Әдәбият теориясе
учебно-методический материал

Зарипова Алинә Әнис кызы

Әдәби төшенчәләр сүзлеге

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbiyat_teoriyase.docx35.35 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәбият теориясе

ӘДӘБИ ТӨРЛӘР

ЛИРИКА

Максаты
— кешене уй-фикер, хис-кичерешләр яссылыгында сурәтләү.

Кешенең уй-фикерләрен, эчке дөньясын, хис-кичерешен, шуның үсеш-үзгәрешен тасвирлый.

Эчтәлеге
— билгеле бер моменттагы нәфрәт, ачу, шатлык, сагыш, борчылу һ.б. хисләрне, фикерләрне, аларның сәбәпләрен күрсәтү

Лирик геройның монологын, уйлану-аңлатмаларын хәбәр итә. Мин исеменнән сөйләнә. Сюжет түгел, ә композицион алымнар әһәмиятле

ЭПОС

Максаты
— кешене башка кешеләр һәм вакыйгалар чолганышында сурәтләү

Табигать, җәмгыять, тирәлектә геройларның көнкүрешен, яшәешен тасвирлый

Эчтәлеге
— реаль тормыш-чынбарлыкка охшатып, кеше язмышлары, вакыйгалар, характерлар турында сөйләү. Узганда булган вакыйгалар хакында хәбәр итү кебек иҗат ителә

Хикәяләүченең монологы, диалоглары уй-фикер, хис-кичерешләрен хәбәр итә. Ул, алар исеменнән сөйләнә. Нигезендә сюжетлылык ята

ДРАМА

Максаты
— геройны хәрәкәттә, каршылыкларда күрсәтү

Тормыш конфликтында герой холык-фигыленең ачылуын тасвирлый

Эчтәлеге
— тормышның бер кечкенә аралыгы аша кеше характерларын ачу. Хәзер бара торган хәлләрне сәхнәдә уйнау кебек иҗат ителә

Диалог-монологлар автор репликасы белән ныгытыла. Син, сез исеменнән сөйләнә.
Сюжетлылык хас, ләкин аерым сюжет элементлары киңәйтеп алына

ӘДӘБИ ЖАНРЛАР

ПЕЙЗАЖ ЛИРИКАСЫ
— табигать белән бәйле хис-кичерешне җиткерүгә корылган лирик жанр
Р. Миңнуллин «Шундый минем туган ягым»

ГРАЖДАНЛЫК ЯКИ СӘЯСИ ЛИРИКА
— сәяси хәл, җәмгыятьтәге тәртипләргә мөнәсәбәтле хис-кичерешләрне сурәтләүче шигъри жанр
М. Җәлил «Җырларым», Ф. Кәрим «Ватаным өчен»

КҮҢЕЛ ЛИРИКАСЫ
— лирик геройның шәхси тормышы, мәхәббәте белән бәйле хис-кичерешләрне сурәтләүче лирик жанр
Г. Тукай «Пар ат», X. Туфан «Кайсыгызның кулы җылы?»

ФӘЛСӘФИ ЛИРИКА
— тормыш-яшәешкә кагылышлы уйланулар, яшәү кануннарын бәяләүче лирик жанр
С. Сөләйманова «Кеше барыбер кошлар нәселеннән», И. Юзеев «Салкын җирне җылыткандыр кеше»


СЮЖЕТЛЫ ШИГЫРЬ
— ниндидер вакыйгаларга мөнәсәбәтле туган хис-кичерешләрне дә, әлеге вакыйгаларны да сурәтләүче шигъри жанр
М. Җәлил «Дару»

БАЛЛАДА
— геройларны, уңайга һәм тискәрегә бүлеп, кискен каршылыкта сурәтләүче романтик, символик-аллегорик характердагы сюжетлы әсәр М. Җәлил «Күлмәк», И. Юзеев «Йолдыз кашка турында баллада»

ПОЭМА
— сюжет сызыклары хис-кичереш белән үрелеп бара торган лиро-эпик жанр
Ф. Кәрим «Кыңгыраулы яшел гармун», М. Әгъләмов «Тукайдан хатлар»

НӘСЕР
— чәчмә (эпик) формада хис-кичерешнең үсеш-үзгәрешен күрсәтә торган лиро-эпик жанр
Г. Кутуй «Сагыну», Ә. Еники «Мәк чәчәге»


ХИКӘЯ —
бер яки берничә вакыйганы эченә алган, кеше характеры¬ның бер сыйфаты, үсү-үзгәрүе хакында сөйләүче эпик жанр
Ә.Еники «Әйтелмәгән васыять», Ф. Әмирхан «Кадерле минутлар»

НОВЕЛЛА
— гадәти булмаган ситуациягә корылган, көтелмәгәнчә тәмамланучы эпик жанр
Ш. Камал «Уяну», «Буранда»

ПОВЕСТЬ
— төп герой тормышындагы берничә охшаш вакыйганы сурәтләгән, берничә сюжет сызыгын бер үзәккә туплаган эпик жанр
А. Гыйләҗев «Җомга көн кич белән», «Әтәч менгән читәнгә», М. Юныс «Биектә калу»

РОМАН — аерым кешеләрнең язмышын һәм тирәлек белән бәрелешен сурәтләүче, шуның белән янәшәдә җәмгыятькә бәя бирелә торган күләмле эпик жанр
Н. Фәттах «Итил суы ака торур»,
Г. Ибраһимов «Яшь йөрәкләр»


ДРАМА
— җитди конфликтка корылган, кешеләр арасында чыккан конфликтлар аша үткән проблемалар күтәрә торган жанр
X. Вахит «Беренче мәхәббәт»» Ш. Хөсәенов «Әни килде», Р. Хәмид «Җиде баҗа»

КОМЕДИЯ
— көлкеле ситуациягә корылган, көлкеле конфликтка нигезләнгән жанр
Г.Камал «Беренче театр», Т. Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр»

ТРАГЕДИЯ
— үзәгенә үзеннән олырак көчләр белән көрәшкә чыгучы шәхес конфликты салынган, геройның һәлакәте, җиңелүе белән тәмамлана торган жанр Г. Исхакый «Зөләйха», Н. Исәнбәт «Идегәй»

ОБРАЗ
автор тарафыннан бәяләнгән күренеш, вакыйга, кеше характерының формасы

төп герой — әсәрнең башыннан ахырынача катнашучы
ярдәмче герой — төп геройны ачарга ярдәм итүче
эпизодик герой — әсәрдә билгеле бер вакыт аралыгында катнашучы
характер — катлаулы, каршылыклы, кызыклы булуы белән башкалардан аерылып торучы
тип — бер төркем, сыйныф, милләткә хас сыйфатларны берләштерүче
архетип — гомумкешелек кыйммәтенә ия фундаменталь башлангыч мотивлар, образлар

ҖЫЕЛМА ОБРАЗЛАР гаилә, җәмгыять, тирәлек, халык

СЮЖЕТ
вакыйгалар чылбыры; вакыйга-хәлләрнең, кеше характерының, конфликтның үсү-үзгәрү тарихыСюжетны конфликт хәрәкәткә китерә.

СЮЖЕТ ЭЛЕМЕНТЛАРЫ

ПРОЛОГ
әсәрдә сөйләнәчәк тарихтан элек булган вакыйгаларны сөйләү

ЭКСПОЗИЦИЯ
конфликтны барлыкка
китерүче сәбәпләр, геройлар, вакыйгалар барачак урын белән таныштырып кую

ТӨЕНЛӘНЕШ
конфликтның барлыкка килү урыны

ВАКЫЙГАЛАР ҮСТЕРЕЛЕШЕ
конфликтның үсү-үзгәрүе

КУЛЬМИНАЦИОН НОКТА
конфликтның иң югары ноктасы

ЧИШЕЛЕШ
конфликтка нокта куелу, аның юкка чыгуын яки чишелә алмаслыгын күрсәтү

ЭПИЛОГ
соңгы нәтиҗә, геройларның әсәрдә сурәтләнгән вакыйга — хәлләрдән соңгы язмышлары турында хәбәр итү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге әдәбият дәресе технологиясе.

Әдәбият дәресен үткәргәндә кулланылган технологияләр....

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

Әдәбият дәресләрендә белем һәм тәрбия берлеге

научная статья, опубликованная в сборнике Министерства Образования...

Доклад по татарской литературе на тему "Әдәбият дәресләрендә А.Г.Яхин методикасын куллану"

Статью можно использовать в преподавании татарской литературы...

11 класста "Эволюция теориясе нигезләре" темасын гомумиләштерү

Бу дәрес эшкәртмәсе "Эволюция теориясе" темасын гомумиләштергәндә кулланыла ала. Дәрес өчен презентация әзерләнде. Өстәмә чыганаклардан материал кулланылды....

Һади Такташ. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.“Алсу” поэмасы. Әдәбият теориясе. Поэма жанры. Лирик һәм эпик поэма.

Мин "Һади Такташ. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.“Алсу” поэмасы.  Әдәбият теориясе. Поэма жанры. Лирик һәм эпик поэма" темасына әдәби уку дәресенә технологик карта төз...

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү...