ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ КОММУНИКАТИВ КОМПЕТЕНЦИЯ ФОРМАЛАШТЫРУНЫҢ ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘРЕ
статья по теме

Рахимуллина Залия Райнуровна

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ КОММУНИКАТИВ КОМПЕТЕНЦИЯ ФОРМАЛАШТЫРУНЫҢ ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘРЕ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kommunikativ.docx21.18 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ КОММУНИКАТИВ КОМПЕТЕНЦИЯ ФОРМАЛАШТЫРУНЫҢ ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘРЕ

Рахимуллина Зәлия Райнуровна, Казан шәһәре,178нче мәгариф үзәге

Дөньяда һәрвакыт үсеш, үзгәреш бара. Бу үзгәрешләр педагогика өлкәсен дә читләтеп узмады. Мәктәпләргә яңа укыту системасы үтеп керде. Әлеге система укыту-тәрбия мәсьәләләренә дә яңа сулыш өрде. Замана безнең алга яңа таләпләр куя. Укучыларда уку процессына кызыксыну уяту өчен стандарт методлар белән генә чикләнергә ярамый бүген. Ә яңа технологияләр куллану укучының мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыра, уңышка ирешергә этәрә, укытучыга дәресләрне кызыклы итеп үткәрергә, иҗади эшләргә, уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә

Үзгәрешләр, әлбәттә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытуны да читләтеп үтмәде.  Бүгенге  заман укучысын дәреслектәге кагыйдәләрне ятлатып, сөйләп бирү кебек формаль эшләр генә канәгатьләндерә алмый. Алган белемне киләчәктә кулланырга өйрәтү, укучының иҗади фикерләвен активлаштыру, сөйләм культурасын тәрбияләү – тел укытуга куелган төп таләпләр. Шәһәр мәктәпләрендә татар булган балаларның да ана телен белү дәрәҗәсе бик чамалы. Шуңа күрә, кечкенәдән ана теленә ихтирам тәрбияләү, кызыксыну уяту, һәм балаларны үз телендә сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтү зарур.

    Тел өйрәтүдә иң нәтиҗәле ысулларның берсе - коммуникатив компетенция. Яңа дәүләт стандартларында да бу турыда менә болай язылган: “Коммуникатив эшчәнлек хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул партнерны тыңлый һәм аңлый белүдән, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә, тапшыра, үзеңнең эш-хәрәкәтеңне партнер эш-хәрәкәте белән чагыштыра белүне үз эченә ала”. Димәк, татар теле укытучысының төп максаты – укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру. Рус телле укучыларның аралашу осталыгын булдыру – башлангыч сыйныфлардан ук укучылар белән эшләгәндә телгә өйрәтүнең төп максаты. Дәрес планнарында без аны коммуникатив максат итеп билгелибез һәм шуңа ирешү юллары алгоритмын башкарабыз. Коммуникатив компетенциянең әйдәп баручы компонентлары булып, укучыда дөрес сөйләм теле булдыру, аңлап уку, сөйләмне аңлау һәм дөрес язу сәләтләре булдыру тора. Шулай ук әңгәмәдәшеңне сабырлык белән тыңлый белү, үз фикереңне әдәпле рәвештә җиткерә белү, аргументлаштыра белү, үз фикереңне дәлилли белү, аралашуның уңышлылыгына бәя бирүдән гыйбарәт.

Укучыларның әдәби тел культурасын гамәли үзләштерүләренә ирешү мәктәптә татар теле укытуның бүген иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора. Татар теле укытучысы укучыга әдәби тел нормаларын өйрәтеп, аны гамәлдә дөрес файдалана белү мәгълүмати чараларны дөрес куллана белү күнекмәләрен бирүгә аеруча игътибар итәргә тиеш. Шул вакытта гына укучының гомуми культурасы үсә һәм ул барлык яктан да грамоталы була.

Коммуникатив компетенция составына шулай ук социолингвистик компетенци (сөйләмдә дөрес лингвистик форманы сайлау һәм аны коммуникатив акт шартына туры китереп куллану) һәм социаль-мәдәни компетенция (гореф-гадәт, йолалар, нормаларны белү)керә.

Балада коммуникатив компетенция яки дөрес сөйләшергә өйрәтү – бик дәвамлы эш: һәр дәрестә, тәнәфестә, өйдә, төрле сыйныфтан тыш чараларда, кыскасы һәрвакыт бара торган эш. Татар теле дәресендә төп максатыбыз – укучыларны мөстәкыйль рәвештә ижади фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү, логик яктан эзлекле һәм төгәл сөйләүгә әзерләү. 

Коммуникатив  компетенция формалаштыру юлларына түбәндәгеләр керә:

1. Татар теле дәресләрендә күнегүләр эшләгән вакытта әдәби әсәрләрдән алынган текстларны куллану. Бу исә укучының дөрес әдәби сөйләм телен үстерүгә ярдәм итә.

2. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә ИКТ (информацион коммуникатив технологиялар) куллану. Бу исә укучыларның мотивациясен күтәрүгә булыша, танып белү эшчәнлеген үстерә. Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.

3. Заманча педагогик технологияләрне киң куллану (проектлар методы, проблемалы укыту, дискуссияләр).

4. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен табигый фәннәргә – тарих, география, рәсем – бәйләп өйрәтү. Шулай ук , татар телен әдәбиятка бәйләү.

5. Укучыларны психологик һәм яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып индивидуаль һәм дифференциаль якын килү.

Димәк, эшчәнлекне шушы эзлеклелектә оештырган вакытта тел өйрәнү өлкәсендә уңышка ирешергә мөмкин.  Моннан тыш яңа технологияләр куллану укучының мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыра, укытучыга дәресләрне кызыклы итеп үткәрергә, иҗади эшләргә, уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Педагоглар бөтендөнья Интернет челтәрендәге сайтлардан да оста файдаланалар. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзләренең сайтларын, дәрес үрнәкләрен, чыгышларын, сыйныфтан тыш эшләрен урнаштыралар, төрле информацион технологияләр конкурсында катнашалар.

       Бүгенге балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Мәктәп баласы булган өйдә компьютер булмыйча калмый. Шуңа да еш кына укучы бүген укытучыга караганда да күбрәк белә. Әгәр дә элек мәктәп баласы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да хәзерге педагоглар үсмерләрне үз фәне белән кызыксындыру өчен төрле мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тиеш.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп:

1. Материал югары күрсәтмәле дәрәҗәдә булуы белән отышлы;

2. Укучының шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар;

3. Контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары (материалны кабат укып, хатаны шунда ук төзәтергә, проблема чишүнең берничә вариантын файдаланып карарга мөмкин);

4. Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен дә тестлар уңайлы.

5. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту күнегүләрен күпләп эшләргә була;

6. Төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү, дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә.

Болар барысы да компьютер технологияләрен кулланганда укытучы өчен алыштыргысыз ярдәм итүче сыйфатлар. Бу инде, һичшиксез татар теле һәм әдәбиятының эчтәлеген безнең әйләнә – тирәбездәге чынбарлыкка бәйләргә, шул мохитта шәхеснең үзенең урынын билгеләргә ярдәм итә.

Барлык заманча уку-укыту технологияләре нинди дәрәҗәдә булса да, коммуникатив компетенция формалаштыруга йогынты ясый. Уку-укыту процессында укучылар үзләренең алган белемнәрен ныгыта, үстерә. Сөйләмнең диалогик һәм монологик төрләре синтезлаша һәм программада сөйләмгә бербөтен процесска куелган таләпләр куела.

Шулай итеп, татар теле дәресләрендә коммуникатив компетенция формалаштыруда заманча уку-укыту технологияләренең роле зур.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә тестлар

Лексикология бүлеге буенча белемнәрне тикшерү....

Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга к...

Федераль дәүләт стандартланына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә балаларның коммуникатив компетенциясен үстерү

Материал Республиканской ПНК "Научно-методическая мысль в Татарстане: достижения, проблемы, перспективы" на базе гимназии №18 г., 2015 г....

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә мәгълүмати технологияләр һәм электрон белем чыганакларын куллану

Материал на тему использование интерактивной доски на уроках татарского языка и литературы...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укыту-тәрбияләү процессының заманча методлары

Яшь буынга татар телен, әдәбиятын өйрәтү хәзерге көндә иң әһәмиятле бурычларыбыздан санала. Безнең төп максатыбыз- балаларга татар телен яраттыру, аларны телгә гашыйк итү. Моны...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә инновацион технологияләрдән проект методын куллану

Фәнни эшемнең төп максаты Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясау түгел, ә аның табигать  күренешләрен тасвирлаган әсәрләрен барлау, Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп, әсәр эчтәлеген ачуда пейз...

Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү юллары

Әлеге мәкаләдә автор туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның коммуникатив  компетенцияләрен үстерү юллары ачып бирелә...