Милләтем - киләчәгем! Инша.
статья по теме

Гатауллина Фидания Касымовна

Татар халкы күп михнәтләр кичергән. Әмма халкымның бүгенгесе бик куанычлы, киләчәге өметле. Без киләчәк буынга гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны тапшырырга тиеш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл milltem_kilchgem.docx16.59 КБ

Предварительный просмотр:

                              Милләтем - киләчәгем

   Мин-татар кызы!  

  Күпме мәгънә, күпме горурлану хисе салынган бу юлга! Горурланырлык та шул. Тукае, Җәлиле, Сәйдәше, Туфаны...Сөембикәсе булган горур милләт кызы бит мин.

Мин үземнең җырлы- моңлы туган телемә, горур милләтемә мөкиббән. Татар телендә сөйләшүем, Татарстан җирендә яшәвем белән бик бәхетле мин.

Әйе, моңлы Тукайлары,батыр Җәлилләре, мәхәббәтле Кол Галиләре...һәм ,ниһаять,тимер кебек көчле ихтыярлы Минтимерләре бар милләтемнең.Алар бит-татарның йөзек кашлары.Шундый көчне каян алган, ничек моңлы булган, батыр булганнар?Ул көч-халыкта, туган җирдә, туган телдә.

Нинди генә сынауларга дучар булмаган минем татар халкым?! Сыналган- сыгылмаган, үз исеменә тап төшермәгән. Бүгенге көндә татар халкын таныйлар, санлыйлар, фикерләренә колак салалар, киңәшләрен тыңлыйлар.

Татар халкы яшәмәгән кыйтга,ил, шәһәр бармы  икән җир шарында?! Кайда гына яшәсә дә,  татар кешесенә эш сөючәнлек, кунакчыллык, гаделлек, пөхтәлек кебек сыйфатлар хас. Чит илләрдә яшәүче татарларда  бу сыйфатлар бигрәк тә ачык сизелә.Алар һәрвакыт  татарларның үзәге булган Татарстанны сагыналар, телләрен онытмыйлар, динне, гореф-гадәтләрне, милли йолаларны саклыйлар,бер-берсенә ярдәм итәләр, рухи яктан көчле булырга тырышалар, милли бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәләр.

Татар халкының милли бәйрәме-Сабантуй гына да ни тора! Ул инде күптән Татарстан чикләрен үтеп чыкты.Башка милләт халыклары да рәхәтләнеп Сабан туен бәйрәм итәләр, аралашалар. Ул чын-чынлап дуслык бәйрәменә әверелде.

Шулай да бүгенге хөр, ирекле тормыш җиңел генә бирелмәгән. Тарихка әйләнеп кайтсак, күпме михнәт күргән  безнең халык.

...1552 нче елда борынгы бабаларыбыз үз дәүләтен югалтуга дучар ителгән, азатлык өчен көрәштә күпмесе шәһит киткән, Сөембикә- ханбикә кулга алынган. Буйсынмаган, халкын, динен сатарга теләмәве, онытмавы өчен Явыз Иван төрле җәзалар биргән: яратмаган кеше белән яшәргә мәҗбүр иткән,сөекле улыннан аерган,рухи яктан Сөембикәне сындырырга тырышкан. Татар халкының горурлыгын үзендә чагылдыручы мәһабәт Сөембикә манарасы бүген шуның тарихи символы булып тора. Тигезсез көрәштә шәһит киткәннәрнең каны тамган җирдә күтәрелгән Кол Шәриф мәчете, бүгенге буынга үткәннәрне онытмаска өндәп, азан тавышын  яңгырата.

Татар милләтенең тугырылык символы булып Гаяз Исхакыйның Зөләйхасы тора    (Г. Исхакый “Зөләйха” драмасы ) Үзенең диненә, теленә,милләтенә гомере буена тугырылык саклаучы Зөләйха образы  күпме татар халкының прототибы ул. Күпме ихтыяр көче , күпме көчле рух кирәк булган аларга. Алар милләтнең йөз аклыгын саклаганннар,шушы асыл сыйфатларны киләчәк буынга тапшырыр өчен күпме күз яше түккәннәр, күпме кан тамызганнар, күпмесе гомерләре белән түләгәннәр.

Тарихны хаклы рәвештә халык хәтере ,диләр. Бүгенге буын үзенең үткәнен белергә, хөрмәт итәргә  һәм аны киләчәк буынга тапшырырга тиеш.

“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, диелә халык мәкалендә.Без үткән буын каршында бурычлы. Алар тапшырган эстафетаны без түкми –чәчми киләчәк буынга тапшырырга тиеш.

Тукай кебек бөек шагыйре булган халык-бөек халык. Киләчәк буын да моны яхшы аңласын,белсен һәм хөрмәт итсен иде.

Мин Татар халкының башка милләт халкына игелек кенә кылып яшәве, тигез хокуклар биреп, үз кочагында яшәтүе, диннәрен, йолаларын хөрмәт итүе белән чиксез горурланам. Милләтемнең киләчәгенә зур өметләр баглыйм.

                 Татарстан дигән Ватаным бар,

                 Татар дигән халкым бар минем.

                 Узганнардан түгел, мин халкыма

                 Киләчәктән урын барлыймын


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Инша "Туган телем – татар теле."

Туган тел турында инша...

Инша "Туган авыл" (на татарском языке)

       Туган авыл дип әйтүгә, минем күз алдыма мәһабәт агачлар, яшел  урамнар, матур өйләр килә. Әйе,  туган  авылым  Иштуган  нәкъ...

"Мин - табигать баласы" инша

4В сыйныфы укучысы Гайфуллина Алисәнең "Мин - табигать баласы" исемле иншасы...

УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.

Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...

Инша

"Табигать -  туган йортыбыз" темасына инша. Эшне үтәде: 6 нчы в сыйныф укучысы- Хәкимуллин Илүс...

инша

инша...

Милли мәгариф - милләт киләчәге

Материалда Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының милли мәгариф эшчәнлеге яктыртыла...