Толерант шәхес тәрбияләү
статья на тему

Нуриева Зульфия Мухаматназировна

чыгыш

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tolerant_shhes_trbiyalu.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

     

   

Толерант шәхес тәрбияләү.

                                     

                           

                              Алабуга шәһәре 10 нчы  урта

                        мәктәпнең татар теле һәм

                        әдәбияты укытучысы

                        Нуриева Зөлфия Мөхәмәт-

                        назир  кызының чыгышы.  

                               

         

   

                              2014 нче ел.

                                 

Бүгенге көндә балалар, бигрәк тә яшүсмерләр арасында усаллык, явыз уйлылык, ачулылык, үзара дошманлык , агрессивлык киң җәе-

леш алган.Моңа сәбәпләр бик күп.Үзара килешмәүчәнлек һәм мәдә-

ни эгоизм радио,телевидение, балаларны чолгап алган мохит ,гаи-

лә аша мәктәпләргә дә үтеп керә. Шуңа күрә балаларны толерант-

лык рухында тәрбияләргә кирәк.                

  Нәрсә соң ул толерантлык?                                                        

  Фәлсәфи энцеклопедиядә бу сүзгә түбәндәге аңлатма бирелгән:

толерантлык(латин сүзе tolerantia-түземлелек мәгънәсендә)-икенче

төрле карашларга ,холыкка,гореф-гадәтләргә түземлелек.

   Ә чит телләр сүзлегендә “толерантлык –чит фикерләргә һәм

чит диннәргә карата түземлелек” дип бирелә.

   Толерантлык сүзен ике төрле контекстта карарга мөмкин:берен-

чедән,толерантлык ул-кешеләргә карата түземле ,кешелекле,шәф-

катьле булу.Без балаларда кече яшьтән үк шушы сыйфатларны

тәрбияләргә тиеш.Тәрбиячеләр һәм укытучылар балаларга үз фике-

рен әйтергә хокукы булган шәхес итеп карасыннар иде.Бүгенге көн баласы элгәрләреннән шактый аерыла.Аның үзен раслау,үз фикерен башкаларга җиткерә алу,үзен тыңлаулары мөһим.

  Балалар кечкенәдән үк башка фикерләргә дә колак салырга өйрәнергә тиеш.Яңа технологияләргә,аерым алганда иҗади үсеш

технологиясенә нигезләнеп,ягъни укучыларны төркемнәргә бүлеп

укытканда укучы үз фикерен курыкмый әйтергә ,шул ук вакытта

башкаларны тыңлый белергә өйрәнә.А.Яхин да сыйныфта ничә

бала укый ,шуның кадәр фикер төрлелеге булырга тиеш ди.

   Икенчедән, толерантлыкны икенче милләт вәкилләренә ,чит дин кешеләренә яки тагын аерылып торган башка шундый төркемнәргә карата түземлелек дип атарга мөмкин. Бу очракта толерантлылык өч этапта карала .

I этап-тану яки икърар итү.Тану-бу һәр кешенең башкалардан аерылып торуын, һәр кешенең  үз фикерен әйтергә хокукы булуын күрү сәләте.

II этап-кабул итү.Бу һәр кешедәге аерымлыкларга уңай карау.

III этап-аңлау.Аңлау ул-икенче кешенең эчке дөньясын аңлау, бу кешегә ике төрле: аныңча һәм үз күзеңнән чыгып карарга өйрәнү.

   Балаларда толерантлыкны ничек тәрбияләргә соң?

   Күп галимнәр фикеренчә,беренче чиратта,башка мәдәниятләрне, диннәрне өйрәнергә кирәк.

Татарстан республикасы- күпмилләтле дәүләт.Биредә татарлар, руслар,удмуртлар,чуашлар,марилар ,башкортлар һәм башка бик күп милләт халкы яши. Ләкин бар милләт халкының гореф- гадәтләрен ,телләрен , һ.б ны өйрәнү бик авыр. Шуңа күрә укытучы балаларда  һәр милләт кешесенә ,һәр милләт халкының гореф-гадәтләренә карата хөрмәт тәрбияләргә тиеш. Укучылар һәр балага

үзенең гореф-гадәтләре ,үзенең җырлары ,милли биюләре,атаклы

кешеләре булган милләт вәкиле, аерым шәхес итеп карарга кирәклеген төшенергә тиеш.

  Укучыларда толерантлык тәрбияләүне ике төрле  юнәлештә алып барырга мөмкин:

  1. Дәрес вакытында эш.
  2. Дәрестән тыш эш.

Дәрес вакытында балалар белән язмача доклад яки телдән әңгәмә

оештыру, дәресләрдә парлап эшләү, өйгә әти-әниләр, әби-бабайлар белән эшләү өчен иҗади биремнәр (мәсәлән,”Шәҗәрә агачы”н

төзү) бирү дү кулай. Укучылар белән читтән торып икенче милләт вәкилләре белән очрашулар үткәрергә мөмкин.Һәр балалар бакчасында һәм  мәктәпләрдә дә хәзерге  вакытта төрле милли киемнәр табу авыр түгел.Дәрес вакытында укучылар белән  мил-

ли – төбәк компонентын өйрәнү, халыкларның бердәмлеген, бай-

лыкларның  әһәмиятен төшендерү зур нәтиҗә бирә.  

  Алабуга җирлеге мисалында укучыларда толерантлык тәрбияләү авыр түгел. Күп милләт халкы бездә үзара дус яши.Үзебезнең мил-

ли горурлыкларыбыз янәшәсендә христиан диненә караган культу-

ра истәлекләрен өйрәнү ,башка милләттән булган  бөек шәхесләр турында әңгәмәләр үткәрү укучыларның әйләнә-тирәне танып-белүен  арттыра .башкаларга хөрмәт белән  карарга өйрәтә.

   Дәрестән тыш чаралар итеп музейларга, күргәзмәләргә экскурсия-

ләр ,төрле бәйрәмнәргә походлар оештырырга ,балаларга милли

бәйрәмнәрнең сценарийларын  төзетергә мөмкин.Мәсәлән:”Масле-

ница”,”Вайнахт”,”Сабантуй”,”Алла-алан” бәйрәмнәре.

   Әмма без шуны да истә тотарга тиеш: толерантлык,ягъни гади генә әйткәндә түземлелек ике яклы , хәтта күп яклы булганда гына нәтиҗә бирә.Татар халкы болай да сабыр , түзем халык ,ул әллә

кайчаннан толерант.Бу төшенчә белән беррәттән милли горурлык хисләре тәрбияләү, укучыларның милли үзаңын арттыру янәшә торырга тиеш.

   

           

                  Кулланылган  әдәбият:

        

    1.Степанов П. В. Воспитание детей в духе толерантности.// Клас-

       Сный  руководитель.-2002,№2.

     

     2.Степанов П. В. Феномен толерантности .// Классный руково-

       дитель.-2004,№3.

      3.Громова Е.М. Развитие этнической толерантности в школе.//

         Воспитание школьников.-2006,№1.

       

       4.Новичков В.В. Толерантность :этимология и образовательная

          практика.// Народное образование.-2006,№9.                                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сәләтле шәхес тәрбияләүдә тәрбия эшенең йогынтысы"

Бүгенге көндә тормыш мәктәп алдына тәрбия эшен яңача оештыру бурычын куя. Чөнки хәзерге чорда безнең илдә бара торган яшәү өчен көрәш, шәхси эшмәкәрлекне хуплау, җәмгыяттә үз-үзеңне генә ихтирам...

Тарих, җәмгыять белеме дәресләрендә, туган якны өйрәнү, дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларда толерант аң формалаштыру.

Опыт работы по воспитанию толерантности на уроках истории и обществознания (на татарском языке)...

Ризаэддин Фәхреддин иҗатында тәрбия-әхлак һәм шәхес тәрбияләү нигезләре”

Материал об использовании трудов Р. Фахреддина для нравственного воспитания детей ....

Толерант деп чүл?

Толерант  деп  чүл?...

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинарына ачык тәрбия сәгате дәрес эшкәртмәсе . Тема : “Бәхет кайда ул?”

Дәрес темасы – Бәхет.Уздыру формасы – диспут.Максат: 1.     Укучыларны “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү....

«ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ «ТОЛЕРАНТИЮ»

Мастер- класс занятие с элементами тренинга...