План самообразования
статья по теме

План самообразования

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon plan_samoobrazovaniya.doc96.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы ................үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы

Мәктәп проблемасы.

Белем , тәрбия бирүгә компетентлы якын килү аша белем сыйфатын күтәрү.

Фән укытучысы буларак үземнең проблемам.

Укучыларны иҗади һәм мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү, милли үзаң тәрбияләү

2018 нче ел


Максат һәм бурычлар.

  1. Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.
  2. Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнү, укыту-тәрбия процессына актив кертү.
  3. Яңа технологияләр кулланып, фәнни тикшеренүләр, педагогик тәҗрибәләр алып бару.
  4. Мәгълүмати технологияне камилләштерү.
  5. Методик һәм педагогик әдәбиятны өзлексез уку, өйрәнү.
  6. Һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү, профессиональлекне арттыру.
  7. Халык педагогикасын өйрәнүне дәвам итү, белем һәм тәрбия бирүдә татар халык традицияләренә, милли үзенчәлекләргә нигезләнү.
  8. Уку эшчәнлеген бала үсешенең мөһим дәрәҗәсен искә алып оештыру.
  9. Интеллектуаль һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыга индивидуаль якын килү.
  10. Укучының үсешен тәэмин итү, табигый көчен гамәлгә ашыру.
  11. Шәхси үзенчәлекләрен һәм шәхси сәләтен искә алып, укучыда гомуми уку күнекмәләре формалаштыруга аеруча нык игътибар итү.
  12. Укучыларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, гүзәл сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү.
  13. Укучыларга экологик, патриотик тәрбия бирү.
  14. Яңа технологияләргә нигезләнгән дәресләргә куелган таләпләрне өйрәнү.
  15. Гомуми һәм профессиональ культураны үстерү.
  16. Яңа заман шартларына яраклы, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.
  17. Мәгълүмат ташкынында үзлектән белем алу, дөрес ориентлашу, кирәкле информацияне сайлап алу, гомумиләштерү һәм нәтиҗә ясау күнекмәләре формалаштыруның заманча метод һәм алымнарын өйрәнү; аны татар теле, әдәбияты  укытуда һәм тәрбия эшчәнлегендә куллану; тәҗрибә тарату.

I. Профессиональ осталыкны үстерү,

педагогик һәм методик белемне камилләштерү.

  1.  “Мәгариф” журналында яңа технология турында басылган язмалар, хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау.
  2. “Татар грамматикасы”ның 3 томын уку, өйрәнү.
  3. Сафиуллина Ф.С.ның “Хәзерге татар әдәби теле” китабын булдыру.
  4. “Татар телен укыту методикасы” китабының яңа басмасын булдыру.
  5. “Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы” китабын алу, эштә файдалану.
  6. Д.Заһидуллина хезмәтләрен уку, өйрәнү, туплау.
  7. Тел белеме, әдәбият белеме буенча яңа чыккан китапларны шәхси китапханәдә булдыру.
  8. Сүзлекләр туплауны дәвам итү.
  9. “Мирас”, Казан утлары”, Мәйдан”, “Идел” журналларына язылу, туплау.
  10. Ш.Ш.Җәләлиев хезмәтләрен өйрәнү.
  11. Академик  Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен шәхси китапханәдә булдыру.
  12. Н.Максимов дәреслекләрен, әсбапларын, методик кулланмаларын уку, өйрәнү, туплауны дәвам итү.
  13. Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.
  14. Методик папканы тулыландыру, баету.
  15. Портфолионы яңарту.
  16. БРТ тестларының яңа вариантларын булдыру, өйрәнү, дәресләрдә куллану.

II. Матур әдәбият әсәрләре, вакытлы матбугат материаллары  белән танышу, китаплар туплау.

  1. Шәхси китапханәне түбәндәге китаплар белән баету:
  • А.Гыйләҗевнең яңа чыккан томнары.
  • Ф.Яруллин китаплары.
  • Ә.Еники томнары.
  • Н.Фәттахның яңа китаплары.
  • И.Юзеев томнары.
  • Ф.Латыйфи китаплары.
  • Н.Гыйматдинованың яңа әсәрләре.
  • Г.Бәширов китаплары.
  • Т.Миңнуллин томнары.
  • Ә.Баянов томнары.
  • К.Насыйри томнары.
  • М.Җәлил китаплары.
  • Х.Туфан томнары.
  • А.Алиш китаплары.
  1. ”Казан утлары”, “Мәйдан”, “Идел” журналлары белән таныш.
  2. “Мәктәп китапханәсе” сериясендә басылган китапларны уку.
  3. “Хәзинә” сериясендә басылган китапларны сатып алуны дәвам итү.
  4. Яшь язучылар иҗаты белән танышу.
  5. Тугандаш халык язучыларының иҗатлары белән танышуны дәвам итү.
  6. Галимҗан Гыйльманов әсәрләрен укуны дәвам итү.
  7. Райолныбыздан чыккан язучы һәм шагыйрьләрнең иҗаты белән даими танышу.
  8. Халык педагогикасы турында язылган яңа басмаларны булдыру.

III. Милли-мәдәни карашларны үстерү, сәяси белемне күтәрү, укучылар белән эшләүне камилләштерү.

  1. Сәяси темаларга тәрбия сәгатьләре үткәрү.
  2. “Көч һәм рух тамырлары” китабы белән эшләү.
  3. Р.Фәхретдин, К.Насыйри китапларын куллану.
  4. Тәрбия турында яңа китапларны шәхси китапханәдә булдыру.
  5. Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен өйрәнү.
  6. Тәрбия сәгатьләрендә, түгәрәкләрдә вакытлы матбугат материалларын системалы файдалану.
  7. “Гаилә һәм мәктәп” журналына язылу, эштә кулланма итеп алу.
  8. Газета-журналлар белән хезмәттәшлекне үстерү.
  9.  “Мирас” журналына язылу.
  10. “Время”, “Вести”, “Татарстан хәбәрләре” программасын карау.
  11. РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы эшен күзәтү.
  12. Дәүләт символлары, Законнар белән танышу.
  13. Сәләтле укучыларны олимпиадаларга әзерләү.
  14. Көчле укучыларга катлаулы бирем белән карточкалар әзерләү.
  15. Укучыларның дәрестән тыш укуларын даими тикшереп тору.
  16. Сәләтле укучыларны район бәйгеләрендә катнаштыру.
  17. Иншалар, рефератлар, иҗади эшләр яздыру.
  18. Укучыларны дәрестән тыш чараларга тарту.
  19. Авыр үзләштерүче укучылар өчен диктант текстлары әзерләү.
  20. Уку техникасы начар укучыларның уку тизлеген тикшереп тору.
  21. Авыр үзләштерүче укучылар өчен өстәмә биремнәр әзерләү.
  22. Авыр үзләштерүче укучыларның индивидуаль эш дәфтәрләрен тикшереп тору.

23.Татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларга өстәмә биремнәр тәкъдим итү.

24. Укучылар белән имтихан  материалларын өйрәнү.

25. Татар халкының тарихын, матур традицияләрен чагылдырган яңа китапларны уку, файдалану.

IV. Кабинетта эш.

  1. Индивидуаль-дифференциаль карточкалар эшләүне дәвам итү.
  2. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.
  3. Яңа китапларны презентацияләү.
  4. Сәләтле укучылар белән эшләүне дәвам итү.
  5. Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү.
  6. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.
  7.  БРТматериалларын туплау, укучыларны әзерләү.
  8. Кабинет китапханәсен  яшь язучылар әсәрләре белән баету.
  9. Методик тәэмин ителешкә игътибарны көчәйтү.
  10. Республика олимпиадасы призёрлары әзерләү.
  11. Район күләмендәге конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.
  12. Габдулла Тукайның 133 еллыгына әзерләнү һәм үткәрү..

V. Педагогик тәҗрибә уртаклашу

  1. Методик киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашу: “Укучыларның белем сыйфаты белән идарә итү юллары”, “Укучыларның белемнәрен тикшерүнең актуаль формалары”,  “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда бердәм таләпләр”.
  2. Педагогик киңәшмәдә чыгышлар ясау.
  3. Районкүләм һәм республикакүләм семинарларда даими катнашу.
  4. Район һәм республикада оештырылган конференцияләрдә катнашу, чыгышлар ясау.

VI. Практик чыгышлар.

     1. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.

     2. “Туган тел” көнен  үткәрү.

  1. Дәрестән тыш чаралар үткәрүне дәвам итү.
  2. “Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.
  3. Яңа басылган китапларны презентацияләү.
  4. Татар теленнән һәм әдәбияттан  ачык дәресләр күрсәтү.
  5. Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.
  6. Үз эшеңә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.

VII. Компьютер технологиясен өйрәнү һәм камилләштерү

  1. Интерактив такта белән эшләргә өйрәнү.
  2. Интернеттан рациональ файдалану алымнарын өйрәнү.
  3. Эксельдә программасын белән  эшләүне камилләштерү.
  4. Татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләр белән эшне киңәйтү.
  5. Интернет-тестирование, интернет-конкурсларда катнашу.

VIII. Халык педагогикасы буенча эш

алымнарын камилләштерү

  1. Дәресләрдә халык педагогикасы чараларын файдалану.
  2. Халык педагогикасы чараларын кулланып, дәрестән тыш мероприятиеләр үткәрү.
  3. Халык педагоглары Каюм Насыйри, Риза Фәхреддин хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.
  4. Укучыларны халык педагогикасы нигезендә тәрбияләү.

Эш планы

Эшчәнлек

Әдәбият

Үтәлү

вакыты

Үтәлеше

Һөнәри юнәлеш

1

“Федераль дәүләт төп  белем бирү стандарты.Предметара универсаль укыту нәтиҗәләре” теоретик материал өйрәнү.

Методик әдәбият. Интернет.

Вакытлы матбугат

Ел барышында

2

Яңа педагогик технологияләр белән танышу. Эштә куллану.

Методик

әдәбият. Интернет.

Ел барышында

3

Эш программалары төзү. 

Стандарт

Дәреслекләр

Методик ярдәмлекләр.

Ел барышында

4

Фән газета- журналлары белән танышып бару. “Гаилә һәм мәктәп”, “Минзәлә” газеталарын даими уку. “Казан утлары”,  “Мәйдан” журналына язылу.

Ел барышында

Педагогик юнәлеш

1

Психология һәм педагогика фәннәре буенча белемнәрне камилләштерү.

Фәнни әдәбият

Интернет.

Ел

барышында

.

2

Вакытлы матбугат материаллары белән танышып бару.

Методик юнәлеш

1

Укыту-тәрбия эшчәнлегендә яңа алымнар һәм формалар белән танышу, өйрәнү.

Дәресләр тыңлау,

семинарларда

катнашу.

Ел

барышында

2

Инновацион технологияләрнеөйрәнү

3

Мәктәпнең берләшмә утырышларында катнашу.

Сентябрь

Октябрь

Ноябрь

Январь

Март

4

Сәләтле балаларны барлау, төрле бәйгеләрдә катнашырга ярдәм итү.

5

Сыйфат һәм өлгереш буенча мониторинг алып бару, нәтиҗәләр ясау. Нәтиҗәләр буенча эшне оештыру.

6

Эзләнү- тикшеренү эшләре алып бару. Шәһәр,республика, Россия  күләмендә узган конференция, семинарларда катнашу

Ел

барышында

7

“ФГОС шартларында укыту эшчәнлеген оештыру” темасына карата материаллар белән танышу, өйрәнү.

Методик семинарлар

интернет материаллары

8

2018-2019 нчы уку елына эш программаларын раслату

ШМО

сентябрь

9

Педсоветларда катнашу, тәҗрибә уртаклашу, чыгышлар ясау.

Чирек саен

Сентябрь

Ноябрь

Январь

Март

Май

10

Сәләтле укучыларны барлау. Сәләтләрен үстерүгә ярдәм итү. Иҗади бәйгеләрдә катнашу.

Мәктәп, шәһәр,

республика һ.б.

Ел

барышында

11

Методик ярдәмлекләр, укыту-методик комплектлар (УМК) булдыру.

Интернет

Фәнни әдәбият

Ел

барышында

12

Педагогик осталык конкурсларында катнашу.Район, республика Һ.б.

Интернет

Нигезләмәләр буенча

Ел

барышында

Информацион-компьютертехнологиясе.

1

ИКТ  технологиясен өйрәнү, укыту процессында куллану.

Интернет.

Тәҗрибә

уртаклашу

максатыннан

дәрес тыңлау

Семинарларга катнашу, анализлаурда үз фикереңне әйтү.

Ел

барышында

2

Инновацион технологияләрне өйрәнү, куллану.

3

Материаллар туплау  (интернет аша).Укыту процессында куллану.

Интернет

Ел

барышында

Сәламәтлекне   саклау.

1

Укыту-тәрбия бирү процессында сәламәтлекне саклау технологияләре.

Методик

әдәбият.

Ел

барышында

2

Сәламәт яшәү рәвеше алып бару.

Ел барышында, даими

3

Дәрес вакытларында физкультминутларны максатчан үткәрү. Күз гимнастикалары үткәрү.

Фәнни белешмәләр



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План самообразования по физической культуре: Тема самообразования «Формирование всесторонне развитой личности в учебно-воспитательном процессе».

ПЛАН САМООБРАЗОВАНИЯучителя физической культурыМальцевой Валентины Николаевны.    Тема самообразования  «Формирование всесторонне развитой личности в учебно-воспитательном про...

План работы учебного кабинета и план самообразования

В план работы учебного кабинета входит: оборудование кабинета (средства обучения, методическое обеспечение, экзаменнационный материал и проверочные работы, библиотека кабинета), план работы кабинета (...

Үзүсеш планы - план самообразования

Укытучының үзүсеш планы киләсе 5 елга (2018 - 2023 еллар) исәпләнеп төзелә. Әлеге план буенча укытучы үз белемен күтәрү өстендә оештырылган чараларны планлаштыра...

План самообразования (Үзбелемеңне күтәрү планы)

2015-2016 нчы елда югары категориягә аттестация үтүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльманов Дамир Шәрифҗан улының үзбелемен күтәрү планы....

План самообразования (образец) и ИНФОРМАЦИОННАЯ КАРТА к плану самообразования (образец)

Индивидуальная образовательная программа повышения квалификации...

Программа самообразования / План самообразования

Методическая тема: «Современные информационные технологии обучения в работе учителя – залог успешного прехода на ФГОС» Задачи:1.Активизировать работу по выявлению и обощению, ра...

Программа самообразования / План самообразования

Повышение качества образования и воспитания на основе инновационных образовательных технологий, реализующих стандарты нового поколенияСовременные инновационные  технологии обучения в работе учите...