Сара Садыкова
материал (8 класс) по теме

Сценарий внеклассного мероприятия.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sara_sadykova.doc387 КБ

Предварительный просмотр:

КАЗАН ШӘҺӘРЕ СОВЕТ РАЙОНЫ

156нчы УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

   

ӘДӘБИ – МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ

Моң чишмәсе

укытучы: Петрова Н.А.

Казан 2012 ел

 №3 “Вальс” яңгырый.

«Халык – зур ул, моңлы ул, шагыйрь ул».

100 ел элек бу сүзләрне бөек татар шагыйре Г.Тукай әйткән, һәм алар хәзер дә үз мәгънәсен югалтмаганнар. Бу сүзләр Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, талантлы композитор Сара Садыйкова турында әйтелгән кебек.

Композитор Сара Садыйкованың исеме халкыбыз күңелендә аерата тирән мәхәббәт белән саклана. Заманында популяр драма артисткасы, татар опера театрының күренекле солисткасы, 20-30 елларның мәшһүр җырчысы һәм, ниһаять, татар халкын берсеннән берсе матур җырлары белән куандырган данлыклы композитор Сара Садыйкова турында кем генә белми икән. Аның 65 еллык иҗат юлы – бу аның халкы узган юл да.

№13 “Мин сине ничек яраттым”

Сара Садыйкова бик күп драма спектакльләренә музыкалар язган, Опера театры сәхнәләрендә куелган музыкаль комедияләр дә иҗат иткән. Ул үзенең иҗатында сөекле композиторыбыз Салих Сәйдәшев традицияләрен дәвам итеп, шул  традицияләргә гомере буена тугрылыклы булып калды. Татар музыкасына беренче булып танго, фокстрот стильләрен кертүче дә ул. Аның җыр өлкәсендәге тәүге карлыгачы – “Көтәм сине” дигән тангосы. 1942 ел. Сара ханымның тормыш иптәше – сугыш корында. Сагышлы көннәр. Шундый көннәрнең берендә ул, үзе дә сизмәстән, Әхмәт Ерикәйнең “Көтәм сине” шигырен көйли башлый, талгын гына моң агыла... Әнә шулай Сара Садыйкованың беренче җыры туа. Фронттагы сугышчыларга җырның ничек барып җитүе турында без Рифкать Исмәгыйлев истәлегеннән укып беләбез:”Госпитальдә бер лейтенант без беркайчан да ишетмәгән бер җыр җырлады:

Син кайларда йөрисең икән,

Алтыным, көләч йөзле иркәм, -

дип башлана иде ул җыр. Барыбыыз да сихерләнгән кебек, тынып калдык. Ниндидер илаһи моң, йөрәк өзгеч сагыну, шул ук вакытта яшәүгә, туган якларга, сөйгәнең янына әйләнеп кайтуга ышаныч, өмет яңгырый иде бу җырда. Сугыш бетеп илгә кайткач кына белдем. Бу – Сара Садыйкованың “Көтәм сине” дигән тангосы икән. Туган яклардан – Татарстаннан очып килеп, фронт сызыкларында, госпитальләрдә яңгыраган канатлы җыр булды ул!”

        

№2 “Көтәм сине”

        Сара Садыйкованың дуслары, таланты алдында баш иючеләре бөтен Россия һәм якын чит илләргә таралган. Рус халкы белән дуслыгы туганлык холкы йөрткән.

        Аның якын һәм ерак туганнары арасында руслар бик күп.

        Милләтчелек һәм шовинизм аның рухына ят булганнар. Россиягә, рус халкына ул күп җырларын багышлаган. Алар арасында “Минем Россиям”, “Безнең Россия белән бер язмыш, “Гүзәл Мәскәү” һәм башкалар. Асылда ул интернационалист, үз республикасының чын ватанчысы булган. Аның Хәсән Туфан сүзләренә язылган “Казан кичләре” исемле искиткеч гимнын дулкынланмыйча тыңлап булмый.

        

№6 “Казан кичләре”  

        (экранда әти-әнисе фотографиясе, кечкенә Сара)

Кайда туган соң ул?

Кем аның әти-әнисе?

        Менә фотода Сара Садыйкованың әти-әнисе. Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. Ул дөньяга киләсе көнне аның әтисе белән әнисен туганнары кунакка мәҗлескә чакырган була. Җырлап-биеп күңел ачканда, дөньяга нәни Сара туа. Шундый вакытта туган кыз бала сайрар кош – сандугач булмыйча, кем булсын? Табигатьнең могҗизасы, адәм балаларының бик сирәгенә генә насыйп булган илаһи җыр-моң иҗат итәчәк композитор шулай дөньяга килә.

        Татар музыкасы тормышында Сара Садыйкова исеме уникаль. Татар профессиональ сәнгатенең барлыкка килүе һәм үсеше ХХ гасырның 20-30 елларында Сара Садыйкова исеме белән тыгыз бәйләнгән. Ул татар профессиональ сәнгатенең башлангыч чорында торган.

        Башта

  1. Мәскәү консерваториясе (1922-1928)
  2. Мәскәү консерваториясе каршындагы татар опера студиясе.

Менә экранда  Сара Садыйкова укыган Мәскәү консерваториясе.

(фото)

Кем соң ул – Сара Садыйкова?

Бу бер исемдә төрле жанрлар тупланган.

  • Мәскәү Үзәк Татар драма театрының драматик актрисасы

          (экранда С.Садыйкова фотосы)

  • Беренче милли операларда онытылмас образлар иҗат иткән Татар дәүләт опера һәм балет театрының опера җырчысы

          (экранда С.Сәйдәшев фотосы)

1925нче елда Василий Виноградовның “Сания” исемле беренче татар операсында баш партия махсус аның тавышы өчен язылган булган.

                         (экранда иске афиша)

        Сания ролен Сара Садыйкова зур осталык белән башкарды. Фатих Әмирхан сөенеп яза:

-“Сания” операсында баш рольне композитор Солтан Габәши махсус Сара Садыйкова өчен язган. Яшь җырчы Казан тамашачылары алдында сынавын уңышлы биргән һәм хәтерләрендә гүзәл кыз Сания образын иҗат итүче булып калган.

                         (экранда Ф.Әмирхан фотосы)

Фатих Әмирханны Сара Садыйкова якын белгән. Әле педагогия техникумында укыган чакта Солтан Габәши белән берничә тапкыр аның йортында булган, килгән саен аның өчен халык җырларын, С.Габәшинең яңа җырларын җырлаган. Бер килүендә Фатих Әмирхан

- Сара сеңелем, табигать сиңа моңлы, матур тавыш биргән... Җырны ташлама” – дигән.

Бу мәрхәмәтле сүзләре белән ул аның язмышын билгеләгән.

Камал театры актеры  Һидият Солтанов исенә төшерә

-Сара ханым белән минем беренче очрашуым 1933 елда безнең Баку шәһәрендә җәйге гастрольләре вакытында булды... Сара Садыйкова уңышлы итеп “Зәңгәр шәл”, “Наемщик”, “Кандыр буе” спектакльләрендә баш рольләрне башкарды. Баку тамашачыларының мәхәббәтен яулады. Тамашачылар аны сәхнәдән чыгармадылар. Кайта-кайта җырлаттылар, чәчәккә күмделәр үзен. Азербайджаннар “дисәң, бу гыз, татарон бюл-бюле дор” дия-дия кул чаптылар, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр”.

        Халык аны искиткеч драма актрисасы кебек тә, Татарстанда опера сәнгатенә зур өлеш керткән танылган җырчы кебек тә хәтерли.

(экранда С.Садыйкова фотосы)

Наби Дәүли сүзләренә язылган “Уфа ни өчен матур” дигән искитәрлек җырны тынлап алыйк әле.        

№20 “Уфа ни өчен матур”

Салих Сәйдәшев үзенең “Сандугачын” Сара Садыйковага юнәлткән, һәм Сара апа аның беренче башкаручысы булган. Аларның бер берсенә җылы мөнәсәбәтләре гомер буе сакланган.

- Сәйдәшев музыкасы тынлаучыларның дикъкатен җәлеп итәргә ярдәм итә иде, шуңа күрә үз концертларымны мин еш кына “Наемщик” драмасыннан Гөлйөзем ариясеннән башлый идем. Сәйдәшев үзенең “Сандугачын” минем тавышым өчен язган дип әйтсәм, ялгыш та, арттыру да булмас. – дип искә ала Сара апа.

Тормышта Сара Садыйкова бик шат күңелле кеше булган. Игелекле, шат күңелле кешеләр белән аралашудан ул куаныч тапкан. Үзе  шигырьләр дә язган. Менә аның бер шигыре:

                         “Әй, рәхәт бу Казанда”

                                  - Әй, рәхәт бу Казанда

                                  Үз шәһәрең, үз җирең,

                                  Кая барсаң, бар да таныш,

                                  Син беләсең һәр җирен.

                                  Ул урамда барган чакта

                                  Килеп очрый танышың,

                                  Рәхәтләнеп сөйләшәсең,

                                  Чатка ишетелә тавышың.

                                  Театрда, травмайда,

                                  Урамнарда йөргәндә,

                                  Туган халкың сәлам биреп,

                                  Хөрмәт итә күргәндә.

                                  Рәхәт була, очрасалар,

                                  Танышларың, дусларың,

                                  Тыныч илдә шулай гөрләп,

                                   Яшик әле, дусларым!..

                                                                             (1994 г.)

1939нчы елда Сара Садыйковага ТАССРның атказанган артисткасы дигән мактаулы исем бирелде. “Бу исемне аклар өчен хәзер мин тагын да яхшырак эшләргә тиеш” дип язган Сара Садыйкова.

Бу исемне ул 38 ел йөрткән.

1941нче елда “Азат хатын” журналында Сара Садыйкова турында “Республика Сандугачы” дигән мәкалә чыккан иде. Шул вакыттан тарафдарлары аны шулай атый башладылар.

Шагыйрә Роза Хафизова бу “Сандугачка” багышланган шигырь язган иде.

                           “Челтери чишмә”

                                    - Челтери чишмә,

                                    Җидегән чишмә,

                                    Сара чишмәсе.

                                           Йөзек салмый,

                                           Суын эчми

                                           Килми китәсе.

                                     Җилләр куа

                                     Ак җилкәнне

                                     Идел өстендә.

                                             Сара баскан

                                             Яулык болгый

                                             Юллар читендә.

                                       Саф мәхәббәт

                                       Җырын җырлый

                                       Шәле иңендә.

                                             Сагыну-сагыш

                                             Ишетелә

                                             Моңсу көендә.

                                        Яши шулай,

                                        Мәңге яшәр

                                        Халык күңелендә.

                                               Каберенә

                                               Юл өзелмәс

                                               Татар илендә.

Сара Садыйкова җырлары гәзит һәм журналлар битләрендә тәртипле рәвештә күренгәннәр. Җырларның күбесен Сара апа конкрет башкаручы өчен язган. Башкаручылар бу замандаш көнүзәк җырлар аркасында танылганнар.

Җырлар – аның иң зур байлыгы. Сара Садыйкованың һәр көе җыр сөючеләрнең йөрәкләренә үтеп керүе, аларның кайгы-шатлыкларын, өмет-хыялларын, тойгы-кичерешләрен, сагыш-моңнарын бөтен тулылыгы белән чагылдыруы белән аерылып тора. Аның берсеннән-берсе матур җырларыхалык байлыгына әверелде, халык ул җырларны үзенең күңел дәвасы, рухын яктыртучы нур итеп тоя.

№11 “Сөмбел”

Гомеренең соңгы елларын Сара Садыйкова бик күп эшли. Күп яза, күп йөри, кешеләр белән аралаша, концертларда, хезмәттәшләренең иҗат кичәләрендә һәм юбилейларында катнаша. Композиторлар берлеге эшендә актив катнаша. Бөтен дәрте үз халкы өчен, туган сәнгате өчен күбрәк яхшылык эшләү омтылышында чагылыш тапкан.

Шагыйрә Флүрә Тарханова аңа багышлап түбәндәге юлларны яза:

  • Моңнарыңны синең татып үстем,

Шуңа да мин артык моңлыдыр.

Күңелемдә кояш балкыса да,

Моңлы җырлар гына җырлыймдыр.

      Әти, мәрхүм, синең көйләреңне,

      Уйный иде өзеп, сыздырып.

      Күңелләргә ялкын өсти-өсти,

      Җанда өермәләр туздырып.

Кемнәр генә сиңа табынмаган,

Кемнәр генә сине белмәгән?

Җир йөзендә, бәлки, юктыр татар,

Синең җырдан ярдәм күрмәгән.

      Синең гомер – берәү генә түгел,

      Һәр буында кабат калкырсың.

      Моңы белән җанны иркәләүче

                      Якты йолдыз булып балкыр.

Сара Садыйкова тормышында бер үзгәрми торган нәрсә бар иде – бу аның яшь чагында ук кабынган тамашачылар мәхәббәте. Бу мәхәббәт елдан-ел арта барып, композиторның авыр, ләкин гүзәл тормышының соңгы көннәренә кадәр янды.

(экранда С.Садыйкова фотосы)

Гөлшат Зәйнашева шигыренә язылган “Идел суы ага торыр” дигән гаҗәеп матур, тирән моң белән сугарылган җыры – Сара Садыйкованың соңгы әсәре булды. Сәнгатьтә мондый соңгы иҗатны, тетрәндергеч соңгы казанышны “аккошның соңгы җыры” диләр. Вафат булырга бер ай кала ул соңгы тапкыр сәхнәгә чыгып, әлеге җырының бер куплетын башкарды. Бөтен зал алкышлап торып басты.

№ 12     “Идел суы ага торыр”

Бу алкышлар аңа яңа көч бирделәр кебек. Һәм ул Шиһапов шигыренә язылган “Яшьләр эзләре” җырын җырлый башлады.

№19 “Яшьләр эзләре” (әкрен)

Бу җырны ул зур дәрт белән, иң югары ноталарга канатларда күтәрелгән сыман башкарды. Тамашачылар аягүрә басып алкышладылар һәм шул ук вакытта саубуллаштылар кебек.

(җыр каты яңгырый)

Ул да үз тамашачысы белән саубуллаша иде. Сара Садыйкова турында истәлек халык хәтерендә сүнми.

Үз шигырендә Сара Садыйкова шундый юллар яза:

            -Знаю, все проходит – Я уйду однажды

Жизнь не повторится, и не будет дважды,

Я же не напелась и не насмеялась,

                     Красотой безмерной не налюбовалась!

              В травы б мне улечься, мне б в цветы зарыться,

              Чтоб не надышаться – запахом упиться.

              Чтоб забыть однажды обо всем на свете…

              Чтоб немую песню шелестел мне ветер.

Сара Садыйкованың 100-еллык юбилее көннәрендә шуны искә төшереп китәсе килә: моңга, көйгә бай татар халкы үзенең яраткан җырчысына – сандугачка күп шигырьләр багышлаган. Шуның белән үз ихтирамын, рәхмәтен кайнар мәхәббәтен белдергән.

№1 “Танго” (әкрен)

      - Изге җаннар җирдә кими бара,

        Бәгырьләргә тагын кан сава.

        Җырың гына калды микәнни соң

        Соңгы ядкарь булып дөньяга?!

              Пар йөрәкләр моңга сусаганда,

              Юаныр сүз тансык чагында,

              Син иң кирәк кеше идең безгә,

              Мәйданында һәм туйда – табында.

                                          (Әхмәт Рәшит сүзләре).

  • Я Ваши песни знаю с давних лет,

Они мне в душу сызмалҗства запали.

И навсегда оставили в ней след.

Я счастлива... при звуках их печали.

                              - ...Да, в Ваших песнях –

                                 Родина моя,

                                 народный дух

                                 неотразимой силы,

                                 Вот “Дочь Идели».

                                 «Грусть – тоску» тая,

                                 Поёт душевно: «Жду

                                 тебя», «Жду, милый!»

                              - И Вы летели, точно метеор,

                                Для всех татар земли Вы были гений.

                                Ваш свет горит в отчизне до сих пор,

                                Для нас он и, для новых поколений!

                               

Resource id #4694

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий " Сара Садыкова всегда в наших сердцах"

Сценарий написан к 108-летию со дня рождения великой татарской женщине- композитору Саре Садыковой....

Статья Зариповой М.А. "В Татарском культурном центре Москвы состоялся вечер памяти Сары Садыковой"

Статья была опубликована агентством "Татар-Информ" 7 ноября 2006 года.Ссылки на статью в интернете см.: http://sarasadykova.su/texts-cir.htmhttp://sarasadykova.su/T071106.htm...

Индивидуальный план прфессионального образования учителя МБОУ «Старочукалинская ООШ» Дрожжановского р-на Р.Т.Садыкова Ф.Х.на 2011-2015 учебный год

«Развитие образовательного, воспитательного и оздоровительного потенциала учащихся на занятиях физкультуры»Актуальность  темы:Совершенствование качества обучения ~ воспитания в средней школе напр...

Индивидуальный план повышения профессионального уровня на межаттестационный период учителя истории и обществознания Садыковой Мариям Мирзаевны на 2016 – 2017 годы

Индивидуальный план повышения профессионального уровня на межаттестационный период учителя истории и обществознания на 2016-2017 учебный год....

Тау ягының танылган шәхесләре. Садыкова Зәйнәп.

Тау ягының танылган шәхесләре.Садыкова Зәйнәп.Фэнни-эзләнү эше....

Сара Садыкова.

Урок о Саре Садыковой....