Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса (Татарская группа)
рабочая программа (6 класс) на тему

Яруллина Гульшат Минасхатовна

6 нчы  сыйныфта, 5 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлаганнан соң, морфология турында гомуми мәгълүмат бирелә. Сүз төркемнәре турында төшенчә бирелә , аларның лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик-синтаксик билгеләре турында төшенчә бирелә,  җентекләп өйрәнелә.

Өйрәнелә торган темаларны балаларга җиткергәндә, рус мохитендә тәрбияләнүче татар баласы өчен авыр тоелган материалларны рус теле белән чагыштырып аңлату да урынлы була.

 Рус мәктәбендә укучы татар балаларын бәйләнешле сөйләмгә өйрәтү дәвамлы һәм мөһим бурычлардан санала. Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре укучыларны дөрес, матур, үтемле һәм аңлаешлы итеп сөйләргә, язарга, язганны укып аңларга һәм аңлата белергә, теге яки бу мәсьәләгә карата үз фикереңне белдерергә, иҗади эшләр белән шөгыльләнергә өйрәтү максатларын куя.

Скачать:


Предварительный просмотр:

C:\Users\USER\Desktop\1210.jpeg

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге  документларга нигезләнеп төзелде:

  1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (№ 273-ФЗ от 29.12.2012);
  2. Россия Федерациясенең федераль  дәүләт белем бирү стандарты.

3. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы;

4. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләртурында ” Татарстан Республикасы Законы (2013 ел, 12 гыйнвар);

 5.“2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы” (2013 ел, 25октябрь);

  1. Ч.М.Харисова, К.С. Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина, “Рус телендә урта (тулы)  гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”   (татар балалары өчен): 5-11 нче сыйныфлар. -  Казан: Мәгариф,  2011;
  2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән рус телендә төпгомуми белем бирү  мәкт. 6 нчы с-фы өчен дәреслек (татар балалары өчен – Татар теле: / Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина.    – Казан : Мәгариф , 2015.
  3. Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының  “Аксубай  2 нче урта гомуми белем мәктәбе”муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең   2015-2016 нчы уку елына укыту планы.
  4. 2015/2016 нчы  уку елында белем бирү процессында куллануга тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән)дәреслекләрнең региональ исемлеге.

Укыту предметына гомуми характеристика

6 нчы  сыйныфта, 5 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлаганнан соң, морфология турында гомуми мәгълүмат бирелә. Сүз төркемнәре турында төшенчә бирелә , аларның лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик-синтаксик билгеләре турында төшенчә бирелә,  җентекләп өйрәнелә.

Өйрәнелә торган темаларны балаларга җиткергәндә, рус мохитендә тәрбияләнүче татар баласы өчен авыр тоелган материалларны рус теле белән чагыштырып аңлату да урынлы була.

 Рус мәктәбендә укучы татар балаларын бәйләнешле сөйләмгә өйрәтү дәвамлы һәм мөһим бурычлардан санала. Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре укучыларны дөрес, матур, үтемле һәм аңлаешлы итеп сөйләргә, язарга, язганны укып аңларга һәм аңлата белергә, теге яки бу мәсьәләгә карата үз фикереңне белдерергә, иҗади эшләр белән шөгыльләнергә өйрәтү максатларын куя.

 Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның төп бурычларыннан түбәндәгеләрне санап китәргә була:

1) татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, телеңә хөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү;

2)татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү;

3)сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру, туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү;

4)телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү;

5) туган тел аша өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау;

6)татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру;

7) укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту;

8) тәрбияви бурычлар:   ана телен өйрәнү теләген укучының эчке ихтыяҗына әверелдерү. Бу уңайдан дидактик материалларны алдануйлапсайлау,сөйләм эшчәнлегенә караган төрле эчтәлектәге биремнәр нигезендә  дәрескә карата кызыксынуны көчәйтү; тәрбияви бурычны күз уңында тотып,  изложение һәм сочинениеләр  яздыру;

            9)  укучыларның логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү;

           10) дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

6 нчы сыйныфта исә татр телен өйрәнүнең максатлары түбәндәге:

        - өйрәнелгән сүз төркемнәрен һәм аларның үзенчәлекле грамматик билгеләрен аера белү, сүз төркемнәрен морфологик яктан тикшерү;

        - теоретик материалларга туры килгән орфограммаларны табу, сүзләрнең дөрес әйтелешен һәм язылышын үзләштерү; телдән һәм язма сөйләмдә ярдәмче фигыльләрне һәм синонимнарны файдалана белү; төрле сүз төркемнәренә кергән сүзләрне дөрес басым белән әйтә белү; тексттагы саннарны дөрес язу;

        - бирелгән темага катлаулы план төзеп, аның буенча сочинение язу өчен, материал туплау һәм тәртипкә китерү;

        - сыйфатлама, хикәяләү һәм хөкем йөртү кебек сөйләм төрләренә туры китереп, сочинение язу, монологик һәм диалогик сөйләм формаларын үстерү;

       - табигатьне саклау турында газетага  мәкалә язу;

       - изложение яки сочинениеләрне тулыландыру, төзәтү;

       - төрле сүз төркемнәре кергән җөмләләрне татарчадан русчага һәм русчадан татарчага тәрҗемә итә белү;

- эш кәгазьләреннән хат  яза белү.

Әлеге максат һәм бурычларны тормышка ашыру өчен:

Сүз төркемнәренең лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик-синтаксик билгеләре турында  кузаллау, морфологик анализ ясый белү,  дәреслек белән мөстәкыйль эш, үз-үзеңә контроль ясауның төрле формаларын үзләштерү, мөстәкыйль белем алу, сүзлекләрдән файдалана белү, белешмәәдәбият белән системалы эшләү, кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйләү, сорауны формалаштыру һәм тулы җавап бирү,  эш кәгазьләре язу алымнары куллану планлаштырыла.

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  • ана теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;
  • телдән һәм язма сөйләм, диалог, монолог, аралашу ситуацияләрендә тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;
  • тыңлап аңлау һәм уку буенча телдән һәм язма рәвештә (радио, телеведениедән һ.б.) хәбәр ителгән мәгълүматны аңлау;
  • сөйләү һәм язуда татар әдәби теленең төп нормаларын (орфоэпик, лексик, орфоэпик, орфографик)саклау һәм сөйләм әхлагы нормаларын үтәү;
  • татар теленең фонетик, лексик системаларын үзләштерү;
  • сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерә белү;
  • ана теленең грамматик категорияләрен белү;
  • сүзләрдәге хаталарны төзәтү;
  • төрле сүзлекләрдән һәм белешмә характерындагы китаплардан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан урынлы файдалану;
  • текстның эчтәлеген телдән яки язмача төгәл итеп, сайлап яки кыскача, гади  җөмләләр кулланып сөйли белү;
  • бирелгән темага, куелган максатка ярашлы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, сурәтләү яки хикәяләү характерындагы текстларны телдән яки язмача әзерләү;
  • сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирү;
  • төрмыш-көнкүреш, уку, иҗтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булу
  • текстның планын төзү яки аның эчтәлеген конспект формасында язу;
  • тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү;
  • ана теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;

татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне ана теленең кеше һәм җәмгыять тормышында алып торган урынын аңлап куллана һәм бәяли белергә өйрәнү, татар теленең Татарстан Республикасында дәүләт теле буларак өйрәнелүен, аның иҗтимагый әһәмиятенең артуын аңлау.

Уку предметының урыны.

Эш  программасы  тел  белеме  тармаклары  арасында   коммуникативлык принцибы, шәхси индивидуальләштерү принцибы, телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы, системалылык  һәм  эзлеклелек,  фәннилек,  аңлаешлылык  принципларын  истә  тотып төзелде.  

Татарстан Республикасы Аксубай  муниципаль районының “Аксубай  2 нче урта гомуми белем  мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең  2015-2016 нче уку елына укыту планы буенча 6 нчы сыйныфта (татар төркеме) уку елы дәвамында 140 дәрес үткәрү планлаштырыла.  

Төп темалар

Сәг.

Белем һәм күнекмәләр

1

5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

9

Тел белеменеңфонетика, графика һәм орфография, лексика һәм лексикография, сүз төзелеше, сүз ясалышыбүлекләренкабатлау. Әдәби тел нормалары нигезендә дөрес сөйләү  күнекмәләре.

2

Морфология турында гомуми мәгълүмат.

1

Сүз төркемнәре турында төшенчә бирү

3

Исем

18

Лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик-синтаксик билгеләре турында төшенчә бирү. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр, ясалышы, берлек һәм күплек сан формалары, килеш һәм тартым белән төрләнеше, морфологик анализ.

4

Сыйфат

16

Лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик-синтаксик билгеләре турында төшенчә бирү. Асыл һәм нисби сыйфатлар, сыйфатланмыш турында төшенчә, сыйфатның исемләшүе, ясалышы, дәрәҗәләре, морфологик анализ.

5

Сан

17

Лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик-синтаксик билгеләре турында төшенчә бирү. Саналмышның кулланылу үзенчәлекләре. Ясалышы, төркемчәләре, язылышы, морфологик анализ.

6

Рәвеш

20

Лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик-синтаксик үзенчәлекләре, мәгънә төркемчәләре, язылышы, морфологик анализ.

7

Алмашлык

18

Гомуми мәгълүмат, мәгънә төркемчәләре, язылышы, морфологик анализ.        

8

Бәйләнешле с.ү.

41

Сөйләм этикеты формаларыннан оста файдалану күнекмәләре

Барлыгы

140

Татар теленнән  практик эшләр

Эш төре

Сәгать саны

1

Контроль эш (диктант, сочинение, изложение)

5(2/1/2)

2

Диктант (грамматик биремле диктантлар, сүзлек диктантлары, иҗади диктантлар, хәтер диктанты)

6

4

Бәйләнешле сөйләм үстерү:

-сочинение

-изложение

-тәрҗемә итү(сүзлекләр куллану)

-диалогик , монологик сөйләм

-мәкалә язу (табигатьне саклау турында)

-хат язу (әти-әниеңә яки туганнарыңа рәхмәт хаты)

-хаталар өстендә эш

-хикәя язу

5

5

2

2

1

1

9

3

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

Шәхси нәтиҗәләр.

  • туган республикага, туган илгә, халкына, ил тарихына карата гражданлык нигезләре, үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру;
  • татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау, татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;
  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;
  • табигать, халык, культура, дин төрлелеген берләштергән дөньяга социаль караш формалаштыру;
  • башка халыкларның культурасына, тарихына хөрмәтле караш, башкалар фикеренә карата түземлелек формалаштыру;
  • укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү, укуга карата кызыксыну уяту, укуның шәхсән мәгънәсен аңлауны формалаштыру;
  • әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үз эшләгән эшләре өчен шәхси җаваплылыгын, мөстәкыйльлеген үстерү;
  • эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру;
  • башкалар хисен аңлау, кайгырта белү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлакый хисләрен үстерү;
  • балаларның дуслары, олылар белән хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, конфликтлы ситуацияләрне булдырмау һәм алардан чыгу юлларын таба белүләрен үстерү;
  • куркынычсыз һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, төрле тормыш ситуацияләренә һәм әдәби әсәрләрдәге геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • иҗади хезмәткә, эшнең нәтиҗәсенә мотивация булдыру, материаль һәм рухи байлыкларга сак караш формалаштыру.

                          Татар теленә өйрәтүнең предметара нәтиҗәләре:

  • гомуми уку күнекмәләрен һәм үз эшчәнлегеңне оештыра алу сәләтен формалаштыру;
  • үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү күнекмәләре булдыру;
  • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан мөстәкыйль файдалана алу;
  • мөстәкыйль рәвештә белем ала белү.         

Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:

  • татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;
  • телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;
  • татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу, алардан  сөйләмдә урынлы  файдалана белү.

                             Универсаль уку гамәлләре.

   Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

  • Үз илең, халкың һәм тарихың белән горурлану хисләре формалаштыру, һөнәрләр дөньясы белән танышу, җәмәгать урыннарында, мәктәптә үз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерү, аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалаштыру
  • уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру,;
  • -әдәби мәдәният нигезендә матурлыкны күрә белү һәм эстетик хисләр формалаштыру;

Регулятив универсаль уку гамәлләре

-  максатка ирешүдә үҗәтлек, авырлыкны җиңүгә әзер булу,авырлыкларны чишү ысулларын   эзләүгә ихтыяҗ формалаштыру;

            -     план төзү һәм гамәлләр тәртибен ачыклау;

  • ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү;
  • проблеманы чишүдә берничә вариант табу, аларны кулланып карау;
  • үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү;
  • кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

 Танып-белү универсаль уку гамәлләре

  •         эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару;
  • сызым, схема, таблица, шартлы рәсем, план, күчерү,үзгәртү, төзү;
  • охшашлык һәм аермалыкларны аеру, чагыштыру;
  • бербөтенне өлешләргә бүлү;
  • аерып алынган нигез буенча объектларны тәртипкә салу;
  • нәтиҗә чыгару;
  • охшашлыклар урнаштыру;
  • проблеманы кыска һәм ачык итеп әйтү;
  • проблеманы чишү алымнарын хезмәттәшлектә табу;

   Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

  • укытучы, туганнар, әти-әниләр белән хезмәттәшлекне планлаштыру – катнашучыларның максатларын, вазифаларын үзара аралашу ысулларын билгеләү;
  • дискуссиядә катнашу, сораулар формалаштыру, җитмәгән мәгълүматны башкалардан  сорашып белү;
  • проблеманы ачу, аны тормышка ашыру, үзара килешүгә ирешү;

эшлекле партнерлы аралашу, төркемдә үзара ярдәм итешү; үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау

Программаның эчтәлеге

  1. 5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау:Фонетика. Орфоэпия.Графика hәм орфография. Лексика hәм лексикография.
  2. М о р ф о л о г и я.И с е м  Аның лексик-грамматик мәгънәсе , морфологик-синтаксик билгеләре; ялгызлык, уртаклык исемнәр. Исемнәрнең ясалышы. Исем ясагыч кушымчалар. Ясалма исемнәр. Исемнәрнең ясалыш төрләре.Исемнәрнең берлек hәм күплек сан формалары. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Алынма сүзләрдәге килеш hәм тартым кушымчалары . Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы. Исемнәргә морфологик анализ ясау. Биремле  диктант.С ы й ф а т. Аның лексик-грамматик hәм морфологик-синтаксик билгеләреАсыл hәм нисби сыйфатлар. Б.с.ү. Сочинение. Минем әнием.Сыйфатларның ясалышы. Сыйфат дәрәҗәләре. Төрле дәрәҗәдәге сыйфатларның дөрес язылышы hәм җөмләдә урынлы кулланылышы. Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы. Сыйфатның исемләшүе. Исемләшкән сыйфатларның җөмләдәге функциясе.Сыйфатларга  морфологик анализ ясау. Б.с.ү. Сочинение язу.С а н. Аның лексик-грамматик hәм морфологик синтаксик билгеләре. Сан төркемчәләре.Микъдар саны.Саннарның ясалышы, аларның дөрес язылышы..Микъдар саны. Тәртип саны . Бүлем саны.Җыю саны. Чама саны.Саннарга морфологик анализ  ясау тәртибе. Р ә в е ш. Аның лексик-грамматик мәгънәсе hәм морфологик-синтаксик  үзенчәлекләре.

Рәвешләрнең ясалышы.Рәвеш дәрәҗәләре.Рәвешләрнең мәгънә төркемчәләре.Рәвешләрнең текст эчтлеге баетудагы роле. Рәвешләрнең җөмләдә кулланылышыРәвешләрнең текст эчтлеге баетудагы роле. Рәвешләргә морфологик анализ ясау.Алмашлык турында гомуми мәгълүмат.Алмашлык төркемчәләре.Алмашлыкларның сөйләмдә дөрес кулланылышы.Алмашлыкларга  морфологик анализ ясау.Алмашлыкларның сөйләмдәге роле.Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау.

Укыту-методик комплект

Дәреслек: Максимов Н.В.. Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 6 нчы с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен) / Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина –

Казан : Мәгариф, 2015.

Ч.М.Харисова, К.С. Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина, “Рус телендә урта(тулы)  гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”   (татар балалары өчен): 5-11 нче сыйныфлар. -  Казан: Мәгариф,  2011;

Өстәмә әдәбият

1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф.Урта мәктәп һәм гимназияләрдә  татар телен укыту методикасы, К.: Раннур н-ты, 2000 ел.

2. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев  М.З. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен д-лек. – Казан : Мәгариф, 2002.

3. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.

4.Шакирҗанова Ә.Б. Татар теле орфографиясенең кыен очраклары һәм укучыларның грамоталылыгын күтәрү юллары. Методик кулланма. – Казан : РИЦ “Школа”, 2009.

5. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005 (Таткнигафонд. Электрон китапханә системасы. Татар телендә китаплар)

6. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007.

7.  Харисова Ч.М. Татар теле. Анализ үрнәкләре: Югары сыйныф укучылары, абитуриентлар, студентлар, укытучылар өчен ярдәмлек. – Казан: Мәгариф, 2009.

8. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. – Казан: Мәгариф, 2003.

9. Татар телендә тыныш билгеләре.

10.   “Мәгариф”  журналы, “Сабантуй” газетасы.

11.  Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда.

12. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда. – Татар.кит.нәшр., 1990.

13. Татар теленең орфографик-орфоэпик  сүзлеге. Төзүчесе: филология фәннәре докторы Хәлим Сәлимов . Казан:2004

14. Татарча-русча сүзлек. Ике томда. – Казан: Мәгариф, 2007.

15. Синонимнар сүзлеге. – “Хәтер” нәшрияты, Казан, 1999.

16. Хәбибуллина З.Н. Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 нче с-флары өчен: - Казан: Мәгариф, 2006.  

17.  Татар теленнән бердәм республика имтиханына әзерләнәбез. Татар мәктәпләре һәм рус мәктәпләренең  татар сыйныфлары өчен кулланма – Казан: РИЦ “Школа”, 2008

 18. “Татар теле. 5-11” интерактив дәреслеге (“Белем.ру” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2009).

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК   ПЛАН

Темаларның исеме

Сәг. саны

Уку эшчәнлегенә характеристика һәм уку эшчәнлегенең төрләре

План буенча үткәрү вакыты

Фактик үтәрү вакыты

5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

1

Фонетика. Орфоэпия.

1

Гомуми уку күнекмәләрен һәм үз эшчәнлегеңне оештыра алу сәләтен формалаштыру

     3. 09

2

Фонетика.Орфоэпия. Фонетик анализ.

1

Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау.

4.09

3

Графика hәм орфография

1

Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау.

5.09

4

Лексика hәм лексикография

1

Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау.

7.09

5

Сүз төзелеше hәм ясалышы

1

Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау.

10.09

6

Белем hәм күнекмәләрне камилләштерү

1

Проблеманы чишүдә берничә вариант табу, аларны кулланып карау

11.09

7

Белем hәм күнекмәләрне камилләштерү,  диктантка хәзерлек

1

Дәреслек белән эш итә белү

12.09

8

Белем hәм күнекмәләрне тикшерү. Сынама диктант.

1

Алган белемнәрне куллана белү.

14. 09

9

Хаталар өстендә эш.

1

Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау.

17.09

М о р ф о л о г и я

10

М о р ф о л о г и я     б у е н ч а    г о м у м и     м ә  г ъ л үм а т

1

Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау.

18 .09

11

И с е м  Аның лексик-грамматик мәгънәсе , морфологик-синтаксик билгеләре; ялгызлык, уртаклык исемнәр

1

Өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан мөстәкыйль файдалана алу

 19 .09

12

БСҮ Излоҗение язуга әзерлек

1

Коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү.

21. 09

13

БСҮИзлоҗение язу.

1

Коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү.

24. 09

14

Исемнәрнең ясалышы. Исем ясагыч кушымчалар. Ясалма исемнәр

1

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү.

25.09

15

Исемнәрнең ясалыш төрләре.

1

Охшашлык һәм аермалыкларны аеру, чагыштыру

26. 09

16

Исемнәрнең ясалыш төрләре. Кушма исемнәр.

1

Охшашлык һәм аермалыкларны аеру, чагыштыру

28. 09

17

Исемнәрнең берлек hәм күплек сан формалары

1

Охшашлык һәм аермалыкларны аеру, чагыштыру

1.10

18

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Дәреслек белән эш итә белү

2. 10

19

Б.с.ү.  Юл йөрү кагыйдәләре (диалог төзү)

1

Коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү.

3.10

20

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

1

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү.

5.10

21

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Төп һәм ярдәмче билгеләрне аеру, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү

8.10

22

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен ныгыту

1

Төп һәм ярдәмче билгеләрне аеру, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү

9.10

23

Алынма сүзләрдәге килеш hәм тартым кушымчалары

1

Төп һәм ярдәмче билгеләрне аеру, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү

10.10

24

Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы

1

Телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү

12. 10

25

Исемнәрнең җөмләдә кулланылышын ныгыту

1

Төп һәм ярдәмче билгеләрне аеру, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү

15.10

26

Исемнәргә морфологик анализ ясау.

1

Алган белемнәрне куллана белү.

16.10

27

Исемнәргә морфологик анализ ясау тәртибен ныгыту

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү.

17.10

28

Биремле  диктант.

1

Алган белемнәрне куллана белү.

19.10

29

Хаталарны төзәтү. Белем, күнекмәләрне камилләштерү

1

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү.

22.10

30

“Исем” темасын ныгыту. Исемнәргә морфологик анализ ясау.

1

Дәреслек белән эш итә белү

23.10

31

Исемнәргә морфологик анализ ясау.

1

Алган белемнәрне куллана белү.

24.10

32

Кабатлау. Тест

1

Алган белемнәрне куллана белү.

26.10

33

С ы й ф а т. Аның лексик-грамматик hәм морфологик-синтаксик билгеләре

1

Телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү

29.10

34

Б.с.ү. Сочинение. Минем әнием.

1

Коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү.

30.10

35

Асыл hәм нисби сыйфатлар

1

Төп һәм ярдәмче билгеләрне аеру, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү

31.10

36

Асыл һәм нисби сыйфатларның җөмләдә кулланылышы

1

Охшашлык һәм аермалыкларны аеру, чагыштыру

9.11

37

Б.с.ү.Изложение язу.

1

Коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү.

12.11

38

Хаталарны төзәтү.Белем, күнекмәләрне камилләштерү

1

Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

13.11

39

Сыйфатларның ясалышы

1

Охшашлык һәм аермалыкларны аеру, чагыштыру

14.11

40

Сыйфатларның ясалышы   ныгыту

1

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү.

16.11

41

Б.с.ү. Иҗади диктант.Туган ягым табигате

1

Алган белемнәрне куллана белү.

19.11

42

Сыйфат дәрәҗәләре.

1

Охшашлык һәм аермалыкларны аеру, чагыштыру

20.11

43

Сыйфат дәрәҗәләре. Төрле дәрәҗәдәге сыйфатларның дөрес язылышы hәм җөмләдә урынлы кулланылышы

1

Охшашлык һәм аермалыкларны аеру, чагыштыру

21.11

44

Төрле дәрәҗәдәге сыйфатларның дөрес язылышы hәм җөмләдә урынлы кулланылышы

1

Парларда эшли белү.

23. 11

45

Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы

1

Алган белемнәрне куллана белү.

26.11

46

Сыйфатларның җөмләдә кулланылышын кабатлау

1

Алган белемнәрне куллана белү.

27.11

47

Изложениегә әзерлек .  

1

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү.

28.11

48

Б.с.ү. Контрольизложение язу.  

1

Коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү.

3.12

49

Сыйфатның исемләшүе. Исемләшкән сыйфатларның җөмләдәге функциясе

1

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү.

4.12

50

“Сыйфат” темасын ныгыту. Сыйфатларга морфологик анализ ясау

1

Алган белемнәрне куллана белү.

5.12

51

Кабатлау. Сыйфатның төп билгеләре.

1

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

7.12

52

Сыйфатларга  морфологик анализ ясау

1

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү.

10.12

53

Сыйфатларга  морфологик анализ ясау тәртибен ныгыту

1

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү.

11.12

54

Б.с.ү.“Туган ягым кышы” темасына сөйләшү

1

Коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү.

12.12

55

Б.с.ү. Сочинение язу.

1

Коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү.

14.12

56

Белемнәрегезне тикшерегез. Тест

1

Алган белемнәрне куллана белү.

17.12

57

Контроль диктант

1

Алган белемнәрне куллана белү.

18.12

58

Хаталарны төзәтү, тәрҗемә күнегүләре, сүз төркемнәрен кабатлау.

1

Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

19.12

59

С а н. Аның лексик-грамматик hәм морфологик синтаксик билгеләре

1

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү.

21.12

60

Сан төркемчәләре.Микъдар саны

1

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү.

24.12

61

Саннарның ясалышы, аларның дөрес язылышы.

1

Төп һәм ярдәмче билгеләрне аеру, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү

25.12

62

Гарәп һәм рим цифрларының язылышы

1

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү.

26.12

63

Б.с.ү. Сочинение язуга хәзерлек.

1

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

11.01

64

Б.с.ү.Сочинение язу. Каникуллар тәмам.

1

Алган белемнәрне куллана белү.

14.01

65

Микъдар саны

1

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

15.01

66

Тәртип саны

1

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

16.01

67

Бүлем саны

1

Парларда эшли белү.

18..01

68

Чама саны

1

Парларда эшли белү.

21.01

69

Чама санын җөмләдә куллану

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

22.01

70

Җыю саны

1

Төп һәм ярдәмче билгеләрне аеру, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү

23.01

71

Җыю санын җөмләдә куллану

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү.

25.01

72

Саннарның җөмләдә кулланылышы

1

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү.

28.01

73

Б.с.ү. Тәрҗемә күнегүләре

1

Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү

29.01

74

Саннарга морфологик анализ  

1

Алган белемнәрне куллана белү.

30.01

75

Саннарга морфологик анализ  ясау тәртибен ныгыту

1

Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү

1.02

76

Саннарны кабатлау

1

Парларда эшли белү.

4.02

77

Саннарны кабатлау. Диктантка әзерлек.

1

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү.

5.02

78

Грамматик биремле диктант

1

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

6.02

79

Хаталар өстендә эш

1

Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

8.02

80

Белемнәрегезне тишерегез. Тест

1

Билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү

11.02

81

Р ә в е ш. Аның лексик-грамматик мәгънәсе hәм морфологик-синтаксик  үзенчәлекләре

1

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү.

12.02

82

Рәвешләрнең ясалышы

1

Парларда эшли белү.

13.02

83

Парлы рәвешләр.

1

Төп һәм ярдәмче билгеләрне аеру, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү

15.02

84

Тезмә рәвешләр

1

Төп һәм ярдәмче билгеләрне аеру, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү

18.02

85

Б.с.ү. Сочинение язуга хәзерлек.

1

Коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү.

19.02

86

Б.с.ү.“Минем әбием” темасына сочиненеие язу

1

Алган белемнәрне куллана белү.

20.02

87

Рәвеш дәрәҗәләре.

1

Төп һәм ярдәмче билгеләрне аеру, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү

22.02

88

Рәвешләрнең мәгънә төркемчәләре.

1

Төп һәм ярдәмче билгеләрне аеру, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү

25.02

89

Билге һәм хәл рәвешләре.

1

Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау.

26.02

90

Билге һәм хәл рәвешләрен сөйләмдә куллану

Төп һәм ярдәмче билгеләрне аеру, анализлау, объектларны чагыштыру,классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

27.02

91

Охшату-чагыштыру рәвешләре.

             1

Төп һәм ярдәмче билгеләрне аеру, анализлау, объектларны чагыштыру,классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

29.02

92

Охшату-чагыштыру рәвешләрен сөйләмдә куллану

              1

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү.

3.03

93

Күләм-чама рәвешләре.

1

Төркемнәрдә эшли белү.

4.03

94

Б.с.ү. изложение язуга хәзерлек.

1

Коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү.

5.03

95

Б.с.ү. Контрольизложение язу.

1

Алган белемнәрне куллана белү.

7. 03

96

Вакыт һәм урын рәвешләре

1

Төркемнәрдә эшли белү.

10.03

97

Сәбәп-максат рәвешләре

1

Төркемнәрдә эшли белү.

11.03

98

Рәвешләрнең җөмләдә кулланылышы

1

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

12.03

99

Рәвешләргә морфологик анализ

1

Алган белемнәрне куллана белү.

14.03

100

Рәвешләрне кабатлау. Ясалышы, төркемчәләре.

1

Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

17.03

101

Б.с.ү.Хат язу

1

Алган белемнәрне куллана белү.

18.03

102

Кабатлау. Рәвешләрнең җөмләдәге роле.

1

Төркемнәрдә эшли белү.

19.03

103

Грамматик биремле диктант.

1

Алган белемнәрне куллана белү.

31.03

104

Рәвешләрнең текст эчтлеге баетудагы роле

1

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

1.04

105

Хаталарны төзәтү. Белем, күнекмәләрне камилләштерү

1

Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

2.04

106

Б.с.ү. Табигатьне саклыйк

1

Коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү.

4.04

107

Рәвешләргә морфологик анализ ясау

              1

Алган белемнәрне куллана белү.

7.04

108

Рәвешләргә морфологик анализ ясау тәртибен ныгыту

              1

Алган белемнәрне куллана белү.

8.04

109

Алмашлык турында гомуми мәгълүмат.

1

Төп һәм ярдәмче билгеләрне аеру, анализлау, объектларны чагыштыру,классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

9.04

110

Алмашлык төркемчәләре

1

Төп һәм ярдәмче билгеләрне аеру, анализлау, объектларны чагыштыру,классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

11.04

111

Б.с.ү. Тәрҗемә күнегүләре

1

Алган белемнәрне куллана белү.

14.04

112

Зат алмашлыклары

1

Төркемнәрдә эшли белү.

15.04

113

Тартым алмашлыклары

1

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

16.04

114

Б.с.ү. Сочинение язуга хәзерлек.

1

Коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү.

18.04

115

Б.с.ү. Сочинение язу.

1

Алган белемнәрне куллана белү.

21.04

116

Күрсәтү алмашлыклары

1

Төп һәм ярдәмче билгеләрне аеру, анализлау, объектларны чагыштыру,классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

22.04

117

Күрсәтү алмашлыклары җөмләдә куллану

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

23.04

118

Сорау алмашлыклары

1

Төркемнәрдә эшли белү.

25.04

119

Сорау алмашлыкларын җөмләдә куллану

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү.

28.04

120

Б.с.ү. Изложение язуга әзерлек.  

1

Коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү.

29..04

121

Изложение язу.

1

Алган белемнәрне куллана белү.

30.04

122

Хаталарны төзәтү. Белем, күнекмәләрне камилләштерү

1

Билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү

2.05

123

Билгеләү алмашлыклары

1

Төркемнәрдә эшли белү.

5.05

124

Билгеләү алмашлыкларын сөйләмдә куллану

1

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү.

6.05

125

Билгесезлек алмашлыклары

1

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

7.05

126

Билгесезлек алмашлыкларын сөйләмдә куллану

1

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

9.05

127

Юклык алмашлыклары

1

Төркемнәрдә эшли белү.

12.05

128

Юклык алмашлыклары сөйләмдә куллану

1

Алган белемнәрне куллана белү.

13.05

129

Алмашлыкларның сөйләмдә дөрес кулланылышы

1

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

14.05

130

Алмашлыкларга  морфологик анализ ясау.  

1

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

16.05

131

Алмашлыкларга  морфологик анализ ясау тәртибен ныгыту

1

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү.

19.05

132

Кабатлау. Алмашлыкларның сөйләмдәге роле.

1

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

20.05

133

Кабатлау Тестлар өстендә эш

1

Билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү

21.05

134

Кабатлау. Диктантка хәзерлек.

1

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү.

23.05

135

 Контроль диктант.

1

Алган белемнәрне куллана белү.

26.05

136

Хаталар өстендә эш.

1

Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

27.05

137

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау. Тестлар өстендә эш.

1

Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

28.05

138

Б.с.ү.Эш кәгазьләре (рәхмәт хаты)

1

Алган белемнәрне куллана белү.

30.05

139

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау.

1

Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

140

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау.Уку елына йомгак

1

Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест по татарскому языку 2 класс татарская группа

Тесты для проверки знаний ,2 класс,татарская группа,1 полугодие...

татарский язык.5 класс тат.группа.сочинение.Алтын коз.

5 сыйныф ,татар теле.    Тема:Инша язарга әзерләнү.Алтын көз.Максат: Көзге табигатьтәге үзгәрешләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү; укычыларны туган җирен шагыйрь күзләре белән кү...

рабочая программа по литературному чтению 10 класс.(Русская группа)

Рабочая программа по литературному чтению.(10 класс .По Хайдаровой Р.З.)...

Рабочая программа по английскому языку (7 класс) на тему: Рабочая программа для 7 класса по ФГОС НОО по английскому языку к УМК под редакцией Биболетовой М.З.

1. Пояснительная запискаОбщая характеристика учебного предмета. Иностранный язык (в том числе английский) входит в общеобразовательную область «Филология». Язык является важнейшим средством общен...

Рабочая программа по русскому языку 5 класс Разумовская, рабочая программа по литературе 5 класс Меркин, рабочая программа по русскому языку 6 класс разумовская

рабочая программа по русскому языку по учебнику Разумовской, Львова. пояснительная записка, календарно-тематическое планирование; рабочая программа по литературе 5 класс автор Меркин. рабочая программ...

Рабочая программа по татарскому языку 1 класс (татарская группа)

I.Аңлатма язуы 1 нче сыйныфның татар төркеме өчен  татар теленнән   эш программасы  түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:...

Рабочая программа по литературному чтению на родном (татарском) языке. 3 класс

3  нче сыйныф өчен туган телдә әдәби укудан эш программасы түбәндәге  документларга нигезләнеп төзелде: 1.МБГБУ “ Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе”нең  башлангыч гому...