Поликультур белем бирү шартларында музыка дәресләре
статья по музыке по теме

 

Поликультур белем бирү шартларында музыкаль белем бирү үзенчәлекләрен чагылдыручы музыкаль хәзинәләрне иҗади яктан эшкәртү ихтыяҗы туды.

“Музыка” фәне программасы өзлексез гомуми музыкаль белем бирү системасына милли музыка мәдәниятен дә үз эченә алырга тиеш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon alsu_zavdatovna.doc37.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

        Поликультур белем бирү шартларында музыка дәресләре

        

Нургалиева Алсу Җәүдәт кызы

Казан шәһәре Вахитов районы 5нче лицейның музыка укытучысы

Поликультур белем бирү шартларында музыкаль белем бирү үзенчәлекләрен чагылдыручы музыкаль хәзинәләрне иҗади яктан эшкәртү ихтыяҗы туды.

“Музыка” фәне программасы өзлексез гомуми музыкаль белем бирү системасына милли музыка мәдәниятен дә үз эченә алырга тиеш.

Гомуми музыкаль белем бирү программасының эчтәлеге төп мәдәни кыйммәтләр турындагы традицион  белемнәрне үзләштерүгә юнәлтелеп кенә калмыйча, җирле урыннардагы башка этник төркемнәрнең мәдәни хәзинәләрен үзләштерүне дә үз эченә алырга тиеш. Белем бирү субъектларының эшчәнлеге мәдәни, иҗади, индивидуаль, уртак буларак һәм хәзерге вакытта яшәп килүче дөньяви һәм региональ мәдәниятларга юнәлтелеп оештырылырга тиеш. Поликультур якын килү региональ – этник мәдәниятны үзләштерүнең нигезе булырга тиеш. Башлангыч сыйныфларның музыка дәресләрендә балалар башка халыкларның музыкасы белән параллель рәвештә танышып, үз халкының музыкаль мәдәниятен үзләштерегә тиешләр.

“Мажор», “Минор” темаларын өйрәнгәндә, беренче дәресләрдә үк, “народный лад” яки “пентатоника” төшенчәләрен, ә җыр материалын сайлаганда – “Туган тел” җырын өйрәнәбез. Соңгы дәресләрдә укучыларга пентатониканы Идел буе халыклары гына түгел, ә Япониядә һәм башка илләрдә дә кулланганнарын аңлатам. Халык музыкасы алдагы темаларда да чагылыш таба. Мәсәлән, “Бишек җырлары” темасын өйрәнгәндә, төрле халыкларның – украин, татар, рус, французларның бишек җырларын; “Биюләр” темасын үзләштергәндә, “Лезгинка”, “Молдовеняска”, “Полька”, “Әпипә”не; “Әкият геройлары” темасы буенча, “Щелкунчик”, “Шүрәле” балетларыннан өзекләр тыңлыйбыз.

        4 нче сыйныфлардагы бүлекләр аеруча әһәмиятле. Беренче яртыеллыкта – “Халкым моңнары”, икенче яртыеллыкта – “Төрле дөнья халыкларының музыкасы арасында үтә алмаслык чикләр юк» темалары үзләштерелә. Әлеге дәресләрдә төрле халыкларның көнкүреше, тарихы, музыка сәнгатенең үзенчәлекләре турында күзаллау тудырыла. Норвегия композиторы Григның “Кояш баешы”, япон халкының “Чия” дип аталган җырларын җырлыйбыз. Дүртенче чирек тулысынча төрле илләргә сәяхәт кылган һәм туган илләренә кайткач, шул илдәге халыкларның мәдәниятен, рухын чагылдыручы әсәрләр иҗат иткән композиторларның иҗатына багышлана (мәсәлән, австрия композиторы Моцартның иҗатында француз халык җырлары; Кабалевский музыкасында япон халык җырлары; Глинканың итальян баркаролы рухындагы музыкасы).

Шул ук вакытта, без музыка турында гына сөйләшеп калмыйча, дәресләрдә халык бәйрәмнәрен, халык мәдәниятен өйрәнүгә дә зур әһәмият бирәбез. Өйгә бирелгән биремнәрдән берсен чагылдырып үтәсем килә:

“Халык – милләт - музыка уен кораллары – бәйрәмнәр” таблицасын тутырып бетерергә

    Руслар          -     балалайка                 -      Масленница

    Татарлар      -     Сабантуй                  -      курай

    Поляклар     -     Католик раштуа      -      скрилица (гөслә)

        Музыканың тулы курсын үзләштергәндә поликультур тәрбия темасы кызыл җеп булып сузыла. Бу тема башлангыч сыйныфларда гына түгел, өлкән классларда да бик актуаль. Ул “Башкаручының осталыгы”, “Джаз – ике мәдәният баласы”, “Шансон” кебек үзенчәлекле темаларны өйрәнгәндә дә чагылыш таба.

Шулай ук өлкән сыйныфларда без Бах, Бетховен, Моцарт, Шопен, Шуберт, Лист кебек төрле илләрнең күренекле композиторлары, аларның иҗаты белән танышабыз. Аларның иҗаты аша шул чорга күз салырга, үзләренең сәнгати әсәрләре аша безгә нинди теләкләр, нинди уйлар, фикерләр җиткерергә теләгәннәрен аңларга тырышабыз.

Укыту процессында укучыларга интернациональ тәрбия бирү дә күздә тотыла. Халыкара аралашу мәдәниятен тәрбияләүдә төрле ил халыкларының музыкаль гореф – гадәтләренең күплеге турында башлангыч күзаллау формалаштыру дәресләрнең максаты булып тора.

Биредә укучылрга башка халыкларның музыкаларының табигый матурлыкларын тоярга һәм аңларга ярдәм итү, аларның мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү кебек интернациональ тәрбиянең төп мәсьәләләре хәл ителә.

Шулай итеп, белемнәрне үзләштерү балаларга төрле милләтләрнең музыка мәдәниятенең тормыш эчтәлегенең уртаклыгын, тирән идея берлеген тою, милли музыка мәдәниятларының үзара баю, тулылану, даими үзара тәэсир  итү процессын тоемлау мөмкинлеген тудыра. Шуның нәтиҗәсендә, мәдәниятара, этникара аралашу күнекмәләре арта, укучыларда толерантлык, ярдәмләшү, түземлелек, миһербанлылык кебек сыйфатлар тәрбияләнә.

Дәресне тәмамлаганда укучыларга: “Мәдәният дәүләткә мохтаҗ булган кебек, дәүләт тә мәдәниятка мохтаҗ, чөнки мәдәният белән кешеләр идарә итми, ә мәдәният кешеләр белән идарә итә” (Константин Кушнер); “Мәдәният, башка барлык нәрсәләр онытылганда да кала торган әйбер” (Эдуард Эррио), кебек һәм башка афоризмнарны китерәм һәм алардан әлеге тәгъбирләрне ничек аңлауларын сорыйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күпмәдәниятле белем бирү шартларында икетеллелек мәсьәләләре

Тел кешеләрнең иң мөһим аралашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып- белү- барысы да тел ярдәмендә генә тормы...

музыка дәресләре өчен

5-7 классларда музыка дәресләре һәм музыка атналыгында куллану өчен өстәмә материал....

ХӘЗЕРГЕ БЕЛЕМ БИРҮ ШАРТЛАРЫНДА ПОЛИКУЛЬТУРАЛЫ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛӘҮ

Хәзерге белем бирү шартларында поликультуралы шәхес тәрбияләү...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында белем һәм тәрбия бирү

доклад. Бүгенге көндә гамәлгә кертелгән яңа буын стандартлары укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Аның гамәлдәгесеннән аермасы - бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Моңа ...

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясе элементларын куллану.

        Бүгенге көндә белем бирүнең стратегик бурычы булып – аның эчтәлеген, укыту алымнарын яңарту һәм шуның нигезендә нәтиҗәләрнең яңа сыйфатына ирешү тора. Нәтиҗәлә...

Мнемосхема песни «Белый, синий, красный» Музыка и слова Смирновой С.

Мнемосхема  песни «Белый , синий, красный» Музыка и слова Смирновой С....