Үз белемеңне күтәрү планы
опыты и эксперименты на тему

Хадиева Гөлнара Әхмәт кызы

Үз белемеңне күтәрү планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon үз белемеңне күтәрү планы94 КБ

Предварительный просмотр:

Саба муниципаль районы

Муниципаль бюджет  гомуми белем бирү учреждениесе

“ Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбе”


Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хадиева Гөлнара Әхмәт  кызының

2018-2022 елларга

үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы

Шәхси мәгълүмат

Фамилиясе

Хадиева

Исеме

Гөлнара

Әтисенең исеме

Әхмәт  кызы

Вазыйфасы, укыту фәне

татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Педагогик стажы

14 ел

Белгечлек буенча стажы

14  ел

Белеме (белем дәрәҗәсе, диплом буенча белгечлеге, ничәнче елда һәм нинди уку йортын тәмамлаган)

югары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы,  КДУ, 2003 ел

Квалификация күтәрү курслары (тематикасы,   укылган сәгатьләр саны,  белеем бирүучереждениесенеңисеме,бирелгәнелы)  

курсы повышения квалификации для учителей татарского языка и литературы по теме "Теория и методика преподавания учебных предметов "Татарский язык" и "Татарская литература" в условиях внедрения ФГОС", в объеме 108 часов. Удостоверение  № УПК-20-020666/2016 от 21.03.16-18.04.16. Приволжский межрегиональный центр повышения квалификации и профессиональной переподготовки работников образования Института психологии и образования ФГАОУ ВО "Казанский (Приволжский) федеральный университет".

Квалификацион  категориясе (булган очракта)     вакыты, бирелгән елы  

I  квалификацион категория  2012 нче ел

Үзбелем күтәрү планы

  

 Методик тема: «Шәхескә юнәлдерелгән технологияләр аша конкурентлыкка сәләтле шәхес формалаштыру”

Тема өстендә  эш 2012 нче елда башланды, якынча 2017 нче елда тәмамлана.

Максат: Шәхескә юнәлдерелгән технологияләргә нигезләнеп, укытуның эчтәлеген яңарту; яңа алым һәм технологияләр кулланып, укыту сыйфатын күтәрү; югары нәтиҗәлелеккә ирешү.

Бурычлар: 

 - Шәхескә юнәлдерелгән технологияләргә нигезләнеп,  үз белемне күтәрү өстендә даими эшләү;

- Тәҗрибә уртаклашу аша белем һәм методик осталыкны үстерү, квалификацион категорияне күтәрү;

- МБ утырышларында, теоретик семинарларда бәхәсле  мәсьәләләр буенча  фикер алышуда катнашу , һөнәри осталыкны, методик осталыкны  күтәрү өстендә эшне системалы оештыру;

- татар телен укытуны заман таләпләренә туры килерлек итеп оештыру;

- белем сыйфаты динамикасын саклау максатыннан, төрле эш төрләре һәм яңа технологияләрдән файдалануны, укучыларда фәнгә карата кызыксыну хисләре уятуны мөһим бурыч итеп алу;

- укучыларның интеллектуаль үсеше дәрәҗәсен күтәрү өстендә максатчан һәм планлы эш алып бару;

- сәләтле балалар белән эш алымнарын яхшырту;

- укучыларны бердәм республика  тестына нәтиҗәле әзерләү буенча системалы эш алып бару;

- район һәм республика күләмендә оештырылачак бәйгеләрдә, интеллектуаль, тәрбияви һәм төрле чараларда актив катнашу, нәтиҗәлелеген үстерү өстендә максатчан эш алып бару.

Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләүнең чыганаклары:

Вакытлы матбугат, шул исәптән: махсус әдәбият (методик, фәнни - популяр, публицистик, әдәби), Интернет; медиатека, семинарлар, конференцияләр, лекцияләр, тәҗрибә уртаклашу буенча чаралар, мастер-класслар, белемне күтәрү курслары, экскурсияләр, театрлар, күргәзмәләр, музейлар.

Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләүнең формалары:

- шәхси – шәхси план аша,

- төркемләп – мәктәп һәм район татар теле һәм әдәбият укытучылары методик берләшмәләре аша

шулай ук мәктәп тормышына катнашып.

Үз өстеңдә эшләү юнәлешләре:

Төп юнәлешләр

Чаралар

Эшләү вакыты

Һөнәри

1. Яңа программалар, дәреслекләрне өйрәнү, аларның үзенчәлекләрен,таләпләрен аңлау.

2. Интернет челтәре, нәшрият аша яңа технологияләр белән танышу.

  3. Укытучылар өчен оештырылган курсларда квалификация  күтәрү.

       даими

Психологик-педагогик

1.Үз белемнәреңне классик һәм заманча психология һәм педагогика өлкәсендә камилләштерү.

  даими

Методик

1.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга  заманча белем бирү эчтәлеген  камилләштерү.

 2.Татар теле һәм әдәбияты укытуның яңа формалары, методлары, алымнары белән танышу.

3.Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  район  һәм мәктәп метод берләшмәсе эшендә актив катнашу.

4.Сәләтле балалар белән эшне оештыру һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә,иҗади эшләр бәйгеләрендә,олимпиадаларда катнашу.

5.Интернет аша республика һәм үз мәктәбеңнең иң яхшы укытучыларының эш тәҗрибәсен өйрәнү.

6.Хезмәттәшләрнең дәресләренә йөрү, эш тәҗрибәсе белән уртаклашуда катнашу.

7.Һөнәри эшчәнлеккә үзанализ үткәрү.

8. Иң яхшы дәрес эшкәртмәләренең,  алымнарының һәм табышларының  шәхси базасын булдыру.

9.Хезмәттәшләр өчен ачык дәресләр үткәрү.

10.Фән һәм түгәрәк буенча электив курс программасын язу.

11.Үзбелем күтәрү  темасы буенча докладлар белән чыгыш ясау.

даими

даими

даими

ел саен

даими

даими

даими

ел саен

ел саен

Мәгълүмати-технологик

технологияләр

1.ИКТ өйрәнү һәм аларны уку процессына кертү.

2.Интернеттан татар теле һәм әдәбияты, педагогика, психология буенча мәгълүмат туплау.

даими

даими

Сәламәтлекне саклау

1. Сәламәтлекне саклау технологияләрен белем бирү процессына кертү.

даими

Үзбелем буенча эшләүнең төп этаплары

Этаплар

Эшнең эчтәлеге

Вакыты

Гамәли эшчәнлек

Диагностик

Булган тәҗрибә һәм проблема буенча әдәбиятны өйрәнү

2018-2019

1.Укытучыларның квалификация күтәрү курсларын үтү.

2.Мәктәп метод берләшмәсе утырышында чыгыш ясау.

3.Методик әдәбиятка язылу.

4.Бирелгән тема буенча әдәбиятны өйрәнү.

Прогностик

- Теманың максатларын һәм бурычларын билгеләү.

- Проблеманы чишүгә юнәлтелгән чаралар системасын булдыру

2018-2019

Мәктәп метод берләшмәсе утырышында чыгыш ясау.

Практик эшчәнлек

- Эш тәҗрибәсен кертү.

- Методик комплексны формалаштыру.

- Эшне төзәтү.

2019-2020

1.Педсовет утырышында чыгыш ясау.

2.Мәктәп һәм район күләмендә ачык дәресләр.

3.Олимпиадаларда, бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашу.

Гомумиләштерү

Нәтиҗәләр чыгару.

2020-2021

1. Метод берләшмә утырышында чыгыш ясау.

2. Муниципаль олимпиадаларда, бәйгеләрдә,конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясау.

3.Мастер-класс.

4.Укытучыларга һәм укучыларга ярдәм күрсәтү.

Гамәлгә кертү

Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу

2021-2022

Шәхси сайтта  эш нәтиҗәләрен бастыру.

Көтелгән нәтиҗә:

1.Татар теле укытуның сыйфатын үстерү

2.Яңа технологияләр кулланып дәрес эшкәртмәләре төзү һәм аны мәктәп  сайтына урнаштыру

3.Башкарылган эшләрне анализлау һәм нәтиҗәләре турында чыгышлар әзерләү.

4. Мәктәпнең төп гомуми проблемаларыннан чыгып, үз өстеңдә эшләүнең төп юнәлешләрен билгеләү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Үз белемеңне күтәрү планы

   Үземнең методик тема:  Укыту-тәрбия эшен, яңа информацион һәм технологик алымнар кулланып, Р.Фәхреддиннең педагогик мирасына таянып оештыру (2011-2015 ел.)    Т...

Үз белемең өстеңдә эшләү планы

Үз белемең өстеңдә эшләү планы...

Үз белемеңне күтәрү өстендә эш планы

2015-2018 нче уку елына үз белемеңне күтәрү өстендә эш планы...

Үз белемеңне күтәрү өстендә эш планы

Үз белемеңне күтәрү өстендә эш планы...

Үз белемеңне күтәрү өстендә эш планы

Үз белемеңне күтәрү өстендә эш планы...

Үз белемеңне күтәрү планы

Үз белемеңне күтәрү планы эшне берничә ел алга планлаштырып эшләү мөмкинлеге бирә....

Үз белемеңне күтәрү планы

Биредә укытучының үз белемен күтәрү планы тәкъдим ителә....