ЭССЕ
статья по теме

Гафарова Алсу Радиковна

Укытучы – баланың остазы да, киңәш бирүчесе дә, өлкән дусты да... Тормыштагы авыр вакыйгалардан яклаучысы да, җил – яңгырдан саклаучысы да.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse.min-ukytuchy.doc32.5 КБ

Предварительный просмотр:

Мин-укытучы.

(Эссе)

Укытучы!

Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән,

Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.

Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел,

Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер  өчен,

Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.

             Укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Юк, гади сүз түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.

            Һәрбер кеше бу җиһанда укытучы була ала микән? Минемчә, юктыр. Чөнки әлеге бөек һөнәргә иң-иңнәре, киң холыклы, белемле, ә иң мөһиме, бала җанлы һәм киң күңелле кешеләр генә лаектыр.

           Бүгенге көн укытучысы белем чыганагы гына булып калмыйча, галим дә, күпләр өчен идеал, үрнәк тә булырга тиеш. Минем өчен шундый мөгаллим булып, башлангыч сыйныфлар укытучысы – Абдуллина  Гөлчәчәк Шәйдулла кызы торды. Ул бик төгәл, таләпчән, мәрхәмәтле иде. Мин дә аңа охшарга тырышып кече яшьтән үк курчакларым белән “Укытучы”лы уйный идем. Минем укытучы булу теләгем мәктәпне тәмамланганчы сүрелмәде һәм сүнмәде. Хәзер инде үзем укытучы. Әйе, мин бәхетле. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмимен. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул!

         Һәр бала үзе кечкенә дөнья бит. Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле. Моны һәрвакыт игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын кулланам: кызыклы биремнәр, иҗади өй эшләре бирәм. Без балаларга нинди белем һәм тәрбия бирәбез, киләчәгебез дә шундый булачак. Заман укытучысы һәрдаим үз өстендә эшләргә, белемен арттырырга, заман белән бер сафта атларга, гел эзләнеп  яшәргә тиеш. Риза Фәхретдин әйткәнчә: “Әгәр син һәрбер укучыга олы шәхес итеп карасаң, аның нәтиҗәсе дә, әлбәттә инде, яхшы булачак...”  Бары тик үз һөнәреңне  яратсаң гына, эшеңә бар көчеңне биреп эшләсәң генә син чын укытучы булачаксың.

        Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда. Укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Йомгаклап  шуны  әйтәсем килә: әгәр дә укытучы дәресне  укучы  кызыксынырлык  итеп оештырса, ул, һичшиксез,эшендә уңышка ирешәчәк. Укытучы – баланың остазы да, киңәш бирүчесе дә, өлкән дусты да... Тормыштагы авыр вакыйгалардан яклаучысы да, җил – яңгырдан саклаучысы да.

        Һәркөн иртән торып, якты хыялларым белән укучыларым янына ашыгам. Киләчәктә укучыларыма маяк булып, аларга остаз һәм киңәшче булсам, мин бик бәхетле укытучы булыр идем.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Структура эссе. Алгоритм написания эссе.

Структура эссе . Алгоритм написания эссе....

Критерии оценивания эссе. Примеры эссе и их анализ .

Критерии оценивания эссе . Примеры эссе и их анализ....

Эссе. Темы эссе

В помощь сдающим ЕГЭ по английскому языку...

Формирование навыков написания эссе с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения)

Статья описывает правила и принципы написания эссе по английскому языку с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения), а также типичные ошибки при написании эссе такого типа....

Учебно-методическая разработка "Эссе-мнение: как написать эссе за 50 минут"

УМР учитывает принцип визуализации при подаче материала. Может быть использован как раздаточный материал на вводном уроке по написанию эссе-мнения. (Разработка выполнена для получения зачета на курсах...

Учимся писать эссе: Эссе моих учеников на различные темы на немецком языке

Написание эссе - одно из сложнейших заданий ЕГЭ по ИЯ. Научить писать эссе - нелёгкая задача для любого учителя. Начинать писать эссе стоит уже с 7 класса. Данная публикация содержит оригинальные и не...