Поликультур белем бирү яссылыгында толерант шәхес тәрбияләү
статья на тему

Ваганова Альбина Ильсуровна

чыгыш

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon publikatsiya_tatarcha.doc26 КБ

Предварительный просмотр:

Чыгыш.

Поликультур белем бирү яссылыгында толерант шәхес тәрбияләү.

Күпмилләтле дәүләт шартларында социаль тотнаклылык күпчелек очракта педагогиканың поликультур һәм толерантлык педагогикасы булуына бәйле. Поликультур белем бирү гомуми белем бирү компоненты буларак, бүтән мәдәниятләрне яхшырак аңлауга юнәлтелгән, ул төрле мәдәният вәкилләренең үзара бер-берсен аңлауга, яхшы мөнәсәбәтләр булдыруга ярдәм итә. Поликультур белем бирү үзенчәлекле эчтәлеге һәм методикасы белән төрле традицион мәктәп фәннәрендә урын таба.

        Толерантлыкның мәгънәсе бердәмлекне тану нигезендә, шул ук вакытта кешелек төрлелегендә бер-береңә бәйле булу, башка кешенең хокукларын хөрмәт итү, шулай ук бүтәннәргә зарар кылудан тыелып калу, чөнки бер кешегә китерелгән зыян башкаларга һәм үз-үзеңә дә начарлык эшләүне аңлата.

        “Толерантлык” төшенчәсе төрле мәгънәви төсмерләргә ия. Татар телендә ул “түземлелек, сабырлык”ны аңлата; инглиз телендә - әйберне яки күренешне тыныч, каршылыксыз кабул итүне; француз телендә - кешенең ирегенә, яшәү рәвешенә, фикер йөртүенә, сәяси һәм дини карашларына, тәртибенә хөрмәт белән карау.

        Укучыларны үз милләте мәдәнияте белән таныштырып, аларга без шәхес буларак үзләре һәм башкалар турында мәгүлүмат бирәбез һәм шуның аша милли үзенчәлекне гомумкешелек сыйфатлары аша күрсәтәбез.

        Җир шарындагы бөтен кешеләргә кирәк булган кыйммәтләрне үзләштерүне бала иҗади эшчәнлек аша гына туплый ала, чөнки бары тик иҗади эшчәнлек кенә балаларның дөньяны танып белү позициясен, дөрес, усал, яхшы ягын аңларга мөмкинлек бирә.

        Минем уйлавымча, балаларның үсешендә ике үзара бәйләнгән юлны аерырга була:

берсе – табигый “җитлегү”,

икенчесе – мәдәни камиллек, тәртипнең һәм фикерләүнең мәдәни ысулларын үзеңдә булдыру. Шулай итеп, укучыларның үсеше өчен туган як мәдәнияте аның өчен чыганак(контекст) булып тора.

        Укучыларның зурлар дөньясы системасына керүе үз халкының һәм башка этник төркемнәргә керүче  халыкларның мәдәниятен, телен үзләштерү процессы аша башкарылырга тиеш. Башка балалар белән аралашу мөнәсәбәтләрен контрольдә тотып дөрес юлга юнәлтергә омтылу. Бу эш балаларның балалар дөньясы үзенчәлекләрен истә тотып башкарылырга тиеш, чөнки өлкәннәр мәдәнияте алар өчен “антимир” булып тора.

        Укучыларны туган телгә өйрәткәндә мин аларда башка халыклар мәдәниятләренә хөрмәтле караш, аңлау, дуслык  һәм ачык, түземле мөнәсәбәт формалаштырырга тырышам. Безнең республикада яшәүче милләт вәкилләрен мин үзара күрше яшәүче халыклар итеп кенә түгел, ә бөтен дөнья әһәмиятенә ия булагн сәнгать әсәрләрен тудыручылар, геройлар итеп тәкьдим итәм.

        Уртакка әйләнгән традицияләр, бәйрәмнәр, гадәтләр аша мин укучыларны татарлар һәм руслар белән таныштырам. Греклар белән укучыларны аларның легендалары, мифлары аша; украиннарны – аларның җырларын тыңлатып; төрекләр белән – аларның сынлы сәнгате аша таныштырам. Шулай итеп, мин укучыларның гомумкешелек кыйммәтләренә якынаюын булдырам, аны ныграк аңлаешлы, тоеп була торган һәм эмоциональ төсмерле итәргә тырышам.

        Бала тәрбияләү икенче бер кешене аңлый белүне формалаштыру, яхшылык эшләү, җәмгыять кабул иткән үзара мөнәсәбәтләр нормаларында ориентлашуны, конфликттан ситуациягә бәя бирү юлы һәм ул ситуациядән этик чыгу юлын күрсәтүне күздә тота.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәбият дәресләрендә белем һәм тәрбия берлеге

научная статья, опубликованная в сборнике Министерства Образования...

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия бирүдә куллану тәҗрибәсеннән

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия...

Поликультур белем бирү шартларында музыка дәресләре

Поликультур белем бирү шартларында музыкаль белем бирү үзенчәлекләрен чагылдыручы музыкаль хәзинәләрне иҗади яктан эшкәртү ихтыяҗы туды.“Музыка” фәне программасы өзлексез гомуми музыкаль белем б...

ХӘЗЕРГЕ БЕЛЕМ БИРҮ ШАРТЛАРЫНДА ПОЛИКУЛЬТУРАЛЫ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛӘҮ

Хәзерге белем бирү шартларында поликультуралы шәхес тәрбияләү...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында белем һәм тәрбия бирү

доклад. Бүгенге көндә гамәлгә кертелгән яңа буын стандартлары укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Аның гамәлдәгесеннән аермасы - бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Моңа ...