Инша язарга өйрәнәбез
план-конспект урока

Махмутова Зайтуна Гаяновна

Система работы учителя татарского языка и литературы Махмутовой З.Г.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл insha_yazarga_oyrnbez.docx16.5 КБ

Предварительный просмотр:

Инша язарга өйрәнәбез

Бирелгән текстка нигезләнеп, сочинение язу - шул тексттан алынган өзекнең мәгънәсен ачып, шул турыда фикер йөртеп язылган эш. Бу сочинениенең төп эчтәлеге - тексттагы мәгълүматны анализлау (эчтәлеген сөйләү түгел!)

Сочинение өч өлештән тора:

  • кереш(тезис)
  • төп өлеш (дәлилләр һәм мисаллар)
  • йомгак (нәтиҗә).

Бу өлешләрнең берсе сочинениедә булмаса, хата санала һәм балларны югалтуга китерә.

Сочинениене кереш-тезистан башларга кирәк. Ул - исбатланырга тиешле фикер. Сочинениенең күләме зур булмаганга, тезиста тексттан алынган өзекнең мәгънәсе кыскача, 1-2 җөмлә белән генә формалаштырыла. Җөмләләрне күбрәк тә кулланырга ярый, ләкин керешнең күләме төп өлешнең күләменнән азрак булырга тиешлеген онытмагыз.

Керешне язганда, түбәндәге сүзләр тезмәсеннән файдаланырга мөмкин:

  • Текстның соңгы юлларының мәгънәсе безгә ... аңлата.
  • Текст "..." сүзләре белән тәмамлана. Минемчә, ... турында әйтелгән.
  • Әлеге текст авторы укучыларны ... мәсьәләсе турында фикер йөртергә чакыра.
  • Минемчә, бирелгән өлештә текстның төп мәгънәсе чагылган. Ул ... аңлата.
  • Бу өзектә автор ... турында сөйли.
  • Мин бирелгән өзекнең мәгънәсен түбәндәгечә аңлыйм: ...

Минем фикеремчә, миңа калса кебек кереш сүзләрне куллану да урынлы, ләкин артык күп файдаланмагыз.

Кереш өлешенә мисаллар:

  1. Минемчә, Г.Бәширов әсәреннән алынган өзектә 1111бирелгән фикер кешеләрнең табигатькә төрле мөнәсәбәтен чагылдыра.
  2. Камилнең әтисе үзенең фикерен: "Аның каравы, урманны күңел күзе белән карарга өйрәндең. Ә кош оясын күрергә кирәкми дә", дип тәмамлый. Минем уйлавымча, бу сүзләр табигатькә булган мөнәсәбәтеңне яңача бәяләргә этәрә.

Төп өлеш күләме ягыннан кереш һәм йомгактан зуррак була. Сочинениенең бу өлешендә текстны сөйләп чыгудан, темага туры килмәгән мәгълүматларны язудан качарга кирәк. Төп өлештә үз фикереңне логик дәлилле һәм стилистик хаталарсыз язу осталыгы күрсәтелә. Тезиста чагылган фикернең дөреслеге дә төп өлештә дәлилләнә. Моның өчен, текстны берничә тапкыр укырга, аның темасын (текст нәрсә турында?), идеясен (автор нәрсә әйтергә тели?) билгеләргә кирәк. Гадәттә, текстның идеясе нәкъ менә бирелгән өзектә чагыла. Тексттан, бу идеяне дәлилли торган җөмләләрне табып, аларның мәгънәсен үз сүзләрегез белән аңлатып язарга кирәк. Бу - эчтәлек сөйләп чыгу гына түгел, ә фикер йөртү һәм текстны анализлау икәнен онытмагыз.

Төп өлештә ике дәлил булырга тиеш, һәм һәр дәлилне берәр мисал белән расларга кирәк. Мисаллар икедән дә ким булмаска, бирелгән текстка карарга, төрле дәлилләрне расларга, һәр мисал бирелгән дәлилгә туры килергә тиеш. Дәлилгә туры килмәгән мисал исәпкә алынмый.

Сочинениедә мисалларны 3 төрле ысул белән формалаштырырга мөмкин.

  1. Бик озын булмаса, җөмлә цитаталана. Бу очракта җөмләне куштырнаклар эченә алырга кирәк.
  2. Кайбер очракларда җөмләне тулысынча цитата итеп биреп булмый. Төшереп калдырылган сүзләр урынына күпнокталар куярга кирәк.
  3. Мисалларны җөмләнең санын күрсәтеп тә формалаштырып була. Бу - җөмлә бик озын булганда кулланыла торган ысул. 

Мисалларны формалаштырганда, түбәндәге сүзләр тезмәсен файдаланырга ярый:

  • Әйтелгәннәрне раслау өчен, текстның ... җөмләсенә игътибар итик.
  • Бирелгән дәлилне текстның ... җөмләсендәге мисал белән расларга мөмкин.
  • Бу нәтиҗәнең дөреслеген ... җөмлә мисалында расларга мөмкин.
  • Нәтиҗәләремне раслау өчен, укылган тексттагы ... җөмләдән мисал итеп китерәм.
  • ... җөмлә ... турындагы фикерне раслый.

Йомгак күләме ягыннан төп өлештән зур булмаска тиеш. Бу өлештә нәтиҗә ясала, әйтелгәннәр гомумиләштерелә, эш тәмамлана. Нәтиҗә кыска, ләкин эчтәлеге ягыннан тирән, алда әйтелгәннәр белән логик бөйләнешле булырга, тезис һәм дәлилләргә мәгънәсе белән каршы килмәскә тиеш. Йомгакны шулай итеп, димәк, шулай булгач, алдагыларга нәтиҗә ясап һ.б. сүзләр белән башларга мөмкин.

Кайбер йомгак үрнәкләрне карап үтик:

  1. Шулай итеп, Г.Бәширов табигатьне саклау кебек җитди проблемалар турында яза
  2. Димәк,  текстның авторы дуслыкта ышаныч һәм бер-береңне аңлау мөһимлегенә ышандыра. Дуслар белән ихлас булырга өнди.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Милләтем - киләчәгем! Инша.

Татар халкы күп михнәтләр кичергән. Әмма халкымның бүгенгесе бик куанычлы, киләчәге өметле. Без киләчәк буынга гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны тапшырырга тиеш....

Инша "Туган телем – татар теле."

Туган тел турында инша...

Презентация. ДЙА. Кыска изложение язарга өйрәтү

Укытучыларга методик ярдәмлек...

Инша "Туган авыл" (на татарском языке)

       Туган авыл дип әйтүгә, минем күз алдыма мәһабәт агачлар, яшел  урамнар, матур өйләр килә. Әйе,  туган  авылым  Иштуган  нәкъ...

Татарча сөйләшергә һәм язарга өйрәнәбез

Учимся читать и писать по- татарски...

Сочинение язарга өйрәтү

Сочинение язарга өйрәтү...

БДТ С өлеше буенча сочинение язарга әзерләнү.

Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз хисләрен һәм фикерләрен эзлекле, матур, төгәл итеп әйтә, аңлата белү күнекмәләрен ныгыту. Әхлак нигезләренә игътибар итү; кеше елмаюының көче, матурлыгы, ...