Сочинение язарга өйрәтү
статья на тему

Миннибаева Дамира Летфулловна

Сочинение язарга өйрәтү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Сочинение язарга өйрәтү50.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                            Тел – иң яхшы укытучы, акыл өйрәтүче

                                                    генә түгел, бәлки әйләнә-тирәдәге табигать,

        җәмгыять тормышы белән таныштыручы да.

                                                  К.Д.Ушинский

         

Бәйләнешле сөйләмгә өйрәтү чарасы буларак, сочинение язарга әзерләүдә эш төрләре.

Казан шәһәре 153 нче урта

мәктәбенең татар теле һәм

                                                                           әдәбияты укытучысы

                                                                          Миннибаева Дамирә

                                                                          Летфулла кызының

                                                              концепциясе

Казан, 2010

       2005 нче елдан, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы гомуми белем учреждениеләренең ХI чыгарылыш сыйныф укучыларына дәүләт аттестациясе уздыру өчен, татар теленнән  контроль үлчәү материаллары булдырды.

    Контроль үлчәү материаллары “А”, “В”, “С” тибындагы биремнәрдән тора.

    Татар теле фәненнән “С” тибындагы  бирем буенча иң югары 22 балл җыярга мөмкин.

    А, В өлешеннән аермалы буларак, укучы эшенең  “С” өлешен ике бәйсез белгеч тикшерә, әгәр бәяләү вакытында нинди дә булса критерий буенча экспертлар куйган баллар аермасы 2 баллдан артса, укучының эше өченче тикшерүчегә җибәрелә.

         3 нче биремгә җавапны 90 минутта башкару тәкъдим ителә.         Имтихан нәтиҗәләре шуны күрсәтә:  югары сыйныф укучыларына әдәби материал белән эшләү авыр.  Сочинениедә нинди әсәрләрне мисалга китерергә, сайлап алырга? Күләме күпме булырга тиеш? Вакыйгаларга  ничек бәя бирергә?

           Күренгәнчә, С1 биреме – сочинение язу -  иң катлаулы бирем булып санала.  Сочинение – үзең яза торган теманы аңлап, фикерләреңне билгеле тәртиптә, эзлеклелектә, ачык итеп язмача бирә белү ул.

      Билгеле булганча, сөйләм теленең ике юлы: телдән һәм язма сөйләм үстерү бар. Дәресләрнең үз эчендә бу ике юл еш кына кушылып китә. Язма сөйләм үстерү дәресләрендә инша я сочинение язу күздә тотылса, телдән сөйләм дәресләре аларга әзерлек һәм анализ рәвешен ала. Ә бу эш төрләре 1 сыйныфтан ук башланып, ХI сыйныфка кадәр дәвам итә.

         Башлангыч сыйныфларда сочинение язу өчен укучыларның тирә-як тормышта күргәннәрен, аларның күзәтү  һәм тәэсирләрен, шөгыльләрен  һәм уеннарын искә алып, тема сайлау бик мөһим. Берәр хәлне сөйләү алар өчен җиңелрәк. Мәсәлән, “Җәйге матурлык” темасы алынса, уку дәреслегеннән  җәй турында укылган материал кабатлана, авторның табигатькә мөнәсәбәтен, аның ничек сиземләвен һәм сурәтләү осталыгы билгеләнә, текстны тагын ничек үзгәртеп, кыскартып, сүзләр өстәп язып булганы аңлатыла. Өйрәтү характерындагы эшләргә терәк сүзләр бирү дә үзен аклый.

    Табигать күренешләрен сурәтләгән әсәрләргә әдәбият программасы бик бай.  Бу әсәрләрдә табигать күренешләре искиткеч оста сурәтләнә.

    Укучылар беренче сыйныфтан ук сорауларга җавап бирә башлыйлар. Бу - бик җаваплы һәм әһәмиятле эш. Сорауларга һәрвакыт тулы җавап таләп итү дә сочинение язарга әзерлек булып тора.

    Сочинение язарга өйрәткәндә шулай ук  һәр сүз төркеменә кергән сүзне аңларга, мәгънәсенә төшенергә һәм сөйләмдә куллана белергә өйрәтү күздә тотыла. Сүзне сүзтезмәдә, җөмлә һәм сөйләмдә куллану, сүзнең җөмләдә нинди сүзләр белән бәйләнеп килә алуына аеруча игътибар бирергә кирәк. Җөмләдә сүзләрнең тиешле тәртибен саклау белән бергә, аларны җөмлә төзегәндә дөрес бәйләү мәсьәләләре дә әзерлек чорында истә тотыла. Сүзнең төзелешен белү, аның тамырын табу һәм мәгънәсен ачыклау күнегүләре үткәрелсә, сочинение вакытында шундый сүзләрне куллану җөмләне дөрес итеп төзергә ярдәм итә.

        Язма сөйләмнең ике төре: төп һәм ярдәмче төрләре була. Икесе дә әдәбият дәресләренең теләсә кайсы баскычында һәм махсус сөйләм үстерү дәресләрендә кулланылалар.

    Санап үтелгән эш төрләре җөмлә калыпларын хәтергә сеңдерү ягыннан яхшы, укучыларның игътибарын үстерә, грамоталылыгын күтәрә, әсәрнең эчтәлеген тирән аңларга ярдәм итә, телдән һәм язма сөйләмне берләштерә, язма сөйләмне камилләштерә, сочинение кебек күләмле, төп эшкә әзерли, укучының логик фикерләвен һәм хәтерен яхшырта.    

    “Сабантуй”, “Татарстан яшьләре» газеталарына даими рәвештә күзәтү ясап бару һәм шундагы материаллар нигезендә укучыларны мәкаләләр, хәбәрләр язарга өйрәтү дә уңай нәтиҗәләр бирәчәк. Югары сыйныфларда рефератлар өстендә эшләү дә  укытучы тәҗрибәсендә еш кулланыла. Реферат актуаль темага языла, ул мәктәп программасы рамкаларыннан да чыгып китәргә мөмкин. Шуңа күрә реферат еш кына ирекле темага язылган өй сочинениесен хәтерләтә. Сочинениедән таррак, кечкенәрәк мондый язма эшләр белем һәм күнекмәләрнең үзләштерелү дәрәҗәсен күзәтергә-бәяләргә, йомгак ясарга, нәтиҗәләр чыгарырга өйрәтә. Шуны истә тотарга кирәк, иҗади эшкә мөрәҗәгать иткәндә үрнәк бирү, беренче тапкыр бергәләп язып карау мәҗбүри. Шунсыз бу өлкәдә уңышка ирешеп булмый.

    Укыган китапка фикер әйтергә өйрәтү – матур әдәбиятны пропангадалауның бер төре. Югары классларда фикер әйтергә һәм бәя бирергә өйрәтүдә укытучы язучыларның тәнкыйть мәкаләләрен файдаланырга кирәклеген дә онытмасын иде.

        Димәк, сочинение язарга өйрәтү өзлексез процесс буларак алып барылырга тиеш. Беренче дәрестә сочинение турында укучылар белән әңгәмә үткәрелә, сочинениенең изложениедән аермасы төшендерелә, бер-ике сочинение үрнәге белән таныштырыла. Икенче дәрес билгеле бер тема буенча эшләүгә (план төзү, материал, эпиграф сайлауга) багышлана.

    Укучы сочинениене яхшы итеп яза алсын өчен, беренче чиратта, аның материалны нык үзләштергән булуы, тема буенча мөстәкыйль фикер йөртә белүе бик әһәмиятле. Бу, әлбәттә, укучының укытучы җитәкчелегендә сыйныфта системалы эшләвенә, мөстәкыйль рәвештә әдәби китапларны күп укуына бәйле. Кыскасы, мәгълүматлылык – укучының сочинениене уңышлы яза алуына кирәкле шартларның берсе.  

    План ярдәмендә фикерләү логикасын саклау җиңел, яза башлаганчы ук сочинениене бербөтен итеп күз алдына бастырырга һәм, язу барышында вакыт-вакыт аңа күз салып, дөрес юлдан читкә тайпылмаганлыгыңны, алга таба кайсы юнәлештә язып китәчәгәнеңне күзәтергә мөмкин. Контроль үлчәү материалларында бу да каралган. Ярдәмче сораулар план ролен башкара. Укучыларны аларны күрә белергә, игътибар итәргә генә өйрәтергә кирәк.

    Үзләренең кулъязмалары өстендә эшләргә өйрәтүдә язучыларның истәлекләреннән кызыклы мисаллар китерү укучыларга шактый тәэсирле булыр иде. Мәсәлән, Л.Толстой үзенең “Сугыш һәм солых” романын 8 мәртәбә күчереп язган. В.А.Маяковский үзенең шигырьләрен 10-12шәр мәртәбә яңадан эшкәрткән. Һ.Такташ үзенең шигырьләрен күбесенчә төнлә яза торган булган. Ә аннан соң кат-кат яңадан кайтып төзәткән. Хәтта: “Болай язсам ничек булыр икән?” - дип, якыннарына укып күрсәтә торган булган.

    Һәркем өчен дә аның сочинениесе дөрес булу белән бергә кызыклы һәм тәэсирле булуы кирәк. Кайбер язмаларны укытучы гына түгел, хәтта сыйныфташлары алдында укыганда тәэсирле була. Укытучының бәяләмәсе дә, сочинениеләрне дәрестә күзәтеп чыгу да нәтиҗәле санала.

Анализ вакытында укытучы аның уңай якларын һәм кимчелекләрен күрсәтә. Мөстәкыйль уйлау, матур җөмләләр, фикерләр булган эшләр аерым игътибарга алына. Ләкин укучы сочинениесеннән өзекләр уку аның рөхсәте белән генә башкарылырга тиеш. Укытучы анализ барышында һәр укучыга алга таба кайсы юнәлештә эшләү кирәклеген күрсәтә.  

    Йомгак ясап шуны әйтәсем килә,  күренгәнчә,  белемле булуның өч төрле юлы бар. Аларның иң күркәме һәм иң затлысы – уйлану, “баш вату”; иң җайлысы – кемгәдер охшарга тырышу, аңа иярү, ә инде иң авыры – белемне тәҗрибә үткәрү яки сынап карау аша үзләштерү... Ә сочинение язарга өйрәткәндә бу юлларның барысын да күздә тотсак иде.

Кулланылган әдәбият

  1. Вагыйзов С.Г., Вәлитова Р.Г. Башлангыч мәктәптә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2001.
  2. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур”, 2000.
  3. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
  4. Хәбибуллина З.Н. Сочинение язуның теориясе һәм практикасы. – Казан: “Таң-Заря”, 1998.
  5. Хәбибуллина З.Н., Миңнуллина Р.В. Сочинение язарга өйрәнәбез. – Казан: “Яңалиф”, 2002.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сочинение на Всероссийский конкурс школьных сочинений "Моя семья" в номинации "Моя семья в истории страны" на тему: "Династия хлеборобов"

Сочинение победило на муниципальном и региональном этапах Всероссийского конкурса школьных сочинений....

Презентация. ДЙА. Кыска изложение язарга өйрәтү

Укытучыларга методик ярдәмлек...

Сочинение об абзацном отступе, сочинение о задаче автора рассуждения, сочинение о существительном - дирижере.

Данные сочинения  предназначены для подготовки к работе над лингвистической темой....

Татарча сөйләшергә һәм язарга өйрәнәбез

Учимся читать и писать по- татарски...

Подготовка к ЕГЭ. Уроки 1-2 из системы уроков по написанию сочинений. Тема: "Структура сочинения. Основные критерии к сочинению"

Мной разработана система уроков по проблеме  "Как научить писать сочинение по прочитанному тексту" в 11 классе. Данные уроки в системе - первый и второй.    Тема урока: "Структура сочин...

БДТ С өлеше буенча сочинение язарга әзерләнү.

Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз хисләрен һәм фикерләрен эзлекле, матур, төгәл итеп әйтә, аңлата белү күнекмәләрен ныгыту. Әхлак нигезләренә игътибар итү; кеше елмаюының көче, матурлыгы, ...

Инша язарга өйрәнәбез

Система работы учителя татарского языка и литературы Махмутовой З.Г....