занятие по музыке
план-конспект по музыке на тему

БАСЫЙРОВА ЧУЛПАН ИНСАФОВНА

музыка эшчэнлеге

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл muzyka_eshchnlege_yana.docx259.93 КБ
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

МБМББУ “Гомуми үсеш бирүче

№7 Актаныш балалар бакчасы”

“ЕЛ ТӘРБИЯЧЕСЕ-2016”

конкурсына күрсәтелгән музыка эшчәнлеге.

                        Музыка җитәкчесе:

                        Басыйрова Чулпан.

                                        АКТАНЫШ 2016

План: 

  1. Музыка алиһәсе белән танышу. Исәнләшү.
  2. Кулларны җылытабыз.
  3. Серле өй янына килү.
  4. Музыка тыңлау. Музыкаль өй уены (төрле уен кораллары яңгырый, балалар танырга тиеш).
  5. Сюжетлы-анимацион рәсемнәр карау (“Яз җитә”).
  6. Композиторларын карап үтү, искә төшерү. Слайд карау.
  7. Яңа интеллектуаль уен “Тып- тыыып!”
  8. Слайд “Тамчылар”.
  9. Серле тартма.
  10. Төркем белән эшләү, индивидуаль эш.
  11.  Җыр өйрәнү: “Язгы тамчы”(композиторлар белән таныштыру).
  12. Татар халык җырлы- уены “Куш кулым”
  13.  Болытка утырып эшчәнлеккә анализ ясау.
  14.  Күңелле кәеф( музыка станында).
  15. Саубуллашып чыгып китү.

ТЕМА: “МУЗЫКА ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ”.

Төре: Комплекслы.

ТӨП БЕЛЕМ БИРҮ ӨЛКӘСЕ: музыка эшчәнлеге (сәнгати-эстетик үсеш).

ИНТЕГРАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ ӨЛКӘЛӘРЕ:

  1. социаль-коммуникатив үсеш.
  2. сөйләм үсеше.
  3. физик үсеш.
  4. танып- белү.
  5. нәфис-нәфасәти үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар: җырлы-биюле уеннар, музыкаль дидактик уен, әңгәмә, сорауларга җавап, слайд карау.

Төркем: мәктәпкә әзерлек.

ОЕШТЫРУ ФОРМАСЫ: төркем белән, индивидуаль, парлап.

УКЫТУ МЕТОДИК КОМПЛЕКТ: “Туган телдә сөйләшәбез” (4-5 яшь), “Туган телдә сөйләшәбез” (3-4 яшь), “Шома бас” (бакча балалары өчен биюләр).

ЭШЧӘНЛЕКНЕҢ МАКСАТЫ:

Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының музыкаль ишетү мөмкинлекләрен киңәйтү, яңа интеллектуаль уен белән танышу.

тәрбия бурычы: Халык авыз иҗаты әсәрләре белән кызыксыну һәм аларга карата мәхәббәт тәрбияләү, нәфасәти хисләр уяту.

үстерү бурычы:Җыр һәм биюләрне мөстәкыйль рәвештә башкарырга омтылыш булдыру, балаларның ритмны тою сәләтләрен үстерү,

  белем бирү бурычы:Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларның җыр һәм музыканың характерына туры китереп хәрәкәт итү күнекмәләрен формалаштыру, татар халык хәрәкәтле уеннарын искә төшерү. Уен кораллары,татар композиторлары турында булган белемнәрен ныгыту.

Җиһазлар: компьютер, проектор, ноталар китабы, табличкалар, диск, музыкаль тартма, ясалма тамчылар.

Эшчәнлек барышы.

Балалар музыкага залга кереп басалар. Җырлап исәнләшү.

Музыка җитәкчесе: Хәерле көн балалар! Исәнмесез! Сез мине беләсезме? Таныш булыйк, мин музыка алиһәсе. Мин бик тә җырларга, биергә, уйнарга яратам! -Мин сезне күрүемә бик шат. Балалар, сез сәяхәт итәргә яратасыз, бит әйеме!?  Бүген дә  серле,әкияти илгә – музыка иленә сәяхәткә китәрбез. Ә анда серле, йомшак болытка утырып барырбыз. (идәнгә зәңгәр материал җәелә). Күзләрне йомдык, күтәрелеп киттек.Оча торгач кояшка якынайганбыз.  Җылы кояш нурларында кулларыбызны җылытыйк әле.

Исәнме кояшкай исәнме!(куллар өстә)

 Җылы бир кулларыма(уабыз)

 Ә мин җылы һәм яктымны(үз-үзен коча)

 Бүләк итәм дусларыма.(кул тотышу)

- Чү,әллә музыка иленә якынлашып киләбезме? Минем музыка илендә музыкантлар да яши. Әнә аларның өйләре.

(Балалар “болыттан” төшеп серле өй янына килеп басалар)

Музыка җитәкчесе: Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле?

Оркестр уйнаган тавыш.

 Әйе, музыкантлар кичке концертка әзерләнә.Ә ачык калган тәрәзәдән уен кораллары тавышы ишетелә.Әйдә,тыңлыйк та, бу өйдә нинди музыкант яшәгәнен әйтик.

Музыкаль өй уены (төрле уен кораллары яңгырый, балалар танырга тиеш).

Тынлы, бәрмә, өрмә, клавишалы, кыллы уен коралларын тыңлау:

  1. Гармун.
  2. Скрипка.
  3. Курай.
  4. Фортепиано.
  5. Барабан.

Слайд 1. (слайдта чыгып бара).

Музыка җитәкчесе: сәяхәтебезне дәвам итәбез балалар. Карагыз әле балалар. Монда безгә сюжетлы-анимацион рәсемнәр күрсәтелгән. Бу сюжетлы-анимацион рәсемнәргә карап җырларны искә төшерергә тиеш булабыз, нинди җырны күз алдына китерәсез?

Слайд 2. “Яз җитә”.

Балаларның җавапларын: Бу рәсемгә карагач “Яз җитә” җырын күз алдына китерәбез.

Музыка җитәкчесе: Балалар, әйдәгез әле җырның исемен искә төшердек, ә көен һәм сүзләрен кем язды икән соң аның? Кем әйтә ала миңа?

Слайд 3.

Характеры, темпы нинди?

Җавап: Ф. Кәрим сүзләре, Җ. Фәйзи музыкасы. , күңелле, дәртле, тиз.

Музыка җитәкчесе: әйе, булдырдыгыз балалар! Ә хәзер әйдәгез әле бу җырны искә төшереп алабыз. Бу җырның көен тыңлап карыйк әле, бәлки көй безгә ярдәмгә килер? танырсыз микән?

Музыка җитәкчесе җырлап күрсәтә.

Җырлау: “Яз җитә”.

Дәвам итәбез.

Музыка җитәкчесе: Булдырдыгыз, мин сезнең белән килешәм. Ә хәзер инде балалар бу җырны без сезнең белән искә төшереп җырлап та алабыз. Төз итеп бастык, елмайдык!

Слайд 4.

Музыка җитәкчесе: Яңа интеллектуаль уен “Тып- тыыып!”

Музыка җитәкчесе: Балалар бирегә килегез әле, бергәләп уен уйнап алыйк әле. Игътибарлы булыгыз, дусларым, мин сезне бер яңалык белән таныштырам

(тып-тып-тыыыыыыып, көйнең озынлыгын һәм кыскалыгын өйрәнәбез).

Төркем белән экранга карап эшләү.

Музыка җитәкчесе: Рәхмәт, бик күп беләсез икән. Минем кулымда музыкаль һәм тылсымлы тартмалар. Күз салыгыз әле? Аның эчендә ниләр бар икән?

Балаларның җаваплары. Музыкаль тамчылар.

Музыка җитәкчесе: Балалар бирегеә килегез әле, без сезнең белән хәзер үзебез музыкаль тамчылардан көй уйлап чыгарабыз. Шушы интеллектуаль уенны  уйнап алыйк әле.

Скрипка ачкычы: Бу тамчылардан һәм төймәләрдән  көй чыгарырга кирәк (ритмик символлар), аларны көйгә салырга кирәк. Ягез, алыгыз әле.

Балалар парлашып өстәлләр янына тезләнәләр, һәр пар ритмик символлар көйли һәм җырлый.

Музыка җитәкчесе: Булдырдыгыз балалар, сез бик тырыштыгыз. Минем Музыка илемдә бик куп матур һәм тылсымлы җырлар бар. Бүген мин сезгә “Язгы тамчы” исемле бик матур бер җыр өйрәтәм. Игътибар белән тыңлагыз.

 Яңа җыр өйрәнү: “Язгы тамчы” (А.Минһаҗев сүз.Ә.Һадиева муз.).

Музыка җитәкчесе:  бу җырның сүзләрен....., ә көен ..... язган.

Рәхмәт,балалар, булдырдыгыз! Ә композиторлардан башка сез тагын нинди җырлар, уеннар беләсез?

Җавап: татар халык уеннары, җырлары.

Музыка җитәкчесе:  әйе балалар бик дөрес әйтәсез. Әйдәгез әле сезнең белән бергәләп “Куш кулым җырлы-уенын” уйнап алыйк.

Җырлы-уен: “Куш кулым” (татар халык уены).

Музыка җитәкчесе: Рәхмәт,балалар, булдырдыгыз! Безнең сәяхәтебез дз ахырына якынлашып килә. Инде безгә кузгалырга вакыт.Болытыбызга утырыйк та бакчабызга кайтыйк.

 (Музыка куела,болытка утыралар).

Балалар,минем илемдә сезгә ошадымы? Нәрсәләр ошады? Нинди яңалыклар алдыгыз үзегезгә? Өйгә кайткач әти-әниләрегезгә бүгенге сәяхәтне сөйлисезме?

Балаларның җаваплары: Бик ошады, музыка иленә сәяхәткә бардык,  уен “Тып- тыыып!”уйнадык, уен коралларын искә төшердек, Җырлы-уен уйнадык  “Куш кулымл”, җырларны искә төшердек: Яз җитә. Яңа җыр өйрәндек.

Музыка җитәкчесе: Балалар, менә без бакчабызга кайттык. Балалар, кәефләрегез ничек?

Музыка җитәкчесе: Балалар әйдәгез әле без хәзер сезнең белән менә бу музыкаль нота станын үзебезнең кәефләребез белән бизик. Сезнең кәефләрегез яхшы булгач минеке дә бик яхшы. Яхшы кәеф белән күңелле, язгы көй астында чыгабыз. Исән-сау булыгыз.

Балалар дәртле көй астында залдан чыгып китәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интегрированное занятие "Озеро МУЗЫКИ"

Интергированное занятие для детей младшего школьного возраста....

Сценарий занятия по музыке "Музыка прошлых веков"

Целью занятия является обобщение знаний учащихся о художественных направлениях классицизма и романтизма. Материал занятия рекомендуется разделить на два урока....

Преподавание предмета музыки с учетом требований ФГОС. Методическая разработка внеурочного занятия по музыке "В гостях у Осени"

Преподавание предмета музыки с учетом требований ФГОС. Конспект внеурочного занятия по музыке с использованием ЦОР "В гостях у Осени" для 2 класса + презентация с музыкальным и видеоматериалом....

Конспект комплексного внеклассного занятия по музыке и изобразительному искусству «Народное творчество в музыке и живописи»

Данная разработка поможет учителям музыки и изобразительного искусства в проведении внеклассной работы по предметам. В ходе занятия ученики познакомятся с изделиями народных мастеров России, расш...

Конспект занятия по музыке "Детские образы в музыке"

Дидактическое обоснование:Музыка 3 класс, автор программы  Г.И. Сергеева, Е.Д. Критская, 2017 г.Тема урока: «Детские образы в музыке».Дидактическая цель: создать условия для овладения...

Проект занятия по музыке 7 класс «Героическая тема в музыке русских композиторов».

ПРОЕКТ ЗАНЯТИЯ, реализуемого с применением электронного обучения, ДОТ на основе использования  цифровых ресурсов открытых образовательных платформ в условиях реализации ФГОС ООО...

Технологическая карта внеклассного занятия по музыке "Лермонтов и музыка"

В материале представлена технологическая карта внеклассного занятия по музыке, с примерным текстом и заданиями на урок...