Рабочая программа по литературному чтению на родном (татарском) языке. 3 класс
рабочая программа на тему

3  нче сыйныф өчен туган телдә әдәби укудан эш программасы түбәндәге  документларга нигезләнеп төзелде:

1.МБГБУ “ Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе”нең  башлангыч гомуми төп белем программасы.

2.Туган телендә башлангыч гомуми төп белем бирү мәктәпләре өчен (I-IV сыйныфлар өчен)  туган телендә әдәби укудан  үрнәк программа.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3_kl_d.uku_2_dres.docx50.01 КБ

Предварительный просмотр:

                             Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Татарская гимназия имени Р.Ш.Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан

«Рассмотрено»

Руководитель МО

____   /Л.И.Жайляева/

Протокол №

от «    » _________ 2018г.

«Согласовано»

Заместитель директора

по УР МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш.Фардиева»

______/Л.Н.Ямашева /

«     » _____________2018г.

«Утверждаю»

Директор МБОУ «Татарская  гимназия имени Р.Ш.Фардиева»

___________/Л.С.Ахметзянов/

Приказ №

от «     » _____________2018 г.

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА

начального общего образования

по предмету 

«Литературное чтение на родном языке»

3Б класс

на  2018-2019 учебный год

Базовый уровень

 Гатиятуллина Рафися Саетгареевна,

учителя  высшей квалификационной категории

Рассмотрено на заседании педагогического совета

протокол №

от «    » ____________ 2018г.

           

                                                                   г. Заинск

                                                                    2018 год


Аңлатма язуы

3  нче сыйныф өчен туган телдә әдәби укудан эш программасы түбәндәге  документларга нигезләнеп төзелде:

1.МБГБУ “ Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе”нең  башлангыч гомуми төп белем программасы.

2.Туган телендә башлангыч гомуми төп белем бирү мәктәпләре өчен (I-IV сыйныфлар өчен)  туган телендә әдәби укудан  үрнәк программа.

I.Укыту предметын үзләштерүнең шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләре

Шәхескә юнәлтелгән  нәтиҗәләр:

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану;

- дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;

- үз фикереңне әйтә белү;

- иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;

- үз уңышларың-уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү;

             - кече яшьтәге мәктәп баласы үзе  тел берәмлекләрен танып, таныш һәм таныш булмаганнарга бүлә белү;

            - биремнәр системасында ориентлашырга  өйрәнү.

Предмет нәтиҗәләре:

2–3 татар классигының исемен;

2–3 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, язган әсәрләрен һәм аларның эчтәлеген;

үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен;

сүзлекләр белән мөстәкыйль эшләү;

аңлап, йөгерек уку күнекмәләре булдыру;

дәреслектә оста ориентлашу;

әсәрдән өзекләр китереп, аннотацияләр язу;

уку елында өйрәнелгән әдәби әсәрләрнең исемен, авторын, эчтәлеген;

1–2 балалар журналын, аның бүлекләрен;

теге яки бу авторларның китапларын (бирелгән исемлек буенча, чыгыш әзерләү өчен) мөстәкыйль рәвештә китапханәдә сайлый белү, китап элементлары буенча аның эчтәлеген ачыклау;

сайланган әсәрләрне мөстәкыйль уку.                                

  Укучы башкара алырга тиеш:

-шигырьләрне сәнгатьле итеп уку;

-әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләре белән әйтеп бирү;

-тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера белү;

-төрле авторларның 4–5 әсәрен яттан белү;

 -әсәрләрнең геройларына характеристика бирү, чагыштырулар;

-авторның үз героена мөнәсәбәтен билгеләү;

-яраткан әдәби герое турында сөйли белү;

-дәреслектә дөрес ориентлашу, китапның элементларын төгәл билгеләү, авторын, исемен, эчтәлек язылган битен табу, иллюстрацияләр белән эшли белү;

-текстның темасын, төп фикерен табу, текстны мәгънәви кисәкләргә бүлү, текстның планын төзү, тулы һәм кыскача эчтәлекне бирә белүләренә ирешү

-әсәрдәге геройлар турында үз фикерләрен әйтә белүләренә ирешү, геройларның характерын ачыклау, чагыштыру;

сайлап алып, әсәрне яки бер өзекне яттан өйрәнү; ныгыту.

Метапредмет нәтиҗәләре:

Танып белү  универсаль уку гамәлләре:

-үзенә кирәкле информацияне таба белү; анализлый һәм  информацияне бәяли белү;

-логик фикерләү чылбырын төзү;

-тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү;

-мәгълүмат җиткерүче символларны уку;

-тормыш тәҗрибәсен кулланып, ситуациянең моделе буенча текст төзү;

-тәҗрибә куллану аша нәтиҗә чыгару;

-материаль объектлар (фишкалар) кулланып биремнәр үтәү;

-анализ, гомумиләштерү нигезендә нәтиҗә чыгару

Регулятив (көйләгеч)  универсаль уку гамәлләре:

-көч һәм энергия туплау, конфликтларны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү;

-белгәнне һәм белмәгәнне аера белү;

-үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, рәсемнәр ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

-эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү;

-үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү;

-бәяләү нәтиҗәсен шартлы символик формада чагылдыру;

-дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау;

-тормыш тәҗрибәсен куллану;

-үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү;

-укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

-тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү;

-күзаллау, фаразлау;  логик фикер йөртү осталыгы;    

- күршең белән хезмәттәшлек итү;   фикерләү сәләтен үстерү,

- карарлар кабул итү һәм аны -----тормышка ашыру;

- үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;

-җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү;  

-иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү.

II.Укыту темаларының эчтәлеге

Предметның укыту планындагы урыны.

Программа буенча 3нче сыйныфта уку  курсы   атнага 2 сәгать  исәбеннән, 68 сәгатькә  төзелгән.

Тыңлау (аудирование)   

Ишеткән сөйләүне кабул итү (әңгәмәдәшеңнең фикерләрен, төрле текстларны укыганда тыңлый белү). Сөйләм барышында әйтелгән фикерне аңлау, ишеткән әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, вакыйгаларның эзлеклелеген билгеләү, сөйләмдә куелган максатны аңлый алу, дөрес, фәнни яктан танып-белү, әдәби әсәрләрне тыңлаганнан соң сораулар куя белү таләп ителә.

Уку. Кычкырып уку

Иҗекләп укудан әкренләп йөгерек, аңлап, сүзләп укуга күчү.

Уку тизлеген даими рәвештә арттыра бару. Аны текстның мәгънәсен тулы күләмдә аңларлык дәрәҗәгә җиткерү. Укыганда орфоэпик һәм интонацион нормаларны саклау. Җөмләләрне укыганда тыныш билгеләрен интонация белән аера белү. Төрле төрдәге һәм типтагы текстларның мәгънә үзенчәлекләрен аңлау, аларны интонация ярдәмендә бирү.

Эчтән уку

Яшь үзенчәлекләренә туры килгән күләмдәге һәм жанрдагы әсәрләрне эчтән укыганда мәгънәсен аңлап җиткерү. Уку төрләрен билгели белү (өйрәнү, танышу, карап чыгу, сайлап уку). Тексттан тиешле мәгълүматны  таба белү. Фактлар, тасвирлау, өстәмә фикерләр белән тулыландырып уку.  

Төрле стильдәге текстлар белән эш

Төрле стильдәге – әдәби, дәреслек, фәнни-популяр текстлар турында гомуми күзаллау булдыру, аларны чагыштыра белү. Бу төр текстларның максатларын билгеләү. Фольклор текстының үзенчәлекләрен табу. Текстны төрле җөмләләр тезмәсеннән гамәли аеру. Әсәрнең исеменә һәм бизәлешенә карап, эчтәлеге турында белә алу.

Халык авыз иҗаты әсәрләре

Халык авыз иҗаты турында гомуми күзаллау. Авторларының булмавы, телдән сөйләм, гамәли уен характерындагы кече жанр әсәрләре. Бишек җырлары, санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләр. Әйләнмәле һәм чылбыр әкиятләре. Халык авыз иҗатының табышмак, әйләнмәле әкият кебек формаларын гамәли үзләштерү.

Сурәтләнгән вакыйгаларга карата автор фикере (әсәр исеме, геройларга характеристика, автор бәяләмәсе).

Хайваннар турында әкиятләр. Әкиятләр турында гомуми күзаллау. Татар халкының хайваннар турындагы әкиятләрендә төп герой, аның характеры. Россия халыклары әкиятләре. хайваннар турында әкиятләрнең, гасырлар кичеп, хәзерге көнгә кадәр килеп җитүе: бик борынгы әкиятләр, борынгы әкиятләр, әкияти вакыйгалар.

Әкиятләрнең тәрбияви роле. Геройларның характеры, аларның акыл-фигыльләре, һәрвакыт ярдәмчел, киң күңелле булуларына игътибар итү, ишарә ясау. Күчмә сюжетлар.

Тылсымлы әкиятләр. Сюжет куелышы. Тылсымлы дөньядагы предметлар, әкияти төсләр, тылсымлы булышчылар. Борынгы заманнарда дөньяны танып белү (төрле көчләр, кешенең хайванга, үләнгә, табигать күренешләренә әверелүе). Тылсымлы әкиятләрнең төзелеш үзенчәлеге (вакыйгаларның чылбыр рәвешендә үрелеп баруы, кабатлаулар). Тылсымлы әкият геройлары. Тылсым дөньясы, булышчылар, тылсымлы предметлар, тылсымлы саннар (3, 7, 13, 40). Әкият геройларының тылсым дөньясында сәяхәт итүе, сынаулар аша үтүе, явыз көчләрне җиңүе, гаделлекнең тантана итүе. Дөнья халыклары әкиятләре.

Тормыш-көнкүреш әкиятләре. Тормыш-көнкүреш әкиятләренең килеп чыгышы. Тылсымлы әкиятләрдән аермалы яклары. Әкиятләрдә проблемалар, үгет-нәсыйхәт, юмор хисе.

Автор әкиятләре. Автор һәм халык әкиятләрендә сюжет-композиция охшашлыгы, яңа мәгънәви төсмерләр бирү. Татар, рус, дөнья классикасында халык әкиятләре һәм автор әкиятләрендә охшашлык: сихри көчләрне җиңү юллары (халык әкиятләрендә), ярату хисенең көче (автор әсәрләрендә).

Риваять, бәет, мифлар турында гомуми күзаллау булдыру. Риваять, бәет, мифларда кешеләр тормышының чагылышы, табигый көчләрнең кешеләргә ярдәмгә килүе. Кешелек дөньясы һәм тылсымлы дөнья арасындагы бәйләнеш.

Мәкальләр. Мәкальләр – халыкның тормыш тәҗрибәсеннән тупланган акыллы сүзләр. Мәкальләрне төрле ситуацияләрдә урынлы куллана белергә күнектерү. Төрле халыкларның мәкальләре, аларның охшашлыгы. Әкият, мәсәл, хикәянең, иллюстрацияләрнең эчтәлегенә туры килә торган мәкальләрне дөрес сайлау.

Автор әсәрләре

Тылсымлы шигъри әкиятләр (Г. Тукай. «Су анасы», «Шүрәле» һ.б.), аларда халык әкиятләре белән сюжет бәйләнеше, композиция үзенчәлеге. Автор әсәрләрендә һәм халык әкиятләрендәге сюжет кулланылышы (капма-каршы ике дөнья, булышчылыр, тылсымлы төсләр). Автор әкиятләрендә, нәкъ халык әкиятләрендәгечә, вакыйгаларның кабатлануы, чылбыр рәвешендә тезелүе, аерым сүзләрнең ритмик кабатланып килүе. Автор теленең кабатланмас матурлыгы.

Мәсәлләр

Мәсәлләрнең ике өлештән – сюжеттан һәм моральдән (үгет-нәсыйхәт, әдәп-әхлак кагыйдәләре) торуын аңлату. Мәсәлләрнең хайваннар турындагы әкиятләрдән килеп чыгышы һәм гасырлар дәвамында үсеше. Мәсәл моралендә мәкальләр куллануның тәрбияви роле. Татар язучыларының мәсәлләре белән танышу.

Укылырга тиешле әсәрләр

Төрле милләтләрнең хайваннар турындагы халык әкиятләре

Әфган халык әкияте: «Иң яхшы дару», «Табышны ничек бүләргә?»;Уйгур халык әкияте: «Тылсымлы китмән»;Инглиз халык әкияте: «Көрән төстәге пингвин баласы»;Монгол халык әкияте: «Әтәч таңда нигә кычкыра?»;Манси халык әкияте: «Куянның колагы нигә озын?»;Кабарда халык әкияте: «Җәнлекләр патшасы»;Венгр халык әкияте: «Комсызлык бәласе»;Африка негрлары әкияте: «Сырны ничек бүлгәннәр?»;Эстон халык әкияте.: «Куянның ирене нигә ярык?»;Эвенк халык әкияте: «Әтәч нигә кычкыра?»;Казак халык әкияте: «Юмарт дөя»;Нугай халык әкияте: «Карт һәм су анасы»;Норвегия халык әкияте: «Кабартма»;Алман халык әкияте: «Сандугач белән Аю»;Каракалпак халык әкияте: «Җәй белән Кыш нигә күрешми?»;Латыш халык әкияте: «Шайтанга ничә яшь?»;Литва халык әкияте: «Итагатьле мәче».

Татар әдәбияты классиклары

Г. Тукай: «Яшь агач», «Көзге белән Маймыл», «Җил илә Кояш», «Төлке белән йөзем җимеше», «Аккош, Чуртан һәм Кыскыч»;К. Насыйри: «Төлке белән Әтәч», «Комсыз эт»;М. Җәлил: «Яңгыр», «Кичер, илем»;Ф. Кәрим: «Ант», «Ватаным өчен»;М. Гафури: «Мәймүн белән күзлекләр», «Чикерткә белән Кырмыска», «Кәҗә белән Төлке», «Ике Каз белән Бака», «Болын», «Ике Чебен»;Н. Исәнбәт: «Ябалак белән Чыпчык»;Ә. Исхак: «Төлке белән виноград», «Карт Имән белән яшь егет»;Ш. Маннур: «Көзге урманда», «Яратам»;Г. Бәширов: «Беренче кар», «Ана каз белән ата каз һәм аларның унике бәбкәсе», «Безнең Татарстан»;Ф. Хөсни: «Яфраклар коелганда»;А. Алиш: «Утлы йомырка»;Ш. Галиев: «Иншаның файдасы», «Сүзләре һәм үзләре»;Г. Ахунов: «Канатлар кая илтә?»;X. Туфан: «Казан»;Н. Дәүли: «Бала болыт»;Ф. Яруллин: «Хәйләкәр куян», «Мактану бәласе», “Тылсымлы ачкыч»;И. Юзеев: «Матурлыкны гына алып кит», «Хатасыз ничек язарга?».

Борынгы язучыларыЭзоп: «Давыл белән Кояш», «Балыкчы».

Россия җирлегендә яшәп иҗат иткән язучы-шагыйрьләр  

Т. Яхин: «Карга белән Төлке»;В. Радлов: «Карганың хәйләсе»;М. Әлимбаев: «Салават күпере»;Н. Сладков: «Күзалдавычлар», «Кем остарак?», «Кышкы җәй»;Р. Паушкин: «Кыш»;Г. Остер: «Серне ачты»;7.В. Гаршин: «Ил гизүче Бака»;8. Крылов: «Аккош, Чуртан һәм Кысла»; Толстой: «Зирәк Чәүкә»;Рәхмәт: «Иң күңелле чак», «Ничек өйрәнергә?»;Алланазаров: «Кыш кайчан була?», «Дустымны эзлим”Тәхау: «Көзге урман»;Рәхимова: «Шук болытлар, батыр җил, якты кояш»;Гыйззәтуллин: «Батырлык»;Хәсәнов: «Корташар», « Кыр казы», «Гөблә», «Май»;Солтан: «Кар ник ява?», «Кар шыгырдый»; , Мазунов: «Карап торам», «Яңа карлар ява»; , Халиков: «Рәхмәт сезгә,ветераннар!”Шакир: «Таш белән Кырмыска»Хөсәен: «Китап»; Урайский: «Кыш шатлыгы»;Шамуков: «Көзге белән маймыл», «Карга белән

Бүгенге көн язучылары һәм шагыйрьләре  

Р. Вәлиева: «Җәй белән бала», «Яңгыр, яу!», «Китмә әле, бераз тор», «Яңгыр белән кояш», «Көчле укучы», «Кышкы ямь», «Каникул вакытында»;Р. Вәлиев: «Барысын да яратам», «Чыпчык», «Минеке»;Н. Әхмәдиев: «Чишмәгә суга барам»;Р. Харис: «Берсе калсын иде»;Л. Лерон: «Әкияти башламнар», «Инша», «Яңгырның ял көне», «Хыял», «Мәче малае Шукбай», «Иртән уянасың килмәсә», «Сүз тыңлыйсың килмәсә», «ХыялыйАкбай»;Э.Шәрифуллина: «Әкият кайда?»;Ф. Мөслимова: «Хыялый»;Р. Миңнуллин: «Кар бәйрәме», «Хаталар өстендә эш»;Р. Фәйзуллин: «Нефть», «Безнең КамАЗ», «Тугайда»,“ Ничек яхшы булырга?», «Онытма син!»;Г. Гыйльман: «Көзге урман», «Нәсел агачы», «Дәү әтинең әтисе»;В. Нуриев: «Инша», «Хуҗалар тавында», «Кем катырак суга?»;Г. Рәхим: «Безнең тауда», «Иске самовар торбасы»;В. Нуруллин: «Бүреләр, үгез һәм без»;М. Галиен: «Җиләктән кайтканда»;

Р. Корбан:  «Көз нигә моңая?», «Мәктәпкә озату бәйрәме»;Йолдыз: «Салават күпере», «Антенналы бәрәңге»,“Охшашлык», «Этем югалды бүген», «Белмәгәнен белми»,“Спортчы Шүрәле», «Ике җаваплы табышмак»;Р. Мингалим: «Август каеннары», «Уйларга кирәк»;М. Саттар: «Кырмыска белән Тирес корты»;Н. Гыйматдинова: «Дару», «Сарбай», «Болын патшасы», «Казлар»;В. Хәйруллина: «Тәрбияче попугай», «Кем булам?»,«Хозурлык һәм горурлык»;М. Мирза: «Көздә бермәл», «Көз», «Болыт», «Идел-йорт», «Без бабайсыз үстек», «Язның тәүге көннәре»;Р. Мәннан: «Без музейга барабыз», «Кыш килә»;А. Әхмәтгалиена: «Безнең чишмә», «Болытта җиләк үсә»;А. Гыймадиев: «Шәмси маҗаралары»;Г. Вәлиева: «Заман әкияте»;К. Кәримов: «Кышкы мәтрүшкәләр».

Бүлекнең исеме

Сәг саны

1

 Хайваннар турындагы әкиятләр

6

2

 Мәсәл жанры.

7

3

 Мәкаль жанры.

3

4

 Хикәя жанры турнда күзаллау формалаштыру.

22

5

 Әкият һәм хикәя жанрының үзгәлеге турында күзаллау формалаштыру.

12

6

 Шигърият.

16

7

 Вакыт тасмасы.

2

8

 Библиографик культура формалаштыру.

Башка бүлекләр кысаларында тормышка ашырыла

9

 Уку, сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру.

Һәр дәрестә

 Барысы

68

Календарь – тематик план

т/б

Бүлекнең, дәреснең темасы

Сәгать саны

Эшчәнлек төрләре

Үткәрү вакыты

план

факт

1

 Б.Рәхмәт. Иң күңелле чак.

 М.Галиев. Җиләктән кайтканда  

1

Бирелгән бүлекнең исеменнән чыгып, бу бүлектә укылачак әсәрләрнең темасын ачыклый белү. Бирелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп дөрес интонация белән йөгерек уку һәм яттан укый белү. Әсәр азагындагы сорауларга җавап бирү. Укыган әсәрләрнең авторларын, алар турында кыскача мәгълүмат белү. Сораулар буенча проза әсәрләренең кыскача эчтәлеген сөйләү. Әсәрләрдә очраган искергән сүзләрнең мәгънәләрен аңлата белү. Үз ана телеңә, мәктәпкә, укытучыларга ихтирамлы була белү.

Табигатьнең матурлыгын күрә, чагыштырулар кертеп аның турында телдән һәм язма хикәя төзи белү.

Халкыбызның көзге бәйрәмнәре, аларның үткәрелү максаты турында фикер алышу.

“Табигатьтә көз” темасына шигырьләр, хикәяләр, табышмаклар иҗат итеп карау

5.09

2

Б.Рәхимова. Шук болытлар, батыр җил, якты кояш. Р.Мингалим Август каеннары

1

7.09

3

Ф.Хөсни. Яфраклар коелганда

1

12.09

4

Г.Хәсәнов.Кыр казы

1

14.09

5

Г.Остер. Серне ачты

1

19.09

6

Н.Сладков. Күзалдавычлар

1

21.09

7

Н.Сладков. Кем остарак

1

26.09

8

Г.Паушкин. Кыш.

Нур Әхмәдиев. Чишмәгә суга барам

1

28.09

9

  Иң яхшы дару. Әкият

1

Халык авыз иҗатын башка халыклар фольклоры белән чагыштыру. Охшаш һәм аермалы якларын күрсәтә белү.

 Халык әкиятләрен төркемләү: тылсымлы әкиятләр, хайваннар турында әкиятләр, көнкүреш әкиятләре. Бирелгән төркемгә китапханәдән китаплар табып уку.

Әкияттәге тылсымлы элементларны табу. Әкиятнең эчтәлеген текстка якын итеп сөйләү. Әкият герое турында аерым сөйләү. Әкият өлешләрен сәхнәләштереп карау.

    Әкиятләрне аңлап, дөрес интонацияне саклап сәнгатьле итеп рольләргә бүлеп уку.

3.10

10

Көрән төстәге пингвин баласы. Әкият

1

5.09

11

Әтәч таңда ник кычкыра? Әкият

1

10.10

12

Куянның колагы нигә озын?

Класстан тыш уку.

Әкиятләр уку

1

12.10

13

 Җәнлекләр патшасы. Әкият

1

17.10

14

Комсызлык бәласе. Әкият. Сырны ничек бүлгәннәр? Әкият

1

19.10

15

Л.Лерон “Хыял”,”Мәче малае Шукбай”

1

Проза әсәрләрен өлешләргә бүлү, аларга исем кушу (план төзү), план буенча эчтәлек сөйләү.

Шигырьне яттан сөйләү. Бүлектән авторларның исем фамилияләрен истә калдыру. Укыган әсәрләргә карата үз фикереңне белдерә, иптәшләреңнең фикерен тыңлый белү.  

Барлык тереклек ияләренә мәрхәмәтле, кешеләргә ярдәмчел, кайгыртучан булу  Чын дуслык, аны ничек саклау, үзеңә дуслар сайлау турында фикер алышу.

Дуслык турында мәкальләр өйрәнү

24.10

16

Л.Лерон. Мәче малае Шукбай

Р.Фәйзуллин. Тугайда

1

26.10

17

А.Гыйләҗев. Суык        

1

31.10

18

 А.Гыйләҗев. Суык. Тест

1

9.11

19

А.Алланазаров. Дустымны эзлим

1

14.11

20

Р.Гыйззәтуллин. Батырлык

1

16.11

21

Р.Вәлиев. Барысын да яратам.

Класстан тыш уку

1

21.11

22

 А.Гыймадиев. Шәмси маҗаралары

1

23.11

23

В.Нуриев. Кем катырак суга?

1

28.11

 

24

 Р.Вәлиева. Яңгыр белән Кояш. Г.Сабитов.

Тәүге шатлык

1

30.11

25

Н.Гыйматдинова. Болын патшасы

1

5.12

26

А.Әхмәтгалиева. Безнең чишмә

1

7.12

27

Г.Бәширов. Беренче кар. И.Солтан. Кар ник шыгырдый?

1

12.12

28

Эзоп Давыл һәм Кояш. Эзоп Балыкчы

1

Тәрҗемә әсәрләрне, аларның аторларын, тәрҗемәчеләрен әйтә белү. Дөнья халык әдәбияты әсәрләренең үзенчәлекле якларын әйтә белү.

Бу әсәрләрнең геройларын татар әдәбияты әсәрләре геройлары белән чагышты

14.12

29

Таиб Яхин. Карга белән Төлке. Габдулла Шамуков.  Карга белән Төлке

1

19.12

30

Л.Толстой. Зирәк Чәүкә. Ә.Исхак. Карт имән белән яшь егет

1

21.12

31

М.Гафури. Ике Чебен.

Класстан тыш уку. Г.Тукай. Аккош, Чуртан һәм Кыскыч

1

Укыган әсәрләрнең төп фикерен ачыклый, әсәргә карата сораулар куя белү. Бирелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп дөрес интонация белән йөгерек уку. Укыган әсәрләрнең авторларын, алар турында кыскача мәгълүмат белү. Бүлектә яттан өйрәнелергә тиеш шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан сөйләү.   Укыган әсәрләргә карата үз фикереңне белдерә, иптәшләреңнең фикерен тыңлый белү.  Туган җирең, туган телеңне хөрмәтли,  аның гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәре-йолаларын белү.

09.01

32

Ш.Галиев. Иншаның файдасы.Тест

1

11.01

33

Р.Вәлиева. Көчле укучы

1

16.01

34

И.Юзеев. Хатасыз ничек язарга. Р.Фәйзуллин. Ничек яхшы булырга

1

18.01

35

Г.Морат. Тиргиләр

1

23.01

36

Герой ничек туа?

1

25.01

37

Ф.Яруллин. Тылсымлы ачкыч ( 1 кисәк)

1

30.01

38

Ф.Яруллин. Тылсымлы ачкыч (2 кисәк)

1

1.02

39

Ф.Яруллин. Тылсымлы ачкыч (3 кисәк)

1

06.02

 40

Ф.Яруллин. Тылсымлы ачкыч ( 4 кисәк)

1

08.02

41

М.Мирза. Язның тәүге көннәре

1

Әсәрләне кисәкләргә бүлеп уку, план төзү һәм эчтәлеген сөйләү. Төп фикерләрен табу. Рольләргә бүлеп уку

   Төрле профессияләр турында фикер алышу, хезмәткә хөрмәт белән карый белү. “Әти-әнием профессиясе” темасына инша язу һәм рәсем ясау. 

. Хезмәт, тырышлык турында мәкальләрне сөйләмдә куллана белү.  

13.02

42

Г.Хәсәнов. Май (1 кисәк)

1

15.02

43

Г.Хәсәнов. Май (2 кисәк)

1

20.02

44

Г.Хәсәнов. Май (3 кисәк)

1

22.02

45

Г.Хәсәнов. Май (4 кисәк)

Класстан тыш уку

1

27.02

46

Р.Фәйзуллин. Онытма син. М.Мирза. Без бабайсыз үстек

1

01.03

47

Ф.Кәрим. Ант

1

06.03

48

В.Нуруллин. Бүреләр үгез һәм без

1

08.03

49

Г.Ахунов.  Канатлар кая илтә?

1

13.03

50

Мәкальләр. (Телдән зачет)

1

15.03

51

И.Юзеев Матурлыкны гына алып кит!

1

 Татар халык авыз иҗатын башка халыклар фольклоры белән чагыштыру. Охшаш һәм аермалы якларын күрсәтә белү.  Халык әкиятләрен төркемләү: тылсымлы әкиятләр, хайваннар турында әкиятләр, көнкүреш әкиятләре. Бирелгән төркемгә китапханәдән китаплар табып уку. Әкияттәге тылсымлы элементларны табу. Әкиятнең эчтәлеген текстка якын итеп сөйләү. Әкият герое турында аерым сөйләү. Әкият өлешләрен сәхнәләштереп карау.

    Әкиятләрне аңлап, дөрес интонацияне саклап сәнгатьле итеп рольләргә бүлеп уку. 

20.03

52

Г.Бәширов.  Безнең Татарстан

1

22.03

53

Йолдыз. Спортчы Шүрәле

1

03.04

54

Р.Хисмәтуллин Июль аланы. Н.Дәүли. Бала болыт

1

05.04

55

Н.Гыйматдинова. Казлар. Х.Әюп. Әбиләр чуагы

1

10.04

56

К.Кәримов Кышкы мәтрүшкәләр Класстан тыш уку.

1

12.04

57

Йолдыз.  Охшашлык.

Әтәч нигә кычкыра? (әкият)

1

17.04

58

Юмарт дөя (әкият). Кабартма (әкият)

1

19.04

59

Л.Лерон. Хыялый Акбай. Ф.Садриев. Юкка көттеләр

1

Бирелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп дөрес интонация белән йөгерек уку. Әсәр азагындагы сорауларга җавап бирү. Укыган әсәрләрнең авторларын, алар турында кыскача мәгълүмат белү.

Сораулар буенча проза әсәрләренең кыскача эчтәлеген сөйләү. Бүлектә яттан өйрәнелергә тиешле шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан сөйләү.  

   

“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” белән эш – балаларга аңлашылмаган сүзләрне сүзлектән таба белү.

24.04

60

Б.Рәхмәт Ничек өйрәнергә? Г.Рәхим. Иске самавыр торбасы

1

26.04

61

С.Урайский. Туган ил. Н.Гыйматдинова. Болын патшасы

1

01.05

62

М.Мирза. Кышның китәсе килми.

Н.Сладков. Кышкы җәй

1

03.05

63

Ә.Баян. Тургай.

Класстан тыш уку. К.Насыйри. Төлке белән Әтәч. М.Гафури. Тест

1

08.05

64

М.Гафури. Кәҗә белән Төлке. М.Гафури. Ике Каз белән Бака

1

10.05

65

В.Гаршин. Ил гизүче Бака. Г.Хәсәнов. Гөблә

1

15.05

66

Г.Вәлиева. Заман әкияте. Л.Лерон. Иртән уянасың килмәсә

1

17.05

67

Г.Морат. Үскәч кем булырга? Н.Кәримова. Кое чыпчыгы. А.Алиш. Утлы йомырка

1

22.05

68

Р.Рәкыйпов. Мин яратам сине, Татарстан! Р.Миңнуллин. Кунакка килегез!

1

24.05


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по литературному чтению УМК "Школа России" 4 класс (индивидуальное обучение)

Рабочая программа по литературному чтению УМК "Школа России" 4 класс  (индивидуальное обучение)...

Рабочая программа по литературному чтению УМК "Школа России" 3 класс (индивидуальное обучение)

Рабочая программа по литературному чтению УМК "Школа России" 3 класс  (индивидуальное обучение)...

Календарно-тематическое планирование уроков литературного чтения на родном (тат) языке 1-4 классы

Календарно-тематическое планирование уроков литературного чтения на родном (тат) языке 1-4 классы...

КТП по литературному чтению на родном (русском) языке для 8 класса

КТП по литературному чтению на родном (русском) языке для 8 класса...

Рабочая программа по Литературному чтению на родном (ненецком) языке

Рабочая программа по Литературному чтению на родном (ненецком языке)...

Рабочая программа по литературному чтению на родном (ненецком) языке во 2 классе

Рабочая программа по литературному чтению на родном (ненецком) языке во 2 классе...