"Сәләтле шәхес тәрбияләүдә тәрбия эшенең йогынтысы"
статья

Мубаракшина Лилия Радиковна

 

Бүгенге көндә тормыш мәктәп алдына тәрбия эшен яңача оештыру бурычын куя. Чөнки хәзерге чорда безнең илдә бара торган яшәү өчен көрәш, шәхси эшмәкәрлекне хуплау, җәмгыяттә үз-үзеңне генә ихтирам итү хисенең көчәя баруы яш кешенең якты омтылышларын сүндерә, үзенә тиешле тормыш юнәлешен сайларга комачаулый. Ләкин, җәмгыятебезгә икмәк кенә түгел, матурлык та кирәк бит. Җәмгыять шартларына яраклашкан,тормыш матурлыгына үзенең бөтен хисләре белән җавап бирә торган кеше кирәк,ә мондый осталык каян килә соң? Башкалар ишетмәгәнне ишетү, башкалар күрмәгәнне күрә белү, башкалар аңламаганны аңлау.Аның чыганагы кайда?Бәлки, кайберәүләр бүгенге компьютер, техника,бизнес заманында бу вак,кирәксез нәрсә дип карар.        Сезгә берничә мисал китерәм.

         Яңгыр. Кешеләр зонт тотканнар. Гаҗәпләнерлек нәрсә бар монда? Юеш-бары шул гына.

         Ә кеше яңгырны каршылап тәрәзәсен ачкан да куанып куйган һәм үзенең куанычын безгә тапшырган: "Люблю грозу в начале мая, когда весенний, первый гром, как бы резвяся и играя, грохочет в небе голубом..» Бу-Тютчев. һәм икенче кеше.яңгырга исе китеп, туктап калган. Яңгыр тавышы аның өчен музыкага әйләнгән.һәм ул музыканы безгә биргән. Дебюсси булган ул. Яңгыр туктый,салават күпере чыга. Менә шулай - Рафаэльның, Левитанның салават күпере барлыкка килә.

Менә йолдызлы төнне карыйк алайса! Күпме шигырь, күпме роман язылган,күпме ачышлар ясалган! Тик шунсы гына билгесез,кемгә күбрәк кирәк йолдызлы күк- лирикларгамы,әллә физикларгамы? Хикмәт анда түгел, хикмәт гаҗәпләнү һәм үз-үзеңнән: "Ни өчен?" дип сорый белү. һәм бу сорауга җавап бирергә теләү .Рифма сайлый белгән шагыйрь түгел, ә йөрәге белән күрә белгән чын шагыйрь. Мәктәптә без тәрбияләгән балалар физик булса да, лирик булса да, күңел күзләре күрә белә торган булсыннар,шул чагында эшебез бушка китмәгән булыр.

         Күпьеллык эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: сәләтле шәхес тәрбияләүдә тәрбия эшенең дә йогынтысы зур.

         һәр баланың нинди дә булса сәләте бар, шул өлкәне табып балага талантын күрсәтү өчен шартлар тудырырга гына кирәк. Беренче чиратта, һәр укучы үзен кабатланмас шәхес итеп тоярга, үзенең мөмкинлекләрен, зш -гамәлләрен аңларга һәм бәяләргә тиеш. Шул вакытта сыйныфташлары һәм укытучы тарафыннан аңа шәхес буларак ихтирам формалаша. . Укучыларның иҗади казанышлары - бу мәктәпнең хезмәт җимеше.Мин моны авыл укытучысы буларак әйтәм, чөнки авылда сәнгать мәктәпләре эшләми, үз-үзеңне үстерү өчен мөмкинлекләр чикле, теге яки бу түгәрәкләрне дә шул мәктәпнең укытучылары алып бара. Ә сәләтле балалар күп, гомумән, күз салсаң, талантлар, бөек кешеләр авылдан чыккан. Бу яктан авылның потенциалы зур, әнә шул балаларны ачыклау, югалтмыйча алга таба үстерү укытучы өстенә төшә, баланы тәрбияләгәндә без аңа өч юнәлештә йогынты ясыйбыз: аңына, рухына, әхлагына. Шул чакта гына безнең эшебезнең йогынтысы була, билгеле, яшь үзенчәлекләрен искә алырга кирәк. Аннары мондый эшчәнлек барлык балаларга да үз мөмкинлекләрен эшкә җигәргә мөмкинлек бирә. Барлык балага да акыл сәләте бирелмәгән. Кайбер укучы җырлый, икенчесе рәсем ясый, өченчесе бии. Шәхес тулысынча ачыла торган тәрбия эшчәнлеген табарга гына кирәк. Мондый эшчәнлекне оештыру өчен педагоглардан да, укучылардан да фантазия, уйлап табу, хыяллана белү, сорала. Авыл мәктәпләренең бу эшне оештырганда үз өстенлекләре бар. Авыл кечкенә булу тиз арада барың бергә яки көн дә җыелу, очрашу мөмкинлеге бирә, ата-аналарны да көн саен күрү, аларны бу эшкә тартуга уңайлыклар тудыра, ягъни шәхси һәм эшлекле элемтәләр булдыру процессы көчлерәк бара.

         Балаларның иҗади сәләтләрен үстерүдә шулай ук укучылар, әти-әниләр һәм укытучылар белән бердәм иҗади эшләр оештыру зур нәтиҗә бирә. Ачык дәрес, ата-аналар белән балалар арасында ярышлар , гаиләләр арасында бәйгеләр, ярминкәләр, ата-аналар җыелышлары, Гаилә бәйрәмнәре традициягә әйләнде. Мондый чараларда ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр хискә баеый, әти-әниләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләнә. Чыгыш ясаган әти-әниләрен күреп, балаларда алар белән чиксез горурлану сизелә, өлкәннәр дә кечкенәләр дә эмоциональ канәгатьлек алалар. Чын матурлык һәрвакыт кешелекле була. Гүзәллек кешене нәфисләндерә, яхшырта, рухи яктан һәм әхлак ягыннан сафландыра. Киләчәк дөньяның яшь гражданын тормыштагы һәм сәнгатьтәге гүзәллекне тиешенчә һәм дөрес бәяли белергә өйрәтү- аның рухи йөзен һәр яктан үскән шәхес өчен кирәк булган сыйфатлар белән баету дигән сүз. Гүзәллеккә төшенүнең бала күңелендә бара торган зур һәм мөһим процессына әйләнә-тирәдәгеләр, беренче чиратта гаилә, саклык белән якын килергә тиеш. Әйләнә-тирәдәге тормышның гүзәллеге бала аңына ничек үтеп керсә, якыннарының матурлыгы, намуслылыгы да формалашып килүче кеше күңелендә шундый ук югалмас эз калдырачак. Гаилә һәм мәктәп тә бала тирәсендә матурлыкка, аның бөтен байлыгына, бигрәк тә сәнгатькә тиешле урын бирелгән атмосфера тудырырга тиешләр. Үзеңне сәнгатьнең тәмен белүче, аның байлыгына һәм күптөрлелегенә төшенергә сәләтле кеше итеп тәрбияләү өчен бернинди рецепт та юк. Ә барлык балалар - барсы да!- сәнгатьнең теге яки бу өлкәсенә сәләтле булып туалар. Баланың сәләтсезлеге-күп очракта тәрбия булмау нәтиҗәсе ул. Моңа гаилә гәепле, ләкин моны ата-аналардан таләп итеп булмый торган очраклар да бар.Ә бу инде гаеп урта мәктәпкә төшә дигән сүз. Балаларның сәләтлелеген күрсәткән хәлиткеч һәм иң ачык билге- ал арның уеннары, әкият яратулары. Урта мәктәптә, бигрәк тә түбән классларда, балаларча итеп әйткәндә, "баштан чыгарып", хыял буенча рәсем ясау, уйнау күп булырга тиеш. Баланың мөстәкыйль рәвештә шигырь язу омтылышына күз карасы кебек сак килергә кирәк, чөнки бу сәләт бар кешегә дә бирелми һәм бик күп тырышлык сорый. Гомумән, һәр уңышка ирешүнең сәләт, талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе дә.

Бүгенге көндә сәләтле балаларга үзләрен сынап карау өчен мөмкинлекләр бик күп. Минем сыйныфтагы укучыларым да һәртөрле бәйге-конкурсларда үзләрен сынап карыйлар һәм уңышларга да ирешәләр: Хафизова Әминә бик күп сочинение бәйгеләрендә катнашып призлы урыннар яулады (Республиканский конкурс школьных сочинений «Я, ты, он, она, вместе - целая страна» (2010), 1 место, район, Конкурс сочинений по итогам просмотра кинофильма «Бибинур», (2012) 1 место, "Будущее моей страны в моих руках", 3 место район, (2013) "Марш парков" конкурс сочинений, 1 место, (2010)), Шакирова Чулпан, Сафина Резедәләр республика күләмендә үткәрелгән фәнни конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясадылар, Чулпан призлы урын яулады (2013). Укучылар фәннәр буенча да төрле конкурсларда ел саен актив катнашалар: "Көнгерә", "Русский медвежонок", "Зирәк тиен", "Чемпионат" һәм интернет конкурслар. Чыгышымның ахырында сәләтле бала тәрбияләү буенча берничә киңәш тәкъ­дим итәм:

Сәләтле бала тәрбияләгез. (Дэвид Льюи)

1. Мин баланың һәр соравына туры һәм түземлелек белән жавап бирәм.

2. Мин бала бүлмәсендәге һәм өстәлдәге тәртипсезлек өчен тавыш кузгалтмыйм. Ул шөгыльләнсен өчен шартлар тудырам.

3. Уңышлары өчен генә түгел, ә балам булганы өчен яратуымны аңардан яшермим.

4. Балага һәрвакыт хәленнән килгән эш йөклим.

5. Балага җитешмәгән якларын күрсәтеп, башка балалардан син начаррак, дип әйтмим.

6. Баланың теге яки бу мавыгуын, шөгылен үстерү өчен кирәкле китаплар һәм материаллар алам.

7. Мин баланы фикерләргә, уйларга өйрәтәм, аңа кызыклы нәрсәләрне даими укыйм.

8. Балада һәр нәрсәгә карата кызыксыну уятырга тырышам, төрле вакыйгалар - хәлләр уйлап чыгаруын, хыялына каршы килмим.

9. Мин һәр көнне бала белән икәүдән - икәү калып сөйләшергә вакыт табам.

10. Гаилә эшләрен яки сәяхәтне планлаштыруда бала да катнашырга тиеш.

11. Мин бервакытта да бала җибәргән хатадан көлмим, аны үртәмим.

12. Кирәк вакытта аны яхшы эшләре өчен мактау сүзләрен кызганмыйм.

13. Мин баланы олылар белән үзен олыларча тотарга өйрәтәм.

14. Ялганга, тупаслыкка юл куймыйм.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon pedsovet_chygysh.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе

1 нче квалификацион категорияле математика укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызының педсоветта ясаган чыгышы:

        Бүгенге көндә тормыш мәктәп алдына тәрбия эшен яңача оештыру бурычын куя. Чөнки хәзерге чорда безнең илдә бара торган яшәү өчен көрәш, шәхси эшмәкәрлекне хуплау, җәмгыяттә үз-үзеңне генә ихтирам итү хисенең көчәя баруы яш кешенең якты омтылышларын сүндерә, үзенә тиешле тормыш юнәлешен сайларга комачаулый. Ләкин, җәмгыятебезгә икмәк кенә түгел, матурлык та кирәк бит. Җәмгыять шартларына яраклашкан,тормыш матурлыгына үзенең бөтен хисләре белән җавап бирә торган кеше кирәк,ә мондый осталык каян килә соң? Башкалар ишетмәгәнне ишетү, башкалар күрмәгәнне күрә белү, башкалар аңламаганны аңлау.Аның чыганагы кайда?Бәлки, кайберәүләр бүгенге компьютер, техника,бизнес заманында бу вак,кирәксез нәрсә дип карар.         Сезгә берничә мисал китерәм.

        Яңгыр. Кешеләр зонт тотканнар. Гаҗәпләнерлек нәрсә бар монда? Юеш-бары шул гына.

        Ә кеше яңгырны каршылап тәрәзәсен ачкан да куанып куйган һәм үзенең куанычын безгә тапшырган: "Люблю грозу в начале мая, когда весенний, первый гром, как бы резвяся и играя, грохочет в небе голубом..» Бу-Тютчев. һәм икенче кеше.яңгырга исе китеп, туктап калган. Яңгыр тавышы аның өчен музыкага әйләнгән.һәм ул музыканы безгә биргән. Дебюсси булган ул. Яңгыр туктый,салават күпере чыга. Менә шулай - Рафаэльның, Левитанның салават күпере барлыкка килә.

Менә йолдызлы төнне карыйк алайса! Күпме шигырь, күпме роман язылган,күпме ачышлар ясалган! Тик шунсы гына билгесез,кемгә күбрәк кирәк йолдызлы күк- лирикларгамы,әллә физикларгамы? Хикмәт анда түгел, хикмәт гаҗәпләнү һәм үз-үзеңнән: "Ни өчен?" дип сорый белү. һәм бу сорауга җавап бирергә теләү .Рифма сайлый белгән шагыйрь түгел, ә йөрәге белән күрә белгән чын шагыйрь. Мәктәптә без тәрбияләгән балалар физик булса да, лирик булса да, күңел күзләре күрә белә торган булсыннар,шул чагында эшебез бушка китмәгән булыр.

        Күпьеллык эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: сәләтле шәхес тәрбияләүдә тәрбия эшенең дә йогынтысы зур.

        һәр баланың нинди дә булса сәләте бар, шул өлкәне табып балага талантын күрсәтү өчен шартлар тудырырга гына кирәк. Беренче чиратта, һәр укучы үзен кабатланмас шәхес итеп тоярга, үзенең мөмкинлекләрен, зш -гамәлләрен аңларга һәм бәяләргә тиеш. Шул вакытта сыйныфташлары һәм укытучы тарафыннан аңа шәхес буларак ихтирам формалаша. . Укучыларның иҗади казанышлары - бу мәктәпнең хезмәт җимеше.Мин моны авыл укытучысы буларак әйтәм, чөнки авылда сәнгать мәктәпләре эшләми, үз-үзеңне үстерү өчен мөмкинлекләр чикле, теге яки бу түгәрәкләрне дә шул мәктәпнең укытучылары алып бара. Ә сәләтле балалар күп, гомумән, күз салсаң, талантлар, бөек кешеләр авылдан чыккан. Бу яктан авылның потенциалы зур, әнә шул балаларны ачыклау, югалтмыйча алга таба үстерү укытучы өстенә төшә, баланы тәрбияләгәндә без аңа өч юнәлештә йогынты ясыйбыз: аңына, рухына, әхлагына. Шул чакта гына безнең эшебезнең йогынтысы була, билгеле, яшь үзенчәлекләрен искә алырга кирәк. Аннары мондый эшчәнлек барлык балаларга да үз мөмкинлекләрен эшкә җигәргә мөмкинлек бирә. Барлык балага да акыл сәләте бирелмәгән. Кайбер укучы җырлый, икенчесе рәсем ясый, өченчесе бии. Шәхес тулысынча ачыла торган тәрбия эшчәнлеген табарга гына кирәк. Мондый эшчәнлекне оештыру өчен педагоглардан да, укучылардан да фантазия, уйлап табу, хыяллана белү, сорала. Авыл мәктәпләренең бу эшне оештырганда үз өстенлекләре бар. Авыл кечкенә булу тиз арада барың бергә яки көн дә җыелу, очрашу мөмкинлеге бирә, ата-аналарны да көн саен күрү, аларны бу эшкә тартуга уңайлыклар тудыра, ягъни шәхси һәм эшлекле элемтәләр булдыру процессы көчлерәк бара.

        Балаларның иҗади сәләтләрен үстерүдә шулай ук укучылар, әти-әниләр һәм укытучылар белән бердәм иҗади эшләр оештыру зур нәтиҗә бирә. Ачык дәрес, ата-аналар белән балалар арасында ярышлар , гаиләләр арасында бәйгеләр, ярминкәләр, ата-аналар җыелышлары, Гаилә бәйрәмнәре традициягә әйләнде. Мондый чараларда ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр хискә баеый, әти-әниләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләнә. Чыгыш ясаган әти-әниләрен күреп, балаларда алар белән чиксез горурлану сизелә, өлкәннәр дә кечкенәләр дә эмоциональ канәгатьлек алалар. Чын матурлык һәрвакыт кешелекле була. Гүзәллек кешене нәфисләндерә, яхшырта, рухи яктан һәм әхлак ягыннан сафландыра. Киләчәк дөньяның яшь гражданын тормыштагы һәм сәнгатьтәге гүзәллекне тиешенчә һәм дөрес бәяли белергә өйрәтү- аның рухи йөзен һәр яктан үскән шәхес өчен кирәк булган сыйфатлар белән баету дигән сүз. Гүзәллеккә төшенүнең бала күңелендә бара торган зур һәм мөһим процессына әйләнә-тирәдәгеләр, беренче чиратта гаилә, саклык белән якын килергә тиеш. Әйләнә-тирәдәге тормышның гүзәллеге бала аңына ничек үтеп керсә, якыннарының матурлыгы, намуслылыгы да формалашып килүче кеше күңелендә шундый ук югалмас эз калдырачак. Гаилә һәм мәктәп тә бала тирәсендә матурлыкка, аның бөтен байлыгына, бигрәк тә сәнгатькә тиешле урын бирелгән атмосфера тудырырга тиешләр. Үзеңне сәнгатьнең тәмен белүче, аның байлыгына һәм күптөрлелегенә төшенергә сәләтле кеше итеп тәрбияләү өчен бернинди рецепт та юк. Ә барлык балалар - барсы да!- сәнгатьнең теге яки бу өлкәсенә сәләтле булып туалар. Баланың сәләтсезлеге-күп очракта тәрбия булмау нәтиҗәсе ул. Моңа гаилә гәепле, ләкин моны ата-аналардан таләп итеп булмый торган очраклар да бар.Ә бу инде гаеп урта мәктәпкә төшә дигән сүз. Балаларның сәләтлелеген күрсәткән хәлиткеч һәм иң ачык билге- ал арның уеннары, әкият яратулары. Урта мәктәптә, бигрәк тә түбән классларда, балаларча итеп әйткәндә, "баштан чыгарып", хыял буенча рәсем ясау, уйнау күп булырга тиеш. Баланың мөстәкыйль рәвештә шигырь язу омтылышына күз карасы кебек сак килергә кирәк, чөнки бу сәләт бар кешегә дә бирелми һәм бик күп тырышлык сорый. Гомумән, һәр уңышка ирешүнең сәләт, талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе дә.

Бүгенге көндә сәләтле балаларга үзләрен сынап карау өчен мөмкинлекләр бик күп. Минем сыйныфтагы укучыларым да һәртөрле бәйге-конкурсларда үзләрен сынап карыйлар һәм уңышларга да ирешәләр: Хафизова Әминә бик күп сочинение бәйгеләрендә катнашып призлы урыннар яулады (Республиканский конкурс школьных сочинений «Я, ты, он, она, вместе - целая страна» (2010), 1 место, район, Конкурс сочинений по итогам просмотра кинофильма «Бибинур», (2012) 1 место, "Будущее моей страны в моих руках", 3 место район, (2013) "Марш парков" конкурс сочинений, 1 место, (2010)), Шакирова Чулпан, Сафина Резедәләр республика күләмендә үткәрелгән фәнни конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясадылар, Чулпан призлы урын яулады (2013). Укучылар фәннәр буенча да төрле конкурсларда ел саен актив катнашалар: "Көнгерә", "Русский медвежонок", "Зирәк тиен", "Чемпионат" һәм интернет конкурслар. Чыгышымның ахырында сәләтле бала тәрбияләү буенча берничә киңәш тәкъдим итәм:

Сәләтле бала тәрбияләгез. (Дэвид Льюи)

1. Мин баланың һәр соравына туры һәм түземлелек белән жавап бирәм.

2. Мин бала бүлмәсендәге һәм өстәлдәге тәртипсезлек өчен тавыш кузгалтмыйм. Ул шөгыльләнсен өчен шартлар тудырам.

3. Уңышлары өчен генә түгел, ә балам булганы өчен яратуымны аңардан яшермим.

4. Балага һәрвакыт хәленнән килгән эш йөклим.

5. Балага җитешмәгән якларын күрсәтеп, башка балалардан син начаррак, дип әйтмим.

6. Баланың теге яки бу мавыгуын, шөгылен үстерү өчен кирәкле китаплар һәм материаллар алам.

7. Мин баланы фикерләргә, уйларга өйрәтәм, аңа кызыклы нәрсәләрне даими укыйм.

8. Балада һәр нәрсәгә карата кызыксыну уятырга тырышам, төрле вакыйгалар - хәлләр уйлап чыгаруын, хыялына каршы килмим.

9. Мин һәр көнне бала белән икәүдән - икәү калып сөйләшергә вакыт табам.

10. Гаилә эшләрен яки сәяхәтне планлаштыруда бала да катнашырга тиеш.

11. Мин бервакытта да бала җибәргән хатадан көлмим, аны үртәмим.

12. Кирәк вакытта аны яхшы эшләре өчен мактау сүзләрен кызганмыйм.

13. Мин баланы олылар белән үзен олыларча тотарга өйрәтәм.

14. Ялганга, тупаслыкка юл куймыйм

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

Әдәбият дәресләрендә белем һәм тәрбия берлеге

научная статья, опубликованная в сборнике Министерства Образования...

Ризаэддин Фәхреддин иҗатында тәрбия-әхлак һәм шәхес тәрбияләү нигезләре”

Материал об использовании трудов Р. Фахреддина для нравственного воспитания детей ....

"Г.Афзал иҗатында патриотик тәрбия" темасына фәнни-тикшеренү эшенең презентациясе

В слайдах презентации даются  несколько фотографий  татарского народного писателя Г. Афзала,  также поэта-патриота М.Джалиля, которому автор посвящает свои стихи....

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинарына ачык тәрбия сәгате дәрес эшкәртмәсе . Тема : “Бәхет кайда ул?”

Дәрес темасы – Бәхет.Уздыру формасы – диспут.Максат: 1.     Укучыларны “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү....

УКЫТУ-ТӘРБИЯ ПРОЦЕССЫНДА КҮПМӘДӘНИЯТЛЕ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛӘҮ НИГЕЗЛӘРЕ

Мәкаләдә күпмәдәниятле  тәрбия бирүнең нигезләре бирелә. Мәктәптә нинди эш алымнарын алып баруы турында күрсәтелә....