Мастер класс "Тән зиннәте - кием, акыл зиннәте - гыйлем"
план-конспект урока (7 класс) по теме

Зиннатуллина Флера Авхадиевна

Осталык дәресе. Татар халкынын милли киемнәре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ostalyk_drese.docx23.5 КБ

Предварительный просмотр:

Мастер-класс.

” Тән зиннәте-кием,акыл зиннәте-гыйлем”

-Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар!  Мин сезне  интегральләштерелгән: татар әдәбияты һәм хезмәт дәресләре  мастер класс  дәресендә күрүемә шатмын.

Укыту эшчәнлегемдәге тема:  Укыту – тәрбия эшчәнлегендә заманча технологияләр кулланып индивидуаль һәм дифференциаль якын килү, милли традицияләребез рухында тәрбияләү.

Дәресемнең темасы: “Татар халкының милли киемнәре” дип атала.

 Дәрес тибы буенча: алган белемнәрне системага салу.

Максатым: -милли традицияләребез нигезендә ятучы кыйммәтле, милли, әхлаклы сыйфатларны саклау;

  -татар халкының милли киемнәре турында мәгълүмат бирү;

- милли киемнәребездә чәчәк, үсемлек  орнаментлары турында төшенчә бирү;

- милли мәдәниятыбызга ихтирам һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү;

   Мин сезне  үз дәресемнең  кайбер моментлары белән таныштырып  үтәм.

            Матур сүзләр әйтеп , елмаеп хәлләрне белик.

 Минем исемем  Флера.

Хәерле көннәр сезгә,

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

    Сезнең исемегез ничек? Шулай дәвам итеп  һәрберебезнең исемнәрен белик әле.

Рәхмәт! Менә без сезнең белән таныштык та. Әйдәгез инде хәзер чылбыр төзик. Чылбырыбыз нык булсын. Менә бит нинди яхшы, матур, ныклы чылбыр килеп чыкты.

  • Хәзер миңа әйтегез әле, кешеләр бер – берсенә җылылыкны ничек өләшәләр икән?

   Ә бит менә куллар аша да  белергә мөмкин, кулларыбызның җылысы аша йөрәк җылыбызны белдек. Бер – беребезгә яхшы мөнәсәбәттә икәнебезне белдек һәм менә шул хис безне мастер – класс вакытында да ташламас, бер – беребезгә ярдәм итәрбез дип ышанып калам.  Инде хәзер төркемнәгә бүленеп  урыннарга утырсак иде.

 Һәрбер төркемгә мин раслаулар бирәм. Бу раслауларга ансат кына “әйе” яки “юк” дип җавап бирсәк иде. Моның өчен сезгә 15 с. вакыт җитә.

  “ Татар кызын  иң элек ишетәсең , аннан гына күрәсең” – дигән  әйтем бар. Чыннан да элек татар кызларының  бизәнү әйберләре шулкадәр күп булган, атлаган саен чылтырап торганнар алар. Барсыннан да ныграк чулпылар чыңлаган. Элек хәтта чулпы авырлыгыннан  чәчләр тизрәк үсә дип тә уйлаганнар. Чулпы, беләзек, алка һәм башка  шундый бизәнү әйберләренең авырлыгы 80 кг.

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен ,

Нинди уйлар , нинди моңнар

Безгә калдырып  киткәнен.  ( Р. Файзуллин)        

Кешелек дөнясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яши.Кирәкле дә бер ук вакытта матур да булган әйберләр аның күңеленә шатлык өсти, кайгы- хәсрәтләре оныттыра.

         Хөрмәтле әбиләр,апалар ,әниләр ,кызлар  борчу- мәшәкатҗләрен онытып  татур , җылы шәлләр бәйлиләр.Шәлләр күптөрле була: ефәк, зәңгәр,мамаык чуклылар.

Безнең милли киемнәребез халыкның рухи байлыгының бик мөһим бер өлеше .Без аларга үз тормышыбыздан лаеклы урын бирергә һәм киләчәк буынга да илтергә тиешбез.

  Татар милли киемнәрендә ак,кызыл, яшел,зәңгәр төсләр өстенлек иткән.Татар кызларының күлмәкләре киң,бала итәкле була.Итәкләренең катлары никадәр күп булса , шулкадәр матур  була.

Аның өстеннән җиңсез бәрхет камзул киелгән.Башларына ялтыравыклы ташлар белән бизәлгән бәрхет калфак кигәннәр,яисә чит- читеннән артка чөеп , яулык бәйләгәннәр.Аякларында –төсле күннән бизәкләп чигелгән җиңел читекләр.Авыл кызлары күлмәк өстеннән чигүле алъяпкыч та яба торган булганнар.Алъяпкычларның да итәк очларына бала итәк тотылган,күкрәк турыларына чәчәк  бизәкләре чигелгән.Татар кызларының яраткан бизәнү әйберләре – алка.муенса, беләзек.

   Татар әдәбиятында язучыларыбыз да шәлләргә битараф калмаган.Әйтик,драматург Кәрим Тинчурин яратып укылган “ Зәңгәр шәл “ драмасын яза.

Халык шагыйре Сибгат Хәким Оренбург шәле турында менә нәрсәләр ди.

 Оренбург шәле челтәрле бизәк,

Кышкы юллар төсле каймалар.

Язларымны хәтерләтә торган

Андый шәлләр тагын кайда бар?

( Татар халык көе “ Зәлидә “)

Берничә еллар элек яулыклы сылуларны очрату гаҗәп хәл булса , хәзер  сонгы елларда аларны очрату гадәти хәл.Без аларга күнегеп җиттек.Татар хатын- кызлары арасында яулыклы,үз-үзләрен тотуларыннан ук нур , сафлык бөркелеп торган туташлар саны артканнан арта бара.

  Урамда , халык арасында йөргәндә яулыклы кызларга чиксез сокланып караучылар белән беррәттән ,аларны кызганып : “ Яшлеген, матурлыгын яулык астына яшергән”,- диючеләр табыла.Халыкта шундый мәкал дә бар бит “ Зиннәтле ташның урыны зиннәтле савытта” Һәркем өйендз зиннәтле бизәнү әйберләрен , асылташларын аерым бер урында тота.Хатын-кыз кешелек дөньясында иң гүзәл зат . Яшьтән үк тыйнак булып , тыелганнан тыелып,хәлэл белән хәрәмне аера белү- ул үзе бер батырлык.

( “ Ак яулыклы әнием” Н. Касыймова сүзләре,Л.Б- Болгари  кое)

А.Б. Балалар, сез “ Могҗизалар кыры “ тапшыруын яратып карыйсыз дыр, могаен.Алып баручы Леонид Якубович шундый сорау бирде .” Өстендә нинди киеме бумау борынгы хатын-кызлар  өчен оят саналган?”

1 кыз.Дүртпочмаклап бәйләгән яулык арканы  җәй көне эсседән,кыш көне салкыннан саклый.Яулыкның ак, аксыл төстә булуы – беренчедән , башны эссе сугудан сакласа , икенчедән ул – сафлык, чисталык билгесе.

2 Кыз.Өчпочмаклап бәйләү – күбесенчә , мөселман хатын- кызларына хас күренеш,

3 кыз.Чалма кебек бәйләү- бик уңайлы, чәче дә каплый,купшылап бизәргә дә мөмкин.

4 кыз.Чөеп бәйләү йорт эшләрен башкарганда бик уңайлы ысул, чөнки яулыкның очлары комачауламый.

“ Энҗе- мэрҗэн калфагым “( Р. Вәлиева сүзләре.Л –Б. Болгари)

А.Б .Калфак-татар  хатын- кызларының рухи матурлыгын ,күңел байлыгын , тегү- чигү эшенә осталыгын ,зәвыгын чагылдыручы  төрки халыкларында киң таралган баш киеме .Аның тарихы болгар чорына барып тоташа.

    Укучы

Ай, ак калфагым!Көмеш ,ай , ука-чук,

Чын осталар чиккән – беркайда юк!

Җепкә тезгән энҗе ак инәдә ,

Энҗе- калфак – милли хәзинә лә.( Лена Шагыйрҗан)

Көмеш челтәр хәситә,беләзек,алка – муенсалар , укалы калфакта , каюлы читекләрдә төрле сәнагатҗ казанышлары чагыла.

Заманына карап калфакның рәвеше дә үзгәрә барган.13 гасырда ак җептән бәйләнгән 80 см озынлыктагы чуклы калфаклар булган. 19 гасырда аларны 16-20 см озынлыкта бәрхет калфаклар алыштырган.Алтын- көмеш җепләр белән чигелгән чәчәкләр аеруча затлы бео төс биргән.

  Калфакның чигелешенә игтибар итсәк , анда күбесенчә чәчәкләр бәйләмен ,ай- йолдыз балкышын , үсемлек сабакларын ,үлән яфракларын уүрербез.Болар барысы да табигатнең яшәү сулышын,яшәү көчен зурлый.

   Болгар илендә хатын-кызлар кигән ак калфак диңгез энҗесе ( ңемчуг ) белән бастырып чигелгән.Ә энҗе үзе бик күп авырулардан дәва булган.Ак төстәге баш киеме ул кешенең явыз нияте юклгын  белдергән.Калфакны маңгай әлешенә тәшереп кигәнәр.

Татар халык биюе башкарыла.

 Укучы

Балкып тора түбәтәйләр

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән гүя,

Чын әкият иленнән.

А.Б.

Түбәтәй-төрки татар халыкларында ирләрнең төп баш киеме.

Түбәтәй һәм кәләпүш бары тик гади тукымалардан гына тегелгән,чөнки йон- ефәк электрлаша.Ә гади тукымадан гына тегелгән баш киеме биоэнергиянең таралуын 1әм  тискәре энергиянең керүен тоткарлый.

( “ Тәфтиләү”көе)

Күргәнегез бармы сылу кызлар

Кия торган татар камзулын?

Бизәгәнгә ,гүя, сыйдырган ул

Бар тарихын илнең, бар моңын.

Буыннардан күчә- күчә килгән.

Халкымның ул асыл киеме.

Билдәмәсен эләктереп куйсаң,

Бигрәк нечкә итә билеңне.

А.Б. Камзул –озын яки кыска , җиңсез яки җиңле,ябык яки озын изүле , өч,биш, җиде билле булырга мөмкин.Бай хатын- кызлар камзулларын парчадан , ефәктән,бәрхеттән.тектергән.Аны тагы да матурлап , купшылап , тар гына җәнлек мехы яисә аккош мамыгы өсәп тектерергә яратканнар

Ә асылташлар белән бизәп эшләгән каптырма исә камлзулны тагы да баетып  торган һәм сәламәтлекне саклаган.Камзуллардагы нечкә зәвык белән  сайлап тезелгән асылташларны күреп сокланырга гына кала.Аларны ювелир төгзллек белән , һәрберсенең организмга тәэсирен тирән белеп урнаштырганнар.Мәрҗән,энҗе,якут кебек ташларны , ашказаны асты бизе , бавыр ,бөер турысына туры китереп , ике яклап камзулның ал капмасына тезгәннәр.

А.б .

Борынгы бабаларыбыз күн эшкәртүнең чын осталары булган .Алар сафьяннан, юфт дип йөртелә торган  йомшак күннән затлы киемнәр теккән.Болгарлар  бигрәк тә сафян читек һәм күннән сугыш киемнәре тегү белән дан тоткан.Сафян читекләрне чигүле , каюлы бизәкләр белән  матурлап эшләгәннәр һәм Иран, Византия һ. б. илләргә чыгарганнар

19 гасырда татарның сафян читекләре ,дөнҗя базарында дан тоткан.Мәсәлән , 1883 елда Париҗда тар читекләре –зур алтын медал  белән бүләкләнгән.Ә  1886 елда бронза медал белән бүләкләнгән.

  Европаны сокландырган ,халкыбызның йөзек кашы саналган һөнәрне бүген Татарстандагы Арча милли аяк киемнәре җитештерү берләшмәсе осталары дәвам итә.

( “ Их, Арча читекләре”-Н. Касыймов сүзләре.Л.Б. Болгари кое)

985 елда бер вакыйга була.Руслар Болгар иленә яу белән килә.Сугыш барышында Болгарлар җиңелә башлый.Күп кенә Болгар сугышчылары әсирлеккә төшә.Әмма сугышның язмышын үзгәртерлек шундый хәл була.Руслар болгар сугышчыларының һәрберсендә яяяхшы күннән тегелгән итекләр күреп таң кала.Ник дисәң,русларның аякларында чабата була.Гаскәр башлыгы шунда сугышны туктатарга ,болгар әсирләрен иреккә җибәрергә әмер бирә.” Бөтен гаскәренә күн итекләр кидергән  халыктан ясак түләтеп булмас , әйдәгез үзебезгә тиң чабаталыларны эзлик”- дигән ул.Шулай итеп читекләр болгарның һөнәрчелек данын тагын

да арттырган.

( “Бииләр итек-читекләр” җыры Ш. Галиев сүзләре,Болгари кое))

“ Кәрия- зәкәрия)

Укучы

Калфак,яулык,шәл һәм камзул-

Болары безгә таныш.

Сөйләгезче, кайчан туган

Татарда читек- кәвеш.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

Мастер - класс "Рыбки", Мастер-класс"Лесовичок из сосновых шишек"

quot;Рыбки"-Техника выполнения - срезы из веток березы.Проводился мастер - класс для педагогов технологии и дополнительного образования."Лесовичок"- работа с природным материалм....

Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»

 Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...

Урок чтения в 5 классе для обучающихся с УО "Яков Аким "Твой друг"

Урок составлен на основе Конспекта урока по чтению в 5 классе школы VIII вида на тему: "Твой друг" Я. Аким, опубликованого 30.03.2017 - 9:53 - Телегиной Светланой Алексеевной(ссылка на исход...

Презентация "Линогравюра"Мастер- класс. Презентация "Линогравюра"Мастер- класс. Мастер- класс подготовлен и и проведен для детей с ОВЗ в Ларьякской коррекционной школе .

Презентация "Линогравюра"Мастер- класс. Мастер- класс подготовлен и  и проведен для детей с ОВЗ в Ларьякской коррекционной школе ....