Сценарий " Сара Садыкова всегда в наших сердцах"
методическая разработка по музыке на тему

Салихова Гульсима Идрисовна

Сценарий написан к 108-летию со дня рождения великой татарской женщине- композитору Саре Садыковой.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_sara_sadyykova.docx28.1 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

                                  РЕСПУБЛИКА    ТАТАРСТАН

                   ТУКАЕВСКИЙ  МУНИЦИПАЛЬНЫЙ  РАЙОН

  «  ЙӨРӘКЛӘРГӘ КЕРӘ, КҮҢЕЛЛӘРГӘ

   САРА  АПАНЫҢ  ЯМЬЛЕ  КӨЙЛӘРЕ»

     (С.Садыйкова иҗатына багышланган  музыкаль-әдәби кичәсе)

                                                                                        Салихова Г.И., с. Калмаш

                                                   2014

                                                       -1-

    А.Б.: - Кадерле кунаклар! Без буген халкыбызның сөекле композиторы, артисткасы  Сара апага Садыйковага багышланган әдәби -музыкаль кичәгә җыелдык.

1 бала: Йөрәкләргә керә, күнелләргә

             Сара апаның ямьле көйләре

             Кайдан килгән мондый мөң бәйләме?

             Гел чәчәктер туган җирләре.

2 бала: Сара апаның җыры яңгыраса

              Йөрәк хисләрен ул уята

              Уйландыра, җанны уята

              Куз яшьләр китерэ, елата.

3 бала: Онытылмас моңнар буләк иттең

              Без җырларбыз синең хакында.

              Китсәң дэ син инде кайтмас булып

              Зур мирасың калды халкына.

А.Б.:Бу сүзләр Сара апа Садыйкованың иҗатына кереш сүз булып тора.Моң - ул көйнең эчке сыйфаты, эчке байлыгы, җаны. Моң- белем кебек үк, кешенең рухи байлыгы. Сара апаны  кечкенә чагында  ук «моңлы бала» дип йөрткәннәр һәм беренче ул халык күңелендә  җырчы буларак таныла, хәттә аны «татарстан сандугачы», дип  йөрткәннәр. Хәзер мин сезгә Сара Садыйкова башкаруында җыр тәкдим итәм.

                   

                   1. «Сандугач» (М.Мозаффаров муз.)

                                           

 А.Б.: Җыр кеше йөрәгендә туа.Шагыйрь һәм композитор йөрәгендә.Кешенең барлык кичерешләрен, барлык тойгыларын үзенә күчереп, сизгер күңелдә җыр туа. Сара апа узенең җырлары белэн кешеләргә бәхет, җылылык, илһам өләшә. Аның җырлары күп кенә җырларчыларга иҗат юлларын ачты. Татарстанның халык артисткасы Зухра Сәхәбиева да шуларның берсе.

          2. «Җидегән чишмә» (З.Сәхәбиева, аудиоязма)

А Б.: Сара апа Садыйкова узенең иҗат юлын спектакльләрдә уйнаудан башлый, ә яңадан ул шул спектакльләргә көйлэр яза . «Ак калфак» спектакленэ ул  «Ай Сөмбел, вай Сөмбел» дигэн көй язды.

           3.Бию: «Ак калфак» ( «Ләйсән» бал.бакчасы)

                                                       

А.Б.:Кая гына бармасын  Сара апа язасы җырларына  илһам, дәрт, моң алып кайта. Туган жиребезнең кайсы төбәгенә генә барса да, җырда  мактарлык гүзэллек таба. Анын республикабыздагы куп кенэ авылларына багышланган җырлары бар: «Актаныш таңнары», «Кукмора», «Балтачым», «Арча кичләре» һ.б.

4 бала: Туган илкэем, сойгэн жиркэем

             Иртэнге саф нурга кумелэ.

             Урман буйлары, басу юллары

             Бигрэк инде матур куренэ.

                                       

А.Б.Сара апа үз илебезне  бик нык яратты.Мин дә ышанам сез дә илебезгә тугры булырсыз.Ә хәзер әйдәгез әле бергәләп  С.Садыйкованың җырын башкарыйк.

                    4. Җыр: «Үз илемдә» ( Күмәк)  

А.Б.: Сара Садыйкованы композитор буларак халык яхшы белә.Ә менә шигырләр дә язганын куп кеше белми дә.Җанында кайнаган хисләр ул еш кына шигырь юлларына сала торган була. Шигырьләрен берсен татар теле укытучысы һәм культура йорты художество җитәкчесе Карамова Ләйсән укый.

                   5. “Сыкрый йөрәгем.”  (Л.Карамова башкара.)           

Әллә нигә авыр бүген миңа,
Әллә нигә сыкрый йөрәгем.
Җанга җайлы урын табалмыйча
Әрнеп үтә матур көннәрем.

Нигә кеше кебек шатланалмыйм,
Нигә көлә алмыйм мин бүген?
Ник каралган тормышым кояшы,
Ни каплаган бәхетемнең күген?

Әллә нигә бүген күңелем бизгән
Кешеләрдән, барлык дөньядан.
Әллә нигә бүген хәтерем калган
Дөньядагы барлык дорфадан.

Шулай үтәр микән бу гомерләр,
Шулай үтәрменме дөньядан?
Бу дөньяның чиксез гүзәллеген
Әле күңлем сөеп туймаган.

Яшел үләннәргә ятып аунар идем,
Сулар идем чәчәк исләрен.
Тып-тын гына тыңлап торыр идем
Йомшак таң җилләре искәнен...

                                                                                                 

А.Б.:Хөрмәтле кунаклар, бүген безнең арада, Калмаш балалар бакчасында бик озак  еллар повар булып  әшләп, аннары лаеклы ялга чыккан, Каюмова Раисэ апа утыра. Раисә апа Казанда әшләгәндә Сара Садыйкова житәкчелек иткән хор төркеменә йөргән.Ул безгә шул вакытларда өйрәнгән җырын бүләк итә.

                6.  Җыр : «Казан кичләре»  (Р.Каюмова башкара) .

А.Б.: Кадерле композиторыбыз С.Садыкова исеме халкыбыз күңелендә аеруча тирән мәхәббәт белән саклана.Заманында популяр драма артисткасы, мәшһүр җырчысы һәм татар халкын берсеннән-берсе матур җырлары белән куандырган данлыклы С.Садыйкованы кемнәр генә сагынмый икән!Ул үзе дә бит тамашачына бик яратты, һәр конөертны ул : “Исәнмесез, дусларым, туганнарым”, дип башлый иде. Ә хәзер Сара апаның халык яратып җырлый торган җырын  Магсумова Зулфира башкаруында тыңлыйк.

                7.Җыр: «Белегез шуны»  (З.Магсумова башкара).

А.Б.:   Вальс!Вальс!Яңгырый киң залда.

          Вальс!Вальс!Канат ул һәр җанга.

          Вальс!Вальс!Кушылыйк без аңа.

         Зилә Сунгатуллина башкаруында «Вальс» җыры .

                   8.  Җыр: «Вальс»  (З.Сунгатуллина )

                          (3 класс укучылары бии)                                          

А.Б.:Бүгенге  кичәне Сара Садыйкованың кызы Альфия Айдарская әнисе турында әйткән сүзләре белән тәмамлыйсы килә:

 «Бәхетле кеше иде минем әнкәем! Безнең күбебез өчен сер булып калган нәрсәләрне белә иде ул! Бәлки шуңадыр да гомере буе гүзәллеккә табынып, әчкәрсез куңелле булып яшәде, гүзәллеккә табыну тойгысы  аны соңгы сулышына кадәр рухландырып торды».

Тормыш дәвам итә. Җыр туа, җыр яши. Җырлаучы булганда- җыр мәңге үлми. Сара апанын  җырлары, көйлэре яши, буыннан буынга кучэ.                                                      


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий последнего звонка "Мы оставим здесь наши сердца"

Сценарий последнего звонка в 11 классе, к материалу есть презентация "Что тебе снится, выпускник?" Если кому-топотребуется, я готова выслать на ваш e-mail, очень большой обем....

Сценарий внеклассного мероприятия "Наше сердце"

Сценарий внеклассного мероприятия может быть использован при подготовке к предметной неделе биологии или в виде урока с предшествующей подготовкой....

Сценарий мастер-класса "Наше сердце" на конкурс учитель года

Сценарий мастер-класса в технологии творческих мастерских для конкурса "Учительгода"....

Сценарий "Любовь в наших сердцах"

Внеклассное мероприятие для школьников....

Сара Садыкова

Сценарий внеклассного мероприятия....

Статья Зариповой М.А. "В Татарском культурном центре Москвы состоялся вечер памяти Сары Садыковой"

Статья была опубликована агентством "Татар-Информ" 7 ноября 2006 года.Ссылки на статью в интернете см.: http://sarasadykova.su/texts-cir.htmhttp://sarasadykova.su/T071106.htm...

Сара Садыкова.

Урок о Саре Садыковой....