Укучылар  һәм укытучылар алар белән очрашып, материаллар  тупладылар.Алар турында җыентык  чыгарылды.Шушы хезмәтләр өчен барлык лицей  укытучылары мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл deti_voyny_7g.docx15.91 КБ

Предварительный просмотр:

                                     Зиннуров  Нәҗип  Зиннурович

    Нәҗип  Зиннурович   1936 нчы елның 26 нчы  гыйнварында Саба  районы Мичәнбаш  авылында  дөньяга  килә. Хәзерге  вакытта   Пионер  урамы  44 нче йортта  яши.

  Әтисе- Зиннуров Зинннур- 1891 нче елгы, ул бик күп сугышларда  катнашкан. Мәсәлән, иң беренче сугышка ул 1915 нче елда китә,шулай ук Бөек Ватан сугышында  да  катнаша.Сугыштан исән-сау  әйләнеп кайта.1966  нчы елның 15 нче  августында  авырып  үлә.

  Әнисе-Зиннурова  Вәлибану Якулова- 1897 нче елда туа.Тормышында бик күп  авырлыклар, ачлыклар   күрә.Зиннур  абый  белән бергә 7 бала  үстерәләр. Балалары: Мөнәвәрә, Мөнирә, Мулланур, Рәфкат, Әхәт, Нәҗип, Рашидә. Алар сугыш чорында  фронт  өчен эшләгәннәр, йокламаганнар,  Җиңү  көнен  шатлык  белән  каршылаганнар.

  Нәҗип  Зиннурович    Шәмәрдәндә  ашламалар   чыгару  урынында эшли.Эшләү  чорында Хезмәт   ветераны, медальләр  белән  бүләкләнгән.

 Тормыш иптәше Зиннурова Минҗиһан Шәриповна белән Зиннур абый  7 бала тәрбияләп үстергәннәр.Әмма бер баласы вафат була. Балалары: Илнур, Илгиз, Гөлнур, Гөлфия, Гүзәл, Илназ.

Бу  гаиләгә  озын  гомер, сәламәтлек, бәхет, тигезлек  телибез.

Материалны  тупладылар: 7г сыныфыннан   Мөхәммәтова   Нәргизә, Нурматова  Карина, сыйныф  җитәкчесе  Әүхәдеева  Алсу Вәгыйзовна.

                         

                            Зиннурова  Минҗиһан   Шәриповна

   Зиннурова   Минҗиһан    Шәриповна  1941 нче  елның  17 нче  сентябрендә Шәмәрдән  авылында туа. Кыз  фамилиясе- Әюпова. Хәзерге  вакытта   Пионер урамы 44 нче йортта  яши.

   Әтисе- Әюпов   Шәрип Әюпович- 1905 нче  елда туа. Бөек Ватан  сугышы  чорында  тылда  хезмәт  итә, машинист  булып  эшли. Җиңү  көнен бик шатланып  каршы  ала  һәм  1946 нчы  елның  6 нчы  ноябрендә   вафат   була.

  Әнисе- Әюпова   Зәйнәпбану  Шәймуловна-1906  нчы  елда  туа.  Алар  ире белән   6 бала   тәрбияләп  үстерәләр: Суфия, Рашит, Рәйсә, Минҗиһан, Фирая, Фәүзия. Зәйнәпбану  Шәймулова,  1996 нчы елда  авыру сәбәпле, вафат  була.

 Тормыш иптәше Зиннурова Минҗиһан Шәриповна белән Зиннур абый  7 бала тәрбияләп үстергәннәр.Әмма бер баласы вафат була. Балалары: Илнур, Илгиз, Гөлнур, Гөлфия, Гүзәл, Илназ.

 Бу  гаиләгә  озын  гомер, сәламәтлек, бәхет, тигезлек  телибез.

Материалны  тупладылар: 7г сыныфыннан   Иванова   Эльза, Тимергалиева  Рүзия, сыйныф  җитәкчесе  Әүхәдеева  Алсу Вәгыйзовна.

                              Кәрәмова   Флүрә  Котдусовна

  Кәрәмова   Флүрә  Котдусовна  1937 нче елның  7 нче  июлендә   Казан  шәһәрендә   туа. Хәзерге  вакытта   Пионер урамы 28  нче йортта  яши.

 Әтисе- Сәгыйтов  Габделнур- 1897 нче  елда  туа. Ул  Бөек  Ватан  сугышында   катнашмый, ә  җитәкчелек  эшен  алып  бара, әсәрләр  яза. Габделнур  абый  сугыш  чорында  бөтен  авырлыкны  үз  өстенә  ала, хезмәт  итә  һәм  1958  нче  елда  авырып  үлә.

 Әнисе- Сәгыйтова  Хөснури- 1899  нчы  елда   туа. Алар  гаиләдә   4 бала  үсәләр:  Әския, Нур, Ләйлә, Флүрә. Әнисе  1982 нче  елда  вафат  була.

Сугыш  чорында  авыр  хезмәттә  булганнар, завод-фабрикада  эшләгәннәр, ял  итмәгәннәр, фронт  өчен  тырышканнар. Алар Җиңү  көнен  түземсезлек  белән  көткәннәр.

Флүрә  Котдусовна  үз тормышын  Кәрәмов  Илсун  Сәләхетдинов  белән  бәйли. Алар  3  бала  тәрбияләп  үстерәләр: Шамил, Римма, Гадел.

Бу  гаиләгә  озын  гомер, сәламәтлек, бәхет, тигезлек  телибез.

Материалны  тупладылар: 7г сыныфыннан   Иванова   Эльза, Тимергалиева  Рүзия, сыйныф  җитәкчесе  Әүхәдеева  Алсу Вәгыйзовна.

                             Хисамиева   Кадрия   Гыйлмуловна

 Хисамиева  (Насыйбуллина)  Кадрия   Гыйлмуловна 1939 нчы елның 15 нче  ноябрендә  Саба  районы Түбән  Утар   авылында  дөньяга  килә. Хәзерге  вакытта   1 нче Май  урамы  50 нче йортта  яши.

  Әтисе-Насыйбуллин  Гыйлмулла   Насыйбулла  улы-  1906  нчы  елда  туа.   1940 нчы   елда  сугышка  китә. Сугыштан  исән-сау  әйләнеп   кайта һәм 1966 нчы  елда  вафат  була.

    Әнисе- Насыйбуллина  Мәхүпҗамал-  сугыш  чорында  авырлыкларга  бирешми, йорт  эшләрен  алып  бара, балалар  тәрбияли.

Гаиләдә  өч бала: Фидәния, Фәния, Кадрия.   Алар сугыш чорында  фронт  өчен эшләгәннәр, йокламаганнар. Алар Җиңү  көнен  шатлык  белән  каршылаганнар.

  Кадрия   Гыйлмуловна  тормышын  Хисамиев  Сәяр  Сәхәпович  белән  бәйли.  Алар  бәхетле  тормыш  коралар. Сәяр  Сәхәпович  1941 нче  елда  сугышка  китә  һәм  1947 нче  елда  әйләнеп кайта. Сугыштан  соң  машина  йөртүче  булып  эшли.  Кызганычка  каршы, бүгенге  көндә  ул  исән  түгел.

 Бу  гаиләгә  озын  гомер, сәламәтлек   телибез.

Материалны  тупладылар: 7г сыныфыннан   Иванова  Эльза, Исмәгыйлева  Аделина, сыйныф  җитәкчесе  Әүхәдеева  Алсу Вәгыйзовна.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)

Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....

Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)

Презентация  8 нче  сыйныфта сыйныф сәгатен  үткәрү  өчен  кулланылды. Сыйныф  сәгатендә  наркотик  матдәләр, аларның  зыяны  турында белешмә  би...

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)...