Математика дәресләрендә ИКТ куллану
опыты и эксперименты на тему

Сафиуллина Наиля Мансуровна

Чтобы урок был успешным и современным нужно использовать ИКТ. Это требование современности .Доклад для педсовета.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_pedsovet.docx26.63 КБ

Предварительный просмотр:

Математика дәресләрендә ИКТ куллану.

                                                                            Биектау районы Айбаш гомуми

                                                                                          урта белем бирү мәктәбенең

                                                                                   математика укытучысы

                                                                                                  Сафиуллина Наиля Мансур кызы

План

1.  Математикада укучының логик фикерләвен үстерү.

2. Укытучының профессиональ стандарты.

3. Математика дәресләрендә ИКТ куллану.

“Математика” сүзе грек сүзеннән  “матейн” ягъни укырга , белергә  дигәннән алынган.Борынгы греклар белү “Математика” һәм фән “матема” дигән сүзләрне синонимнар дип санаганнар.Димәк, математика белеп уку,аңлап уку

дигән мшгънәгә ия.

    Математиканың кайсы өлкәсен алсаң да  аны үзләштерү өчен  кешедән аң ягыннан үскән , логик фикерләү күнекмәләрен таләп итә. Ә кешедә логик фикерләү сәләте тумыштан салына .Аны дөрес юлдан үстерергә кирәк.

    Кайсы гына тармакны алсак та, һәр җирдә математиканы яхшы белү  таләп ителә. Физика, химия, география дәресләрендә дә укучылар формулалар белән танышалар, төрле зурлыкларны исәплиләр, схема, таблицалар, диаграммалар төзиләр. Шулай ук тормышта да математика фәнен белү кирәк. Балаларга математикадан төпле белем бирү кирәклеген барыбыз да аңлыйбыз.

  Фикерләү  төрле проблемаларны , кыен мәсьәләләрне  хәл итү процессында үсә, моның өчен кирәкле шартлар булу зарур.

    Психологик тикшеренүләр күрсәткәнчә , баланың яшенә бәйле рәвештә  акыл  сәләтенең үсеше  төрле типлары бар икән.:

  1. Иртә уяну( 6-9 яшьләрдә) .Балада ачык билгеле  табигый сәләт була.

Алга таба алар ныгытылырга һәм баетылырга , фикерләү сәләтенә  башлан-

гыч булып торырга  мөмкин.Ул сәләтләрне дөрес ,актив ,һәр балага аерым якын килеп  эш алып барылмаса ул сәләтләр  “уртача” укучыларныкы белән

тигезләшергә мөмкин. Шуңа күрә балалар бакчасындагы тәрбиячеләргә һәм

башлангыч сыйныф укытучыларына  зур эш йөкләнә.

2. Әкренләп уяну ( 16-17 яшьләрдә).Акыл сәләте әкренләп туплана. Шәхес-

нең социаль мәсьәләләре , аның активлыгы шул сәләтләр юнәлешен алу нәти-

җәсендә  кискен рәвештә үсеп китәргә мөмкин. Яңа коллективка кереп китеп

“4 “ һәм “5” кә укучылар турында әйтеп китәргә мөмкин.Тормышка ашыру юллары турында КМО, ШМО утырышларында фикер алышырга, семинарлар

тәҗрибә уртаклашырга кирәк.

    Безгә математика укытучыларына укучыларның фикерләү сәләтен үстерү өчен зур мөмкинлекләр бар. Дәрестә вакытны шаблон күнегүләр эшләүгә сарыф итмәскә, ә бәлки балаларның кызыксынуларына, белемнәренә туры килә торган мәсьәләләр чишәргә кирәк. Мәсьәлә чишү- бала өчен ачыш ясау ул. Гади генә мәсьәлә дә укучының кызыксынуын арттыра, уйларга мәҗбүр итә. Әгәр бала мәсьәләне үзе чишсә, аның өчен икеләтә шатлык була, ул зур кәнагатьләнү хисе кичерә. Укытучы юнәлтүче сораулар биреп, күнегүне үтәргә ярдәм итә. Ләкин  укытучының ярдәме җитәрлек булмаса, яисә ул кирәгеннән артык булса, моның балага бернинди дә файдасы юк. Укучының үзенә дә беркадәр эш калырлык булсын. Шул очракта гына уку хезмәтенең нәтиҗәсе күренә. Укытучы үзен укучы урынына куеп карарга, килеп чыккан кыенлыкның чыганагын күрергә һәм алга таба фикер йөртү өчен юнәлеш бирергә тиеш. Балага мөрәҗәгать иткәндә ике максат күздз тотыла. Беренчесе- бирелгән мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итү, икенчесе- киләчәктә укучыларның мәсьәләләрне мөстәкыйль чишү өчен сәләтләрен үстерү. Мәсьәләне чишә башлаганчы һәр укучы аны мөстәкыйль рәвештә эчтәлеген сөйли алганчы укырга тиеш дип саныйм. Мәсьәләнең шарты нинди, нәрсә билгесез, нәрсәне табарга һ.б. шундый сораулар куела. Аннары мәсьәләнең чишелеше тикшерелә. Тигезләмә төзелә, мәсьәлә чишүнең төрле ысуллары белән таныштырыла.

Шулай ук укучыларның кызыксынуларын , сәләтләрен үстерү өчен дәрес формаларын төрләндереп, күрсәтмә әсбаплардан файдалану да зур роль уйный. Һәр дәресне ниндидер кызыграк нәрсәдән башларга, укучыларны кызыксындырырга кирәк.

Көндәлек тормышта без барыбыз да (аеруча соңгы елларда) исәп- хисап гамәлләре белән еш  шөгыльләнергә мәҗбүр булабыз һәм кулдан килгән кадәр моны төгәл башкарырга тырышабыз. Һәркемгә дә билгеле тапкырлау таблицасын ныклап үзләштермичә күпурынлы саннарны тапкырлау читен, кыскача тапкырлау формулаларын үзләштермичә  катлаулы алгебраик мәсьәләләрне һ.б. чишәргә керешү , иң гади күнекмәләрне тупламыйча фикерләрне үстерү мөмкин түгел.

   Әмма моннан 30-35 еллар элек укучыларга әнә шундый күнекмәләргә ия булырга ярдәм итү торган күнегүләр, алгебраик мәсьәләләрнең күпчелеге дәреслекләрдән төшерелеп калдырылды. Бу исә балаларның фикерләү сәләте үсешенә тискәре йогынты ясады дисәк тә була.. Тормышның барлык өлкәләрендә компьютер техникасын киң куллану, мәктәптә информатика кабинетлары һәм һәр укучыда калькулятор булдыру телдән исәпләү алымнарын үзләштерүгү игътибарны киметүгә китерде. Математика, химия, физика дәресләрендә укучылар гади исәпләү очракларында да калькулятор кулланырга омтыла. Хәзерге заман кешесенең исәпләү культурасына таләпләр үзгәрде, барлык төр исәпләүләр автоматлаштырылган булырга тиеш, кешенең башын “чүп-чар” белән катырмаска дигән фикердә торучылар да очрый һәм бу ялгыш фикер укучылар һәм ата- аналар арасында еш тарала башлады. ( Математика тормышта нәрсәгә кирәк ул дигән сорауларны үзебезнең арада да, ата-аналар арасында да әйтүчеләр булды) Математика ОГЭ һәм ЕГЭ өчен генә кирәк булып калды. Аңа карата балаларда нәфрәт кенә уянды.Бу дәүләт политикасы- барлык укучыга мәҗбүри ЕГЭ бирдерү дөрес түгеллеген аңлыйбыз. Чөнки барлык укучы математикага сәләлтле түгел)Телдән исәпләү алымнарын өйрәтүдә һәм үзләштерүдә, язып исәпләүнең ныклы күнекмәләрен булдыруда башлангыч классларда да артка китеш сизелә. Телдән исәпләү кешенең хәтерен, информацияне эшкәртү, үзләштерү сәләтен, сизгерлеген арттыра. Кеше өчен, бигрәк тә укучы яшүсмерләр өчен, бу күнекмәләрне бернинди машина да алыштыра алмый. Исәпләү күнекмәләре дәрәҗәсе, исәпләү тизлеген үстерү максатыннанукучыларны телдән исәпләргә өйрәтү зарур.

     Математика дәресләрендә укучыларны кагыйдә, формулалар, катлаулы теоремалар исбатларга өйрәтәбез. Дәреслекләрдә математиканың халык хуҗалыгында кулланышын күрсәткән мәсьәләләр бик аз, башка фәннәрбелән бәйләнеш юк диярлек. Шуңа укучылар математика фәненең кирәклеген аңлап, кызыксынып өйрәнсеннәр, тормыш иткәндә куллана алсыннар өчен дәресләрдә өстәмә биремнәр һәм  мәсьәләләр чишәргә кирәк.( 10-11 сыйныфларда геометриядән күләм һәм өслек исәпләгәндә кулланам.)

Теория

Балаларның кызыксынуларынһәм теләкләрен истә тотып оештырылган чаралар фәнне яхшырак үзләштерергә ярдәм итә. Фәнне авырырак үзләштерүче укучыларны да класстан тыш чаралардан читләштермәскә, киресенчә алар үти алырдай биремнәр белән тәэмин итәргә кирәк. Башта гадирәк мәсьәләләр, башваткычлар чиштерергә, математик уеннарда катнаштырырга, соңрак азрак катлаулы биремнәр бирергә мөмкин. Мондый чараларга математик кичәләрне, конкурсларны, КВНнарны кертергә була.

Мәктәпкәчә яшьтән үк балаларда математика фәненә кызыксыну уяту зарур.

Үзем боларны белсәм дә соңгы елларда түгәрәкләр алганым юк, ел саен

атналык үткәрмим.Быел планлаштырам.Гаилә һәм мәктәп журналында

Мөстәкыймовлар олимпиадасы бирелә. Аларны класс белән генә карап китәбез.Өйгә бирсәң үзләре чишми, интернеттан карыйлар, әзерне генә аласы килә. Башлангычтан ук ялкау балалар килә.

  40 ел укыту дәверендә нинди генә укыту технологияләре кертмәделәр:

  1.Проблемалы укыту

  2.Күмәк укыту ысулы( иҗади үсеш технологиясе)

  3.индивидуаль укыту(дифференциаль укыту)

  4.профильле укыту

  5.Сингапурларча укыту.

Дәрес структурасы, методлары бер үк шикелле, терминнары гына үзгәрә.

Нинди генә технология куллансак та укучы ОГЭ һәм ЕГЭ  биреп чыгарга тиеш тормышта үз урынын таба , югалып калмый торган шәхес тәрбияләргә тиеш.

   5 ел элек ФГОС   гамәлгә керде. Шуның нигезендә “Төп мәктәп укучысының портреты” дигән юлларны укып китәсем килә.( китаптан укыла)

           Менә шундый укучыны укытып һәм тәрбияләп чыгу өчен  укытучыга да яңа “Профессиональ стандарт”  кабул ителде.( проектор аша күрсәтелә)

Таләпләр 3 юнәлештә алып барыла.

       Укытучы заман таләбеннән артта кала алмый. Гомерен аңа багышлаган кеше, үзе тәрбияләгән балаларда күрергә теләгән барлык сыйфатларга да иң беренче чиратта үзе ия булырга тиеш. Яңа кеше бары тик яңа кеше тарафыннан гына тәрбияләнә ала. Укытучы – балаларның киләчәк турындагы якты хыялларын чынга ашырырга килгән киләчәк кешесе ул”. Әлеге канатлы сүзләр күренекле педагог Ш.А.Амонашвилиныкы һәм алар һәр  укытучысының девизы булырга тиеш дип уйлыйм мин.

          Хәзерге заман кешесе шулкадәр күп информация белән чолгап  алынган, яңа информацион технологияләр ярдәменнән башка ул аларны эшкәртә һәм куллана алмый. Безнең яшәешебезгә компьютер елдан ел ныграк үтеп керә, аның белән бергә информацион коммуникатив технологияләр дә. Информацион  коммуникатив технологияләр – ул җәмгыятьнең информацияне җыю, саклау, эшкәртү һәм тарату өчен кулланыла торган алымнар, җайланмалар һәм процесслар җыелмасы.  Укытучы укыту эшчәнлеге практикасында  информацион  коммуникатив технологияләр куллануның ролен яхшы аңларга тиеш. Белем бирүнең уңышлылыгының күп өлеше кеше факторына бәйле: педагог һәм аның профессиональлегенә. Педагогик кадрларның квалификациясе,  аларның хәзерге заман технологияләрен куллануга әзерлеге – белем бирүне заман таләпләренә китерүнең төп нигезе булып тора.  Информацион  коммуникатив технологияләр укучыларга гына түгел, укытучыларга да үсү өчен зур мөмкинлекләр бирде. Балаларның һәм яшүсмерләрнең  информацион   аралыклары үсү һәм киңәюе укытучыларны да укучылардан калышмаска, өйрәнергә мәҗбүр итте.   Укытучылары информацион  коммуникатив технологияләрне кайларда кулланалар соң?

  • электрон документлар эшләгәндә (электрон журнал, электрон көндәлек, класс җитәкчесе көндәлеге һ.б.);
  • мультимедияле программалар белән эшләгәндә;
  • дәрес, үзбелемеңне күтәрү өчен Интернет челтәре ресурсларын кулланганда;
  • коллегалары белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен электрон почта аша язышканда;
  • дәрестән тыш эшчәнлектә компьютер технологияләрен файдаланганда;
  • ата-аналар белән эшләгәндә, педагогик советларда, методик берләшмә утырышларында чыгыш ясаганда;
  • интернет челтәрендәге профессиональ форумнарда катнашканда,  
  • дистанцион конкурс, олимпиада, конференцияләрдә катнашканда;
  • дистанцион белем алганда (квалификацияне күтәрү курслары) .

      Бердәм белем бирү тирәлегендә  компьютер тере укытучыны       алыштыра алмаганлыгын да, информацион  коммуникатив технологияләр бернинди очракта да  укытучы һәм укучылар арасында тәэсир итүнең традицион алымнарын алыштыра алмаганлыгын да барыбыз да яхшы аңлый, әмма алар укытучының хезмәтен җиңеләйтә, балаларда кызыксыну уята, материалны яңача кабул итәргә ярдәм итә.

Информацион  коммуникатив технологияләр куллану нәтиҗәсендә укытучының

- укучыга индивидуаль якын килергә,

- коллектив эшнең ярдәмен тоярга,

- укучының мөстәкыйль һәм иҗади эшләвенә ярдәм итәргә мөмкинлекләр туа.

        Балалар компьютерны  уенчык, уйнау мөмкинлеге итеп кабул итәләр, шуңа күрә без – УКЫТУЧЫЛАР башлангыч класстан ук балаларга компьютерның эш коралы икәнлеген төшендерергә һәм аны грамоталы кулланырга өйрәтергә тиешбез.

       Информацион  коммуникатив технологияләр куллану нинди мөмкинлекләр бирә соң?

  • белем бирү эффектын көчәйтә, укуга мотвацияне арттырырга тиеш
  • материалны үзләштерү сыйфатын күтәрергә мөмкин
  • укучыларга индивидуаль белем бирүдә материал туплауда ярдәм итә;
  • укырга әзерлекләре төрле булган балаларга дифференцияле якын килү мөмкинлеге бирә;
  • сәләтләре һәм мөмкинлекләре төрле булган балаларны бергә туплый;
  • кече яшьтәге мәктәп балаларында үзлектән белем алу һәм үзконтроль күнекмәләрен үстергә тиеш;

Үз эшчәнлегемдә мин дә компьютерны 4 юнәлештә  кулланам.

1.Дәрес аңлатканда презентацияләр,видеоуроклардан файдаланам.

2. Телдән исәпләү мисалларын экранга төшерәм.

3.Бүлекне йомгаклаганда тестлар үткәргәндә,(онлайн тест,тренажерлар ОГЭ

Һәм ЕГЭ күнегүләре эшләткәндә)

4.Тарихи материаллар белән таныштырганда.

           Информацион  коммуникатив технологияләрне тагын да тирәнтенрәк өйрәнү һәм үз эшебездә куллану алга таба да безнең төп бурычыбыз булып кала. Укучылар – безнең киләчәгебез. Аларны бүгенге җәмгыять шартларында конкурентлыкка сәләтле, олы максатларга ирешү юлында информацион  коммуникатив технологияләрдән оста файдалана белүче иҗади шәхес итеп тәрбияләү – безнең кулларда.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УЕН АЛЫМНАРЫН КУЛЛАНУ

Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтижәле чара-алымнарның берсе булып тора. Дәресләрдә алар...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә уен алымын куллану

           Үземнең чыгышымны бөек философ Декарт  сүзләре белән башлыйсым  килә. Яхшы белү генә җитми, иң кирәклесе –белгәнне дөрес итеп куллану.  М...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив такта куллану.

МАтериал на тему использование интерактивной доски на уроках татарского языка и литературы...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив такта куллану.

Презентация на тему использование интерактивной доски на уроках татарского языка и литературы...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект алымын куллану темасына педсоветта чыгыш

   Каким должен быть современный урок татарского языка и литературы? Этот вопрос является актуальным для всех учителей татарского языка, которых волнует проблема модернизации образова...

Доклад "Математика дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану"

 "Математика дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану" темасына башлангыч классларның методик берләшмәсендә мастер класс күрсәтү....