Науруз
план-конспект занятия по музыке по теме

Кострюкова Светлана Германовна

Национальные обычаи встречи весны

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nuruz.docx15.87 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Нәүрүз бәйрәме.

А.б. Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!

А.Б. Бүген бездә Нәүрүз бәйрәме!

А.б.Март ае-яз башы, бик матур ай. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты-21 нче март- Нәүрүз бәйрәме буларак  билгеләп үтелә.

А.б. Нәүрүз ул- язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган  халык бәйрәме ул.

А.б. Нәүрәз – игелек, дуслык бәйрәме!

А.б. Нәүрүз ул- тынычлыкка өндәүче бәйрәм дә.

А.б.Ә бу бәйрәмнең хуҗабикәсе-Нәүрүзбикә.

Ике а.б. бергә. Нәүрүз котлы булсын.

Балалар. Нәүрүз котлы булсын.

(Ишек шакыйлар. Аю, төлке, куян керәләр)

А.б. Исәнмесез, җәнлекләр! Иртә язда нишләп йөрисез?

Аю. Исәнмесез, дуслар! Без Нәүрүзбикәне эзләп чыккан идек. Безгә урманда бик суык, ашыйсы да килә.

А.б..Яз җитте бит инде, тиздән җылытыр да. Беренче чәчәкләр дә чыгар, бөреләр уяныр. Әйдәгез безнең белән “Чыпчык һәм балалар ” уенын уйныйбыз, җылынып та китәрсез , дусларым.

(Уен “Чыпчык һәм балалар”)

Аю. Рәхмәт инде сезгә. Җылынып киттек. Без инде Нәүрүзбикәне эзләргә китик.

Куян. Ә сез күрмәдегезме соң Нәүрүзбикәне?

А.б.   Нәүрүзбикә тиздән, бик тиздән килеп җитәр. Ә сез матур җыр тыңлап алыгыз.

Җыр_____________________________________

Куян. Бигрәк матур җырлыйсыз, рәхмәт. Без юлыбызны дәвам итик, Нәүрүзбикәне эзлик.

Төлке. Балалар күренмиме Нәүрүзбикә? Без туңабыз, ачыгабыз урманда. Суык тизрәк китсен иде.

А.б. Хәзер килеп җитәр, Нәүрүзбикәбез. Ә сез борчылмагыз, безнең белән биеп җылыныгыз.

Бию___________________________________________________

Төлке. Ай җылы булып китте. Ләкин без монда озак тордык инде. Нәүрүзбикәне эзләргә кирәк.

Бар Җәнлекләр бергә. Нишләп килми икән инде Нәүрүзбикә?

А.б. Хәзер  килеп җитәр. Безнең матур җырыбызны ишетер дә килер. Әйдәгез бер җыр җырлыйк

Җыр___________________________________________________

А.б.Балалар, әйдәгез, Кошкайны чакырып, аннан сорап карыйк.

Балалар бергә.

Кояш, кояш чык, чык!

Безгә җылы бик кирәк.

Болыт, болыт кач, кач!

Без уйнарбыз җылыткач.

Кояш, кояш чык, чык!

Кояшкай. Исәнмесез, дусларым. Сез мине нигә чакырдыгыз?

А.б.  Без язны-Нәүрүзбикәне эзлибез.

Кояшкай.  Әйе шул, табигатьтә инде яз, ә бу бит әле язның башы гына. Нәүрүзбикәнең эшләре бик күп.Ул басуларны, болыннарны, кырларны кышкы йокыларыннан уята. Индн шәһәргә дә килеп җитә. Сезнең балар бакчасына да килеп чыгар әле.

Бию___________________________________________

Кояшкай Ә сез язны чакырдыгызмы соң? Әйдәгез Нәүрүзбикәне бергәләп чакырыйк.

Балалар. Нәүрүзбикә, Нәүрүзбикә, Нәүрүзбикә!

(Нәүрүзбикә керә)

Нәүрүзбикә. Исәнмесез, минем дусларым! Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, барыгыз да.

Балалар. Исәнмесез!

Нәүрүзбикә. Күп җирләрне гизеп сезгә килдем. Сезне бәйрәм белән котлыйм, сәламәтлек, бәхет телим.

Җыр “Яз җитә”

Нәүрүзбикә. Мине бәйрәмгә дәшүегез өчен рәхмәт сезгә, балалар. (Җәнлекләргә карап) Ә  сез урман җәнлекләре, дускайларым , борчылмагыз. Мин урманда булдым. Анда инде җылы, табигать җанлана, кошлар җылы яклардан кайта, агачлар яфрак яра.Сезгә урманда бик рәхәт булыр.

Ә хәзер әйдәгез бергәләп уен  уйнап алыйк.

____________________________________________________________________________________________________________________________________

Нәүрүзбикә. Балалар, сез кайсы ел фасылларын яратасыз?

Балалар. Кыш, яз, җәй, көз.

Нәүрүзбикә.Афәрин , дусларым. Бөтен ел фасылларын да яратасыз икән. Кышны-кары өчен, язны- беренче чәчәкләре, яшеллеге өчен, җәйне-җылысы, көзне-сары яфраклары өчен яратасыздыр инде.

Җыр____________________________________________________

Нәүрүзбикә.Балалар, сездә күңелле, ә миңа юлымны дәвам итәргә: җирне җылытырга, кешеләргә язгы кыр эшләрен башлап җибәрергә булышырга кирәк. Мин сезгә бүләкләр дә алып килгән идем. Рәхим итеп алыгыз. (тарата һәм китә)

А.б. Сау бул, Нәүрүзбикә. Бүләкләрен өчен рәхмәт.

А.б. Балалар, без сезнең белән Нәүрүз бәйрәмен каршыладык. Җырладык, биедек, уйнадык. Инде саубуллашыр чак җитте.

А.б. Саубулыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Науруз" весенний татарский праздник

Дети встречают весенний татарский праздник "Науруз". Узнают о происхождении праздника, об его обычаях и традициях. Исполняют песни на татарском языке, играют в татарские национальные игры, танцуют та...

Сценарий праздника "Науруз".

Для русскоязычных детей....

Внеклассное мероприятие "НАУРУЗ - 2012"

Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган.Урта Идел буенда яшәгән татар халкы кышлар үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән бер мәлендә “Нәүрүз”бәйрәмен билгеләп...

Внеклассное мероприятие "НАУРУЗ - 2012"

Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган.Урта Идел буенда яшәгән татар халкы кышлар үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән бер мәлендә “Нәүрүз”бәйрәмен билгеләп...

Науруз байрам.

Науруз байрам....

Науруз-2023

сценарий праздника науруз для основной школы...